Главная / Старшие классы / Биология

Эшләпәле гөмбәләр

Скачать
27.13 КБ, 512734.docx Автор: Фасхутдинова Наиля Асгатовна, 21 Мар 2015

Укучыларда биология фәне белән кызыксыну уяту максатыннан дәресләрне кызыклырак, мавыктыргычрак итеп, заманча технологияләр, дидактик уеннар, тестлар, компьютер кулланып үткәрергә тырышам. Укучылар эшчәнлегеннең форма, ысул һәм алымнарын төрлеләндерү – мөһим педагогик шартларның берсе. Дәрес барышында укучылар иҗади фикер йөртәләр, акыл хезмәтенә өйрәнәләр, үз фикерләрен белдерә алалар.

Мин дәрес-лекция, дәрес-ярыш, дәрес-сәяхәт, уен-дәрес һ.б.ш. формалардан нәтиҗәле файдаланырга тырышам. Белем бирүдә аларның һәрберсенең үз урыны бар.

Теманың эчтәлегенә, класстагы балаларның яшенә, белем һәм күнекмәләрне үзләштерү дәрәҗәсенә, алдагы дәресләрдә нинди материал үзләштереләчәгенә карап, дәресне оештыруның билгеле бер формасына өстәнлек бирелә.


Автор: Фасхутдинова Наиля Асгатовна
Похожие материалы