Главная /
По задаче /
Внеклассная работа
Әлифба бәйрәме
Скачать
30.71 КБ, 890882.docx Автор: Мөбарәкшина Энҗе Мулланур кызы, 1 Апр 2015
Скачать
1.52 МБ, 890883.rar Автор: Мөбарәкшина Энҗе Мулланур кызы, 1 Апр 2015
Әлифба бәйрәме Максат: Тырышып укуның кирәклеген исбатлау; күп белергә омтылучанлык, китапка мәхәббәт тәрбияләү, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен, укучыларның сәләтләрен үстерү. Җиһалау: интерактив такта, плакатлар, төсле кәгазьләрдән киселгән билгеләр, магнитофон 1 слайд “Өйрәтәләр мәктәпләрдә” җыры яңгырый. Укытучы: Кадерле укучылар! Сезне мәктәп дигән белем йортындагы беренче җиңүегез – Әлифбаны өйрәнүне тәмамлавыгыз белән чын күңелдән котлыйм. Хәрефләр белән танышу, алардан иҗекләр, сүзләр төзү җиңел булмады. Әмма сез тырышып белем алдыгыз: укырга, язарга өйрәндегез. Әлифба сезне дус, тату булырга, укучылар өчен кагыйдәләрне үтәргә өйрәтте. (2 слайд) Хөрмәтле әти-әниләр! Балаларның әлифбаны яхшы үзләштерүендә сезнең дә өлешегез бик зур! Хәзер сезнең балаларыгыз чын мәгънәсендә укучылар булдылар. Бүген без сезнең белән “Хәрефстан” дигән илгә сәяхәткә чыгарбыз. Анда сезгә инде таныш булган 39 бертуган хәреф яши. Алар барысы да бик эшчән, матур, акыллы. ( 3 слайд) Укытучы: (4 слайд) Без поездга утырасы станциянең исеме әлегә билгеле түгел. Аны белмичә без кузгалып китә алмыйбыз. Ләкин борчылмагыз, табышмакның җавабын әйтсәгез, шул станциянең исеме булыр. Аз да түгел, күп тә түгел, Утыз тугыз төп- төгәл. Тәртип белән тезегез, Рәттән әйтеп бирегез, Аны белә һәр бала, Бу рәт ни дип атала? (Алфавит) (5 слайд) Станциядә безне поезд көтә. Вагонга кереп утыру өчен билетларыбыз да бар. Ә алар чын булсын өчен хәрефләрдән сүз төзергә кирәк. Һәр билетка хәрефләр язылган: кәмпәт (мәктәп), фәтдрә (дәфтәр), тпаик (китап) . Укучылар билет алалар. Кем сүзне белеп укып күрсәтә шул урынына кереп утыра. Урындыклар “поезд” итеп тезелгән.
Автор: Мөбарәкшина Энҗе Мулланур кызы
Автор: Мөбарәкшина Энҗе Мулланур кызы
Похожие материалы