Главная / По типу материала / Сценарии праздников: дошкольные, начальные, старшие классы

"Уңыш бабайда кунакта"

Скачать
66.5 КБ, 563449.doc Автор: Нуртдинова Лайсан Борисовна, 30 Мар 2015

“ Уңыш бабайда кунакта”

( күңел ачу кичәсе)

(5-7 яшьлек балалар өчен бәйрәм иртәсе программасы, программа рус халык әкияте “Шалкан” га нигезләнеп төзелде.)

Катнашалар: әби, бабай, кыз, песи, Акбай, тычкан, балалар, Сөмбелә.

Залда йорт. Йорт алдына каен агачы, каен төбендә утыргычта бабай утыра. Залның уртасында болын, анда балалар түгәрәкләнеп утырганнар.

Тәрбияче: Ничек күңелле монда,

Көзге матур болында.

Кошлар да сайрамыйлар,

Хәтта бераз, моңсу да.

(Салмак кына көй уйнала, көйгә балалар кушылып җырлыйлар)

Җыр: “Алтын көз” (З.Нури сүзләре, А.Батыршин музыкасы)

Җәен күлгә бәбкә тула,

Бәбкә төсе сап-сары.

Ә көз җиткәч, сары була

Эре чәкән, вак тары.

Сары төс ул була күпләп -

Алтын бөртек төсе ул.

Бөртек – безнең тәмле икмәк!

Икмәк – җирнең төсе ул.

Кыз. Алинә: Әнә! Кояш та чыкты

Болытлар ерак качты.

Без килүгә бабаебыз

Олы капкасын ачты.

(Бабай капкасын ача, балалар аның янына киләләр, исәнләшәләр.)

Алинә: Хәерле көн, бабакай!

Менә килеп тә җиттек.

Кичә үк килә идек,

Көн аязганын көттек.

Бабай. Рәмзил: Көттем, көттем,

Сез киләсен сиздем.

Сез килүгә эш бетте.

Әнә теге зу-у-ур шалкан

Сезнең килүне көтте.

Шундый зур-ур булып үсте.

Ә тартып чыгарырга,

Безнең көч тәмам бетте.

Алинә: Әйдәгез әле бергәләп

Тартып, чыгарып карыйк.

(Тарталар, тарталар, шалкан чыкмый).

Бабай: Әллә әбине дә чакырып карыйкмы?

Бергә: Әби! Әби! Кил әле!

Безгә ярдәм ит, әле!

(Әби чыга)

Әби: Нәрсә булды? Әллә инде миннән башка шалкан да тарта алмыйсың хәзер?

( Балаларны күреп ала).

Әби: И-и-и! Килеп тә җиткәннәр икән,

Минем якын дусларым.

Әйдәгез, әйдә тартыйк

Һәм авыз итеп карыйк.

(Тарталар, тарталар шалкан чыкмый)

Алинә: Бабай! Бабай! Бабакай!

Кайда соң безнең Акбай?

(Шул чак өрә-өрә Акбай килеп чыга).

Акбай. Ришат: Нәрсә булды? Нишләдегез?

Ник элек килмәдегез?

Шалкан зур түгел иде.

Сез шуны белмәдегез?

Тиз генә тартып чыгарып

Ашап та булыр иде.

Бергә: Әйдәгез, тартыйк, тартый!

Болай тик карап тормыйк.

(Тарталар - тарталар, чыкмый).

Акбай: Кайда соң безнең песи?

(Кычкыра – кычкыра песи килеп керә).

Песи: Нәрсә булды? Мяу! Мяу! Мяу!

Ник кычкырасыз шулай?

Ничек күп дуслар шулай,

Булышмый булмас болай.

Бергә: Әйдәгез, тартыйк бергә!

Бер, ике, өч!

Әби: Ә хәзер нишләргә?

( Шул чак чыелдап тычкан килеп керә)

Тычкан. Илнар: Ничек инде нишләргә?

Ә-ә! Миннән башка булмыймы?

Үзем кечкенә булсам да, көчем зур!

(Кулларын күтәрә).

Әйдәгез! Тартыйк булмаса,

Бер ике, өч!

Бездә бик күп көч!

(Тарталар һәм шалкан чыга, барысы да егылалар, башларын кашып көлешә - көлешә торалар, ә шалкан торып баса).

Барысы бергә: Ой! Нәрсә бу?

(Түгәрәк ясыйлар, шалкан уртада кала)

Бабай: Шалкан чыкты чыгуын,

Ә хәзер нишләтәбез?

Җыр: “Безнең бакча” (Рөстәм Сәрваров музыкасы, Халык сүзләре)

Бар матур бакча,

Анда шалкан үсә.

Менә шундый шалкан зур,

Менә шундый кечкенә.

Кушымта:

Шалкан, шалкан, кил әле,

Биеп, биеп кит әле.

Әллә-лә, әллә-лә,

Биеп, биеп кит әле.

Бар матур бакча,

Анда кыяр үсә.

Менә шундый кыяр зур,

Менә шундый кечкенә.

Фирүзә: Ни арада җәй үтте,

Матур көз килеп җитте.

Шатлык тулы бу бәйрәмне

Балалар күптән көтте.

Рәхим итегез,

Көзге бәйрәмгә.

Яфраклар тотып,

Бер биик әйдә.

Яфраклар белән бию башкарыла.

Тимур: Үтте – китте матур җәйләр,

Көзләр килеп җиттеләр.

Ак каенның яфраклары

Саргаешып киптеләр.

Сандугачлар, карлыгачлар

Очып китте еракка

Торналар да ялга китте

Җылы якка көньякка. (“Көз” К.Нәҗми.)

Раян: Көз килде. Үләннәр

Саргайды, шиңде.

Сап-сары яфраклар

Җиргә сибелде. (“Көз” Ә.Ерикәй)

Рушат: Көз! Көз! Көз!

Сине көттек без.

Алма, кавын һәм карбызлар

Өлгерми синсез.

Көз! Көз! Көз!

Көзсез күңелсез.

Алтын-сары яфраклар да

Коелмый синсез. (“Көз” М.Әндәрҗанова)

Җыр: “Яфрак бәйрәме” (Роза Еникеева музыкасы, Ләбиб Лерон сүзләре)

Яңгыр түгел, кар да түгел,

Яфраклар ява җиргә.

Көз турында җырлыйм әле –

Кушыл син яңа җырга.

Кушымта:

Сары, сары, сап-сары

Агачларның яфраклары.

Җил исә, ява яфрак –

Көзнең матур чаклары.

Оча яфрак, уйный яфрак,

Һаваларда әйләнеп.

Бүген, бүген, бүген, бүген

Яфракларның бәйрәме!

Уен “Кем җитез?” (Ярышып кызыл, сары, яшел яфракларны өч төрле чиләккә җыю).

Рәмзил: Күрәмсез, дусларым, көз килде тышта,

Озак тормас, килер ак тунлы кыш та.

Китә башлады бездән инде кошлар;

Алар бездән ерак җирләрдә кышлар. (“Көз” Г.Тукай)

Айгөл: Алтын-сары яфракларны

Җилләр саный.

Иртән – кичен суык бабай

Бармак яный.

Әнә инде юлга чыккан

Торналар да...

Бер үк сүзне кабатлыйлар,

Гүя, бар да:

- Суык бабай арттан җитеп

Харап булмыйк.

Оча торый,

Тор-рыйк!

Тор-рыйк! ( “Көз” Х.Халиков).

Ришат: Уңыш җыелды,

Аккошлар китте,

Матур көз ае –

Октябрь җитте.

Урамнар тулып

Йөкләр үтәләр.

Алар дәүләткә

Ашлык илтәләр. ( “Уңыш җыелды” Н.Гайсин.)

Уен “ Яшелчәләр ташу”.

Илнар: Ямьле кояш, нурлар чәчеп

Елмаеп карый безгә.

Нинди тәмле күчтәнәчләр

Көз алып килгән безгә.

Алтын яфраклар очалар,

Безнең башларга тиеп.

Саубуллаша кыр казлары,

Язын кайтырбыз диеп. (“Алтын яфраклар” Җ.Тәрҗеманов).

Алинә: Көзге табын – бай табын,

Кыяр, карбыз һәм кавын.

Телем – телем теленгән,

Өем - өем өелгән.

Алмалары ал төсле,

Балкып туган таң төсле.

Капсаң эри авызда,

Һәр кисәге бал гына.

Ә җимеше, җимеше,-

Ачысы бар, төчесе!

Яңа пешкән күмәчтер

Кайнар кояш төслесе.

“Көз” җырлы уены. (С.Сабирова көе һәм сүзләре)

Тәрбияче: И, балалар, күрегез,

Тышта, әнә килә көз.

Балалар: Әйе, әйе, күрәбез,

Көз килгәнен беләбез.

Тәрбияче: Я әйтегез, сөйләгез,

Ничек килә икән көз?

Балалар: Кошлар очты көньякка,

Канат кагып еракка.

Аюлар өн казыды

Бик тирән итеп базны.

Балыклар да тындылар,

Су төбенә чумдылар.

Агачлар ялангачлар,

Җилләрдә чайкалалар.

Тик безгә күңелле көз,

Без бакчага йөрибез.

Җыр: “Көз һәм балалар” җыры. (Г.Гәрәева сүзләре һәм көе).

Балалар: Көз, көз әйт әле

Кәрзинеңдә ниләр бар?

Көз кызы: Кәрзинемдә кыярлар,

Помидор һәм алмалар.

Балалар: Көз, көз әйт әле

Кәрзинеңдә ниләр бар?

Көз кызы: Кәрзинемдә яңгырлар,

Җылы, суык көннәр бар.

Балалар: Көз, көз әйт әле

Кәрзинеңдә ниләр бар?

Көз кызы: Кәрзинемдә алтын-сары,

Кызыл, матур төсләр бар.

Уен: “Кем җитез?” (Зонтик тотып, кәлүш киеп йөгерү).

Тәрбияче : Кырлар буш кала,

Яңгырлар ява.

Җирләр дымлана-

Бу кайчак була? (“Бу кайчак була?” Г.Тукай)

Җыр: “Көз килә” (Айдар Минһаҗев сүзләре, Рөстәм Сәрвәров музыкасы)

Шаяра әле күбәләк

Үтсәләр дә җәйләре.

Ә урамга килеп керде,

Керде яфрак бәйрәме.

Кушымта:

Нинди генә төсләре юк,

Күреп исең китәрлек.

Яфрак ява, яфрак ява

Юлыбызга түшәлеп.

Өлгереп җиткән миләшләр

Утлар шикелле яна.

Ә яфраклар бөтерелеп

Ява да ява, ява.

Кушымта.

Югалмаган икән әле

Төсләрнең яшеле дә.

Ясап яфрак бәйрәмнәре

Килә көз әкрен генә.

Көз кызы: Рәхмәт сезгә, дусларым! Мин үз биләмәләремне кышка тапшырам. Миңа инде китәргә дә вакыт. Менә сезгә минем күчтәнәчләрем. (Балаларга алмалар тарата). Ә хәзергә сау булыгыз!

Балалар: Сау бул, Сөмбелә!

(Уңыш бәйрәме шуның белән тәмамлана)


Автор: Нуртдинова Лайсан Борисовна
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован
документ "Уңыш бабайда кунакта" Нуртдинова Лайсан Борисовна 30 Мар 2015
документ "Уңыш бабайда кунакта" Нуртдинова Лайсан Борисовна 30 Мар 2015
документ "Уңыш бабайда кунакта" Нуртдинова Лайсан Борисовна 18 Янв 2016
документ Конспект "Бабайда кунакта" Ефремова Ландыш Рафитовна 1 Ноя 2015
документ Уңыш бабайда кунакта Фардиева Лилия Мирсаяфовна 24 Сен 2015
документ Уңыш бабайда кунакта Николаева Венера Николаевна 19 Янв 2016
документ "Әби белән бабайда кунакта"/Өлкәннәр көненә багышланган сценарий/ Зямилова Миляуша Галиевна 30 Янв 2016
документ Әби белән бабайда кунакта. Абдуллина Алина Илгизаровна 19 Дек 2015
документ "Көзге уңыш" бәйрәменең сценарие Зарипова Лидия Азгатовна 21 Мар 2015
документ Сценарий праздника "Уңыш бәйрәме" Губайдуллина Согда Ахатовна 30 Мар 2015
документ Внеклассное мероприятие "Уңыш бәйрәме" Сагьдиева Танзила Хатиповна 1 Апр 2015
документ "Уңыш бәйрәме" zulfiya73 4 Апр 2015
документ Класстан тыш чара "Уңыш бәйрәме " Габдулхакова Файруза Хасиятовна 26 Июл 2015
документ "Аюда кунакта" Аскарова Альмира Рафисовна 31 Мар 2015
разное "Өйрәтелгән җәнлекләр бездә кунакта"күңел ачу кичәсе. Гилязутдинова Чулпан Мидхатовна 31 Мар 2015
разное "Табышмаклар илендә кунакта"күңел ачу кичәсе. Гилязутдинова Чулпан Мидхатовна 31 Мар 2015
документ "Ташбака бездә кунакта" Ахметова Гузелия Мирзаевна 31 Мар 2015
документ " Удмурт кызы - кунакта" Сафиуллина Чулпан Мубараковна 4 Апр 2015
документ "Күчтәнәчтә кунакта" бәйрәм. Ахмадуллина Фарида Фаритовна 1 Апр 2015
документ Занятие по экологии "Урманда кунакта" хисамова флюра афраимовна 31 Мар 2015
документ "Йомшаккай" бездә кунакта Халимова Рузалия Рифкатовна 22 Ноя 2015
документ Внеклассное мероприятие "Әкияттә кунакта" Назирова Рамза Каниповна 1 Сен 2015
документ "Сөмбелә бездә кунакта" Хамзина Гульназ Ринатовна 2 Окт 2015
документ Әкияттә кунакта "Казлар-аккошлар" Назипова Гузель Робертовна 18 Окт 2015
документ "Дәү әнидә кунакта" Арсланова Гульназ Мирзануровна 17 Окт 2015
документ татар теле 3 класс "Фигыльдә кунакта" Валиева Лилия Глюсовна 26 Окт 2015
документ "Куянкайда кунакта" Шарифуллина Фарзания Халиулловна 10 Ноя 2015
документ "Экияттэ кунакта" Гараева Милеуша Мунавировна 6 Дек 2015
документ "Әкият бездә кунакта" нәниләр атналыгы Халиуллина Диляра Архамутдиновна 19 Мар 2016
документ "Көзге уңыш"бәйрәме Хусаинова Эндже Ильдусовна 31 Мар 2015
презентация, документ Ачык дәрес эшкәртмәсе "Көзге уңыш" 3 сыйныф Хамадиева Гузель Рафаилевна 4 Апр 2015
разное "Көзге уңыш"(Сөмбелә)бәйрәме(Башлангыч сыйныф укучыларының рус төркемнәре өчен) Габдрахманова Наиля Насимовна 16 Апр 2015
документ "Мин татарча сөйләшәм" конкурсына иҗади әш. "Әбиемдә кунакта" Мавлетбаева Ильмира Сагитовна 1 Апр 2015
презентация "Сүзләр патшалыгында кунакта" темасы буенча презентация. Шарифуллина Гулия Азгатовна 20 Мар 2015
документ Күңел ачу : " Табигатьтә кунакта" Хуснутдинова Гульназ Рашитовна 30 Мар 2015
документ Әлифба бәйрәменә "Шүрәле бездә кунакта" дип исемләнгән сценарий Хафизова Гульюзем Мансуровна 31 Мар 2015
документ "Теремкәй бездә кунакта" Икенче кечкенәләр төркемендә математика һәм сөйләм үстерү буенча интегратив шөгыль конспекты лотфуллина лейсан глусовна 31 Мар 2015
документ "Тамчыкай бездә кунакта" нәниләр төркемендә танып белу эшчәнлеге. Абдуллина Эльвира Садиковна 31 Мар 2015
документ Комплексное интерактивное-мультимедийное занятие по развитию речи с использованием ФГТ "Хэрефлэр остазында кунакта" Зиатдинова Фирдания Хазиповна 25 Ноя 2015
документ Конспект занятия в старшей группе "Буратино бездә кунакта" Галиакберова Ильмира Музаккировна 19 Окт 2015