Главная / По типу материала / Сценарии праздников: дошкольные, начальные, старшие классы

"Чыршылар кайчан кабына"("Когда зажигаются ёлки")

Скачать
221.58 КБ, 1371196.jpg Автор: Мияссарова Лена Наилевна, 13 Янв 2016
Скачать
238.38 КБ, 1371197.jpg Автор: Мияссарова Лена Наилевна, 13 Янв 2016
Скачать
234.8 КБ, 1371200.jpg Автор: Мияссарова Лена Наилевна, 13 Янв 2016

Җиңел көйгә бәләкәйләр залга керәләр, түгәрәк ясап басалар.

Тәрбияче: Исәнмесез, балалар! Исәнмесез барыгыз да. Олыгыз, кечегез, яшегез,картыгыз! Туган җиребезгә Яңа ел килә. Бүген бездә дә Яңа ел бйрәменә җыелдык. Барыбыз бергә күңелле итеп бәйрәм итик әле.

Җыр “ Чыршы” ( урыннарына утырышалар)

Ишек шакыган тавыш ишетелә. Залга Кыш бабай керә.

Кыш бабай: Исәнмесез, балалар, апалар. Кунаклар!

Балалар: Исәнме, Кыш бабай!

Тәрбияче: Түргә уз,Кыш бабай! Утыр , ял ит, ә безнең балалар сиңа шигырьләрен сөйләрләр.

Чыршы, кыш, Кыш бабай турында шигырьләр сөйлиләр.

Тәрбияче: Кыш бабай, безнең балалар әле бик матур итеп бии дә беләләр.

Парлы бию.

Тәрбияче: Ә хәзер, Кыш бабай, тыңлап кара әле ничек итеп безнең бәләкәчләр шалтыравыкларда уйный беләләр.

Шалтыравыклар белән бию.

Кыш бабай: Балалар, мин сезне хәзер тикшереп карыйм әле. Сез Кыш турында беләсез микән.

Күрсәтегез әле миңа ничек итеп битләрегезне җылытасыз?

Балалар күрсәтә.

Кыш бабай: Ә ничек итеп кар йомгакларын ясыйсыз?

Балалар күрсәтә.

Кыш бабай: Ә ничек итеп кар ыргытып уйныйсыз?

Балалар күрсәтә.

Кыш бабай: Ничек итеп кулларны җылытасыз?

Балалар күрсәтә.

Кыш бабай: Озак тышта басып торгач аяклар өшегән, ничек итеп аякларны җылытасыз?

Балалар күрсәтә.

Кыш бабай: Бик яхшы балалар. Кыш турында бик күп беләсез икән. Карт кешенең күңелен күтәрдегез.

Тәрбияче: Кыш бабай. Безнең балалар башкаруында “Яшьләр биюен” дә кара инде.

Кыш бабай: Әйдәгез, әйдәгез. Бик риза. (утыра)

“Яшьләр биюе”

Кыш бабай: Ой рәхмәт, балалар, бик күп һөнәрләргә өйрәнгәнсез. Шуңа күрә мин дә сезне буш калдырмыйм. Менә бүләкләр калдырам. Ә хәзер бәләкәй генә күчтәнәчләр таратам.

Балаларга күчтәнәчләр тарата.

Балалар: Рәхмәт!

Кыш бабай: Зур булып үсегез. Әти-әниләрегезгә гел сөенеч кенә булыгыз. Ә хәзер миңа китәргә кирәк. Олы балалар бәйрәменә ашыгам. Сау булыгыз.

Балалар: Саубулыгыз.

Тәрбияче: Сау бул инде Чыршыбыз да

Ямьләндердең бүлмәне.

Онытмабыз беркайчан да

Без бүгенге бәйрәмне.

Яңа бәхет, зур уңышлар

Алып килсен Яңа ел.

Шатлык белән үтсен көннәр

Котлы булсын Яңа ел!

Бәләкәйләр залдан чыгып китәләр.

Олылар керә.

Тәрбияче: Балалар, чыршыбыз бигрәк матур бизәлгән. Әйдәгез, бергәләп, чыршыны карап чыгыйк әле. (Чыршы тирәли түгәрәккә басалар). Бигрәк матур икән чыршыбыз, ләкин утлары кабынмаган. Ягез әле, бергәләп чыршыбызны кабызыйк.

Балалар чыршыга аркалары белән борылып басалар.

Тәрбияче: Чыршыны без күрмибез!

Балалар: Күрмибез!

Тәрбияче: Әйдәгезче эзлибез!

Балалар: Эзлибез!

Тәрбияче: Яшел чыршы, борыл син!

Балалар: Борыл син! (балалар борылып басалар).

Тәрбияче: Утларыңны кабыз син!

Балалар: Кабыз син! (Чыршыдагы утлар кабына) .

Тәрбияче: Менә чыршыбыз тагын да ямьләнеп китте.

Анда төрле утлар нурларын сипте.

Балалар утырышалар.

Тәрбияче: Әйдәгез әле бергәләп бер биеп алыйк әле.

Бию: “ Малинки”

1 бала: Салкын кыш та килеп җитте,

Елгаларда боз катты.

Көннәр салкынаеп китте.

Урманнарны кар басты.

2 бала: Кыш көне матур авылда-

Энҗедәй карлар ява.

Кошлар да сайрамый хәзер,

Бар җирдә салкын һава.

3 бала: Салкын бураннары белән

Безгә кыш килә

Битне, борынны чеметеп

Кыш бездән көлә.

4 бала: Суыктан без курыкмыйбыз,

Тау шуарга барабыз.

Җилне дә узып очабыз,

Я, кем, җитез, карагыз.

5 бала: Тәңкә-тәңкә кар ява!

Мин йөгерәм урамга!

Мамыктай кар өстендә

Бигрәк рәхәт уйнарга.

6 бала: Яңа яуган кар өстеннән

Чаналарда шуабыз.

Рәхәтләнеп уйный-уйный,

Көн суыгын куабыз.

7 бала: Битләребез алсулана

Уйныйбыз карга чумып

Өйләргә таралышабыз

Соң гына, куллар туңып

8 бала: Кыш шаярып-көлеп

Битебездән үбә.

Алсу була безнең

Битләр шуңа күрә.

9 бала: Ап-ак карлар, ап-ак карлар

Явалар да, явалар.

Бер дә туктап тормыйлар

Ничек алар армыйлар?

Җыр: “Кышкы җыр” Г.Гәрәева шиг. Һәм муз.

Тәрбияче: Биедек тә, җырладык та, шигерьләр дә сөйләдек. Ә хәзер әйдәгез утырып ял итик. Чыршыбызга карап сокланыйк. (балалар утырышалар).

Көй яңгырый. Залга песи керә. Чыршыны әйләнеп карап чыга. Шул арада чыршы төбеннән бер кыңгырау табып чыгара. Шатланып зал уртасына килеп баса.

Песи: Нинди әйбер! Үзе ялтырый(кулы белән сөртеп карый), үзе шалтырый (шалтыратып карый). И вообще – шәп нәрсә. Мин аны... (уйлый) – звонок урынына ишеккә элеп куям.

Тәрбияче: Исәнмесез! Син кем буласың?

Песи: Минме? – мин, мин олы юлның атказанган өкерә, сүзен дөресли) – атаклы хулиган песи, ә исемем минем – Пират. Менә мин кем! Ә сез кем? Нәрсәгә монда җыелышып, шатланып утырасыз?

Тәрбияче: (балаларга күрсәтеп) Бу балалар. Алар бу детсадка йөриләр. Бүген без яңа ел кичәсенә җыелыштык. Ә бу кыңгырау сезнекеме?

Песи: (куркып) Ми-ми-минеке! Ә мин аны балаларга уен уйнатырга алып килдем. Уйныцсызмы?

Балалар: Уйныйбыз!

Уен. “Кем тизрәк”. Бер урынга кыңгырау куела. Ике бала чыршы тирәли, икесе ике яктан йөгереп чыгарга тие. Кем беренче урап килеп җитә, шул бала кыңгырауны шалтырата – ул җиңүче була. Песи дә алар белән уйнаса була.

Тәрбияче: Бик кызык уен булды. Рәхмәт. Син песикәй утырып тор, балаларның ничек бәйрәм итүләрен кара. Әйдәгез әле, балалар, җырлап алыйк.

Песня.”Новогодний хоровод” сл.Н. Найдёновой обр. Т. Попатенко.

Воспитатель: Любой из нас, конечно, ждёт

Весёлый праздник Новый год!

Но больше всех на свете.

Ждут этот праздник дети.

Пусть будет вам тепло сегодня

Пусть радость греет вам сердца.

На светлый праздник Новыгодний

Вас приглашает детвора.

Танец “Полька”.

1 ребёнок: У нас сегодня весело,

Позвали мы гостей,

Игрушки мы развесили

На ёлочке своей.

2 ребёнок: Целыйгод тебя мы ждали,

Чудо-ёлочка – краса

Вновь тебя мы повстречали –

Вот какие чудеса.

3 ребёнок: Ёлка новогодняя,

Не грусти ты зря.

Мы твои весёлые

Верные друзья.

4 ребёнок: Здравствуй, ёлочка лесная,

Серебристая, густая!

Ты под солнышком росла

И на праздник к нам пришла.

5 ребёнок: С новым годом поздраляем,

Счастья, радости желаем.

И пускай пол Новы год

Веселится весь народ.

Воспитатель: Как красиво в нашем зале

Мы друзей своих созвали,

Веселится весь народ,

Дети(вместе)Мы встречаем Новый год!

Воспитатель: Крепче за руки беритесь,

В круг широкий становитесь

Будем петь и танцевать

Будем Новый год встречать.

Песня “Ёлочка-ёлка”

Песи: Балалар, миңа сездә бик ошады. Матур шигерьләр, җырлар ишеттем . Күңелем тулып китте. Бәләкәй чакларым искә төште. Сез бик әйбәт балалар. Бер сүзем бар иде – бу кыңгырау минеке түгел. Аны кемдер югалткан. Мин аны чыршы астыннан таптым. Үземнеке итәсе килгән иде, ә хәзер сезнең бәйрәмегездә утырып, дөресен әйтәсе килде. Менә кыңгырау әрбиячегә бирә). Кем югалткан шуңа бирерсез.

Тәрбияче: Беләсеңме песекәй, мин ул кыңгырау синеке түгеллеген белгән идем шул. Тик шушы сүзләреңне көттем. Рәхмәт.

Песи: Үзегезгә рәхмәт. Ә хәзер китәм. Өйдә чыршы куясы бар иде. Саубулыгыз.

Балалар: Саубул, Песекәй.

Песи китә.

Моңлы көй яңгырый. Залга Кар кызы керә.

Кар кызы: Исәнмесез! Бәйрәмегез котлы булсын.

Тәрбияче: Әйдә түргә уз Кар кызы. Безнең бәйрәмгә рәхим ит.

Кар кызы: Мин кайдадыр кыңгырау шалтыравын ишеттем. Шуның тавышына килдем. (тәрбияченең кулында кыңгырауны күреп) Бу кыңгырау бик тә минекенә ошаган.

Тәрбияче: Әйе, ул безнеке түгел. Аны безгә бер песекәй калдырып китте. Ул аны чыршы төбеннән табып алган һәм югалтучыга тапшырырсыз дип бездә калдырып китте.

Кар кызы: (сөенеп) Бик зур рәхмәт. Бу бит тылсымлы кыңгырау, тавышын ишетсәм килеп җитәрмен, диде. Әйдәгез әле, балалар, миңа булышыгыз Кыш бабайны чакырырга, ул бик еракта калган, юлны табалмаган.

әләкәй малайларга шалтыравыклар тарата).

Бию “Күңелле”.

Көй яңгырый. Кыш бабай керә.

Кыш бабай: Исәнмесез балалар, апалар һәм барлык кунаклар. Якынлашып килүче Яңа ел белән сезне. Рәхмәт, ишеттем шалтыраткан тавышны. Шуңа юлны бик тиз таптым.

Тәрбияче: Исәнме, Кыш бабай. Әйдә түргә уз. Без сине күптән көттек.

(Кыш бабай белән Кар кызы утыралар).

Җыр “Кыш бабай”.

10 бала: Басып тора Кыш бабай

Безне бик сөендереп

Матур чыршы алып килгән

Яшелдән киендереп.

11 бала: Матур итеп бизи ул

Яшел чыршы тирәсен.

Әллә кайдан белеп тора

Яңа елның киләсен.

12 бала:Кыш бабай шундый остарган

Бар дөньяны бәс сарган

Агачлар, көмеш сипкәндәй,

Төн эчендә агарган.

13 бала: Башка елларда кыш җитсә,

Туйганчы уйный идек.

Кар атышып, чңгы шуып,

Без һичтә туймый идек.

Хәзер никтер ялкауландык,

Шумыйбыз чана-чаңгы

Телевизор янында тик

Үткәрәбез һәр ялны.

14 бала: Без салкыннан курыкмыйча

Урамнарга чыгабыз.

Кыш бабай ясаган таудан

Рәхәтләнеп шуабыз.

15 бала: Яңа ел килә диеп без

Шатланабыз, көләбез.

Күңелле бәйрәм икәнен

Һәрберебез беләбез.

16 бала: Кар бураннарын туздырып,

Килеп җитте Кыш бабай.

Яңа елның бәйрәмендә

Булды ул изге бабай.

17 бала: Ерак-ерак илләрдән

Кыш бабай килде безгә.

Күп бүләк төяп килгән

Ул зур-зур капчыгына.

18 бала: Бүген яңа ел бәйрәме

Без бик шатланабыз.

Кыш бабай һәм Кар кызын

Әйдә биетәбез!

Кыш бабай белән Кар кызы бииләр.

Кыш бабай: Уф арыдым. Эссе миңа. Хәзер эри башлыйм. Суытыгыз мине, тизрәк, суытыгыз!

Кар кызы: Әй минем, дусларым, кар бөртекләрем, килегезче. Суытыйк Кыш бабайны.

“Кар бөртекләре” биюе.

Кыш бабай: Ой рәхәт булып китте. Рәхмәт! Әйдәгез әле бер уйнап алыйк, балалар, басыгыз түгәрәккә.

Бияләйне эзләп тап”уены. Кар кызы Кыш бабайның бер бияләен түгәрәк буенча җибәрә. Кыш бабай тотарга тырыша.

Җырлы-уен “У тебя Дед Мороз”

Тәрбияче: Кыш бабай, Кар кызы, әйдәгез балалар белән бергә бер биеп алыгыз әле. Түгәрәккә басыгыз.

“Танец весёлых утят”.

Кыш бабай: Бигрәк күңелле булды бу кичә. Рәхәтләнеп биедек. Ләкин безгә китәргә вакыт. Безне Ташкичү авылында балалар көтәләр, хәзер шунда китәбез.

Кар кызы: Кыш бабай, син бүләкләр турында онытмадыңмы?

Кыш бабай: Ю-юк, нишләп онытыйм. Әйдә әле, кызым, булыш миңа.

Кыш бабай һәм Кар кызы балаларга бүләкләр өләшәләр.

Балалар: Рәхмәт!

Кыш бабай: Үзегезгә рәхмәт. Киләсе елга кадәр. Саубулыгыз.

Кыш бабай Кар кызы китәләр.

Балалар: Саубулыгыз.


Автор: Мияссарова Лена Наилевна
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован
разное "Чыршылар кайчан кабына"("Когда зажигаются ёлки") Мияссарова Лена Наилевна 13 Янв 2016
видео "Когда зажигаются ёлки" Марфидина Светлана Анатольевна 1 Апр 2015
документ Сценарий ногоднего праздника-спектакля "Когда зажигаются ёлки". Мора Наталья Александровна 31 Мар 2015
документ Конспект сценария новогоднего спектакля "Когда зажигаются ёлки" Налимова Маргарита Васильевна 31 Мар 2015
документ Проект дәрес "Кеше кайчан матур була?" Файзиева Алсу Вазиховна 20 Мар 2015
документ Статья " Звездочки зажигаются в "Теремке" Данилова Елена Валерьевна 17 Сен 2015
документ Программа внеурочной деятельности "Так зажигаются звёзды" для учащихся начальной школы. Стегниенко Тамара Александровна 29 Янв 2016
презентация, документ Сценарий внеклассного мероприятия, посв., судьбе матери в годы Великой Отечественной войны:"Ты одна такая - любимая, родная "  (Звучит фрагмент  песни «Священная война, на сцене зажигаются свечи, выходят три ученика в военной фор Шишкова Лариса Валерьевна 11 Янв 2016
видео Экскурсия "История Новогодней ёлки". Егорова Алла Владимировна 11 Апр 2015
документ "Чудеса у новогодней ёлки" Сеничева Наталия Валерьевна 21 Мар 2015
документ Праздник "Приключения у новогодней ёлки" Дубовкина Вера Ивановна 31 Мар 2015
документ Сценарий праздника "Приключения у новогодней ёлки." Слепухова Надежда Викторовна 31 Мар 2015
документ Сценарий праздника "Приключения у новогодней ёлки" Лемешко Любовь Иннокентьевна 31 Мар 2015
документ Сценарий новогоднего утренника "У новогодней ёлки" Васильева Ольга Юрьевна 31 Мар 2015
документ Комплексное занятие "Скоро новогодний праздник.Рассматривание ёлки". Кузнецова Юлия Михайловна 31 Мар 2015
документ Сценарий праздничной программы "У ёлки". Подмосковная Наталья Алексеевна 31 Мар 2015
документ Проект "Ёлки-20-14" Рязанцева Инна Викторовна 4 Апр 2015
документ Классный час "Украшение новогодней ёлки". Петрова Анна Юрьевна 4 Апр 2015
документ Сценарий классного часа "Репортаж с Кремлёвской ёлки". Фёдорова Марина Анатольевна 7 Апр 2015
документ Сценарий экологического проекта "Не рубите ёлки, люди!" Зайцева Наталья Евгеньевна 7 Мая 2015
документ Внеклассное мероприятие "Приключения у Новогодней ёлки" Легеза Татьяна Сергеевна 14 Сен 2015
документ Новогодняя программа "У новогодней ёлки" Скоренок Татьяна Владимировна 27 Июл 2015
документ Акция "Берегите ёлки" Тетерина Екатерина Викторовна 16 Окт 2015
документ "Два Мороза" сюрприз на празднике ёлки. Абубакирова София Гарифовна 14 Янв 2016
разное Сценарий новогоднего утренника в начальной школе "Приключения у ёлки" с участием родителей и детей Садовскова Ирина Александровна 21 Мар 2015
разное Сценарий новогоднего утренника в начальной школе "Приключения у ёлки" с участием родителей и детей Садовскова Ирина Александровна 21 Мар 2015
документ "Приключения у ёлки" - новогодний утренник для учащихся 1-4 классов с участием родителей и детей. Садовскова Ирина Александровна 21 Мар 2015
документ "Праздник Новогодней Ёлки" Тимирова Алсу Мубараковна 30 Мар 2015
документ " Приключения у новогодней ёлки" Фёдорова Галина Викторовна 30 Мар 2015
документ "Праздник у ёлки" Якименко Галина Михайловна 30 Мар 2015
документ "Снежинки-почтальоны" - праздник Ёлки в старшей группе Мальцева Елена Ивановна 30 Мар 2015
документ "У новогодней ёлки". Пушкарёва Ольга Анатольевна 30 Мар 2015
документ Новогодний утренник. "Приключения у новогодней ёлки" Ушакова Людмила Николаевна 31 Мар 2015
документ Праздник "Приключения у Новогодней ёлки" Гаранжа Вера Владимировна 31 Мар 2015
документ Сценарий сказки "Приключения у Новогодней ёлки" Беркутова Александра Александровна 31 Мар 2015
документ Сценарий праздника "Приключения у новогодней ёлки" Криворотова Елена Алексеевна 31 Мар 2015
документ Сценарий музыкального досуга в первой младшей группе "Развлечение возле ёлки" Цветкова Елена Викторовна 31 Мар 2015
документ Сценарий новогоднего утренника "Вокруг ёлки" Мчедлидзе Светлана Ивановна 31 Мар 2015
документ Представление у ёлки "Новогодние чудеса" Камардина Оксана Владимировна 31 Мар 2015
документ Сценарий новогоднего праздника "Летний бал у новогодней ёлки" Гольдштейн Виктория Владимировна 31 Мар 2015