Главная / По типу материала / Сценарии праздников: дошкольные, начальные, старшие классы

Праздничное мероприятие посвященное ко дню рождения Мусы Джалиля.

Скачать
30.89 КБ, 1230145.docx Автор: Хайбуллина Мадина Ахатовна, 19 Окт 2015

Праздничное мероприятие посвященное ко дню рождения Мусы Джалиля.

Муса Җәлилнең иҗатына багышланган бәйрәм кичәсе.

Хәйбуллина Мәдинә Әхәтона

Татарстан республикасы Казан шәһәре Идел буе районы

“ 342 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе.

“Җырларым “ җыры язмада башкарыла, балалар һәм әти – әниләр залга кереп утыралар.

Экранда Муса Җәлил портреты.

- Исәнмесез, балалар һәм кунаклар.

- Исәнмесез.

- Бүген бездә бәйрәм. Нинди бәйрәм икәнен менә бу портретка карап сез үзегез, балалар, миңа әйтеп бирерсез дип уйлыйм.

- Муса Җәлилнең туган көне.

- Әйе, дөрес. Муса Җәлил кем соң, балалар?

- Муса Җәлил шагыйрь, шигырьләр яза, герой, ул сугышта катнашкан һәм һәлак булган.

- Бик дөрес. Балалар, әти – әниләр ( экранда кызыл ромашка рәсеме)

бу рәсемгә карап нинди шигырьне искә төшерерсез икән?

- “ Кызыл ромашка”.

- Ул нишләп кызыл соң? ( Балалар җавап бирергә кыенсынсалар әти- әниләр җавап бирә)

- Ул яраланган солдат канына буялган.

- Безнең залда да юкмы соң кызыл ромашка?

- Бар, менә ул.( Балалар төсле кәгазьдән ясалган кызыл ромашкага күрсәтәләр)

- Һәр таҗда биремнәр язылган. Ясминә әниеңне чакыр әле, ромашканың бер таҗын өзеп алсын да биремне укысын. Ясминәнең әнисе таҗны өзеп ала, укый:

- “ Кызыл ромашка” шигыреннән өзекне яттан сөйләргә.

- Менә шундый бирем. Бәлки әти – әниләр арасыннан теләүчеләр бардыр. ( Әнвәрнең әнисе чыгып шигырьне яттан сөйли)

Иртәнге таң нурыннан
Уянды ромашкалар.
Елмаеп, хәл сорашып,
Күзгә-күз караштылар.

Ерак түгел моңаеп,
Утыра ромашка кызы,
Тик чуклары ак түгел,
Кан шикелле кып-кызыл.

Әйттеләр: «Син, сеңелкәй,
Ник үзгәрдең? Нишләдең?
Нидән кызыл чукларың?
Нидән алсу төсләрең?»

Әйтте кызыл ромашка:
— «Төнлә минем яныма
Ятып батыр сугышчы
Атты дошманнарына.

Ул берүзе сугышты
Унбиш укчыга каршы;
Чигенмәде, тик таңда
Яраланды кулбашы.

Аның батыр ал каны
Тамды минем чукларга.
Минем кызыл күлмәгем
Бик охшады Чулпанга.

Егет китте, мин калдым
Канын саклап чугымда,
Көн дә аны сагынып,
Балкыйм мин таң нурында».

- Рәхмәт сезгә.

- Икенче таҗны өзеп алырга Камиләнең әнисен чакырам. Камиләнең әнисе укый:

- “Маэмай” шигыре.( Экранда эт( маэмай) рәсеме)

- Әйе, Муса Җәлил балаларны бик яраткан, алар өчен дә шигырьләр язган.Ә “Маэмай” шигыренә композитор Фәрит Яруллин көй язган.Тыңлап карыйк әле, балалар, сез бу җырны беләсез, кушылып җырласагыз бик яхшы булыр. ( Маэмай” җырын тыңлыйлар, кушылып җырлыйлар)

- Ошадымы сезгә җыр?

- Әйе, ошады.

- Ә шигырьдән өзекне Әмир сөйләп бирер.( Әмир шигырьне сөйли)

Минем бар бер маэмаем,

Кара борын Акьаем.

Күп йөгерә, күп өрә,

Къп ишетә, күп күрә.

Хәзер аңа мин сугыш

Һөнәрләрен өйрәтәм.

Чаптырам да сикертәм,

Көндә шулай йөдәтәм.

Ул окоптан окопка

Хат ташырга өйрәнсен!

Командирын дошманнан

Яклашырга өйрәнсен!

- Рәхмәт , булдырдың. Ромашканың 3 нче таҗын өзеп алырга Илүзәнең әнисен чакыруын телим. Илүзәнең әнисе өзеп ала да укый:

- “ Күңелле зарядка”.( Экранда күңелле зарядка рәсеме)

- Барыгызны да җырлап, күңелле зарядка уйнарга чакырам. Бәйрәм күңелле булырга тиеш, шулай бит? Рәхим итегез уртага барыгызда, әти- әниләр балалар арасына басыгыз , хәрәкәтләрне ялгышмыйча кабатлап ясап барыгыз.

Әй , нәниләр, нәниләр

Ардык без дип әйтмиләр.

Аякларын күтәреп,

Матур итеп атлыйлар.

1,2,3

Хәзер барабыз алга!

1,2,3

Егылмыйча син атла!

1,2,3

Хәзер барабыз артка,

1,2.3

Егылмыйча син атла.

1,2,3

Хәзер барабыз артка,

1,2.3

Егылмыйча син атла.

Матур кызлар, малайлар

Безнең белән атлагыз.

Безнең белән сез бергә

Күнегүләр ясагыз.

1,2,3

Хәзер барабыз алга!

1,2,3

Күңеллерәк син атла!

1,2,3

Хәзер барабыз артка,

1,2.3

Күңеллерәк син атла.

- Булдырдыгыз. Әйтегез әле, балалар, күптән түгел нинди бәйрәм булды?

- Яңа ел.

- Бәйрәмгә кем килде?

- Кыш бабай һәм Кар кызы.

- Әйе. Ромашканың 4 нче таҗын Айзиләнең әнисе өзеп алып укып бирер. укый: “ Суык бабай”.

- Балалар, Муса Җәлилнең “ Суык бабай” дигән шигыре бар. Шул шигырьдән өзекне Адилә сөйләп бирер. Рәхим ит, Адилә.( экранда Кыш бабай белән Кар кызы рәсеме)

Суык бабай, кил безгә

Яңа ел бәйрәменә,

Чыршы әйләнәсендә

Җыр җырлап әйләнергә.

Балтаң белән чыршыны

Кисеп аудар чанаңа,

Ул, киенеп, ясанып,

Килсен безнең арага.

Уенчыклар , бүләкләр

Безгә тагын алып кил...

Соңга калма, бабакай,

Атлап түгел чабып кил.

- Рәхмәт, Адилә. 5 нче таҗны мәктәпкә әзерлек төркеменнән Яна өзеп алсын әле. Өзеп ала, укый:

- “Әтәч” шигыре.( Экранда әтәч рәсеме)

- Балалар, экранга карагыз әле, нәрсә күрәсез?

- Әтәч.

- Әтәч нишли?

- Әтәч кычкыра.

- Муса Җәлилнең “ Әтәч” шигырен Зилә сөйләп бирер.

Таң ата бугай,

Әтәч кычкыра:

- Кикри- күк! Кикрикүк!

Я сузып кына,

Я бик еш кына:

- Кикри- күк! Кикрикүк!

Аңа кушыла

Башка әтәчләр:

- Кикри- күк! Кикрикүк!

Без дә уяндык

Әтәч тавышына:

- Кикри- күк! Кикрикүк!

Бакчага килдек

Ашыга- ашыга:

- Кикри- күк! Кикрикүк!

- Балалар, “ Әтәч” не без бит әле җырлыйбыз да . Композитор Җәүдәт Фәйзи бу шигырьгә көй язган.Зурлар төркеменнән Аделина башлап җырлый, ә без барыбызда кушымтага кушылабыз. ( Җыр башкарыла)

- 6 нчы таҗны Ралина өзеп алсын әле. Өзеп ала, укый:

- “ Чәчәкләр”шигыре.( Экранда чәчәкләр рәсеме)

- Бигрәк матур чәчәкләр. Муса Җәлил җәйне бик яраткан. Миләүшә Самигулловна шушы матур шигырьдән өзекне сөйләп бирегез әле безгә. ( Шигырь укыганда, экранда болында уйнап йөрүче балалар рәсемнәре күрсәтелә)

Барыгыз болынга, балалар!
Йөгерегез, уйнагыз, көлегез!
Елмайсын күреп шат аналар,
Юансын боеккан күңлегез.

Болында күп матур чәчәкләр,
Барсы да татлы хуш ислеләр.
Нәркисләр, сөмбелләр һәм мәкләр,
Нәкъ сезнең ирнегез төслеләр.

Җил көйләп тирбәтә аларны,
Иркәли кояшның нурлары.
Алар бит изге Җир-ананың
Сөекле кызлары, уллары.

Җыегыз, балалар, сез җирнең
Бу нәфис һәм иркә гөлләрен.
Китерегез данлыклы хөр илнең,
Тәбрикләп, шатлыклы көннәрен.

Чәчәкләр, үсегез, чәчәкләр,
Дәрт биреп безнең шат күңелгә.
Сезгә бу шатлыклар, рәхәтләр
Бит җиңеп алынган гомергә.

- Рәхмәт сезгә.

- 7 нче таҗны үзем өзеп алыйм әле. Монда “Герой “ дип язылган. Нәрсәне аңлата икән ул?

- Ул сугышта катнашкан һәм һәлак булган.

- Бик дөрес, балалар. Муса Җәлил шагыйрь генә түгел, ул герой – шагыйрь. Хәзер аның якты истәлегенә 1 минут тынлык игълан итәм.

- Рәхмәт, утырыгыз.

- Кремль янында Муса Җәлилгә һәйкәл куелган. ( Экранда һәйкәл рәсеме) Без үзебезнең геройларыбызны беркайчан да онытмабыз!

- Шуның белән бәйрәмебез тәмам. Ә бщйрщмебез ахырында шагыйрнең “ Алтынчәч” операсыннан өзек тыңлагыз.

- Барыгызга да бик зур рәхмәт, сау булыгыз.


Автор: Хайбуллина Мадина Ахатовна
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован
документ Праздничное мероприятие посвященное ко дню рождения Мусы Джалиля. Хайбуллина Мадина Ахатовна 19 Окт 2015
разное Праздничное мероприятие, посвященное ко дню 8 марта "Приключение Красной шапочки" Исламкулова Илмира Ильдаровна 1 Апр 2015
документ Праздник, посвящённый дню рождения татарского поэта Мусы Джалиля “Гасырларда калыр батырлык”. Лейсан Бурганова 29 Янв 2016
документ Праздник, посвящённый дню рождения татарского поэта Мусы Джалиля “Гасырларда калыр батырлык”. Лейсан Бурганова 29 Янв 2016
документ Праздничное мероприятие. посвященное Дню Победы Хохулина Алина Михайловна 6 Апр 2015
документ Праздничное мероприятие посвященное дню матери Шуст Татьяна Викторовна 25 Апр 2015
документ Праздничное мероприятие, посвященное дню 8 марта Карпушкина Елена Викторовна 15 Окт 2015
документ Праздничное мероприятие ко дню Победы. Алексютина Галина Васильевна 6 Апр 2015
документ Праздничное мероприятие ко Дню матери   Белоусова Тамара Петровна 20 Янв 2016
документ Праздничное мероприятие посвященное Дню семьи, любви и верности с приглашением родителей Хайдарова Зульфия Салаватовна 30 Мар 2015
документ Праздничное мероприятие 3-4 классов, посвященное Дню Защитника Отечества. Деревягина Нина Александровна 4 Апр 2015
документ Праздничное мероприятие, посвященное Дню защиты детей (все возрастные группы) Грачева Елена Геннадьевна 15 Окт 2015
документ Праздничное мероприятие, посвященное "Дню пожилого человека" Даниленко Ольга Валерьевна 2 Янв 2016
документ мероприятие посвященное Ко дню Защитника Отечества Яночкина Светлана Ахтямована 1 Апр 2015
документ Мероприятие посвященное ко дню Матери Мавлетдинова Гелюся Фоатовна 8 Апр 2015
документ Праздничное внеклассное мероприятие ко дню 8 марта. "Супер Золушка" Василюженкова Людмила Викторовна 31 Мар 2015
документ Мероприятие ко Дню рождения кроссворда Долгова Людмила Александровна 14 Янв 2016
документ Праздничное мероприятие, посвященное 23 февраля Рузяк Наталья Александровна 4 Апр 2015
разное Праздничное мероприятие посвящённое Дню матери. Пчелинцева Татьяна Ивановна 22 Мар 2016
видео Конкурс стихов Мусы Джалиля на русском языке Абрамова Ирина Николаевна 25 Июн 2015
видео Конкурс стихов Мусы Джалиля на татарском языке Абрамова Ирина Николаевна 25 Июн 2015
документ Праздничное занятие "День матери" в подготовительной группе. Праздничное занятие, посвященное Дню Матери. Климова Вера Васильевна 4 Апр 2015
разное "Вспомни, чей ты сын", мероприятие посвященное ко Дню Победы Байрамгалина Земфира Ирековна 20 Мар 2015
разное Внеклассное мероприятие, посвященное ко Дню Космонавтики. Дикалов Дмитрий Геннадьевич 1 Апр 2015
документ Внеклассное мероприятие посвященное ко Дню Матери. "Ана тәрбиясе исламда" Вагапова Гулюся Равилевна 1 Апр 2015
документ Праздничное построение ко Дню Знаний Лагунова Надежда Ивановна 31 Мар 2015
документ Мәктәптә Муса Җәлил атналыгы В нашей школе проводится Неделя «110 лет со дня рождения героя - поэта Мусы Джалиля» ·        М.Җәлилнең тормышы һәм иҗаты буенча презентация һәм альбом яклау.  (Защи Кутерова Галия Юнисовна 2 Мар 2016
разное Литературно-музыкальная композиция, посвященная 105-летию Мусы Джалиля Османова Равиля Абдулловна 20 Мар 2015
презентация Мультимедийная презентация к стихотворению Мусы Джалиля "Варварство" Науменко Людмила Ивановна 31 Мар 2015
документ Сценарий мероприятия. Вечер памяти Мусы Джалиля. Ильчибаева Валентина Александровна 12 Апр 2015
презентация Вечер памяти Мусы Джалиля. Ильчибаева Валентина Александровна 24 Апр 2015
презентация Презентация о жизни и творчестве Мусы Джалиля Исхакова Наталья Николаевна 19 Окт 2015
документ Конспект внеклассного занятия по творчеству Мусы Джалиля Шайхутдинова Динара Шамильевна 7 Дек 2015
документ Сценарий мероприятия «Вечер памяти Мусы Джалиля» Ильчибаева Валентина Александровна 18 Янв 2016
документ КВН по творчеству Мусы Джалиля ( на татарском языке) Сафиуллина Чулпан Мубараковна 8 Дек 2015
Презентация автобиография Мусы Джалиля Шагиева Гольназ Фаритовна 18 Апр 2017
документ Праздничное чаепитие, посвященное дню матери и прощанию с осенью во второй младшей группе Винниченко Екатерина Юрьевна 30 Мар 2015
документ Праздничное развлечение посвященное Дню Земли "Пусть дружат дети на планете, пусть будет мир на белом свете". Шалько Анастасия Евгеньевна 31 Мар 2015
документ "Герой дня" (праздничное соревнование, посвященное Дню защитников Отечества) Кузнецова Ольга Валентиновна 1 Апр 2015
документ Праздничное состязание «Военные забавы богатырей» Посвященное дню защитника отечества Елтышева Марина Владимировна 20 Фев 2016