Экологическое воспитание, театрализованное представление "Родник"
Зал бүлмәсендә бер урында “Чишмә” ясала. Урман күренеше. “Теремкәй” куела. Чишмә юлында чуп-чарлар аунап ята.
(балалар музыка астында кереп утыра)
Тәрбияче: Табигатьнең бүген уянып килә торган мәле, кышкы озын-озак йокыдан уяна ул. Әнә ишетәсезме, түбәләрдән тып-тып тамчы тама. Әнә күрәсезме кояш һәр көн саен көчлерәк ңылыта. Бу-яз. Табигатьнең иң гүзәл бер мизгеле. Кешене тудырган, туендырган, киендергән, сусаганда су, сулар өчен һава биргән табигать буген ни хәлдә соң?
Бер карасаң бу табигать
Шул килеш борынгыча
Гөлләр үсә, җилләр исә
Дингез шаулый, кош оча.
Бер карасаң бу табигать
Тәмам үзгәреп беткән
Кояш үзе аптырыйдыр
Теге кипкән, бу кипкән...
(Магнитофонда “Чишмә”чылтыравы ишетелә. Вакыт- вакыт ул уфылдаган кебек тавышлар чыгара)
Тычкан: (керә) Ашыйсым килде, эчәсем килде (чирәм өзеп ала) Бусы да тәмсез! (Чирәм ыргыта). (Тычкан чишмә янына килә, “Чишмә телгә килә”)
Чишмә: Тычкан, дустым бул эле
Минем сулыш кысыла
Тавышым да карлыкты бик
Миңа азгар булыш эле.
Тычкан: Минем хәлем юк бер дә
Суың гына эчәм дә
Китим мин үз юлыма.
(Су эчә, якындагы “теремкәйгә” бара) Тук, тук, тук, Теремкәйдә кем яши (керә)
Бака (керә): Нинди рәхәт икән монда Чишмә дә бар коенырга. (суга сукермәкче була, аягын “пыяла кисә”) Ай –ай-яй, аягым? Бигрәк чүпле бу тирә. Юыйм әле аягымны, суында коеныйм да. (суга керә дә, тиз генә чыга)
Чишмә(уфылдап): Бака дустым булсана, чүпләремне алсана.
Бака: Cуың тәмсез, үзең ямьсез
Син безгә кирәк түгел
Аягым да бик авырта, мин моннан китим эле. (Теремкәйгә килә)
-Тук-тук-тук! Теремкәйдә кем яши ?
-Бу мин тычкан чыелдык. Э син кем?
-Мин бака бакылдык. Мине дә үз яныңа ал әле.(керә)
Залга сикереп куян чыга:
Куян: Монда чишмә бар икән
Тавышы ишетелми
Суың бер эчим әле
Чишмә: Куян, эчә күрмә суымны
Тәмсез булыр ул сиңа
Алчы зинһар чүпләремне
Агарга булыр миңа
Куян: Суың чынлап та тәмсез икән. Ә минем уйныйсым килә. (таяк белән суга суккалый, ул суккан саен “Чишмә” ах дип куя, таягын суга ташлый, Теремкәйгә килә)
Куян: тук-тук-тук! Теремкәйдә кем яши ?
-Бу мин тычкан чыелдык!
-Бу мин бака бакылдык. Э син кем?
-Мин куян куркаккай! Мине дә кертегез эле (керә)
Залга култыклашып төлке белән бүре чыга
Төлке: Аланлыкта чишмә ага,
Ишетелми тавышы,
Бүре уйный, төлке хуплый
Менә сиңа тамаша!
(шаярышып су белән уйныйлар)
Төлке: Уф, бүре дус, эсселәдем
Бер су эчеп алыйк булмаса
Бүре: Мин суны күрәалмыйм
Теге вакытта, син өйрәткәнчә,
Балык тотам дип койрыгым бозга катып калды. Яратмыйм мин аны
(китәләр, Теремкәйгә кершләр)
Чишмә:Сусадым, булышыгыз миңа. Чистатртыгыз зинһар бу тәмсез суымны!
Залга Аю чыга
Аю: Ай-яй! “Чишмәкәй” син бигрәк пычрангансың бит. (карап йөри) Бу тирәдә генә балалар да бар иде кебек. (аю балаларны чакыра) Балалар килерегез эле. Чишмәгә ярдәм итик. Чистартыйк әле үзен.
(Аю белән балалар чишмәне чистаталар) (Балалар утыралар)
(аю Теремкәйгә барып җәнлекләрне чакыра, алар аңа үз борчуларын әйтәләр, куян-эчем авырта , бака-аягым…….) Аю аларны чишмәгә чакыра: Менә күрегез. Чишмә янында нинди чиста булды. Аның суы чистарынды, сафланды. Әйдәгез әле, эчеп җибәрегез, тазарып та китәрсез. (җәнлекләр чишмәдән су эчәләр, куанып сикерешәләр)
Тәрбияче: Чишмә суы бик шифалы була ул. Аны эчеп безнең дусларыбыз да тазарды. Ә хәзер әйдәгез бергәләп “Чишмә” җырын җырлыйк.
Җыр “Чишмәкәй”
Тәрбияче: Кадерле балалар! Саклыйк су чисталыгын, чишмәләрнең матурлыгын, урманны рәнҗетмик, чишмәләрне пычратмыйк.
Балалар, табигатькә, җир-анага нинди сүзләребез бар?
1 бала: Сакларбыз үсемлерләрне
Өзмәбез чәчәкләрне.
2 бала: Кош оясына тимәбез
Сакларбыз бөҗәкләрне.
3 бала: Агач-куаклар утыртып
Урманннар үстерербез.
4 бала: Чишмә-күлләрне һәрвакыт
Без чистартып торырбыз.
5 бала: Агачларны сындырмагыз
Кош оясын ватмагыз
Суларны да пычратмагыз
Пыяла-чүп атмагыз.
Эссе чакта, коры чакта
Урманда ут якмагыз
Табигать ул –безнең әни
Табигатьне саклагыз
Тәрбияче: Беркайчан да рәнҗетмәгез
Табигать ул –җир ана.
Табигатьнең zrsy дусты
Булсын иде һәр бала.

Автор: Губайдуллина Таслима Габдрауфовна