Главная /
По типу материала /
Сценарии праздников: дошкольные, начальные, старшие классы
Белем бәйрәме
Скачать
39.93 КБ, 891117.docx Автор: Мөбарәкшина Энҗе Мулланур кызы, 1 Апр 2015
Катнашалар: Сарык – Кәҗә - Убырлы– Укучылар – 1 класска баручы укучылар. (Музыка яңгырый) Кәҗә: Нишләп җыелыштыгыз монда? Нишләп утырасыз? Быел яңа уку елы булмаячак. Бөтенләй булмаячак. Көтмәгез дә, кәҗә дустыгыз әйтте диярсез, сезгә башка китап-дәфтәрләр дә кирәкмәячәк, укытучылар да, директор абый да сезне башка борчымаячак. Мин моңа быел юл куя алмыйм.Карагыз әле миңа! Мондый идеммени мин былтыр? Күз төбемдә менә бу җыерчыгым юк иде, бит алмаларым тагын да матуррак булып алмаланып торалар иде. Яңа уку елы башлангач, димәк мин тагын бер елга картаерга тиешмен. Әнә шул сентябрь ае килеп җитә дә, туйганчы йоклап та, ял итеп тә, урман-кырларга да, су коенырга да, балык тотарга да йөреп булмый. Тагын шул китап-дәфтәрләргә күмелеп, авыр-авыр мәсьәләләр чишеп, тел әйләнмәслек инглиз телен укып, зур-зур әсәрләр укып, сочинениеләр язып утырасым килми әле. Беләсезме мин нишлим... мин... (арлы-бирле йөренә. Сарык керә)
Автор: Мөбарәкшина Энҗе Мулланур кызы
Автор: Мөбарәкшина Энҗе Мулланур кызы
Похожие материалы