тамчы шоу
Максат: балаларның әйләнә-тирә дөнья, татар
теле, укудан белемнәрен тикшерү, интел-
лектуаль, иҗади фикерләү сәләтләрен
үстерү,белем алуга омтылыш тәрбияләү.
Җиһазлау: хайван, кош рәсемнәре, “кызыксы-
нучан” сүзе язылган табличка.
Әзерлек эше: өйрәнелгән материалларны кабат-
ларга; командаларга исем уйларга,девиз
җыр, командир сайларга; сәламләү өйрә-
нергә, командирларга мәкальләр кабат-
ларга.
Бәйгенең барышы.
таныштыру.
Б) Рус телендә ничә хәреф
В) “ Табигатьне беләсеңме?”
Сораулар:
2 тур. “Сез игътибарлымы?”
1) Рәсемнәрне игътибар белән карагыз. (4 рәсем күрсәтелә)
- 2 нче рәсемдә нәрсә сурәтләнгән иде?
- 3 нче рәсемдә?
- 4 нче рәсемдә?
- 1 нче рәсемдә?( Бу биремнәр һәр командага аерым бирелә).
2) Ребуслар чишәбез
3 тур. “Сүз төзе” уены. Сүздәге хәрефләрдән сүзләр төзергә. Һәр команда чираттан әйтә, кайсы команда тәмамлый, шул җиңүче була.
Кызыксынучан
--------------------------
Музыкаль пауза
4 тур. Капитаннар ярышы.
Мәкаль әйтәм, башын тап.
1)Эше барның ашы бар, ( эше юкның ашы юк)
Ялкаулык хурлык - ( тырышлык зурлык)
Ашаганда колагың селкенсен, (эшләгәндә йөрәгең җилкенсен)
Тырышкан табар, ( ташка кадак кагар)
Һөнәрле үлмәс, (һөнәрсез көн күрмәс)
Хезмәт кешене төзәтә, ( ялкаулык боза)
2) Эшләмәсәң җәй көне, ( ни ашарсың кыш көне)
Эш сөйгәнне (ил сөяр)
Егет кешегә ( җитмеш төрле һөнәр дә аз)
Эш беткәч (уйнарга ярый)
Ашаганда колагың селкенсен,( эшләгәндә йөрәгең җилкенсен)
Яхшы тел яз кебек, (яман тел көз кебек)
1 Ул караңгыда яхшы һәм кешегә караганда 6 тапкыр әйбәтрәк күрә; бик тиз электрлана, әгәр ышкып торсаң, зур корылма тупларга мөмкин, кешегә караганда зур көчәнешкә чыдам. Ул һәр йортта бар. (Песи).
2 Чувашстан гимнын язган композитор. ( ).
3. Яшәгән, ди, бер Йорт. Фатирлары кү-ү-үп булган, ди. Фатир саен берәр бәби, берәр әти, берәр әни, берәр әби, берәр бабай тора икән. Ә һәр фатирда икешәр бәби торса, монда ничә әти, ничә әни, ничә әби, ничә бабай яшәр икән? (Берәр әти, берәр әни, берәр әби, берәр бабай).
4 Без, без, без идек
Без ничәдер кыз идек.
Өч пар булып төзелдек
Без хәзер ничәү булдык? (6).
5. Нинди кош сайрый да, эт булып та өрә, мияулый да белә? (Сыерчык).
6. Җырчы кошлар нишли? (Сайрый).
7. Нинди кош йомыркаларын башка кошларның оясына сала? (Күке).
8. Нинди кош бик үткен томшыклы, каты агачлардан да корт чүпли? (Тукран).
9. Казлар, әтәчләр, күркәләр нәрсәләре белән сакланалар? (Тымшык).
10. Чыпчыклар нишлиләр? (Чыркылдыйлар).
11. Күгәрченнәр нишлиләр? (Гөрлиләр).
12. Каргалар нишлиләр? (Каркылдыйлар),
Автор: шайдуллина чулпан камиловна