Сүзнең тамыры. 2 класс, технологик карта
Дәреснең темасы: Сүзнең тамыры.
Дәреснең максаты: Укучыларны”сүзнең тамыры” дигән төшенчә белән таныштыру; сүзләрнең тамырын табарга
өйрәтү.
Дәреснең бурычлары: 1. Сүзнең тамырын таба белүнең әһәмиятен төшендерү;
2.Күзаллау, логик фикерләү сәләтен, фәнгә карата танып-белү кызыксынучанлыгын үстерү
өстендә эшләү.
3.Дәрестә бер-берең белән яхшы мөнәсәбәттә булу, дуслык кадерен белергә өйрәнү.
Дәрес тибы: яңа белемнәр “ачу”.
Дәрес төре: өлешчә эзләнүле дәрес.
Җиһазлау: МЭНЭДЖ МЭТ карточкасы, дәреслекләр, мөстәкыйль эш дәфтәрләре, проектор, презентация.
Универсаль уку гамәлләре:
Шәхси: дөрес сөйләм булдыруга омтылыш; үз фикереңне әйтә белү; төркемнәрдә килешеп эшли белү; иптәшеңә рухи
ярдәм күрсәтә белү, фикереңне дәлилли белү.
Регулятив: уку бурычы кую; ситуациядә аралаша белү; үз фикереңне төгәл җиткерү; дөрестән дөрес түгелне аеру.
Танып-белү:тиешле мәгълүматны табу һәм аеру; сорауларга җавап бирү; нәтиҗә формалаштыру.
Коммуникатив: башкаларның сөйләмен ишетү һәм тыңлау; үз фикереңә ышандыра белү; башкаларга аңлаешлы
сөйләм төзү.
Автор: Яббарова Альфира Мансуровна