“ Куркынычсыз электр ”
Тема: Куркынычсыз электр.
Максат: укучыларга электр куркынычсызлыгы кагыйдәләрен аңлату һәм үтәргә өндәү; электрның яктылык һәм энергия чыганагы гына түгел, саксыз эш иткән очракта күп бәла-казаларга сәбәпче булуына төшендерү, беренче ярдәм күрсәтергә өйрәтү; көнкүреш җиһазлары белән сак, дөрес эш итәргә өйрәтү; үзеңнең сәламәтлегеңә сакчыл караш тәрбияләү.
Җиһазлау: плакатлар, тест, тематик рәсемнәр, LCD проектор.
Тәрбия сәгате барышы:
І. Оештыру.
- Хәерле көн! – Канатлы сүз,
Иртән берәү шулай дисә,
Куанычтан канат үсә.
- Хәерле көн! – Гаҗәп тылсым!
- Шул сүз белән һәр таң тусын,
- Күңелләргә шатлык булсын!
ІІ.Дәрес максаты белән танышу.
-Бүген без барыбыз өчен дә бик кирәкле теманы өйрәнербез. Теманы белү өчен сезгә табышмаклар ярдәм итәр.
1. Авырмый да, төчкерми дә,
Һаман тузан суыра. (Тузан суырткыч)
2. Радио түгел, сөйли,
Театр түгел, күрсәтә. (Телевизор)
3. Өй эчендә базым бар,
Баз эчендә бозым бар;
Керер идем, сыялмыйм,
Бозларында шуалмыйм. (Суыткыч)
4. Попугай түгел-җаны юк,
Әйткән сүзне кабатлый. (Магнитофон)
- Бу табышмакларның җавапларын нинди сүз берләштерә?
Автор: Гаязова Гульфия Рафкатовна