А.Алиш-балалар әкияте остасы, безнең якташыбыз.
ТЕМА: АБДУЛЛА АЛИШ-БАЛАЛАР ӘКИЯТЕ ОСТАСЫ, БЕЗНЕҢ ЯКТАШЫБЫЗ. (Башлангыч сыйныфлар өчен)
МАКСАТ: 1) А. Алиш ,аның иҗаты белән таныштыру . 2) Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү өстендә эшне дәвам итү
3) Укучыларда әхлак сыйфатлары тәрбияләүдә ярдәм итү.
4) Алишка, аның иҗатына хөрмәт тәрбияләү. Аның китапларын уку теләге булдыру. Якташыбыз белән горурлану хисләрен уяту.
Җиһазлау. А Алиш портреты , аның китапларыннан , укучылар ясаган рәсемнәрдән күргәзмә , “ Мәгариф” , “ Мәгърифәт “ материаллары. Ноутбук. А Алиш әкиятләре буенча мультфильмнар.
Дәрес барышы.
I. Оештыру өлеше.
II. Укытучының сүзе , әңгәмә.
-Хәзер мин сезгә китаплар күрсәтәм . Сез аларның исемнәрен әйтегез. - Бу китапларны нәрсә берләштерә ? Охшаш яклары нәрсәдә ? - Сез язучы Абдулла Алиш турында нәрсәләр беләсез ? -Сентябрь аенда аның тууына 107 ел булды. Бүген без – “Абдулла Алиш – әкиятләр остасы “ кичәсенә җыелдык.
Ул III. Абдулла Алиш турында сөйләү.
1908 нче елның 15 нче сентябрендә безнең Спас районы Көек авылында туган. Бабасы Нурулла мулла булган , ә әтисе Габделбари хуҗалык эшләре белән шөгельләнгән –иген иккән , умарта караган. Әнисе Газизә укымышлы булган , шигырь һәм бәетләр чыгарган. 8 яшьтә Абдулланы әтисе үзләреннән 15 км ераклыктагы авылга мәдрәсәгә биргән. Аннан педагогия техникумы каршындагы мәктәпне тәмамлый. 1927нче елда Казанга килә , җир төзү техникумында укый. Шунда алган һөнәре буенча эшли. 1937нче елдан Бөек Ватан сугышы башланганчы “ Пионер каләме” ( “Ялкын”) журналы редакциясендә, радиокомитетта эшли. Педагогия институтында укый. Иң күп язган еллары була бу. Алишны балаларның сөекле язучысы иткән әсәрләр- әкиятләр. 20 дән артык әкият яза. Аларны “Нечкәбил” , “Әкиятләр” , “Ана әкиятләре” исемнәре белән бастырып чыгара. Безнең укучылар әкиятләргә иллюстрацияләр ясаган иде, аларны карап китик................
Сугыш башлангач , 1941 нче елда фронтка китә , разведчик була. Чолганышта калып, фашистлар кулына әсир төшә. Берлин төрмәсендә Муса Җәлил белән очраша.
1944 нче елның 12 нче августында фашистлар Алишны үтерәләр. Ләкин әдипнең гомерен үлем чикләми. Абдулла Алиш ,көрәштәше Җәлил кебек үк, туган халкы белән бергә киләчәккә горур атлап бара. 2001нче елда туган авылы Көектә Абдулла Алишка һәйкәл салынды. Көектә , Казанның Балалар иҗаты үзәгендә,55 мәктәптә аңа багышланган музейлар эшли. Һәр елны көз көне Көек авылында Абдулла Алишның туган көне билгеләп үтелә. Анда Казаннан язучылар килә. Районыбызның барлык мәктәпләреннән дә укучылар һәм укытучылар җыела. Шунда Алиш премиясе тапшырыла.Алиш турындагы истәлекләр яңартыла.
Автор: Залилова Мадехия Мазитовна