План-конспект урока в 4 классе "Лес" на татарском языке
Тема. Урман- табигый бергәлек
Максат:организмнарның үзара бәйләнешләрен ачыклау; укучыларның тере организмнарның экосистемадагы үзара бәйләнешләре турындагы белемнәрен гомумиләштерү, логик фикер йөртүләрен үстерү, кызыксынуларын арттыру, урманда табигый бергәлек тудыручы организмнар турында кабатлау, урманга сакчыл караш тәрбияләү, туган як табигатенең матурлыгын күрә белергә өйрәтү, группада эшләү күнекмәләрен үстерү, укучыларның белемен тикшерү.
Җиһазлау. Урман тавышлы файл, проект төзү өчен үсемлек, хайван, гөмбә, мүк, лишайник рәсемнәре, конвертта биремнәр, тест
Дәрес барышы
1. Оештыру өлеше.
-Балалар, бүген бездә - сәяхәт дәрес. Кулларыгызны тез өстенә куегыз һәм күзләрегезне йомыгыз. Без сезнең белән сәяхәткә чыгабыз , кая икәнен сез үзегез әйтерсез. (Урман тавышларын чыгарган файлны ачам .) Балалар , бу кыска вакыт эчендә сез кайда булдыгыз?( Урманда , елга кырыенда…)
- Ә сезнең шунда булганны нәрсәгә карап белеп була?
Балалар:
- Кошлар сайравы, елга аккан тавышлар.
-Без бүген урманга экскурсиягә китәбез. Урманда нинди куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәк? слайд №3
Дәреснең темасын ачыклау.
Автор: Гарипова Минниса Миннегалиевна