Главная / Начальные классы / Математика

”30-7 тибындагы мисалларны чишү алымнары” Математика-2.

Скачать
285.5 КБ, 814935.doc Автор: Халилова Лейсан Хамитовна, 31 Мар 2015

2 сыйныфта математикадан дәрес план-конспектыСл.3

Дәреснең темасы: ”30-7 тибындагы мисалларны чишү алымнары”

Дәреснең максаты:

1) Танып-белү максаты:

- 30-7 тибындагы мисалларны чишергә өйрәтү;

- Кагыйдәләрне үзләштерүне тикшерү;

- Мәсъәләләр чишәргә өйрәнүне дәвам итү.

2) Усеш максатлары:

-укучыларның исәпләү күнекмәләрен, игътибар, хәтер, сөйләм телен

Һәм логик фикерләвен үстерү;

-компьютер кулланып эшләү күнекмәләрен үстерү.

3) Тәрбия максатлары:

-математика фәне белән кызыксыну тәрбияләү;

- белем алуга омтылыш, пөхтәлек, үз-үзенә таләпчәнлек, җаваплылык хисе тәрбияләү.

Дәреснең формасы: сәяхәт-дәрес

Дәрес тибы: яңа тема өйрәнү дәресе

Җиһазлау: компьютер, дәреслек, сигнал карточкалары, таякчык-

лар, магнитофон (кошлар тавышлары), тест (өстәмә)

Дәрес барышы

I.Оештырумоменты.Сл.3

1. Уңай хәләт тудыру.

2. Матур язу.

- 7 санын язу.

II. У.: Укучылар, бүген безгә хат килеп төште. Әйдәгез шул хатның эчтәлеге белән танышыйк әле. Хатны Зөһрәдән укытабыз.

Игътибар экранга Сл.4.

« Дорогие друзья!

У меня стряслась беда: гуси – лебеди унесли моего братца. Помогите мне, пожалуйста, его отыскать.»

У.: Кембухатны язарга мөмкинсең? Кем белә ?

Б.:Бу хатны Маша исемле кыз язган. Ул рус халык әкиятенең герое.

Ул әкиятнең исеме«Гуси - лебеди», “Казлар- аккошлар”.

У.: Балалар. Без Машага энесен эзләп табырга ярдәм итәрбезме ?

Әмма бу әкияткә эләгү өчен безгә 4 бирем үтәргә кирәк.

III.Телдән исәп. Классбелән эшләү.

Игътибар,

1 нче бирем:

-1д.5 б. тән торган санны күрсәт

- 1д. 1б. тән торган санны күрсәт

- 2д.дән торган санны күрсәт.

- 9б.тән торган санны күрсәт.

- 1д.9б.тән торган санны күрсәт.

2 нче бире. Игътибар, экранга карыйбыз.Сл.5

- Аңлатмалар дөрес булырлык итеп төшеп калган саннарны куй.

40+[]=50 90+[]=100

[]+10=70 []+10=30

50-[]=40 80-[]=70

3 нче бирем. Сл.6

Артык санны тап:

15, 18, 20, 3, 45, 37.

Укытучысораулары

Укучыларның җаваплары

Артык санны табыгыз

3

Ни өчен артык?

3 саны- берурынлы сан,ә калганнары–икеурынлы.


4 нче бирем.

Машага 12 яшь. Әэнесе Машадан 7 яшькә кече. Энесенә ничә яшь?

У.: Молодцы! Әкияткә рәхим итегез! Сл.7

IV.Дәрес темасы буенча эш.

У.: Укучылар сезнең алдыгызда таякчыклар бар. Әйдәгез бергәләп саныйк, барлыгы ничә бәйләм икән алар?

Б.: 3

У.: Һәр бәйләмдә ничә таякчык бар?

Б.: 10

У.: 10 ул ничә дистә?

Б.: 1 дистә.

У.: Димәк 3 бәйләм ул 3 дистә дигән сүз.

Ә хәзер 3 дистәдән 7 санын алырга кирәк. Сез аны ничек башкарырсыз?

Б.: 1 дистәне вакларбыз. Кала 2д.3б.

У.: Бик дөрес. Молодцы!

Хәзер шуны аңлатма рәвешендә дәфтәрләрдә язырбыз.

Ә бер укучы тактада эшләп күрсәтер.

30-7=20+(10-7)=23 Сл.8

У.: Укучылар, без үзебез яңа темага нәтиҗә ясадык. Без- молодцы.

V. Теманы ныгыту.

Ә хәзер дәреслекләрдән 51 нче биттәге №1 не карыйбыз: 50, 70, 100, 60 саннарын дөрес итеп ничек таркатырбыз

Б.: (Җавап бирәләр)

Сл. 9

Без яңа теманы өйрәнгән арада Маша инде мич янына килеп җиткән. Ул энесен эзләргә ашыга. Аның юлында мич очрый. Ул безгә ярдәм итәр, әмма башта мичкә мисаллар эшләргә ярдәм итәргә кирәк.Бу мисалларны без телдән чишәрбез.

50-6 70-4

90-3 100-9

У.: Булдырдыгыз, молодцы. Мич безгә рәхмәт әйтте һәм Машаның энесен казлар елга артына алып китүен әйтте. Ашыгыйк.

Сл.10

У.: Укучылар, Машага елга аркылы чыгарга ярдәм итү өчен киләсе мисалларны эшләргә кирәк булыр.

VI. Дәфтәрләрдә эш.

-Дәфтәрләрне ачабыз, матур язудан соң 1 шакмак калдырабыз №3, мисаллар-ны аңлатып чишәбез.

70-5=60+(10-5)=65

80-4=70+(10-4)=76

100-4=90+(10-4)=96

100-9=90+(10-9)=91

52+8=50+(2+8)=60

60-8=50+(10-8)=52

43-20=(40-20)+3=23

Тикшерәбез. Сл.11.

VI. Физкультминутка. Бераз ял итеп алабыз. Сл.12.

Киек казлар очалар,

Зәңгәр күлгә төшәләр.

Рәхәтләнеп йөзәләр,

Чирәм буйлап йөриләр,

Аннан алар торалар,

Канатларын кагалар,

Бик еракка очалар.

У.: Слайд 13.Без ял иткән арада Маша алмагач янына килеп җиткән. Алмагач аннан мәсъәлә чишеп бирүне сорый.Ярдәм итәрбезме Машага?

№5:Бүлмәдә 2 кәнәфи, ә урындыклар кәнәфиләргә караганда 4кә артыграк булган.

Мәсъәлә ике гамәл белән чишелерлек итеп, сорау куй һәм мәсъәләне чиш.

У.:Бу текст турында без нәрсә әйтә алабыз? (Мәсъәләдә соравы юк.)

У.: Мәсъәлә ике гамәл белән чишелерлек итеп нинди сорау куярбыз?

Бер укучы тактада эшли, калганнары дәфтәрдә язалар.

Кәнәфи-2

Урындыклар-?4>

У.: Сезнең язуда ничә сорау билгесе бар? (1)

У.: Безгә ничә сорау кирәк? (2)

У. Мәсъәләне тулыландырыгыз. Нинди сорау куярбыз?( Барлыгы бүлмәдә ничә кәнәфи һәм урындык) Сл.14

Кәнәфи-2

Урындыклар-?4>

У.: Ә хәзер чишәбез:

1) 2+4=6 (у)

2. 2+6=8 (у.һәм к.)

-Аңлатма ярдәмендә эшлибез.

2+2+4=8 (у.һәм к.)

Җавап: барлыгы 8 у. Һәм к.

У.: Молодцы, балалар.Биремне яхшы эшләдегез. Алмагач безгә алма бирә, алма безгә убырлы карчык өенә юл күрсәтер.

VII. Күзләргә зарядка(офтальмотренаж) Слайд 15

У.: Дикъкать белән алмага карыйбыз.

У.: Укучылар алмагач безгә дә алма бирә, әмма ул алма гади түгел мисаллар белән.Слайд 16

№6, 51 бит.

VIII. Геометрик материал белән эш. Слайд 17

У.: Менә без убырлы карчык өенә дә килеп җиттек. Әмма без мондагы геометрик фигураларны санамыйча ул безгә алды белән бырылмас.

-Убырлы карчыкның өе нинди геометрик фигуралардан тора?

У.: Ничә турыпочмак бар?(7)

У.: Ничә өчпочмак бар?(19)

У.: Күрсәтегез.

Молодцы, сез бик игътибарлы!

Слайд 18 У.: Молодцы, балалар! Сез Машага энесен коткарырга ярдәм иттегез.Маша сезгә рәхмәтен белдерә.

У.: Ә безгә кире класска кайтырга вакыт җитте. Кире кайту юлы безнең бик кыска.

Матур итеп утырабыз, күзләрне йомып, үзебезне чәчәкләр аланында дип хис итәбез, нинди хуш чәчәк исләре, шуны тирән сулыйбыз. Ә хәзер чәчәкнең таҗларын 2гә арттырып 20гә кадәр саныйбыз..(2,4,6,8,10….). Күзләрне ачтык. Менә без инде класста.!

VIII. Дәресне йомгаклау.

У.: Сезгә сәяхәт ошадымы?

-Ә нәрсәләр сезгә авыр тыелды?

-Молодцы, балалар! Мин сезнең өчен бик шат.

-Билгеләр кую

Слайд 19.

У.: Ә хәзер көндәлекләрне ачтык, өй эшен язабыз (51 бит, № 4, №7)

Слайд 20. Дәрес бетте! Сау булыгыз!

Тест№2

Фамилия, исеме ________________________________________

1. Җавабы 15 булган мисалны тап:

1) 5+9 3) 6+6

2) 8+7 4) 8+6

2. Җавабы 60. Кирәкле мисалны тап.

1) 100-70 3) 30+50

2) 20+40 4) 90-40

3. 50 санының күршеләрен яз:

1) 51 һәм 52 3) 40 һәм 60

2) 49 һәм 51 4) 49 һәм 61

4. 1 сәг.= ... мин

1) 50 2) 60 3) 70 4) 100

5. Пакетта 25 конфет. Иртән 5 конфет, ә кич тагын 10 конфет алганнар. Пакетта ничә конфет калды?

1) 20 3) 15

2) 10 4) 5

________________________________________________________________

Тест№2

Фамилия, исеме ________________________________________

2. Җавабы 15 булган мисалны тап:

1) 5+9 3) 6+6

2) 8+7 4) 8+6

2. Җавабы 60. Кирәкле мисалны тап.

1) 100-70 3) 30+50

2) 20+40 4) 90-40

3. 50 санының күршеләрен яз:

1) 51 һәм 52 3) 40 һәм 60

2) 49 һәм 51 4) 49 һәм 61

4. 1 сәг.= ... мин

1) 50 2) 60 3) 70 4) 100

5. Пакетта 25 конфет. Иртән 5 конфет, ә кич тагын 10 конфет алганнар. Пакетта ничә конфет калды?

1) 20 3) 15

2) 10 4) 5


Автор: Халилова Лейсан Хамитовна
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован
документ ”30-7 тибындагы мисалларны чишү алымнары” Математика-2. Халилова Лейсан Хамитовна 31 Мар 2015
документ Математика 3 класс “Периметр һәм мәйдан табуга мәсьәләләр чишү” Ганиева Гульнара Альбертовна 7 Апр 2015
документ “Арифметик мәсьәләләр, мисаллар чишү, зурлык, логик мисал, кәгазь битендә ориентлашу, шакмаклы дәфтәрдә эшләү” Касимова Алина Раилевна 4 Апр 2015
документ Сценарий внеклассного мероприятия по английскому языку по теме: ”Animals” для учащихся 2-4 классов. Михайлова Лариса Витальевна 30 Мар 2015
разное Игра-раскраска “Bunny” (УМК “Enjoy English 2”, повторение прилагательных, обозначающих внешность и характер) Мухопад Виталина Анатольевна 30 Мар 2015
разное РАЗВИВАЮЩЕЕ ЗАНЯТИЕ “ПТИЦЫ” для детей 7-го года жизни Шарыгина Марина Николаевна 2 Мар 2016
документ ВЫЧИТАНИЕ ВИДА 48 -30, 48-3 ” Тетюшкина Галина Ивановна 31 Мар 2015
разное ”Үсегез,чәчәкләр!” Ахметзянова Нафиса Минихановна 30 Мар 2015
разное ”Үсегез,чәчәкләр!” Ахметзянова Нафиса Минихановна 30 Мар 2015
разное ” морфологические признаки существительных” Нигматзянова Альфия Асгатовна 30 Апр 2015
документ Тема: Саннарны аермалары буенча чагыштыруга мәсьәләләр чишү Бурганова Римма Нурмухаметовна 21 Авг 2015
документ Диаграмма белән мәсьәләләр чишү. Накипова Гадиля Масхутовна 14 Ноя 2015
документ Конспект: “Габдулла Тукайның “Су анасы” әкиятен өйрәнү”. (6-7 яшьлек балалар өчен). Зиннатуллина Миляуша Альбертовна 30 Мар 2015
разное Дидактическая игра “Цветные вопросы” (УМК “Enjoy English 2”, обобщение и контроль знаний по лексике и грамматике) Пояснительная записка Пояснительная записка Мухопад Виталина Анатольевна 30 Мар 2015
разное Дидактическая игра “Ladybirds’ questions” (УМК “Enjoy English 2”, обобщение и контроль знаний по лексике и грамматике) Мухопад Виталина Анатольевна 30 Мар 2015
документ «Гласные звуки “А”, ”У”, “О”». Волданина Наталья Сергеевна 30 Мар 2015
документ Сценарий праздника” Мы дружим с цифрой пять”. Шапко Наталия Степановна 31 Мар 2015
документ Конспект НОД в средней группе”Волшебный лес” Корниенко Елена Ивановна 5 Апр 2015
разное Тематическое планирование для 2 класса УМК “Millie 2” Шитова Роза фаритовна 7 Июн 2015
документ “Мы здоровью скажем ”Да!” Платонова Ольга Николаевна 30 Мар 2015
презентация, документ Урок английского языка по теме “The world of animals” для учеников 2 класса. Бикетова Янина Олеговна 7 Апр 2015
документ Урок по татарской литературе во 2 классе "М.Газизовның “Балан” шигыре" Гайфуллина Гульнур Ибрагимовна 7 Дек 2015
разное ТЕМА.”Ашамлыклар” (“Еда”) Валиахметова Сирена Зинетулловна 19 Мар 2016
разное Конспект занятия по изобразительной деятельности в нетрадиционной технике рисования для 2-мл группы на тему: “Бусы для мамы”. Волобуева Ирина Михайловна 30 Мар 2015
документ Открытый урок английского языка во 2 классе .Тема урока: “We can speak English well.” ФЕДОРОВСКАЯ ОЛЬГА ВАДИМОВНА 30 Мар 2015
документ Разработка внеклассного мероприятия по английскому языку для 2 класса начальной школы “Christmas” Строева Ирина Сергеевна 30 Мар 2015
разное Г.Тукайның “Су анасы” әкияте Мингалиева Лейсан Эмитовна 2 Мар 2016
документ Конспект занятия по математике подготовительной группе Тема: “Путешествие к Королеве Математики” Основная ОО: Исмаилова Хатира Исмаиловна 7 Апр 2016
документ Рабочая программа по информатике и ИКТ 9 класс Угринович Н.Д. Оценка “5” Оценка “3” Оценка “2” Клюшникова Наталья Михайловна 21 Мар 2015
документ Рабочая программа по курсу "Информатика и ИКТ" для 8 класса Оценка “5” Оценка “3” Оценка “2” Грядасова Анастасия Владимировна 28 Ноя 2015
документ 3 НЧЕ КЛАССТА СИНГАПУР МЕТОДИКАСЫ БУЕНЧА МАТЕМАТИКАДАН ДӘРЕС ПЛАНЫ Тема: “3 санын тапкырлау. 3 кә бүлү темасын ныгыту” Гайнутдинова Алсу Фагимовна 30 Мар 2015
документ Урок на тема: ” Сложение двузначных чисел с переходом через десяток “. Втулкина Екатерина Михайловна 30 Мар 2015
документ Катнаш төркемдә төрле уеннар аша балаларның санау күнекмәләрен формалаштыру, мәсьәләләр чишү. Шаймарданова Гульфания Гаязетдиновна 10 Ноя 2015
документ "Үткәннәрне ныгытуга мисаллар һәм мәсьәләләр чишү". (математикадан 4нче сыйныфта ачык дәрес) Биктудина Фирдауса Марсовна 20 Янв 2016
документ Конспект занятия по развитию речи с использованием элементов мнемотехники, здоровьесберегающих технологий на тему: «Составление рассказа по картинам “Лиса с лисятами”, ”Ежи”, ”Белка с бельчатами”» Никулина Ольга Евгеньевна 7 Апр 2015
презентация, документ, таблица Разработка урока «Сызыкча тигезләмәләр системасын Крамер методы кулланып чишү" Галиева Гульназ Муллагалиевна 7 Июл 2015
документ Математика буенча мәктәпкә әзерлек төркемендә “Төймәкәй” әкиятенә сәяхәт” темасына театральләшкән шөгыль. Хайруллина Назия Адгамовна 31 Мар 2015
документ Конспект непосредственной образовательной деятельности по образовательной области “Познание” ФЭМП “Математика всегда с нами” (подготовительная к школе группа) Молостова Миннегуль Аксановна 31 Мар 2015
документ Классный час во 2 классе на тему: ” В гостях у Мойдодыра” Здебская Елена Владимировна 4 Апр 2015
документ Урок - спектакль'"” Читать хорошо - это лучше, чем читать плохо.” 2 класс. Аюпова Вера Григорьевна 23 Ноя 2015