Рабочая программа по математике для 1 класса
Аңлатма язуы
Математикадан эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:
1. 06.10.2009 елда РФ Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган башлангыч белем бирү дәүләт стандарты
Федераль компонентына (Приказ №373);
2. Дәүләт стандартының Федераль компонентына нигезләнгән башлангыч мәктәпләрнең математика фәненнән үрнәк программасына;
3. 29.08.2011 елда ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган гомумбелем бирү учреждениеләре өчен региональ базис укыту планына (Приказ №9282/11);
4. 06.10.2009 нчы елда РФ Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан расланган “Гомуми башлангыч белем бирү федераль дәүләт стандартын гамәлгә кертү” турындагы боерыгына (Приказ №373);
5. РФ һәм ТР “Мәгариф турындагы Закон” ына;
6. Белем бирү учреждениеләрендә укыту процессында куллану өчен рөхсәт ителгән “Перспективалы башлангыч мәктәп” концепциясе һәм белем бирүнең яңа стандартлары таләпләренә туры килгән һәм рөхсәт ителгән региональ дәреслекләр исемлегенә;
7. 2015-2016 нчы уку елына Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы Күңгәр урта гомуми белем мәктәбенең укыту планына (2015 нче елның 28 нче августында үткәрелгән педагогик киңәшмәнең №1 беркетмә нигезендә расланган)
Программа башлангыч белем бирүнең Федераль дәүләт белем стандарты нигезендә предметлар арасындагы һәм предмет эчендәге бәйләнешләрне ,уку процессы логикасын, кече яшьтәге мәктәп укучысында белем алу осталыгы формалаштыру мәсәләләрен исәпкә алып төзелде .
Математиканың башлангыч курсын өйрәтү түбәндәге максатларга ирешүне күздә тота:
- Образлы һәм логик фикерләүне үстерү, уку һәм практик мәсьәләләр чишү, математика буенча белем алуны дәвам итү өчен кирәк булган белем, күнекмәр һәм осталык булдыру.
- математика белемнәрнең нигезен үзләштерү, математика турында башлангыч күзаллаулар булдыру.
- математика фәненә кызыксыну тәрбияләү, алган белемнәрне көндәлек тормышта файдаланырга теләк булдыру.
- планлаштыру, белемнәрне системага салу, чынбарлыкта беренчел ориентлашу күнекмәләре булдыру.
Куйган максатларга ирешүгә түбәндәге бурычлар ярдәм итә, алар бер-берсе белән тыгыз бәйләнгән:
- укучыларның математик белемнәренең үсеше өчен кирәкле шартлар тудыру
- укучыларның математик белемнәрне һәм практик күнекмәләрне үзләштерүләренә нигезләнеп, гомуми акыл үсешләре өчен шартлар тудыру.
- укучыларның иҗади мөмкинлекләрен ачыклау һәм үстерү
-танып-белү күнекмәләре формалаштыру һәм үстерү.
Курсның практик әһәмияте түбәндәге пунктларда чагыла:
- балаларның исәпләүнең төрле алымнарын аңлап үзләштерүләре күрсәтмәлелектән рациональ файдалану һәм кулланылган алымнвң нигезендә яткан операцияләрне дөрес куллану нәтиҗәсендә бара. Исәпләү алымнарын өйрәнү теоретик якны өйрәнгәннән соң акрынлап күчү юлы белән бара.
- курсның теоретик мәсьәләләрен өйрәнү балаларның тормыш тәҗрибәсенә, практик эшләргә, күрсәтмә материалларга, укучыларның үз күзәтүләре нәтиҗәсендә индуктив нәтиҗәләргә килүенә нигезләнә.
- укучыларда күнекмәләр барлыкка китерүгә нигезләнгән күнегүләр җыелмасы аларны төрле шартларда кулланырга мөмкинлек бирә. Таратма материалларга, схематик рәсемнәргә, мәсьәләләр чишкәндә төрле вариантлардан файдалануга зур игътибар бирелә.
Автор: Фатихова Фарида Харисовна