Методическое пособие "Түбән Кама бакчалары һәм парклары"
Туган шәһәребезгә мәхәббәт, шушы шәһәрдә яшәвебез белән горурлану хисләре тәрбияләүдә шәһәребезнең бакчалары һәм парклары белән таныштыру әһәмиятле урын алып тора. Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай патриотик тәрбия проблемасын эшкәрткәндә Ватанга мәхәббәт хисен балаларда кече яшьтән үк тудырырга, үз туган табигатенә, туган җиренә бирелгәнлек хисен күәтләргә кирәк дип саный. Бөек рус педагогы К.Д.Ушинский фикеренчә балаларны туган җир тарихы, географиясе һәм табигате белән таныштыру милли горурлык хисләре тәрбияли. Патриотик тәрбия бирүдә, халкыбызның танылган шәхесләре белән таныштыруда парклар һәм скверларның роле зур. Патриотик тәрбия чараларының берсе - табигать белән таныштыру. Парклар һәм скверлар белән таныштырганда аларның матурлыгына, төрлелегенә һәм үзенчәлегенә акцент ясала. Табигать белән аралашу, аның серләрен белү кешене яхшы якка үзгәртә. Методик әсбапта әдәплелек темасы киң яктыртыла. Парклар һәм скверлар кешеләрнең ял итү урыны. Аларны кешеләр матурлык өчен үзләре ясый. Бу урыннарда үзеңне дөрес тотарга өйрәтү бик тә мөһим. Китап 5-7 яшьтәге балаларга тәкъдим ителә.
Автор: Минехузина Лейсан Рафисовна