Главная / Дошкольное образование / Развитие речи

Хәрефләр могҗизасы

Скачать
17.14 КБ, 524752.docx Автор: Мубаракзянова Флузя Раисовна, 30 Мар 2015

Хәрефләр могҗизасы

(мәктәпкә әзерлек төркеме)

Максат: кулның вак моторикасын үстерү, хәрефләр белән таныштыруда яңа технологияләр куллану, балаларның логик фикерләүләрен үстерү.

Җиhазлау: санау таякчыклары, 2 шнур,3 тәлинкә, борчак, карабодай hәм дөге ярмалары, туп,пирамида, ат битлеге.

Дәрес барышы:

Тәрбияче: Кайсыдыр бер дәүләтнең, кайсыдыр бер патшалыгында кешеләр дә түгел, хайваннар да түгел,ә яшәгәннәр ди хәрефләр.Бу патшалыкта бар әйберләр дә хәрефтән ди. Сарай эчендә хәрефле король, елгада хәрефле балыклар йөзә, урманда хәрефле гөмбәләр үсә.

Менә бер вакыт өч хәреф саф hава суларга дип урамга чыкканнар. (Тәрбияче зур итеп язылган А,О,У хәрефләрен күрсәтә).

-Балалар,бу хәрефләр сезгә танышмы?

Балалар. Әйе таныш.А,О,У хәрефләре.

- Алар өчесе дә а-а-а; о-о-о; у-у-у дип җырлыйлар икән.

(Балалар А О У авазларын әйтеп сольфеджио җырлыйлар).

- Менә алар бер урамга килеп чыкканнар.Балалар, бу урамның исеме менә бу рәсемгә яшеренгән.Башта безгә монда нинди агачлар ясалганын белергә кирәк.Әмир, әйтеп кара әле , бу нинди агач?

Әмир. Бу каен агачы.

Тәрбияче.Әйе ,дөрес, каен агачы.Икенче агачның исемен Илина әйтер.

Илина.Бу имән агачы.

Тәрбияче.Дөрес.Мәдинә өченче агачның исемен әйтеп кара әле.

Мәдинә. Бу чыршы агачы.

Тәрбияче.Дөрес.Ә хәзер шушы агачларның иң беренче авазларын бергә кушып укып карыйк әле.(Балалар җавабы)

Тәрбияче.Әйе, дөрес, КИЧ була.

- Йөри торгач, алар арганнар, ачыкканнар.Әйдәгез хәрефләргә аларның яраткан ризыкларын әзерләргә булышабыз.А хәрефе борчак ашы ярата,О – карабодай боткасы, ә У- дөге боткасы ярата.

(Тәрбияче балаларны өстәл янына чакыра).

Балалар, бу тәлинкәгә борчак, карабодай,дөге ярмалары салынган.Сез аларны өч тәлинкәгә аерып куярга тиеш буласыз.

-Ә хәзер хәрефләрне үз тәлинкәләре турысына куярга кирәк.Моның өчен санау таякчыклары hәм шнур кирәк булыр. Шул таякчыклардан без хәрефләр язарбыз.

(Балалар таякчыклар hәм шнур ярдәмендә хәрефләр язалар).

-Хәрефләрне үз тәлинкәләре турына куябыз. Хәрефләр ашый торсыннар, ә без туп белән уйнап алыйк.Кемдә туп, мин әйткән сүзнең киресен әйтергә тиеш була.

(Тәрбияче белән балалар арасында “Киресен әйт” дигән бирем уйнала).

Тәрбияче. Барлык сүзләрне дә дөрес әйттегез, булдырдыгыз.Балалар, карагыз әле, без уйнаган арада хәрефләр каядыр китеп югалганнар.Сез ничек уйлыйсыз, алар кая китте икән? Хәзер hәрберегез менә мондагы пирамиданы ала бара hәм үзенең уй-фикерен әйтә бара.Җаваплар АОУ хәрефләренә башланырга тиеш.

(Балалр җавабы)

Тәрбияче.Барыгызның да уй-фикерен тыңладык.Шулай да әйдәгез без аны урманнан эзләп карыйбыз.Ә урманга атка утырып барырбыз.Кайсыгызның ат буласы килә?

Әмир.Минем ат буласым килә.

(Тәрбияче Әмирнең башына ат маскасы киертә. Ул беренче баса, ә калган балалар икешәрләп аның артыннан кулларын йодрыклап алга сузалар hәм ат йөргән формада сикергәләп, телне шартлатып китәләр.Килеп җиткәч:тр-р-р-р дип әйтәләр).

Тәрбияче.(Мольберттагы зур ватман кәгазенә ясалган урман рәсеменә күрсәтеп) Балалар,безнең хәрефләр кая качканнар?

Карина.Алар агач артына качканнар.

Тәрбияче Әйе,аларның ярты ягы күренми.Безгә аларны язып бетерергә кирәк булачак.

(Тәрбияче балаларга яртылыш язылган хәрефле кәгазь бите өләшә).

-Өстәл янына утырып без ул хәрефләрне язып бетерербез.

(Балалар язалар).

Тәрбияче.Менә булдырдыгыз! Инде хәзер бераз ял итеп алыйк.

Физкультминут: “Без шулай ял итәбез”

Без әле бераз арыдык,

Ял итәргә уйладык.

Башны иябез алга,

Ә аннары – артка.

Уңга, сулга борабыз,

Аннан карап торабыз,

Иң өсләрен сикертәбез.

Кулларны биетәбез,

Бер алга, бер артка сузып,

Күңелле ял итәбез.

Тәрбияче. Балалар, урманда давыл чыгып, хәрефләрне бергә чорнап, бутап бетергән.Менә бу рәсемгә карагыз әле, сез анда нинди хәрефләр табар идегез? Айрат,якынырак кил дә кулың белән йөртеп күрсәт.

Айрат Монда А хәрефе бар.

(Айрат кулы белән А хәрефен йөртә hәм беренче шакмакка А дип яза).

Тәрбияче.Дөрес,балалар Айрат Ахәрефен шакмакка яза, ә без кулның уч төпләренә язарбыз.Икенче хәрефне безгә сабина табып бирер.

(САбина хәрефне бармагы белән йөрткәннән соң шакмакка яза,ә балалар бер-берсенең аркаларына бармак белән йөртеп О хәрефе язалар).

Сабина Монда О хәрефе бар.

Тәрбияче Сабина дөрес тапты.Өченче хәрефне Ризван эзли.

Ризван.Монда У хәрефе бар.

(Ризван бармагы белән йөртеп чыга hәм шакмакка яза, ә балалар уч төпләренә бармак белән язалар).

Тәрбияче. Менә хәрефләрне дә аердык,инде кайтыр вакыт та җитте.Атка утырабыз.Киттек.

(Әмирнең башына ат маскасы киертелә, балалар килгән вакыттагы хәрәкәтләрне кабатлап кайталар).

Тәрбияче.Менә кайтып та җиттек.Өйләргә таралышканчы безгә бу пирамиданы җыеп куярга кирәк. Пирамиданың бер өлешен алып урынына куя барасыз,А авазына башланган сүз әйтә барасыз.

(Балалар тарафыннан аккош,апа, агач, алъяпкыч,алма,арка,арба,алтын дигән сүзләр әйтелә).

Тәрбияче. Булдырдыгыз, балалар. Инде дәресебезне йомгакларга да вакыт җитте.Сезгә бу дәрестә күбрәк нәрсәләр ошады?

(Балалар җавабы).


Автор: Мубаракзянова Флузя Раисовна
Похожие материалы