Сценарий праздника "Мама - самый близкий и родной человек"
Сценарий к празднику 8 марта на татарском языке
Ярый әле ,Сез бар дөньяда.
--Хәерле көн, кадерле әбиләребез, Дәү әниләребез!
Сезне якынлашып килүче 8 нче Март Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйбыз. Сезгә сәламәтлек, бәхетле картлык телибез. Сезнең өчен әзерләнгән “Ярый әле, Сез бар дөньяда» дигән кичәбезне башлыйбыз.
Инсаф: Рөхсәт итегез кадерлеләребез
Бәйрәмебезне ачарга
Безнең көч белән әзерләнгән
Кичәбезне башларга
Азалия: Безнең Дәү әниләребез,
Чал чәчле әбиләребез.
Бәйрәм белән котлый бүген
Сезнең кадерлеләрегез.
Рэзилэ:Күңелегездә сезнең кояш яна
Нурлы йөзегездә яз яме,
Җирдә яшәү, җырга әверелсен,
Котлы булсын –дөнья бәйрәме.
Җыр: “Бәйрәм бүген” (Күтәренке күңелле....)
Аделина: Әбием! Дәү әнием! Сезнең хакта
Уйласам да , күңелем юана,
Безне сөеп, назлап яратырга
Ярый әле, Сез бар дөньяда.
Лилиана:Акыллы сүз, сабыр күз карашы
Тәмле ризык белән сыйларга,
Кайткан чакта көлеп каршы алырга
Ярый әле, Сез бар дөньяда
Гузель: Балам баласы – балдан татлы дигән
Хак әйтелгән, дөрес гыйбәрә,
Хөрмәтлеләр, әби , Дәү әниләр
Ярый әле, Сез бар дөньяда.
Җыр: “Иң якын кешем син, әнием” (Дөньяда иң гүзәл....)
Рэзилэ: Син Дәү әни, шундый ягымлы
Әллә синдә йолдыз балкыймы,
Әллә инде кайнар кояшның
Җылы нуры кереп калдымы.
Азалия шигырь: «Әбием».
Лилиана: Бүген кояш нурын сибә сезнең өчен
Түбәләрдән тамчы тама сезнең өчен
Бар шатлыклы елмаюлар сезнең өчен
Җыр-биюләр, җылы сүзләр сезнең өчен
Барысы да, барысы да Сезнең өчен.
Инсаф:Бие әле, бие әле, биегәнең күрсеннәр,
Бигрәк матур бии икән, бу балалар дисеннәр.
“Татар биюе” Азалинә-Эльвира башкара.
Ильяс шигырь: «Дәүәнием”
Гузэл: Язның беренче бәйрәмен
8 нче март , диләр.
Бәйрәмегез котлы булсын
Кадерле Дәү әниләр
Сезнең өчен яраткан әбиләребез кызлар башкаруында җырлы –бию “Гөлләрем”
Илназ шигырь «Әби-бабай теләге»
Азалия: Бу бәйрәмдәге җылылык
Гасырларга җитәрлек.
Сезнең назлы кулларыгыз
Әкиятне чын итәрлек.
Малайлар башкаруында җыр: “Бүген әбиләр бәйрәме”
Сезнең игътибарыгызга төрек биюе.
Инсаф: Әйтәсебез килә бүген
Кадерле әбиләргә
Бу бәйрәм дөньяга килгән
Кояш нуры сибәргә.
Кызлар башкаруында “Дуслык турында җыр”.
Лилиана:Әби кеше гел яхшылык тели,
Гаебебез булса кичерә
Гомер буе калыйк
Әби дигән изге кешегә
Рэзилэ: Картаймыйча шулай кояш кебек
Балкып торыгыз сез иртә-кич
Яхшылыкны җирдә ятмый диләр
Онытмабыз Сезне һич тә без.
Динияр: Бигрәк уңган, бигрәк булган
Безнең Дәү әниебез,
Сине бик тә яратабыз,
Гел бергә булыйк дибез.
Флорид: Өйгә кайсам , өй балкыган,
Өйгә нур иңгән.
Ерак җирне якын итеп
Әбием килгән.
Үзен ничек сагынганны Белгән ул, белгән,
Күрим әле улымны дип
Әбием килгән.
Җыр; “Елмай” (Уянганда елмаеп тор....)
Бергә: Наз гөлләре үсеп чыгы,
Сез үткән буш җирләрдән,
Кабул итегез бүләкләр ,
Менә без нәниләрдән. (Бүләкләр тапшыру)
Укытучы: Яшәгез Сез , мәңге яшь булып,
Туган йортыгызгаямь булып,
Сез булсагыз таза-сәламәт
Оныкларыгызга булыр бик рәхәт!
Оныкларга терәк булып,
Яшәгез Сез шатлыкта,
Сәламәтлек , ак бәхетләр
Юлдаш булсын картлыкта.
Күмәк җыр: “Кояшлы ил”.
Автор: Гилязова Чулпан Рамилевна