Сценарий на осенний праздник(на татарском языке).
Көз бәйрәменә сценарий.
Алып баручы (а.б.): Балалар, әйдәгез әле, көзге урманда йөрик, аның hавасы белән сулыйк. Инде яфраклар коелып бетә, җилләр исә, кошлар сайравы да ишетелми. Көз хакимлек итә.
Ә без кайгырмыйк, үзебезгә бәйрәм ясыйк. Көзнең дә үз матурлыгы бар. Әйдәгез әле аны чакырыйк! Балалар, әйдәгез бергә.
-Көз! Көз! Кил безгә!
Уңышларынңы күрсәтеп,
Кунак бул бездә.
А.б.: Ә нишләптер Көз килми?!
Төлке: Ә Көз урынына мин булам. Мин аны әнә теге капчыкка яшердем, аның киемнәрен үзем кидем.
А.б.: Ай, ай, Көзне тизрәк коткарыйк, аны капчыктан чыгарыйк!
Төлке: Ә нәрсә ул шәрә килеш йөриячәкме?
А.б.: Балалар, әйдәгез әле Көзгә тиз арада күлмәк тегик. (Күлмәктә липучканың бер ягы, ә яфракларда липучканың икенче ягы. Яфракларны күлмәккә ябыштыралар).
Көз: Рәхмәт, балалар, коткардыгыз!
Төлке: Ә мин нәрсә Көз була алмыйммы? Менә минем матурлыгыма бөтен урман соклана. Мин hәр ел саен «Мисс Урман» бәйгесендә беренче урын алам.
А.б.: Ярар, әйдә, Көз булып кара.
Коз: Әйдә, булдырсаң, минем сеңлем булырсың.
Толке: Хәзер. Менә мин хирыс, шуңа курә синең сузләреңне урладым.
А.б.: Алай ярамый бит.
Толке: Миңа бөтен нәрсә ярый (сүзләрне укып карый, ләкин бер ни дә чыкмый. Булдыра алмыйм).
А.б.: Чөнки hәр кешенең, hәр хайванның, hәр үсемлекнең үз әhәмияте бар.
Төлке: Мә! (Бирергә теләмичә суза).
Көз сүзләрне әйтә: Мин Көз булам
Урманнарны, аланнарны
Сары, кызыл-сары hәм
Кызыл төскә әйләндерәм.
Мин җәйнең нәтиҗәсе булам,
Уңышларны санарга яратам.
Мин үсемлек доньясына ял бирәм,
Ә сезгә кунак булып киләм.
Ә хәзер уйнап алыйк. Мин сезгә бер уен алып килдем.Сез тавыштан, күргән сурәттән тулы җөмлә белән көзнең бер куренешен әйтергә тиеш. (Магнитофон язмасы).
Җил исә.
Яфраклар коела.
Кошлар җылы якка китә.
Яңгыр ява.
Бакчадан уңышлар кайта.
Булдырдыгыз. Бөтен күренешләрне дөрес әйттегез. Әйдәгез әле, җыр җырлап алыйк .
«Уңыш җыры».
Ә хәзер мин сезгә урман тормышының бер күренешен күрсәтәм. Игътибар белән карагыз.
Музыкага Куян сикереп керә.
Куян: Сез мине хәтерлисезме, мин кем?
Балалар: Куян.
Куян: Әйе, мин сезгә Кыш бәйрәменә килгән идем. Ләкин мин нинди төстә булдым?
Балалар: Ак.
Куян: Әйе шул, ә хәзер мин әле агарып бетмәдем. Менә бер ягым соры. Бүре hәм Төлкене күрсәм, ак ягыма ятып, соры ягым белән алардан качам.
Ниндидер тавыш ишетелә. Төлке керә.
Куян: Ай-ай-ай. Тизрәк качыйм. Сез мине күрмәдегез. Ярыймы?
Төлке: Мин ниндидер тавыш ишеттем. Куян исе дә бар сыман. Балалар, сез Куянны курмәдегезме?
-Юк.
-Ә алдашырга матур тугел. Ә әйдәгез әле табышмак чишик. Сез аларга җавап тапмасагыз - Куян минеке, ә тапсагыз - Куян сезнеке.
Аны усал диләр,
Төсе соры диләр. (Бүре).
Бал эзли урман буйлап,
Тәмләп ашый эзләп тапкач. (Аю).
Алты аягы белән урмәли.
Ашыйсы килсә пәрәвез ясый. (Үрмәкүч).
Уз балам уземдә,
Сумка — бер дигән нәрсә. (Кенгуру).
-Ә менә белмисез, чөнки ул җылы якларда гына яши.
Ботактан ботакка сикерә
Үзе егылмый, ботакны да сындырмый. (Тиен).
Музыкага Тиен керә.
Тиен: Мине кем чакырды?
Төлке: Бар, бар уз эшеңне кара. Мин балаларга табышмак чишәргә бирәм. Менә 5 табышмак, берсенә җавап тапмадылар. Хәзер тагын 4 кыен табышмак уйлап чыгарсам, алар миңа Куянның кая киткәнен әйтерләр.
Тиен: Нәрсәгә сиңа балалар, мин яңа гына Куянны курдем. Әйдә минем артымнан.
Төлке: Әйдә, җаным, әйдә. Күрсәт әле. (Китәләр. Тиен Төлкене адаштыра, ә үзе балалар янына килә).
Тиен: Менә балалар мин Төлкене адаштырдым. Ә Куян кая соң?
Куян: Мин монда. (Куркып).
Тиен: Әй, курыкма. Ә әйдә әле балалар белән сикереп алыйк. (Железнова «Пусть со мной все мальчики попрыгают как зайчики, пусть со мной все девочки попрыгают как белочки»).
Уф-уф-уф, арыдым. Мин бит инде тиздән әби булачакмын, картайдым. Күзлегемне әллә кайда куйдым. Ә миңа кышка гөмбәләр әзерләргә кирәк.
Куян: Ә без балалар белән сиңа булышабыз. Әйдәгез әле балалар, ашарга ярый торган гөмбәләрне бер кәрзингә, ә агулыларны икенче кәрзингә.
Тиен: Рәхмәт, ә сез миңа чикләвек тә әзерләп бирсәгез, тагын да яхшырак булыр. (Балалар кәрзиннәргә чикләвек жыялар). Ярар, рәхмәт балалар, сез мине кышка әзерләдегез, миңа кайтырга вакыт.
Куян: Тиен апа, әйдә мин сиңа булышам. (Китәләр).
Көз: Күрдегезме? Менә сезгә киңәш: дошманнан сак булыгыз! Аңа ышанмагыз.
Ә хәзер җыр җырлап алыйк әле. «Көз җыры».
А.б.: Балалар бу бәйрәмгә озак әзерләнделәр, сиңа үз ятлаган шигырьләрен дә укып китәселәре килә.
Көз: Рәхмәт, балалар. Әйдәгез, кем беренче? (4-5 бала 4юллык шигырьләр яттан сөйлиләр).
Көз: Рәхмәт. Ә хәзер биеп, жырлап алыйк әле. «Күрсәт әле, үскәнем».
Көз: Ә миңа урманга кайтырга вакыт. Очрашырбыз икенче елда.
А.б.: Менә безнең дә бәйрәмебез якынлаша. Көз тагын кунакка килә. Без аны онытмабыз. Рәсемебездә ясарбыз. Яфраклар hәм миләшләр әвәләрбез. Ә бүгенгә бәйрәмебез тәмам.
Автор: Губеева Наиля Гаптулловна