Бөек Ватан сугышының тәмамлануына 70 ел
Максат:Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның патриотик рухта тәрбияләнүе, ветераннарга карата хөрмәт тәрбияләү, Россиянең тугрылыклы гражданины булып үсүен формалаштыру. Бурычлар: 1. Бөек ватан сугышының тарихы белән таныштыру. 2. Илебезнең армиясе турында белемнәрне баету. 3. Малайларда көчле рухны, батыр булу теләге, ә кызларда мәрхәмәтлелек формалаштыру. 4. Сугыш турындагы әдәби әсәрләргә кызыксындыру уяту. 5. Ни өчен Бөек Ватан сугышы икәнен, бу көнне кемнәрне котларга кирәклеген аңлату.. 6. Сугышта һәлак булган батырларга, ветераннарга ихтирамлы булырга өйрәтү 7. Бу проектны әти-әниләрбелән берлектә эшләү. Проект төре: информацион – практик юнәлеш Проектта катнашучылар: төркем балалары, тәрбиячеләре, әти-әниләре. Проект дәвамлылыгы: 2 ай Проект актуальлеге: Мәктәпкәчә балалар тормышында патриотик тәрбия актуаль булып тора. Ата-аналар бу темага бик аз игътибар итәләр. Шуңа күрә бу Бөек Җинүнең 70 еллыгына багышлап проект оештырырга булдык. Ветераннарыбызның Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары турында тирәнтен аңлату өчен, безнең балаларыбызның бабайлары үрнәгендә тәрбияләнүләрен булдыру.
Автор: Шафикова Ания Ханифовна