Главная / Дошкольное образование / Логопедия

Проектная работа по творчеству Г. Тукая

Скачать
27.98 КБ, 735031.docx Автор: Абдуллина Миляуша Монировна, 31 Мар 2015

«Г. Тукай әсәрләре аша балаларны дөрес итеп татар хәрефләрен әйтергә өйрәтү»

Лаеш районы Нармонка авылы

“Кояшкай” балалар бакчасының

татар төркеме тәрбиячесе

Абдуллина Миләүшә

Мөнир кызының проект эше.

Татарстан – Тукай иле,

Татарстан - безнең ил!

Пректның информацион картасы

1. Проектта катнашучылар: тәрбияче: Абдуллина М.М., әти-әниләр, барлык төркем балалары;

2.Проектның тулы исеме: « Г. Тукай әсәрләре аша балаларны дөрес итеп татар хәрефләрен әйтергә өйрәтү »;

3. Проект авторы : татар төркеме тәрбиячесе; татар теле тәрбиячесе.

4. Проектның төре: иҗади-информацион,төркем белән эшли торган;

5. Дәвамлыгы: 2012-2013 уку елы дәвамында;

6. Проектның проблемалары : 1.Балалар күренекле татар шагыйре Г. Тукай турында нәрсәләр беләләр? 2.Г. Тукайның әсәрләрен беләләрме ? 3. Татар халкының милли шагыйренең әкиятләрен өйдә өйрәнәләрме? 4. Кече фольклор жанры белән кызыксыналармы? 5. Татар теленең авазларын әйткәндә нинди авырлыклар кичерәләр? 6. Татар һәм рус теленең авазларын чагыштыра беләләрме?

7. Проектның максаты, актуальлеге: Балалар бакчасына йөрү дәверендә Г. Тукайга карата ихтирам, хөрмәт тәрбияләү; туган як табигатенең матурлыгын Тукай әсәрләре аша күрә белү. Татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын, бәйрәмнәрен, халык-авыз иҗатын кече яшьтән үк Тукай әсәрләре аша өйрәнеп үсеп, туган халкыңа, рухи-әхлакый һәм милли мәдәни хәзинәләргә хөрмәтле булу. Г. Тукай әсәрләре аша дөрес итеп татарча сөйләшергә өйрәнү.

8. Проектның бурычлары:

1. Балаларны Г. Тукай әсәрләре белән таныштыруны дәвам итү.

2. Туган якның табигатен яратырга, аңа карата сак карашлы булырга Тукай әсәрләре аша тәрбияләү.

3. Г. Тукайның тормыш юлы үзенчәлекләре белән таныштыру.

4. Татар халкының милли культурасына хөрмәт тәрбияләү, өлкән буын тарихына кызыксыну уяту.

5. Иҗади сәләт үстерү.

6. Халык авыз иҗатын, татар халкының фольклорын өйрәнүне дәвам итү.

7. “А” – “Ә”, “У” – “Ү”, “О” – “Ө”, “Н” – “Ң”, “Ж” – “Җ”, “Х” – “Һ” авазларын чагыштырып, аларның ясалышын һәм дөрес әйтелешен күнектерү.

9роект эшчәнлегенең нәтиҗәләре:

· Бала тәрбияче сорауларына теләп, ышанычлы итеп татарча тулы итеп җавап бирә, Г. Тукай һәм аның әсәрләре турында белемнәрен арттыра;

· Рәсемнәр буенча тулы, мәгънәле җаваплар бирә, рәсем буенча 3-4 кыска җөмләләр белән телдән текст төзи ала;

· Балалар татар милләтенең бөек шагыйре белән горурланып, рус халкының бөек шагыйрьләре белән чагыштырып 1-2 җөмлә төзи алалар;

· Балалар татар халкының бөек шагыйренең җырларын истә калдырып, шул җырларны көндәлек тормышларында да кулланышка кертәләр.

· “А” – “Ә”, “У” – “Ү”, “О” – “Ө”, “Н” – “Ң”, “Ж” – “Җ”, “Х” – “Һ” авазларын сөйләмдә дөрес куллана, аларга анализ ясый.

10. Проект эшчәнлегенең этаплары:

I – этап: Белемнәр туплау

Тәрбиячеләр - балалар

· Г. Тукайның тормыш юлы белән таныштыру;

· Г. Тукайның әсәрләрен уку;

· Шагыйрьнең сүзләренә язылган җырларны өйрәнү

· Сюжетлы рәсемнәр туплау

- Су анасы

- Шүрәле

-Кәҗә белән сарык

- Гали белән Кәҗә һ.б.

· Инсценировкага кирәкле атрибутлар, уенчыклар әзерләү (киемнәр, милли костюмнар, уен кораллары, күрсәтмә материаллар..). Туай почмагын җиһазлау.

II – этап: БАЛАЛАР БЕЛӘН ПРАКТИК ЭШ:

(проектны эшкәртү)

Тәрбиячеләр - балалар

1 . “Безнең милли шагыйребез” темасына әңгәмә;

2. Проектта катнашучыларга аның мөһимлеге турында җиткерү;

3.Г. Тукайның җырларын, әкиятләрен өйрәнү;

4. Проектның планын төзү;

ПРОЕКТ ЭШЧӘНЛЕГЕНЕҢ ТУЛЫ ПЛАНЫ.

Эшчәнлек төрләре.

Җаваплы кешеләр.

1.

Уен эшчәнлеге:

Тукай бәйрәменә җырлы-биюле аз хәрәкәтле, хәрәкәтле уеннар өйрәнү (“Кояш һәм яңгыр”, “Капкалы”, “Парын тап”)

Абдуллина М.М.

Валиуллина Г.М.

2.

Танып белү эшчәнлеге:

“Г. Тукай кем ул?” – әңгәмә

“Халык көе “Туган тел” – бәйрәм

“Ел фасыллары” – әңгәмә

“Тукай әкиятләре тирәли максатчан күзәтү” – интерактив экскурсия.

Абдуллина М.М.

Валиуллина Г.М.

3.

Сөйләм үстерү эшчәнлеге:

а) рәсем буенча хикәя төзү;

б) Тукай иҗаты аша язны тасвирлау;

в) Шагыйрьнең җырларын, шигырьләрен, әкиятләрен өйрәнү

Абдуллина М.М.

Валиуллина Г.М.

4.

Матур әдәбият:

Г. Тукай “Шүрәле”

Г. Тукай “Су анасы”

Г. Тукай “Кәҗә белән Сарык”

Г. Тукай “Бу кайсы вакыт?”

Г. Тукай “Гали белән Кәҗә”

Г. Тукай “Бала белән Күбәләк”

Г. Тукай “Сабыйга”

Г. Тукай “Кызыклы шәкерт”

Абдуллина М.М.

Валиуллина Г.М.

5.

Әти-әниләр белән эш:

1) “Г. Тукай – халык шагыйре” – күчмә папка;

2) “Г. Тукай әкиятләренә сәяхәт” – рәсемнәр, кул эшләре;

3) Әти-әниләргә консультация: “Балаларны халкыбызның бөек шагыйре Г. Тукай белән тирәнрәк таныштыру”

Абдуллина М.М.

Валиуллина Г.М.

6.

Иҗади эшчәнлек:

1) “Бала белән Күбәләк” – барельеф иҗат җимеше

2) “Шүрәле” – рәсем ясау

3) Әти-әниләр белән иҗади эшләр конкурсы оештыру

Абдуллина М.М.

Валиуллина Г.М.

7.

Проектны призентацияләү:

1. “Бүген бездә Тукай көне!” бәйрәме үткәрү;

2. Күргәзмә: “Г. Тукай әсәрләре буенча...”

3. Яңа бурыч: рус халкының бөек шәхесләрен өйрәнү

Абдуллина М.М.

Валиуллина Г.М.

III – этап: ЙОМГАКЛАУ

Тәрбиячеләр – балалар + ата-аналар

1. Бәйрәмдә актив катнашу;

2. «Бала белән Күбәләк »,“Шүрәле” иҗади конкурсының нәтиҗәләре белән таныштыру;

3. «Г. Тукай әкиятләренә сәяхәт » - кул эшләре күргәзмәсен оештыру

4. “Г. Тукай – халык шагыйре!” – күчмә папка булдыру.

Проектның нәтиҗәләре:

1. Проектның максатын тормышка ашыруда “Бүген бездә Тукай көне” бәйрәмен үткәрү.

2. Бәйрәмдә барлык төркем балалары, тәрбиячеләр, әти-әниләр катнашты.

3. Бәйрәмдә балалар шигырьләр сөйләделәр, җырлы, аз хәрәкәтле уеннарда катнаштылар; Г. Тукай әсәрләрен сәхнәләштерделәр.

4. Г. Тукайның бөеклеге, уңганлыгы, тапкырлыгы, зирәклеге балаларда үз халкы белән горурлану, хөрмәт итү хисләре тудырды.

5. Балалар “А” – “Ә”, “У” – “Ү”, “О” – “Ө”, “Н” – “Ң”, “Ж” – “Җ”, “Х” – “Һ” авазларын сөйләмдә дөрес куллана беләләр, аларга анализ ясый алалар.

Проектка кереп китү:

Г. Тукайның биографиясе белән таныштыру, аның бала чагына тирәнрәк тукталу – тәрбияви чараларның иң әһәмиятлесе.

1. Психологик күзаллау булдыру:

- авыр бала чак

- әти-әни назыннан мәхрүм булу

- үз илен, үз халкын ярату, хөрмәт итү

2. Иҗади тәэсир итү:

- әсәрләрен уку

- сәхнәләштерү

- “Туган тел” җырын өйрәнү

3. Нәтиҗә:

Турыдан туры белем бирү өлкәсендә минем тарафтан Г. Тукайга һәм аның иҗатына кагылышлы төрле чаралар үткәрелде. Балалар бу тема белән бик кызыксындылар. Г. Тукай әсәрләре тәрбия өлкәсендә бүгенге көндә дә бик актуаль.

Безнең төркемгә Мәрьям –курчак кунакка килде һәм Г. Тукай әсәрләре белән таныштыруны сорады. Ул күптәннән инде “Туган тел” җырын өйрәнергә хыяллана икән. Бездән ярдәм сорады. Шуннан соң балалар аңа ярдәм итәргә булдылар һәм бик теләп “Туган тел” җырын өйрәнделәр .

I- этап. БЕЛЕМНӘР ТУПЛАУ.

Максат: Балаларның Г. Тукай әсәрләре һәм тормыш юлы буенча белемнәрен арттыру. Халкыбызның бөек шагыйре турында белемнәрне киңәйтү. Халкыбызга, туган ягыбызга, милләтебезнең бөек шәхесләренә карата мәхәббәт, ихтирам хисләре тәрбияләү. Татар авазларының серләрен чишү.

Максатка ирешер өчен төрле чаралар үткәрелде:

“Тукай эзләре буенча” дигән интерактив экскурсия оештырылды. Төрле әңгәмәләр үткәрелде. Г. Тукай әкиятләре, шигырьләре, җырлары өйрәтелде. Әсәрләре буенча иҗади эшчәнлек оештырылды. Һәр эшләнелгән эшкә нәтиҗәләр ясалды.

II – этап: БАЛАЛАР БЕЛӘН ПРАКТИК ЭШ:

Максат: Балаларның Г. Тукай әсәрләре буенча күзаллауны киңәйтү. Балаларны конкрет иҗади ысул белән таныштыруны дәвам итү. Иҗади сәләтне үстерү.

Интерактив экскурсиядән соң балалар Г. Тукай тормышы һәм әсәрләре белән кызыксындылар, аларда бөек шәхесебез турында күбрәк белү теләге туды. Шуңа күрә әти-әниләр дә иҗади конкурсларда теләп катнаштылар.

Әвәләү

«Бала белән Күбәләк»

Бурычлар: балаларны күбәләк төзелешенең үзенчәлекләре белән таныштыру (гәүдәсе, башы, канатлары, аяклары); барельеф әвәләү ысулын ныгыту; балаларда мөстәкыйльлек, пөхтәлек тәрбияләү.

Төзү материаллары белән уеннар

«Кызыклы шәкерткә оя ясау»

Бурычлар: тирә-юньне күзаллауны формалаштыру: биек - тәбәнәк, киң – тар, кыска – озын.Турыдан-туры белем бирү өлкәсендә “Кызыклы шәкерт” шигырен укыгач, балаларга Акбай өчен өй ясарга киңәш ителде. Алар бу эшне бик теләп һәм кызыксынып башкардылар.

Балалар белән күңел ачу чаралары.

Бурычлар : сәхнә культурасына өйрәтү, эмоциональлек һәм активлылыкны үстерү.

Бу проблеманы чишү өчен балалар белән Г. Тукайның берничә әсәрен сәхнәләштердек: “Су анасы”, “Шүрәле”, “Бала белән Күбәләк”, “Гали белән Кәҗә”, “Кәҗә белән Сарык”.

РӘСЕМ

“Шүрәле нинди ул?”

Бурычлар: әкиятнең эчтәлеген ныгыту, образлы күзаллау булдыру, иҗади сәләт үзенчәлекләрен үстерү, балаларның үз-үзләрен дөрес тотышларын тәрбияләү.

ТАНЫП – БЕЛҮ

“Буреләр ничә булган?”

Бурычлар: 1.Балаларны әйберләрне размеры буенча зурдан кечкенәгә, кечкенәдән зураюга таба тезергә өйрәтү. (Учить детей раскладывать предметы по размеру в возрастающем и убывающем порядке.) 2. Балаларны бишкә кадәр санарга өйрәтүне дәвам итү, тигез һәм тигез булмаган группаларның санын билгеләү. (Упражнять в счёте до пяти, определять равенство и неравенство двух количественных групп.) 3. Әйбернең сиңа карата якын яисә ерак булуын билгеләү. (Определять положение того или иного предмета по отношению к себе: далеко – близко.) 4. Г. Тукай әкиятләре буенча тәрбияләне дәвам итү. (Воспитание посредством сказок Г. Тукая.)

“Урманда кемнәр яши?”

Бурычлар: 1. Балалрны Г. Тукай әсәрләре белән таныштыру, урманда яшәүче хайваннар белән тирәнрәк таныштыруны дәвам итү, аларның яшәү үзенчәлекләренә төшендерү. 2. Балаларның игътибарын, эмоциональлеген үстерү. 3.Персонажларга карата кызыксыну тәрбияләү.

III – этап: ЙОМГАКЛАУ.

Бу этапта миңа әти-әниләр ярдәме кирәк булды. Әти-әниләргә Г. Тукай әсәрләре буенча рәсем конкурсы игълан ителде. Әти-әниләр балалары белән бу конкурста теләп катнаштылар. Рәсемнәр бик үзенчәлекле һәм эчтәлекле булып чыктылар. Балалар рәсемнәр буенча сөйләп, тел байлыгын үстерделәр, сөйләм телен баеттылар.

БАШКАРЫЛГАН ЭШКӘ АНАЛИЗ:

- Беренче этапта күзәтү һәм интерактив экскурсия оештырылды. Балалар Г. Тукай шәхесе белән таныштылар. Аның әсәрләренең тәрбияви эчтәлектә булуына инандылар. Балаларда кеше хезмәтенә ихтирам, укуга мәхәббәт, халкыбызның бөек шәхесе белән горурлану хисләре уянды. Әсәрләрне сәхнәләштерү балаларны максималь дәрәҗәдә чынбарлыкны күзаллауга ирештерде. Сәхнәләштерү дәверендә балалар татар авазларын дөрес итеп әйтергә өйрәнделәр.

- Икенче этапта төрле турыдан туры белем бирү чаралары оештырылды. Шул рәвешле, Г. Тукайның татар әдәбиятындагы зур роле билгеләнде.Әңгәмәләр, матур әдәбият әсәрләре аша алынган белемнәр ныгытылды. Дидактик уеннар ярдәмендә Г. Тукай шәхесенең үзенчәлеге ачылды. Авазларга анализ бирергә өйрәнделәр.

- Әти-әниләр белән эшчәнлек барышында яхшы мөгәлләмәләр булдырылды. Әти-әниләр үз балаларының тормышында актив роль уйнауларын күрсәттеләр.

- Йомгаклау этабында, ел ахырында, Г. Тукайның туган көненә туры китереп күңелле һәм позитив бәйрәм иртәсе үткәрелде. Монда бөтен алган белемнәр ныгытылды һәм нәтиҗәләр ясалды.

Кулланылган әдәбият:

1. Ф.В. Хәзрәтова “Туган телдә сөйләшәбез”, Казан, 2012 ел

2. Н.Е. Васюкова “Комплексно-тематическое планирование образовательного процесса с детьми ”, М., 2012 г.

3. Л.А. Парамонова “Развивающие занятия с детьми ”, М., 2011 г.

4. К.В. Закирова “Балачак – уйнап-көлеп үсәр чак”, Казан, 2012 ел.

5. К.В. Закирова “Уйный-уйный үсәбез”, Казан, “Мәгариф”, 2005 ел.

6. Татарстан Республикасы Мәгариф Министрлыгы “Мәктәпкәчә тәрбия. Балаларны милли-мәдәни рухта тәрбияләү”, Казан, 1998.

7. З.М. Зарипова, Г.Г. Гәрәева, Р.Г. Гыйләҗева “Балачак бәйрәмнәре”, Чаллы, 1994 .

8. Шаехова Р. К. “Организация предшкольного образования детей старшего дошкольного возраста”, Казань, 2007 г.

9. Шаехова Р. К. “Программа предшкольного образования”, Казань, 2006 г.

10. «Предшкольная пора» (проф. Н.Ф.Виноградовой) и «Предшкола нового поколения» ( Р.Г. Чураковой), М., 2005 г.

11. Затулина Г. Я. Конспекты занятий по развитию речи. (средняя группа).Учебное пособие – М.: - Центр педагогического образования,2009

12. Затулина Г. Я. Конспекты занятий по развитию речи. (старшая группа).Учебное пособие – М.: - Центр педагогического образования,2008

13. Зворыгина Е. В. Первые сюжетные игры малышей. Пособие для воспитателя детского сада. – М.: Просвещение,1998

14. Денисова Д. Развитие речи у детей – М.: Мозаика-Синтез. - Новикова В.П.

15. Денисова Д. Развитие речи у дошкольников – М.: Мозаика-синтез,2011

16. Денисова Д. Уроки грамоты у малышей. - М.: Мозаика-синтез,2011

17. Книга для чтения в детском саду и дома: 4-5 лет Пособие для воспитателей детского сада и родителей. Сост. В. В. Гербова и др.- М.: Изд-во Оникс,2007.

18. Книга для чтения в детском саду и дома: 5-7 года. Пособие для воспитателей детского сада и родителей. Сост. В. В. Гербова и др.- М.: Изд-во Оникс,2007.

19. Арушанова А. Г. Речь и речевое общение детей: Книга для воспитателей детского сада. – М.: Мозаика-Синтез, 1999 г. – 272 с

20. Придумай слово: Речевые игры и упражнения для дошкольников: Книга для воспитателей дет. сада и родителей / О. С. Ушакова, А.Г. Арушанова, М.Е. Струнина и др.; Под ред. О.С. Ушаковой. – М.: Просвещение, 1996 – 192 с. ил.


Автор: Абдуллина Миляуша Монировна
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован