Утренняя зарядка для 2 младшей группы на татарском языке
Иртәнге гимнастика.
(1нче комплекс).
1 — 15нче сентябрь.
«Алтын көз».
Кереш өлеш.
Колоннага тезелу, исәнләшү.
Сул якка сикеру белән борылу.
Колоннада бер-бер артлы гади йөрү, кулларны баш артына куеп йөру (чебурашкалар сыман).
Бирем белән йөру ( чүгәләү, сикерү, төрле якка йөгеру).
Теләгәнчә тезелү.
Төп өлеш.
«Кояшка, күккә таба үрелү». Б.т.: аяклар бергә, куллар — билдә.
аяк очларын күтәрү, башны өскә күтәрү.
б.т. кайту.
«Сәгать». Б.т.: теләгәнчә.
Башны уң hәм сул якка бору.
Б.т. кайту.
«Аумас курчак». Б.т.: аяклар аерылган, куллар — билдә.
уң якка борылу.
б.т. кайту.
Сул якка борылу.
б.т. кайту.
«Куянкайлар». Б.т.: аяклар бергә, кулларны кукрәккә бөгү.
Урында йомшак сикерү хәрәкәтләрен ясау.
«Кошлар җим ашый». Б.т.: теләгәнчә.
Кулларын болгый-болгый җим ашау хәрәкәтләрен ясау.
Йомгаклау.
Гади йөру. Сулыш алу — кулларны өскә, тын алу — аска.
Зарядкага мең рәхмәт.
Автор: Губеева Наиля Гаптулловна