Физическое воспитание на родном языке.
Физик тәрбия– туган телдә.
Бугенге көндә туган телгә зур әhәмият бирелә. Менә мин дә физик тәрбияне (иртәнге гимнастика, ФИЗО, хәрәкәтле уеннарны hәм физкультминуткаларны ) татар телендә алып барам. Безгә тәрбиячелрәгә ана телендә материал җитмәве шөгыльне алып бару кыенлаштыра.Ә татар төркем сабыйларына уз туган телендә физик кунегуләргә өйрәту кулайрак.
Өч яшьлек баланың авырлыгы 14,2-14,6 кг., буе 93-94 см. житә. Тәулеккә 12-13 сәгать кенә йоклый. Шуңа курә калган вакытта өлкән кеше баланы төрле шөгыльләр hәм уеннар белән кызыксындырырга тиеш.
Физик хәркәтне активлаштыру өчен мөстәкыйль рәвештә хәрәкәтләнуне тәрбияләргә кирәк. Беренче кечкенәләр төркемендә физкультура шөгыле төркем булмәсендә уткәрелә. Шуңа курә төркем булмәсендә хәрәкәтләну өчен төрле шартлар тудырырга кирәк. Махсус җиhазлардан тыш, мин уз эшемдә уенчыклар да кулланам. Алар хәрәкәтләну усешен стимуллаштыра.
Боларга төрле размерлардагы hәм төстәге туплар, машиналар, арбалар, эткечләр, кәрзиннәр, чиләкләр,йомшак бурәнәләр, кирпечләр h.б. керә.
Иң мөhиме – балаларның төрле җиhазлар hәм уенчыклар белән хәрәкәтләну төрләрен ясау өчен теләкләре сунмәу. Моны куздә тотып, мин кайбер җиhазларны яки уенчыкларны берничә көнгә алып куям. Аларны яңадан төркемгә керткәч, тәрбияче башта хәрәкәтләрне узе курсәтә, аннары бала узе ясый.
Җәйге периодта балалар урамда кубрәк уткәрә. Балаларның төркемдә алган физик усеше саф hавада камилләшә.
Табигать тарафыннан бирелгән матурлыкны тиешле хәлдә озак еллар сәламәт сакларга тел әсәң, даими рәвештә тырышлык куярга туры килә. Моның өчен физик кунегуләр ясарга кирәк. Балаларга физик тәрбиянең әhәмиятен беренче кечкенәләр төркеменнән аңлатырга кирәк. Киләчәктә бик матур буласыгыз килсә, бугенге көннән ук уз сәламәтләндеру эше белән шөгыльләнергә кирәк.
Бу таләпләрне куздә тотып, сезгә узем беренче кечкенәләр төркемендә кулланган кайбер кунегуләрне тәкъдим итәм.
«Чебенне тот».
Максатлар hәм бурычлар: кул мускулларын ныгыту ; игътибарлылык hәм кузәтучәнлекне устеру.
Башлангыч торыш: бала идәндә басып тора; аяклары чак кына аерылган; куллары гәудәгә буйлап аска төшерелгән.
Кабатлау саны: 4 тапкыр.
Башкару: бала башлангыч торышны кабул итә. "Чебенне тот !" диюгә кулларны алга кутәрергә hәм берничә тапкыр чәбәкләгәннән соң аска төшерергә hәм башлангыч торышны кабул итәргә.
"Паровоз тәгәрмәчләре".
Максатлар hәм бурычлар: кул hәм кулбаш мускулларын ныгыту; суставларның сыгылмалылыкларын яхшырту.
Башлангыч торыш:кул hәм кулбаш мускулларын ныгыту; суставларның сыгылмалыкларын яхшырту.
Кабатлау саны: 4-6 тапкыр.
Башкару: бала башлангыч торышны кабул итә. Куллар терсәктән бөгелә hәм артка җибәрелә, икесе белән дә бер ук вакытта тугәрәк хәрәкәтләр ясала: башта узенә таба, анары узеннән.
«Бөркет кузе».
Максатлар hәм бурычлар: төз ату hәм хәрәкәт координациясен устеру.
Башлангыч торыш: бала идәндә басып тора.
Җиhазлау: чиләк hәм 5 бәләкәй туп.
Кабатлау саны: 4-6 тапкыр.
Башкару: тәрбияче ярдәме белән башта уң, аннары сул кулы белән бала тупларны чиләкләргә керерлек итеп ыргыта. Алга таба бала белән тәрбияче арасында итеп тә оештырырга була.
«Уенчыкларны кучеру».
Максатлар hәм бурычдар: сыгылмалылыкны устеру; арка мускулларын ныгыту.
Башлангыч торыш: бала идәндә утыра, туры аяклары як-якка аерып куелган.
Җиhазлау: 3-4 уенчык.
Кабатлау саны: 2-3 тапкыр.
Башкару: 30-40 см ераклыкта баланың сул ягында уенчыклар урнаштырыла, ә уң ягында шул ук ераклыкта – чиләк. Баланың аякларын тәрбияче тарафыннан туры торышын булдырып, уенчыкларны чиләккә тутырырга кушыла.
"Куккә туп очырту".
Максатлар hәм бурычлар: баланың координациясен hәм көчлеген устеру; кулларын hәм җилкәсен ныгыту; сөйләм телен устеру.
Башлангыч торыш: теләгәнчә.
Җиhазлау: уртача туп.
Кабатлау саны: 4-6 тапкыр.
Башкару: бала тупны мөстәкыйль рәвештә өскә ыргыта hәм узе идәннән ала. Кулына тоту ысулы да кабул ителә. Кунегуне катлауландыру өчен туп төшкән вакытта бала берәр шигырь юлын сөйли алырга тиеш.
"Зәңгәрсу, кызыл, караңгы зәңгәр".
Максатлар hәм бурычлар: игътибарлылык, җитезлекне устеру; төсләрне таный белергә өйрәту.
Башлангыч торыш: бала идәндә утырып тора.
Җиhазлау: җылы җәймә, төрле төстәге туплар.
Кабатлау саны: 8-10 тапкыр.
Башкару: бала hәм тәрбияче җылы җәймәләргә бер-берсенә кара-каршы идәнгә утыралар. Тәрбияче "кайда икән зәңгәрсу туп?" дип әйткәннән соң балага таба шул төстәге тупны тәгәрәтеп жибәрә. Тупларда булган барлык төсләрне өйрәнгәч, катнашучы яклар узе теләгән төсне тәгәрәтеп җибәруне сорап та уйнарга була.
"Уңга - сулга".
Максатлар hәм бурычлар: хәрәкәт координациясен устеру.
Башлангыч торыш: бала идәндә дуртаяклап басып тора.
Кабатлау саны: 4 тапкыр.
Башкару: бала башлангыч торышны кабул итә. "Бер" дигәндә уң кулны кутәрергә кирәк hәм шуңа карарга; ә "ике"гә - башлангыч торышны кабул итәргә; "өч" - сул кулны hәм аңа карарга; ә"дурткә" - башлангыч торышка килергә.
"Песи баласы".
Максатлар hәм бурычлар: умыртка сөягенең сыгылучанлыгын устеру; дөрес осанка формалаштыру.
Башлангыч торыш: бала идәндә дуртаяклап басып тора.
Кабатлау саны: 4 тапкыр.
Башкару: бала башлангыч торышны кабул итә."Бер" диюгә арканы тугәрәкләтеп калкытырга, ә башны аска төшерергә, ә "ике"гә - арканы аска бөгәргә, башны кутәрергә hәм аска карарга. hәрбер кунегуне "мияу" тавышы белән башкарырга була.
"Кайчы".
Максатлар hәм бурычлар: эч hәм аяк мускулларын ныгыту; май катламын кимету;дөрес осанка формалаштыру.
Башлангыч торыш: бала аркасында идәндә ята.
Кабатлау саны: 6-8 тапкыр.
Башкару: бала башлангыч торышны кабул итә, куллар гәудә янында. Кунегуне башлаганчы, аякларны идәннән кутәрергә кирәк. Алга таба бер аякның икенчесенең артына кертеп, туры килеш тотып динамик хәрәкәтләр ясала.
"Робот".
Максатлар hәм бурычлар: хәрәкәт координациясен устеру.
Башлангыч торыш: бала идәндә басып тора, аяклары тездән ярым бөгелгән килеш.
Кабатлау саны: 30-60 секунд буена.
Башкару: бала терсәктән бөкләнгән кулларын хәрәкәтләндереп алга, артка таба, аяклары белән адымнар ясый.
"Сикеруче куян".
Максатлар hәм бурычлар: аяк мускулларын ныгыту, аларның көчен ныгыту; тезбуннарының связкаларын ныгыту, турыбашлыкны кисәту.
Башлангыч торыш: бала идәндә басып тора, аяк башлары, укчәләре тыгыз итеп кысылган.
Кабатлау саны: 5 тапкыр.
Башкару: башта ике аяклап, ә аннары әле уң аяк белән генә, әле сул аяк белән генә чиратлаштырып сикерелә.
«Бака бакылдык». Максатлар hәм бурычлар: аяк мускулларының көчен арттыру, суставларның хәрәкәтчәнлеген ныгыту; хәрәкәт тизлеген устеру. Башлангыч торыш: бала аякларын тездән бөкләп тулысы белән идәнгә чугәли . Кабатлау саны: 5-7 тапкыр.
Башкару: бала башлангыч торышны кабул итә hәм алга таба сикерә бара. Бирелгән кунегуне барлык теләучеләр берюлы: зурларда, шулай ук балалар да башкара ала. Сикергән саен бака тавышы чыгарырга мөмкин. Чып-чын «бака» хоры барлыкка килә.
«Пружинка».
Максатлар hәм бурычлар: аякларның мускулларын ныгыту .
Башлангыч торыш: бала ярым чугәләп тора. Кабатлау саны: 5-7 тапкыр.
Башкару: бала башлангыч торышны ала: куллар өскә кутәрелгән. Тәрбияче баланың кул чукларыннан тота. Тавыш сигналы буенча зурлар ярдәме белән бала өскә сикерә hәм баса, башлангыч торышны ала.
«Туры китер!»
Максатлар hәм бурычлар: сыгылмалылык hәм җитезлекне ныгыту.
Башлангыч торыш: бала идәндә басып тора.
Җиhазлау: кыршау (обруч), яраткан уенчыгы.
Кабатлау саны: 4-6 тапкыр. Башкару: идәндә вертикаль рәвештә кыршау урнаштырыла. Икенче якта булган уенчык ярдәмендә баланы кыршау аркылы чыгару зарур. Әгәрдә бала аякларында нык басып тора икән, бирелгән кунегуне аның өчен катлауландырырга да була: кыршау аркылы аңа кагылмыйча чыгуын сорарга.
«Таулар, тумәрләр буйлап». Максатлар hәм бурычлар: тигезлекне саклау хәләтен hәм хәрәкәт координациясен устеру, аяк мускулларын ныгыту.
Баш
Автор: Губеева Наиля Гаптулловна