Главная / Дошкольное образование / Аппликация, лепка

Әниләргә открытка.

Скачать
35 КБ, 744271.doc Автор: Гайнутдинова Гульнара Рафисовна, 31 Мар 2015

Белем бирү эшчәнлекләренең интеграциясе: иҗади сәнгать әвәләү, аралашу, хезмәт, музыка, математик күзаллау.

Максат: Уч төбе белән турыга тәгәрәтеп, тозлы камырдан таякчыклар әвәләп, картон битенә бармак белән басып ябыштырырга өйрәтү; камыр белән пөхтә эш итү күнекмәләрен ныгыту; төсле тозлы камырдан чәчәк ясарга кызыксыну уяту.

Җиһазлау: төсле тозлы камыр, такталар, юеш салфетка, картон бите, таяк-чыклар.

Сүзлек эше: чәчәк, сабак, таҗ яфракчыгы, чәчәкнең үзәге, яфрак, открытка.

Метод алым.

1.Исәнләшү.

-Хәерле иртә, балалар!

-Исәнмесез.

-Кәефләрегез ничек?

-Яхшы, әйбәт.

-Бүген бездә бәйрәм көн. Бүген әниләр көне.

2.Куян баласы Йомшаккай килә. Аның белән танышу.

-Ишетәсезме ниндидер тавыш килә. Нәрсә булды микән? Карыйм әле.

-Балалар, карагыз әле бу нәрсә?

-Бу куян баласы. Аның исеме Йомшаккай.

-Ул безгә каян килгән, Алия?

-Урманнан.

-Димәк, куян урманда яши.

-Куян баласы нинди? – Йомшак, матур, кечкенә, куркак, озын колаклы.

-Балалар, әйдәгез куян баласыннан сорыйк әле, безнең бакчага нинди йомыш белән килде микән? Әллә берәр хәл булган?

(куян баласы тәрбиячегә әйтә).

-Урмандагы җәнлекләр әниләренә бүләк әзерләгәннәр. Минем генә бүләгем юк. Шуңа күрә ярдәм сорап сезнең янга килергә булдым.

-Балалар, Йомшаккайга булышабызмы? – Әйе.

3.Йомгак белән уен.

-Тик иң беренче уйнап алыйк. Без бөтенебездә әниләребезне яратабыз. Минем кулымда тылсымлы йомгак. Тик ул салкын. Шушы йомгакны җылы-тыр өчен безгә әниләргә карата җылы сүзләр әйтергә кирәк, үз хисләребезне белдерергә кирәк.

Әйдәгез түгәрәккә басыгыз. Йомшаккай уртада сезнең сүзләрегезне тыңлап торсын. (балалар түгәрәккә басалар, сүзләр әйтәләр. Минем әнием матур, сөйкемле, ягымлы, назлы, кадерлем, бердән берем, кайгыртучан, мин әнине яратам, булышам, тыңлыйм).

-Менә, Йомшаккай, күрдеңме, безнең балалар күпме матур сүзләр беләләр. Безнең йомгак та ягымлы сүзләрдән ничек җылынган. Шундый җылы сүзләрдән соң әниләрнең күңелләренә дә рәхәт булып китә. Йомгакны мин кәрзингә алып куйым.

4.Өстәл артына утыру. Аңлату.

Өстәл артына утырыгыз. Карагыз, менә открытка. Анда тозлы камырдан чәчәк ясалган. Нинди чәчәккә охшаган?

-Ромашкага.

-Ромашканың сабагы, яфрагы, чәчәкнең үзәге һәм таҗ яфракчыклары бар.

-Хәзер мин картон битен алам. Кечкенә генә сары төстәге камырны алып, уч төбендә түгәрәкләп тәгәрәтәм. Нәрсә барлыкка килде шар. Шушы шарны картон битенә бармак белән басып ябыштырам. Ак төстәге камырны биш тигез кисәккә бүләм. Саныйм бер, ике, өч, дүрт, биш. Бер кисәкне алып уч төбендә турыга тәгәрәм. Нәрсә ясалды? –Таякчык. Шушы таякчыкны шулай ук бармак бите белән басып ябыштырам. Яфракның башын чеметеп кысып куям. Бер таҗ яфракчыгы булды. Рузаль, миңа булыш әле. Камырны уч төбендә турыга тәгәрәт, бармак белән басып ябыштыр, таҗ яфракчыгының башын чеметеп куй. Булдырдың. Диләрә, булыш әле. Син дә камырны турыга тәгәрәтеп, таякчыкны ябыштыр, чеметеп куй. Бик әйбәт. Чәчәкне ясадык. Нәрсә җитми,Айсылу?

-Сабагы.

-Рубин, сабагын ясарга ярдәм ит әле. Яшел камырны икегә бүләм. Бер өлешеннән сабак ясыйбыз, икенче өлешеннән яфраклар. Камырны шулай ук уч төбендә турыга тәгәрәт, картонга бармагың белән басып ябыштыр. Булдырдың. Айрат, яфрагын ясарга булыш әле. Калган камырны икегә бүл. Шулай ук әвәлә. Хәзер бармагың белән ябыштыр. Яфракның башларын чеметеп куй. Булдырдың.

Менә безнең чәчәгебез булды.

5. Ял минуты.

Тик эшкә керешер алдыннан бераз ял итеп алыйк.

Без әле бераз арыдык,

Ял итәргә уйладык.

Башны иябез алга,

Ә аннары-артка.

Уңга, сулга борабыз,

Аннары карап торабыз.

Иң өсләрен сикертәбез,

Кулларны биетәбез.

Бер алга, бер артка сузып,

Күңелле ял итәбез.

6.Балаларның эше.

Кечкенә сары төстәге камырыгызны алыгыз.Уч төбендә тәгәрәтегез. Картон битенә бармагыгыз белән басып ябыштырыгыз. Ак төстәге камырыгызны алып биш өлешкә бүлегез. Самат, ничә өлешкә бүлдең? Санап күрсәт әле.

-Бер, ике, өч, дүрт, биш. Барлыгы биш өлеш.

-Уч төпләрендә турыга тәгәрәтегез. Килеп чыккан таякчыкларыгызны картон битенә бармак белән басып ябыштырыгыз, таякчыкның башларын чеметеп куегыз.

-Хәзер яшел төстәге камырыгызны ике өлешкә бүлегез.

-Динар ничә өлешкә бүлдең?

-Бер, ике. Барлыгы ике өлешкә бүлдем. Булдырдың.

-Шулай ук уч төбендә турыга тәгәрәтегез, таякчыкны-сабакны ябыштыры-гыз. Калган камырны тагын икегә бүлегез. Уч төбендә турыга тәгәрәтеп, бармак белән ябыштырыгыз, яфракларның баш-башларын чеметеп куегыз. Өстәлдәге таякчыкларыгыз белән яфракларга сызык ясагыз. Булдырдыгыз.

7.Йомгаклау.

Менә Йомшаккай, безнең балалар нинди матур чәчәк төшкән открытка ясадылар. Бүген әниләр көнендә әниләренә бүләк итерләр. Ә сиңа бергәләп ясалган открытканы бүләк итәбез, син аны әниеңне котлап бирерсең.

-Рәхмәт, балалар. Миңа китәргә кирәк. Саубулыгыз!

-Саубул, Йомшаккай!


Автор: Гайнутдинова Гульнара Рафисовна
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован
документ Әниләргә открытка. Гайнутдинова Гульнара Рафисовна 31 Мар 2015
документ Әниләргә багышланган кичә Шарипова Замиля Наилевна 20 Ноя 2015
документ Әти-әниләргә 10 киңәш Хәйруллина Гөлнар Илдар кызы 20 Мар 2015
документ Балаларыбызның әти-әниләргә әйтер сүзләре Җәләлова Лилия Раил кызы 20 Мар 2015
документ Әниләргә багышланган кичә сценариясе Степанова Светлана Михайловна 30 Мар 2015
документ Әти-әниләргә киңәшләр Гатауллина Гульназ Рахимановна 30 Мар 2015
документ Әти-әниләргә киңәшләр Зайнагова Лилия Рафиковна 30 Мар 2015
документ Шамакайдан Әниләргә бүләк. сценарий 8 марта. Миндубаева Лейсан Рафаиловна 31 Мар 2015
документ Шамакайдан Әниләргә бүләк. Галлямова Гульнара Мазитовна 31 Мар 2015
документ “Әти-әниләргә бармак уеннары турында киңәшләр”. Фаттиева Гульфия Махмутгараевна 18 Окт 2015
документ Әниләргә киңәшләр Миннахметова Накия Хамбаловна 25 Янв 2016
документ әти-әниләргә 10 киңәш Яббарова Альфира Мансуровна 14 Янв 2016
документ Әти-әниләргә киңәшләр Хәйруллина Гөлнар Илдар кызы 20 Янв 2016
разное Открытка Риязутдинова Лариса Семеновна 31 Мар 2015
разное Весенняя открытка Мостовая Вера Алексеевна 7 Апр 2016
документ "Әниләргә гөлләр елмая!"бәйрәм кичәсе. Фарваева Фируза Мусавировна 1 Апр 2015
документ "Әниләргә матур сүз" Абдрахманова Гульназ Мияссяровна 4 Апр 2015
разное Әти-әниләргә ФГОС турында Миннахметова Накия Хамбаловна 14 Янв 2016
документ Открытка для всех сотрудников Открытка для сотрудников Абдулова Джюме Сиражутдиновна 31 Мар 2015
документ Открытка для всех сотрудников Открытка для сотрудников Абдулова Джюме Сиражутдиновна 31 Мар 2015
разное Открытка к 8 марта Павлова Евгения Викторовна 30 Мар 2015
разное Квиллинг - Открытка маме Миронюк Елена Николаевна 31 Мар 2015
разное Поздравительная открытка к Пасхе Сахатова Галина Геннадьевна 31 Мар 2015
разное Поздравительная открытка к Пасхе Сахатова Галина Геннадьевна 31 Мар 2015
разное открытка к 9мая Братчикова Татьяна Анатольевна 31 Мар 2015
разное открытка для мамы Петрова Елена Валентиновна 1 Апр 2015
разное Новогодняя открытка Яровикова Екатерина Викторовна 31 Мар 2015
разное Объемная открытка. Большакова Любовь Петровна 31 Мар 2015
разное Поздравительная открытка-валентинка Ежова Оксана Сергеевна 31 Мар 2015
разное Рождественская открытка Зазуля Марина Вячеславовна 31 Мар 2015
разное "Пасхальная открытка" Синичева Нина Ивановна 4 Апр 2015
разное Открытка для папы! Фоменко Анна Владимировна 10 Апр 2015
разное открытка с праздником Татьяна Петровна Федотова 7 Июл 2015
разное Открытка к 8 марта Бакшаева Анна Александровна 9 Мар 2016
разное Видео открытка 8Марта Казак Татьяна Константиновна 14 Дек 2015
разное Открытка для мамы Колодяжная Наталия Александровна 19 Мар 2016
разное "Открытка военнослужащему" Е.В.Атанова 22 Мар 2016
разное Открытка - Серебристый снег Шибанова Татьяна Валерьевна 20 Мар 2015
разное "Пасхальная открытка" Волченко Надежда Ивановна 21 Мар 2015
презентация открытка для мамы Сергеева Марина Геннадьевна 21 Мар 2015