Главная / Дошкольное образование / Аппликация, лепка

Матрешкаларның күлмәген бизибез

Максат:

- матрешка уенчыгы белән таныштыру, аның сыйфатларын атап китү;

- зур һәм кечкенә төшенчәләре турында мәгълүмат бирү, предметларның зур һәм кечкенәсен аера белергә өйрәтү;

- киселгән чәчәк таҗларын дөрес урнаштырып, чәчәк сүрәтли белүләрен ныгыту;

- активлык һәм мөстәкыйльлек тәрбияләү;

- балаларда шатлык хисләре булдыруга шартлар тудыру.

Җиһазлау: матрешка уенчыклары, проектор, магнитофон, аудиоязма “Матрешкалар” (УМК дискы)

Методик алымнар һәм чаралар: табышмак чишү, күзәтү, әңгәмә, сорауларга җавап, кисеп ябыштыру

Сүзлек өстендә эш: матрешка, зур, кечкенә, чәчәк таҗлары

Индивид.эш: Г.Алина белән зур һәм кечкенә матрешкаларны атап китү

Эшчәнлек барышы

Тәрбияче: Балалар, безгә бүген кунакка бер уенчык килгән, ләкин мин сезгә нинди уенчык килгәнен әйтергә ашыкмыйм, сез үзегез мин әйткән табышмакка җавап табып белерсез аны. Балалар, минем табышмак рус телендә була, шуңа игътибар белән тыңлагыз!

Табышмак:

Ростом разные игрушки,

Но похожи друг на дружку.

Все они сидят друг в дружке,

А всего одна игрушка. (Матрешка)

Балалар: матрешка

Т: Дөрес балалар. Бүген бездә кунакта матрешка уенчыгы! Әйдәгез аның белән исәнләшик! Әйдәгез без матрешканың эченнэн тагын берничә матрешка чыгарыйк. Алинә, әйт әле миңа, кайсы матрешка зур, ә кайсы кечкенә? (Бала җавабы) Дөрес Алинә, бу матрешка зур, ә монсы – кечкенә.

Ә хәзер балалар әйдәгез әле игътибарыбызны аларның күлмәкләренә юнәлтик. Нәрсә кигән матрешкалар? (балалар җавабы) Әйе, алар күлмәк кигәннәр һәм башларына яулык бәйләгәннәр. Нинди төстә аларның күлмәкләре? (кызыл) Ә яулыклары? (Сары) Рөстәм әйт әле миңа, матрешкаларның күлмәкләренә нәрсәләр ясалган? (чәчәкләр) Дөрес. Алар нинди төстә балалар? (яшел, сары, зәңгәр) Әйе, дөрес балалар. Матрешкалар искиткеч матур уенчык. Балалар, безнең төркемгә кызыл күлмәкле матрешкалар килгән, ә хәзер мин сезгә тагын да матур, төрле-төрле төстәге күлмәк кигән матрешкаларны күрсәтеп китәм. (проектордан төрле матрешкалар рәсемнәре күрсәтелә) Илнур, әйт әле миңа, нинди матрешкалар күрдең син? (ак, зәңгәр) Рөстәм, ә сиңа ниндиләре ошады? (сары, ак) Әйе, бу матрешкалар да үзләренә күрә бик матурлар!

Т: Балалар, карагыз әле бу тактага, нәрсә күрәсез? (балалар җавабы) Бу балалар яңа гына фабрикадан кайткан матрешкалар. Ләкин бу матрешкаларның күлмәкләре бизәксез, шуңа алар күңелсез. Карагыз әле, аларга иреннәр дә, күзләр дә, битләр дә ясаганнар, ә матур күлмәкләр ясарга онытканар. Балалар, без аларга ярдәм итәбезме? Күлмәкләрен бизибезме? (балалар җавабы) Балалар эшкә керешкәнче, әйдәгез ял итеп алыйк.

Физминутка:

Без инде бераз ардык,

Ял итергә уйладык.

Башны иябез алга,

ә аннары артка.

Уңга, сулга борабыз.

Җилкәләрне биетәбез,

Күңелле ял итәбез.

Т: Менә балалар, без ял итеп алдык, ә хәзер эшкә керешик. Карагыз әле савытларыгызга, нинди киселмәләр күрәсез анда? (түгәрәкләр) Алар нинди төстә? (кызыл, сары) Бү түгәрәкләр балалар чәчәк таҗлары була. Ә сары түгәрәк, чәчәкнең уртасына ябыштырыла. Әйдәгез ябыштыра башлыйк, ләкин беренче чәчәк төзеп карыйк битләребездә. (тәрбияче ярдәм итә)

Т: Бик матур күлмәкләр булды балалар. Нинди төстә чәчәкләр ябыштырдык әле без? (кызыл) Таҗлары нинди формада булдылар? (түгәрәк) Нинди уенчык килде безгә бүген кунакка? Матрешкалар) Дөрес балалар. Матрешкалар бик шат яңа дусларга. Алар сезгә рәхмәтләрен әйтеп, үзләренең җырын алып килгәннәр. Әйдәгез биеп алыйк балалар! (бииләр)

Аудиоязма “Матрешка” куела.

(Кемдер ишек шакый)

Т: Балалар, кемдер ишек шакыды бугай? Ачып карыйм әле, кем бар микән анда? ( тәрбияче ишек ача, анда зур матрешка утра) Балалар, карагыз әле, зур матрешка табылды. Ул үзенең җырын ишетеп килгән монда. Аның эчендә нәрсәдер бар. (селкетеп карый) Бу балалар сезгә күчтәнәчләр. (конфетлар тутырылган матрешка эченә) МАтрешкалар сезгә рәхмәт әйтәләр! Әйдәгез аларга бездә рәхмәтебезне белдерик. (балалар рәхмәт әйтә). Матершкаларны китергә вакытлары җиткән, әйдәгез саубуллашыйк алар белән. Сау булыгыз кунаклар! (балалар саубуллашалар) Ә хәзер утырыгыз урындыкларга, мин сезгә күчтәнәчләрен таратам.


Автор: Хурматулина Чулпан Назифовна
Похожие материалы