Главная / Старшие классы / Родной язык и литература

дәрес планы

Скачать
2.67 МБ, 319812.ppt Автор: Шарафутдинова Лейля Миргалимовна, 20 Мар 2015

Тема:Ак төс – кыш төсе.

Белем бирү максаты:

1. Укучыларга кыш турында мәгълүмат бирү һәм белемнәрен ныгыту.

2. Сөйләмдә сыйфатларны дөрес куллану.

3. Монологик һәм диалогик сөйләм телен үстерү

4. Сүз байлыгын арттыру

Тәрбияви максат:

1. Тирә-юнь табигатькә хөрмәт хисе тәрбияләү.

2. Кыш көне кошларга ярдәм итү.

Дәрес өчен материаллар:

1. Гөлзада Әхтәмова портреты

2. “Чыпчык” шигыре

3. Дәреслек

4. Компьютер, мультимедия

Дәрес планы:

I Оештыру моменты

1. Дежур укучы белән әңгәмә

2. Өй эшен тикшерү

IIТөп өлеш

1. Кыш турында әңгәмә

2. “Чыпчык” шигыре

3. Тестларга җавап бирү.

III Йомгаклау

1. Өй эше

2. Саубуллашу

Дәрес барышы.

I Оештыру өлеше

- Исәнмесез, укучылар.

- Исәнмесез, саумысез.

- Хәерле көн

- Рәхмәт, имин булсын көнегез.

- Кәефләрегез ничек?

- Рәхмәт, яхшы, кояшлы иртә кебек.

- Рәхмәт, утырыгыз. Бүген сыйныфта кем дежур?

- Бүген сыйныфта мин дежур.

- Бүген ничәнче число?

- ............

- Атнаның кайсы көне?

- .............

- Сыйныфта кемнәр юк?

- .............

- Өй эше бармы?

- ...............

IIТөп өлеш

- Укучылар, тактага карыйбыз( тактада дәрес темасы язылган слайд “ Ак төс- кыш төсе” ) Димәк, укучылар бүген без сезнең белән нинди ел фасылы турында сөйләшәчәкбез?

- Кыш фасылы турында сөйләшәчәкбез.

- Бүген урамда нинди һава?

- Урамда салкын,чиста, саф һава...

- Укучылар, быел кыш ничек килде: вакытындамы, иртәме, соңмы?

- Быел кыш иртә килде.

- Ни өчен шулай уйлыйсыз?

- Чөнки кар иртә яуды, көннәр суытты...

- Кыш айларына нинди айлар керә?

- Кыш айларына декабрь, гыйнвар, февраль керә.

- Укучылар, декабрь аенда нинди бәйрәм була?

- Декабрь аенда Яңа ел бәйрәме була.

- Гыйнвар аенда нинди бәйрәм була?

- Гыйнвар аенда Раштуа бәйрәме була.

- Февраль аенда нинди бәйрәм була?

- Февраль аенда Ватанны саклаучылар бәйрәме була.

- Бу бәйрәм кемнәр өчен?

- Бу бәйрәм бабайлар, әтиләр, малайлар өчен.

- Укучылар, димәк, тиздән без Яңа ел бәйрәмен үткәрәбез. Яңа ел бәйрәмендә без нәрсә бизибез?

- Чыршы агачын бизибез.

- Бик дөрес. Укучылар кыш көне балалар нинди уеннар уйныйлар соң?

- Кар атышлы, чыңгыда, чанада, тимераякта шуалар.

- Нинди кошлар безнең якларда кышламыйлар?(рәсемнәр күрсәтелә һәм балалар танып, аларның исемнәрен әйтәләр)

- Сыерчык, карга, торна, каз, үрдәк...

- Ә нинди кошлар монда калалар?(шулай ук рәсемнәр күрсәтелә, балалар аларның исемнәрен әйтәләр)

- Чыпчык, чәүкә, күгәрчен, саескан...

- Укучылар, кыш көне кошларга җиңелме?

- Юк, кыш көне кошларга җиңел түгел.

- Без аларга булышырга тиешме?

- Әйе, без аларга булышырга тиеш.

- Ничек булышырга тиеш?

- Җимлекләр ясарга, анда көнбагыш, ярма, ит, май салырга кирәк.( ял итеп алу)

Җил исә, исә

Агачларны селкетә.

Җил тына, тына,тына

Агачлар үсә, үсә. (2 тапкыр )

- Дөрес укучылар, без кошларга булышырга тиеш. Ә хәзер без сезнең белән җирле шагыйрәбез Гөлзада Әхтәмова язган “Чыпчык” шигырен укыпкитәрбез. (укытучы сәнгатьле итеп укый)

Чыпчык.

Кун әле,чыпчыгым

Син минем учыма

Бер генә сөям дә

Аннан соң очырам

Син ничек түзәсең

Кыш салкын, җил усал

Йоп-йомшак бияләй

Җылытыр син кунсаң

· Балалар эчтән укыйлар

· 1-3 укучы кычкырып укый

· Хор белән уку

- Укучылар нинди кош турында сүз бара?

- Чыпчык турында сүз бара.

- Чыпчык кышны кайда үткәрә?

- Чыпчык кышны урамда үткәрә.

- Аңа салкынмы?

- Әйе, аңа бик салкын.

- Димәк, укучылар, кыш көне кошларга бик салкын икән, азык табуы бик авыр, шуңа күрә без аларга булышырга тиеш. Ә хәзер без сезнең белән сүзлек дәфтәрләренә тактада бирелгә сүзләрне язып куярбыз.

Ак-белый

Чиста – чистый

Салкын – холодный

Йомшак – мягкий

Юеш – мокрый

Җепшек – талый

Пычрак – грязный

Коры – сухой

- Балалар, без бирелгән сүзләр белән хәзер җөмләләр төзибез. (слайдлар күрсәтелә һәм укучылар яңа сүзләрне кулланып җөмләләр төзиләр)

- .........

- Шулай итеп укучылар, кыш көне нәрсә ява?

- Кыш көне кар ява.

- Салкын көннәрдә кар нинди була?

- Салкын көннәрдә кар ак, чиста, салкын, коры була.

- Ә җылы көннәрдә кар нинди була?

- Җылы көннәрдә кар йомшак, юеш, җепшек, пычрак була.

- Ә хәзер укучылар без сезнең белән кечкенә генә тест эшләп алабыз. Сез инде тест сорауларына җавап бирә беләсез, шулай да исегезгә төшереп китәргә кирәктер дип уйлыйм. Бер сорауга 4 вариант җавап бирелә сез шулар арасыннан дөрес җавапны сайлап алырга тиеш буласыз.

Тест.

1. Хәзер нинди ел фасылы?

а) җәй

б) кыш

в) көз

г)яз

2. Безнең якларда кышламый торган кош

а) чыпчык

б) саескан

в) күгәрчен

г)торна

3. Безнең якларда кышлый торган кош.

а) каз

б) сыерчык

в) чыпчык

г)торна

4. Кышның бер ае

а) гыйнвар

б) июль

в) ноябрь

г)март

5. Кыш фасылына хас сыйфат

а) салкын

б) җылы

в) яңгырлы

г) яшел

6. Салкын көннәрдә кар нинди?

а) йомшак

б) коры

в)пычрак

г) юеш

7. Җылы көннәрдә кар нинди була?

а) чиста

б) салкын

в) коры

г)җепшек

III Йомгаклау

- Укучылар, без сезнең белән бүген нинди ел фасылы турында сөйләштек?

- ...

- Кыш көне нәрсә ява?

- ...

- Кар нинди төстә?

- ...

- Шулай итеп, укучылар, без ак төсне кыш төсе, дип әйтә алабыз. (дәрестә актив катнашкан укучыларга билгеләр куела) Ә хәзер укучылар көндәлекләрне ачып өй эшен язып куябыз: “Кыш” темасына бәйле рәсем ясарга. Шулай итеп безнең дәрес тәмам, чыгарга мөмкин. Сау булыгыз.


Автор: Шарафутдинова Лейля Миргалимовна
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован
документ Математикадан дәрес планы Нуриева Разима Абударовна 30 Мар 2015
документ Психомоторикадан дәрес планы. Галиева Ляйля Финарисовна 31 Мар 2015
документ Психомоторикадан дәрес планы. Галиева Ляйля Финарисовна 31 Мар 2015
разное 4кл дәрес планы Алямова Гулькей Усмановна 31 Мар 2015
документ Дәрес планы. Ильясова Гулия Расыховна 31 Мар 2015
презентация, документ Дәрес планы Ильясова Гулия Расыховна 4 Апр 2015
документ ДӘРЕС ПЛАНЫ Назмиева Гузель Вагизовна 25 Окт 2015
разное 1 сыйныфта хәрефләрне кабатлау дәрес планы Закирова Фирюза Рамисовна 20 Мар 2015
документ "Сан" темасына дәрес планы Тинбакова Римма Варисовна 20 Мар 2015
документ Дәрес планы. Теркәгечләр. 7 сыйныф. Исламова Айсылу Хакимулловна 20 Мар 2015
документ Татар теленнән дәрес планы Сайранова Резеда Тависовна 20 Мар 2015
презентация дәрес планы Шарафутдинова Лейля Миргалимовна 20 Мар 2015
документ Бәйлек сүзләр. Дәрес планы Багавиева Гульгенэ Мунировна 20 Мар 2015
документ Татарстан Республикасы темасы буенча дәрес планы Мухаметзянова Миляуша Мидехатовна 20 Мар 2015
документ "Әнием, мин сине көтәрмен"(дәрес планы) Закирова Айсылу Юнусовна 1 Апр 2015
документ Азкомплектлы мәктәптә математикадан ачык дәрес планы. Зарипова Лидия Азгатовна 6 Апр 2015
документ азкомплектлы класслар өчен дәрес планы үрнәге Шигапова Лейсан Мансуровна 7 Апр 2015
документ Дәрес планы"Африканың эчке сулары" Каримуллина Эльвира Талгатовна 20 Ноя 2015
документ Сингапур методикасы буенча үткәрелгән дәрес планы Алия Бурганетдинова 19 Апр 2015
документ Ачык дәрес планы "Казаным-башкалам" Шарафуллина Гульфия Фаритовна 26 Окт 2015
документ Дәрес планы Хайруллина Айсылу Расимовна 3 Мар 2016
документ Әмирхан Еники иҗаты. Дәрес планы. Шакирова Затия Небиулловна 2 Мар 2016
документ "Сыйфат" темасына ачык дәрес планы Мубаракшина Лейсан Забировна 2 Мар 2016
презентация, документ ФГОС дәрес планы шаблоны Хадиуллина Аниса Рашитовна 23 Фев 2016
документ Дәрес планы. Тема: Туган ягымда алтын көз Хайруллина Гульсиня Асадулловна 30 Янв 2016
документ Дәрес планы Зәкиева Әлфия Нурзадовна 30 Янв 2016
документ Дәрес планы Зәкиева Әлфия Нурзадовна 29 Янв 2016
презентация Дәрес планы Зәкиева Әлфия Нурзадовна 29 Янв 2016
документ Кеше һәм вакыт (Дәрдемәнд иҗаты буенча дәрес планы) Сабирова Ляйля Гумеровна 20 Мар 2015
документ "Безнең музейларыбыз" темасы буенча дәрес планы Мухаметзянова Эльвира Айсаровна 20 Мар 2015
документ Рус мәктәбенең 8 класс рус төркеме өчен хәл фигыльләрне кабатлау дәрес планы Закирова Фирюза Рамисовна 20 Мар 2015
документ "Җөмлә төрләрен кабатлау" (7 класста татар теленнән ФГОС дәрес планы) Ягафарова Рушания Хаматзакировна 20 Мар 2015
документ В.Д.Шадриков методикасы буенча язылган дәрес планы Агмалетдинова Роза Николаевна 20 Мар 2015
документ Ачык дәрес планы Сайфатның гади hәм чагыштыру дәрәҗәсе Лутфуллина Гульнира Талгатовна 20 Мар 2015
разное И.Юзеевның "Өчәү чыктык ерак юлга" поэмасы буенча ачык дәрес планы Шакирова Фавзима Соппуховна 20 Мар 2015
документ 7 нче сыйныфта "Аергыч" темасына үткәрелгән дәрес планы Саматова Зульфира Рифхатовна 20 Мар 2015
документ 6 нчы сыйныфта Хәсән Туфан иҗаты буенча дәрес планы. Шайхутдинова Алсу Рифхатовна 20 Мар 2015
разное 5 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан "А.Алиш "Нечкәбил" темасына дәрес планы Саматова Зульфира Рифхатовна 20 Мар 2015
разное 5 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан "А.Алиш "Нечкәбил" темасына дәрес планы Саматова Зульфира Рифхатовна 20 Мар 2015
документ “Ф.Әмирханның “Хәят” әсәрендә модель бирелеше” дигән темага дәрес планы Гиниятуллина Гульсира Фоатовна 20 Мар 2015