Главная / По задаче / Классное руководство

"Сихри матурлык" тәрбия сәгате

Скачать
51.5 КБ, 418059.doc Автор: Гайнутдинова Гульназ Салихзяновна, 21 Мар 2015

Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы

« Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет мәгариф учреждениесе

Сихри матурлык

( Тәрбия сәгате)

Төзеде: 8 сыйныф җитәкчесе

Гайнетдинова Г. С.

2010-2011 уку елы

Максат:

1. Эчке һәм тышкы матурлык сыйфатлары тәрбияләү

2. Укучыларны тирә-яктагы гүзәллекне тоя, күрә

белергә өйрәтү, аның кеше тормышында әһәмият

билгеләү

3. Тормышта тышкы кыяфәтнең дә мөһимлеген

аңлауларына ирешү.

Матурлыкка бай ул безнең заман,

Адым саен бездә матурлык.

Барлык батырлыкның,

Матурлыкның

Иҗат итүчесе халык бит.

(Һ. Такташ)

Укытучы. Бүгенге тәрбия сәгатендә дә без матурлык турында сөйләшербез.

Матурлык — тирән мәгънәле төшенчә. Аны һәр кеше үзенчә күрә, үзенчә аңлата. Сезнеңчә, нәрсә ул матурлык? Сез аны нәрсәдә күрәсез? (Укучыларның җаваплары тыңлана( Мозговой штурм.))

— Укучылар, менә бу әйберләргә игътибар итегез әле. (Өстәлгә чигелгән сөлге, милли киемнәр һәм бизәнү әйберләре куелган.) Аларга карагач, сезне нәрсә куандыра, гаҗәплән­дерә һәм сокландыра? (Укучыларның җавапла­ры тыңлана.)

Укытучы. Татарның чиккән калфагы, кәлә­пүш, гаҗәеп нәфис эшләнгән чулпы, муенса, ал­ка, йөзек, савыт-сабалары дөнья базарында иң затлы товарлардан саналган. Челтәрләп бәйләнгән нәфис шәлләргә, чигүле читекләргә анда тиңнәр булмаган.

Татар хатын-кызларыбыз Эшнең серен белгәннәр. Кич утырып, җырлар җырлап, Оста чигү чиккәннәр. Бу сөлгеләр, эскәтерләр Тамбур белән чигелгән. Әллә инде өсләренә Чын чәчәкләр сибелгән?

Осталарыбыз төрле төстәге җепләр белән эш иткән. Алар нинди төсләр кулланырга икә­нен җаны, йөрәге һәм матурлыкка сизгер күз нурлары белән тойган. Шуңа күрә «Халкыбыз­ның күңел бизәкләре» дип атаганнар аларны.

Безнең Арча читекләренең дә матурлыгы һәркемнең күз явын алырлык. Аларны кигән кызлар сәхнәдән төшми.

Һәрбер халыкның үзенә генә хас милли би­зәкләре бар. Рус халкының милли истәлекле бүләкләрендәге бизәкләрдә дә төрле үзенчәлекне күрергә мөмкин. (Сувенирлар яки аларның рәсемнәре күрсәтелә.)

Табигать матурлыкка бай. (Өстәлгә вазага утыртылган чәчәк букеты куела.) Ә менә чәчәкләргә игътибар белән карасагыз, аларның таҗлары яктылык, нур сибеп торганын тояр­сыз.

Хуш исләре белән җан шатлана,

Нурларыннан күзләр камаша.

(Мәҗит Гафури)

Кыш көне чәчәкләрне җылы теплицаларда үстерәләр. Безнең сыйныф бүлмәсендә дә сал­кын кыш уртасында гүзәл чәчәкләре белән күңелләребезне сөендерүче гөлләр­нең матурлыгына сокланып, таң калырлык. (Гөл өстәлгә куела.)

Салкын кышның да үзенә генә хас сихри би­зәкләре бар. (Кышкы бизәкләр ясалган рәсем эленә.) Рәссам суык көнне сурәтләү өчен сал­кын төсләр кулланган. Иртән торып, тәрәзәгә күз салгач, бизәкле әкияти матурлыкны күреп сокланмый мөмкин түгел. Язлар җитәр, агач­лардан бәсләр коелыр, карлар эрер, ә рәсем­дәге кышкы күренешнең матурлыгына карап, без һәрчак хозурлана алырбыз.

— Укучылар, без табигать гүзәллеге турын­да сөйләштек. Матурлыкны алтын куллары бе­лән җанландыручы кешеләр безнең мәктәптә дә бармы соң? Әйе. Рәсем укытучысы Батршин Надир абый, технология укытучысы Сәмигуллина Нурия апа.

— Алар балаларны матурлыкны күрә бе­лергә, аны сурәтләргә өйрәтәләр. Рәсем һәм технология дәресләрендә сез нәрсәләр ясарга өй­рәндегез икән? (Укучыларның кул эшләреннән оештырылган күргәзмәгә игътибар юнәлтелә.) Бу эшләрнең матурлыгы нәрсәдә? (Укучылар­ның җаваплары тыңлана.)

— Кеше әйләнә-тирәдәге матурлыкны күрә, тоя белергә тиеш. «Кешедә барысы да матур булырга тиеш: йөзе дә, киеме дә, күңеле дә, уйлары да», —дип язган А. Чехов. Кешенең ма­турлыгы нәрсәдә соң? (Үзен-үзе итагатьле то­та, ачык һәм матур итеп сөйләшә белүдә.)

— Матурлыкка ничек ирешеп була? (Укучы­ларның җаваплары тыңлана.)

— Матурлык турында сез нинди мәкальләр беләсез? (Укучыларның җаваплары тыңлана.)

1. Һәр ялтыраган алтын түгел.

2. Чибәрлеккә чибәр, күрсәң — гайрәтең чигәр.

3. Матурлык күлмәк белән сәдәфтә түгел, оят белән әдәптә.

4. Тышкы матурлык белән масайма, эчке ма­турлыгың белән горурлан.

5. Кошның матурлыгы төсенә карап, кеше­нең матурлыгы эшенә карап.

Укытучы. Бу мәкальләрдә безгә эчке дөнья матурлыгына игътибар итәргә кушыла. Тышкы матурлыкка кеше үзе ирешә ала. Килешле кием кию, үз-үзеңне тиешенчә әдепле тота белү, сөйләм теленең сафлыгы, чисталык, пөхтәлек белән дә кешене үзеңә җәлеп итеп була.

—Укучылар, без матурлык турында күп сөй­ләштек. Шулай да, нәрсә соң ул матурлык? «Та­тар теленең аңлатмалы сүзлеге»ннән табып ка­рыйк әле. (Барлык матур, гүзәл, күңелгә рәхәт­лек, ләззәт бирә торган күренеш, эш, тормыш, сәнгать әсәре.)

- Кадерле укучылар! Тәрбия сәгатен тү­бәндәге шигырь юллары белән тәмамлыйсы килә:

Сандугачлар сайравын да Ишетә белергә кирәк. Чәчәкләрнең ачылуын Иртәдән күрү кирәк.

Авылдашны очратканда Сәламли белү кирәк. Сиңа төбәлгән күзләрнең Серләрен сизү кирәк.

Киләчәкнең матурлыгын Күзаллый белү кирәк. Кайгыны да җиңеп була, Бәхеткә түзү кирәк.

Имәннәрне юкәләрдән Аралый белү кирәк. Кемгәдер кирәклегеңне Һәрвакыт тою кирәк.

Өлешеңә көмеш тигән Нәфесне тыю кирәк, Ваклыклардан, юклыклардан Талчыкма әле, йөрәк. Гел кайгыдан тормый дөнья, Шатлана белү кирәк.

(М. Мирза)

Кешеләргә шәфкатьле, мәрхәмәтле булыгыз, бер-берегезгә һәрчак яхшылык кылыгыз, күз­ләрегездә очкын, йөзләрегездә нур балкып торсын.


Автор: Гайнутдинова Гульназ Салихзяновна
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован
документ "Сихри матурлык" тәрбия сәгате Гайнутдинова Гульназ Салихзяновна 21 Мар 2015
презентация, документ 3нче класста тәрбия сәгате "Табигать сулышы" Гиматдинова Зехере Минзегремовна 1 Апр 2015
документ Тәрбия сәгате 4класс "Яхшылык эшлик" Гилмуллина Рамиля Шамиловна 1 Апр 2015
документ Тәрбия сәгате "Кешене хезмәт бизи" Гараева Расима Расимовна 1 Апр 2015
документ "Сәламәт яшәү рәвеше" тәрбия сәгате Биктудина Фирдауса Марсовна 1 Апр 2015
документ "Пар канатлар кирәк очарга" (тәрбия сәгате) хайрутдинова алия камилевна 15 Окт 2015
документ Тәрбия сәгате "Саулык- иң зур байлык" Яббарова Альфира Мансуровна 23 Янв 2016
документ Кешедә матурлык нәрсәдән башлана?- тәрбия сәгате Гараева Флюса Сабитовна 3 Мая 2015
документ Ачык тәрбия сәгате "Сочи-2014", "Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне" Курбангалиева Миляуша Назировна 5 Апр 2015
презентация Тәрбия сәгате "Сәламәт яшәү рәвеше" Хайбуллина Фания Фаридовна 20 Мар 2015
документ Тәрбия сәгате. 1 класс. Тема : " Сәламәт тәндә- сәламәт акыл" Гильфанова Гюльяр Ринатовна 1 Апр 2015
документ Тәрбия сәгате 4класс "Мактану-һәркемне хур итә" Гилмуллина Рамиля Шамиловна 1 Апр 2015
документ "Табигать ялгышларны кичерми" тәрбия сәгате (3 сыйныф) Биктудина Фирдауса Марсовна 1 Апр 2015
документ Ачык тәрбия сәгате "Китап - белем чишмәсе" Рахимова Рузиля Зуфаровна 1 Апр 2015
презентация, документ Башлангыч сыйныфларда тәрбия сәгате "Мәрхәмәтлелек елмаюдан башлана" Шарифуллина Гульназ Валериановна 4 Апр 2015
документ "Киләчәгебез үзебезнең кулларда" тәрбия сәгате Курбанова Альфия Фаритовна 12 Апр 2015
документ Тәрбия сәгате эшкәртмәсе "Саулык - зур байлык" Салимова Альфина Имамутдиновна 11 Дек 2015
документ тәрбия сәгате Шигапова Лейсан Мансуровна 2 Мая 2015
документ Тәрбия сәгате Мулланурова Айсылу Мударрисовна 20 Мар 2015
документ 1нче сыйныфта тәрбия сәгате Гатауллина Гульназ Рахимановна 1 Апр 2015
документ Гүзәл дә соң Апасым Ачык тәрбия сәгате Шакирзянова Румиля Илдусовна 29 Апр 2015
документ тәрбия сәгате эшкәртмәсе Ганиева Люция Фаесхановна 14 Ноя 2015
презентация Сыйныф сәгате "Мәктәп формасы" Гаязова Энҗе Фаргатовна 20 Мар 2015
документ Класс сәгате "Көндәлек режим" Гарданова Зимфира Музафаровна 31 Мар 2015
документ Классный час "Толерантлык" Класс сәгате Шамсутдинова Альфия Рависовна 1 Апр 2015
документ Сыйныф сәгате "Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне" Ахметзянова Руфия Ришатовна 1 Апр 2015
документ Класс сәгате."Үз-үзеңне ничек тотарга" Минхайдарова Резеда Рафисовна 1 Апр 2015
документ Сыйныф сәгате "Шәфкатьлелек" Муфахарова Лилия Василовна 10 Апр 2015
документ Парламент сәгате. Тема: "Татарстан Республикасының символлары" Хайруллина Гульсиня Асадулловна 13 Апр 2015
документ Класс сәгате "Экологик ситуацяләр" Кашапова Рузия Ильдусовна 15 Сен 2015
документ Класс сәгате "Туган ягым" Каюмова Рокия Фаратовна 4 Апр 2015
документ Сыйныф сәгате: "Батырлык" Мусина Рамзия Рафиковна 18 Янв 2016
документ "Һөнәрләр илендә" сыйныф сәгате Ахметшина Лейля Сулеймановна 14 Янв 2016
документ Класс сәгате "Кеше дуслык белән көчле" Нуриева Лейля Марселовна 15 Дек 2015
документ Сыйныф сәгате"Чисталык-сәламәтлек нигезе" Мусина Рамзия Рафиковна 17 Янв 2016
документ Сыйныф сәгате"Сәламәтлек-зур байлык" Мусина Рамзия Рафиковна 14 Янв 2016
документ Сыйныф сәгате "Туган телем- татар теле" Гарипова Айгуль Котдусовна 30 Янв 2016
документ Тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының район семинарына ачык тәрбия сәгате дәрес эшкәртмәсе . Тема : “Бәхет кайда ул?” Мустафина Ильгамия Мингалиевна 16 Фев 2016
документ Тәрбия сәгате. (4 нче сыйныф) Спорт һәм сәламәтлек. Биктудина Фирдауса Марсовна 1 Апр 2015
документ Гомер яхшылык өчен бирелгән. Тәрбия сәгате өчен дәрес эшкәртмәсе. Габдрахманова Наиля Шайнуровна 6 Апр 2015