Главная / По задаче / Классное руководство

“Яхшылык эшләргә ашык!”

Скачать
33.5 КБ, 391980.doc Автор: Юнусова Масгуда Масхутовна, 20 Мар 2015

“Яхшылык эшләргә ашык!” темасына

7а сыйныфында сыйныф сәгате

Максат: укучыларда кешелеклелек, шәфкатьлелек, миһербанлылык сыйфатлары, иҗади фикерләү сәләте тәрбияләү.

Материал: Ф. Яруллин шигырьләре; “Татарстан яшьләре” газетасы, 2005, 25 нче март; Р. Маликовның “Гадәт китмәс” кулланмасы. – Казан: КДПУ нәшрияты, 1997.

Сыйныф сәгате барышы

  • Ф. Яруллинның шигъри юллары белән танышу.
  • Әгәр һәркем явызлыкка каршы

    Гел явызлык кына эшләсә,

    Шәфкать кылычы тотып явызлыкның

    Юлларына каршы төшмәсә,

    Яхшылыклар күптән үләр иде,

    Калыр иде бары үч, нәфрәт.

    Җаннарында кояш йөрткәннәргә,

    Кичерә белгәннәргә мең рәхмәт.

  • Укучылар, Ф. Яруллин шигыреннән исем сүз төркемнәрен табып, ике баганага аерып языгыз әле!
  • Явызлык шәфкать кылычы
  • Үч, нәфрәт яхшылык

    Кояш

    Җан

  • Исемнәрне нигә ике баганага аерып яздык?
  • (Җаваплар тыңлана.)
  • Әйе, тормышта ак белән кара, көн белән төн булган кебек, яхшылык белән янәшә яманлык та бар. Ә сез аларны ничек күз алдына китерәсез? Шуны рәсем итеп ясагыз. (Вакыт бирелә, рәсемнәр аңлатыла.)
  • Р. Фәхреддиннең “Шәкертләр әдәбе” исемле хикәясеннән бер өзек тыңлагыз әле! (Өзекне бер укучы укый.)
  • “Берничә кеше мосафир булып бер шәһәргә килгән һәм шәһәр халкына:” Шәһәрегезнең яхшылары кемнәр дә усаллары кемнәр икәнлеген ике көндә белдек, чөнки үз арабызда яхшылар һәм усаллар үзебезгә мәгълүм иде. Шуларның һәрберсе сезнең шәһәр халкыннан үзләренә иш тапты”, - дигәннәр.”

  • Шәһәргә килгән юлчылар арасында нинди кешеләр булган? (Яхшылар һәм усаллар).
  • Бу хикәясе белән автор нәрсә әйтергә тели? (Яхшы да, яман да үз ишен таба.)
  • Кешенең эшләгән гамәлләрен ничек итеп яхшыга һәм яманга аерып була? (Яхшы кеше үзенә генә түгел, башкаларга да яхшылык тели, ә яман киресен эшләргә тырыша.)
  • Һич яхшылык эшли алмасаң син

    Кешеләргә бик-бик теләп тә, -

    Яхшы теләк телә,

    Ул да кайчак

    Зур көч өстәп куя йөрәккә, - дип яза Ф. Яруллин. Димәк, бүгенге сыйныф сәгатендә нәрсә турында сөйләшәбез?

  • Яхшылык һәм яманлык турында.
  • Укучылар, тормышта кешеләрдәге нинди сыйфатлар күбрәк очрый?( Җаваплар тыңлана.)
  • Хәзер “Татарстан яшьләре” газетасындагы бер мәкалә белән танышып үтик. (Бер укучы сөйли.)
  • - Мәкалә ни өчен “Мәрхәмәтлелек” дип атала?

    - Ни өчен хуҗаларның йортыннан җанга җылылык сирпелеп тора?

    - Тормышта бу вакыйгага охшаш хәлләр белән очрашканыгыз бармы?

    - Йортына эт, мәче алып кайтучыларга нинди киңәшләр бирер идегез?

    - Мәрхәмәтлелек сүзеннән күңелгә рәхәт була алырлык нинди матур сүзләр төзи аласыз? (Укучылар сүзләр уйлыйлар.)

    - Рәхмәт, рәхәт, тәмле, хәлле, мәрхәмәт, тәхет, теләк, келәт, мәк һ.б.

    4. Берничә тест биременә җаваплар биреп, үзебезне тикшереп карыйк.

    (Укучыларга Р. Маликов кулланмасыннан тест биремнәре өләшенә, җаваплар тыңлана.)

  • - Сыйныф сәгатен йомгаклыйбыз. Укучылар, үзебезгә нинди йөкләмәләр алабыз? Сыйныф сәгате кайсы ягы белән файдалы булды?
  • Бөтен тереклеккә мәрхәмәтле булыйк;
  • Олыларга, ятимнәргә кулдан килгәнчә булышыйк;
  • Кош-кортларны, хайваннарны рәнҗетмик;
  • Яхшыны яманнан аера белергә өйрәник;
  • Дуслар сайлаганда, очраклы юлдашлардан сак булыйк.

  • Автор: Юнусова Масгуда Масхутовна
    Похожие материалы
    Тип Название материала Автор Опубликован
    документ Яхшылык эшләргә ашык! Харисова Роза Гыйлвановна 29 Янв 2016
    презентация "Яхшылык эшләргә ашыгыйк!"( презентация) Аббазова Гузелия Джавдетовна 20 Мар 2015
    документ Яхшылык эшләргә ашыгыйк! Аббазова Гузелия Джавдетовна 20 Мар 2015
    документ Яхшылык эшләргә ашыгыйк! Ахметова Раиля Тимербаевна 20 Мар 2015
    документ Яхшылык эшләргә ашыгыйк! Ахметова Раиля Тимербаевна 1 Апр 2015
    документ "Һәркемнең гомере бер генә, яхшылык эшләргә ашыгыйк!" Миргазизова Лейсан Мубаракзяновна 3 Мар 2016
    документ Сәләтле балалар белән ничек эшләргә Салихова Гузалия Гависовна 30 Мар 2015
    презентация Классный час "Һәркемнең гомере бер генә, изгелек эшләргә ашыгыйк!" Гарипова Суюмбика Искандеровна 1 Апр 2015
    документ "Бала әдәпле булсын өчен нәрсә эшләргә?" Гильмутдинова Гузелия Хусаиновна 31 Мар 2015
    документ "Гомер бирелә изге эшләргә" сыйныф сәгате (7 сыйныф) Ваганова Альбина Ильсуровна 7 Дек 2015
    документ Класс сәгате "Гомер бирелә изге эшләргә!" Мисалова Гөлия Наилевна 18 Янв 2016
    презентация Нәрсә ул яхшылык? Гафарова Гульнара Галимхановна 31 Мар 2015
    документ Кыл яхшылык, чәч иман нуры Гилязева Фирая Ханифовна 20 Мар 2015
    документ Тәрбия сәгате 4класс "Яхшылык эшлик" Гилмуллина Рамиля Шамиловна 1 Апр 2015
    документ Сценарий праздника "Үрнәк булып яшик җир йөзендә,калдырыйк без бары яхшылык!" Гайнуллина Раушания Мударисовна 30 Мар 2015
    документ Гомер яхшылык өчен бирелгән. Тәрбия сәгате өчен дәрес эшкәртмәсе. Габдрахманова Наиля Шайнуровна 6 Апр 2015
    документ Конспект занятия в подготовительной группе "Яхшылык-җирдә ятмый" Галиакберова Ильмира Музаккировна 19 Окт 2015
    разное : С.Бәҙретдинов “ Файҙалы ҡаҙылмалар “ Сифат тураһында төшөнсә. Харисова Салия Исламовна 20 Мар 2015
    документ Конспект открытого занятия“ Кто нас лечит “ корнеева елена семеновна 30 Мар 2015
    документ Анализ рассказа В.В. Набокова “ Красавица “. Афанасьева Алла Ивановна 20 Мар 2015
    разное Методическая разработка урока по теме “School Education“ в 7 классе Рагозина Светлана Валерьевна 21 Мар 2015
    документ “Задачи с величинами: цена, количество, стоимость“ Багрянцева Анжелика Ивановна 30 Мар 2015
    презентация Презентация на тему:“Артикуляционная гимнастика в стихах.“ Лобанова Евгения Сергеевна 31 Мар 2015
    презентация, документ “СЕРЛЕ ХӘРЕФЛӘР “ уены Шамсутдинова Лилия Набиулловна 1 Апр 2015
    документ “Әкият бездә кунакта“ Шакирова Гульшат Шайхулисламовна 23 Дек 2015
    документ “Авыл укытучысы-2015 “ бәйгесе Садриева Розалия Зуфаровна 19 Фев 2016
    документ Как помочь первоклассникам избежать трудностей при овладении письмом. “Пальчики в футбол играют“ - поочередно сгибать и разгибать пальцы рук “Запомни и назови“ /менять расположение котят, когда ребёнок отвернётся / Дегтева Нелли Антоновна 20 Мар 2015
    разное Сказка “Репка». Аллямова Равиля Жафяровна 31 Мар 2015
    документ Һади Такташ “ Иптәшләр “ шигыренә анализ Нотфуллина Салима Хамитовна 20 Мар 2015
    документ Сыйныф сәгате .“ Мин яшьтәшләремнең үз – үзләрен тотышларына ничек тәэсир итә алам? “ Сагьдиева Танзила Хатиповна 20 Мар 2015
    презентация Презентация “В здоровом теле – здоровый дух» “ Коротыч Анна Владимировна 21 Мар 2015
    презентация, документ Конспект непосредственно образовательной деятельности по рисованию в старшей группе с использованием ИКТ-технологий.Тема: “ Подарок для слонёнка “ Гречухина Елена Владимировна 30 Мар 2015
    документ Родительское собрание “Как помочь первокласснику избежать трудностей при овладении письмом“ Соколова Светлана Николаевна 30 Мар 2015
    презентация Методические рекомендации: “Информатизация как ресурс повышения качества образовательной и коррекционной работы педагога“ Наталия Юрьевна Иванова 30 Мар 2015
    презентация ИНТЕГРИРОВАННЫЙ УРОК: АНГЛИЙСКИЙ ЯЗЫК И ФИЗИЧЕСКАЯ КУЛЬТУРА ТЕМА УРОКА “WE CAN SPEAK ENGLISH DOING SPORT “ Надежда Анатолевна 21 Мар 2015
    документ РАЗРАБОТКА ФОРМАТОК ДЛЯ КОНСТРУКТОРСКИХ ДОКУМЕНТОВ Методическая разработка к лабораторным работам по МДК 01.02. “ Проектирование цифровых устройств“ Васильева Ирина Алфеевна 21 Мар 2015
    документ Урок немецкого языка в 4 классе : “Ist es interessant in der Schule? Warum?“ Сировежко Анатолий Владимирович 30 Мар 2015
    документ Конспект урока немецкого языка в 3 классе по теме “ In der Schule haben wir viel zu tun. “ Полякова Галина Юрьевна 30 Мар 2015
    документ “Ике аңлатма суммасы һәм аермасының квадраты “ дигән темага үткәрелгән дәрес конспекты Галлямова Найля Газимовна 31 Мар 2015
    документ КОНСПЕКТ ЗАНЯТИЯ ДЛЯ ДЕТЕЙ СТАРШЕГО ДОШКОЛЬНОГО ВОЗРАСТА “ Человеку друг огонь, только зря его не тронь ! “ Ксенофонтова Зинаида Валерьевна 1 Апр 2015