Главная / Начальные классы / Разное

Мин - укытучы

Скачать
41 КБ, 1420667.doc Автор: Сахабиева Гульназ Равилевна, 9 Фев 2016

Мин - укытучы.

“...Язмыш синең тез астыңа китереп сукса - егылмас өчен, якасына ябыш. Утларга салса, үзең аннан да көчле ян, шул вакыт аның кызуын сизмәссең. Суларга ташласа-күбек булып өскә күтәрелмә, асылташ булып төпкә бат, ялтыравыңны күреп, чумып алырлар. Тузан итеп һавага күтәрсә - яңгыр тамчыларына кушылып, җиреңә төш. Караурманнарда адаштырса - кояшка карап юл сайла. Ташлар белән бастырса - чишмәгә әверелеп ургы. Җиргә күмсә -орлык шикелле тишелеп чык. Җилкәнеңне җилләр екса - йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә алалар. Түземлеләр генә бәхеткә лаек”.

Ф. Яруллин

Укытучы ! Бу сүз минем өчен һөнәр генә түгел, барлык тормышым да. Уйлап карасам, бөтен яшәвем, кызыксынуларым, аралашуым – барысы да шушы бер юлга барып тоташа.Уемда гел укучылар, балалар. Кайда барсам, ни эшләсәм дә күңелем гел сезнең белән сөйләшә.

Укытучы – иң кирәкле, иң авыр хезмәт ул, бөтен барлыгың белән укучыларыңны яратырга, белем биреп, аларны чын кеше итеп тәрбияләү өчен бөтен көчеңне куясың. Әлбәттә, замана белән дә атларга кирәк. Укытучы баланың күңеленә беренче юллар сала, баланың белемле кеше булып үсүе өчен әти-әнисе белән бергә җавап тота. Укытучы дөнья серләрен ачучы, офыкларны киңәйтүче, миһербанлык үрнәге күрсәтүче. Джонатан Ливингстон үзенең укучысына бик акыллы киңәш бирә: “Син һәр кошта чынлыктагы яхшы күңелле акчарлакны күрергә һәм үзләрендә әлеге яхшы кошны күрергә ярдәм итәргә тиеш”. Һәр укучы үзенчәлекле. Укытучы аларны аңлый белергә, тормышта тиешле юлны сайларга, авыр чакта ярдәм кулы сузарга тиеш.

Кем соң син, укытучы? Ирекле фикер йөртүче, авыр һәм шатлыклы вакытта янәшә баручы, җәмгыятькә кирәкле кешеме? Әллә, киресенчә, синсез дә дөнья алга барырмы?

Уйлап карасаң, укытучы эшен мөһим һөнәрләргә санамыйлар. “Дәрәҗәсе дә юк, акчасы да юк аның “,- диләр яшьләр. Чөнки укытучыга карата мөнәсәбәт бик акрын үзгәрә.Телевизион ток-шоу, интернет-форумнар, сериалларда уйналучы юләр һәм явыз укытучы образлары моңа ачык мисал булып тора. Ә ни кызганыч! Ни өчен соң укытучыны ноутбуклы, киң фикер йөртүче, иптәш итеп күрсәтергә теләмиләр? Моңа кем гаепле? Тормыш таләпләренә җавап бирү өчен укытучы нинди булырга тиеш?

Сораулар, сораулар... Алар мине үз эшемә тагын бер кат нәтиҗә ясарга, җаваплырак булырга этәрде. Балаларга белем бирү өчен үз белемеңне күтәрү генә җитми, замана укытучысы була белергә, үзгәрешләр кертергә кирәк!

Нәрсәдән башларга соң үзгәрешләрне? Дәрестән, укыту системасыннанмы? Әлбәттә! Дәресләрдә белемне әзер килеш түгел, бергә табарга, нәрсә эшләргә түгел, ничек эшләргә икәнен күрсәтергә кирәк. Әлеге кануннарны тормыш таләп итә. Укучылар укытучыларының күләгәсе астында калырга теләмиләр, аны юлны яктыртучы кояш итеп күрәселәре килә. Аларның кояшка, яктыга тартыласылары килә. Укучылар укытучыны үз фәнен генә белүче түгел, юридик яктан белемле, балалар психологиясен аңлаучы, технологияне яхшы белүче итеп күрергә телиләр. Укучыларның теләкләре белән килешергә кирәк. Укытучы уңышка, теләкләренә ирешсен өчен аның теләк канатларын гына кисмәсеннәр.

Мәктәпне тәмамлап тормыш юлына аякка басканда сәламәт, компетентлы, алган белемнәрен дөрес кулланучан һәм илебезне алга алып баручылар итеп әзерләргә тиеш без аларны. Алар үз укытучыларын һәрвакытта яратып искә алсалар, киңәш сорап мөрәҗәгать итсәләр, кунакка килеп хәл-әхвәлеңне белешсәләр, укытучы булуың белән горурлана аласың. Укучың белән янәшә бару, аларның киләчәге турында кайгырту безнең һөнәребезнең төп мәгънәсе.

Укытучы - универсаль кеше дип юкка гына әйтмиләрдер ул. Чыннан да, Укытучы шул ук вакытта балага, аның яшенә карамыйча, Әни дә була белергә тиеш, психологик яктан да ярдәм күрсәтә белүе зарур, шул ук вакытта баланың дусты, иң якын сердәшчесенә әверелергә тиештер ул. Баланың мәктәпкә барасы килүе, сыйныфтагы мөхит, аның белемгә омтылуы, югары үрләр яуларга әзер булуы – болар барысы да, иң беренче чиратта, укытучыдан тора. Укытучы кеше бала белән үз мөнәсәббәтен ничек итеп төзи, аңа дөньяны кайсы ягы белән, бигрәк тә нинди төсләр белән ачып күрсәтә, шул килеш шәкерт олы тормышка яраклаша һәм үз урынн таба. Әлбәттә, күп очракта, боларның барысы белән дә ата-ана шөгельлә дип уйларсыз. Әйе, килешәм, ләкин бала үзенең барлык булган вакытын диярлек мәктәп диварларында үткәрә һәм ата-аналар ышанып, аларны безнең кулларга – укытучыга тапшыра. Ә Укытучы, үз чиратында, әлеге ышанычларны кара таплар төшермичә бары тик акларга тиеш.

Иң беренче мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, зур тормышка озатып соңгы кыңгырау чыңлаган көнгә кадәр бала белән һәрчак янәшәдә аның Укытучысы атлый. Ул барлык һөнәрләргә юл ачучы, күпкырлы, эзләнүчән, тәрбияче, могҗиза кылучы. Ул Укытучы –Ул бәхетле кеше, чөнки аның кулында Кешелек бәхете. Укытучы булу өчен һөнәри белем, ә иң яхшы укытучы булыр өчен балаларны яратып, эшеңә күңел җылыңны салу кирәк!


Автор: Сахабиева Гульназ Равилевна
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован
документ Эссе. Мин - укытучы. Зарипова Лидия Азгатовна 31 Мар 2015
документ Мин - укытучы Сахабиева Гульназ Равилевна 9 Фев 2016
документ Мин - Укытучы. Эссе Юзмиева Сурия Габидулловна 20 Мар 2015
документ Эссе "Мин укытучы" Гайфуллина Дамира Гилфановна 20 Мар 2015
документ Эссе "Мин - укытучы" Абдуллина Лилия Ринатовна 20 Мар 2015
документ Эссе "Мин- укытучы" Закирова Сания Исмагиловна 20 Мар 2015
документ эссе мин укытучы Каримова Гульсинур Гайнановна 1 Апр 2015
документ Эссе "Мин - укытучы" Гильмутдинова Эльвира Ивановна 7 Дек 2015
документ Эссе "Мин - укытучы" Хасанова Нурлися Фирдусовна 2 Мар 2016
документ Эссе. Мин – Укытучы! Мингалиева Лейсан Эмитовна 2 Мар 2016
документ Эссе "Мин-укытучы". Хасанова Гульназ Накиповна 8 Фев 2016
документ Эссе "Мин-укытучы" Шайхелмарданова Нурания Абударовна 9 Фев 2016
документ Эссе "Мин - укытучы" Нуруллина Гулирам Анасовна 30 Янв 2016
документ "Мин - укытучы!" Нуриева Эльвира Азатовна 10 Дек 2015
документ Укытучы булып эшләмим, УКЫТУЧЫ булып яшим! Гилязиева Альбина Николаевна 26 Янв 2016
документ Эссе.Мин- укытучы Бариева Миляуша Илсуровна 8 Фев 2016
документ Укытучы булып эшлим. Укытучы булып яшим! (Минем педагогик эшчәнлегем) Шәяхмәтова Сиринә Фәгыйль кызы 31 Мар 2015
документ парламент дәрес: "Мин - укучы, мин - гражданин" Кызрачева Айгуль Расиаловна 20 Мар 2015
документ парламент дәрес: "Мин - укучы, мин - гражданин" Кызрачева Айгуль Расиаловна 20 Мар 2015
разное Веб-квест Мин Людмила Ивановна 4 Апр 2015
разное Веб-квест Мин Людмила Ивановна 4 Апр 2015
видео Мин ғашиҡ Азнабаева Альбина Бариевна 7 Апр 2015
разное Мин - сыйныф җитәкчесе. Бурганова Римма Нурмухаметовна 2 Мар 2016
документ Беренче укытучы Алтынбаева Светлана Сагидулловна 20 Мар 2015
документ Беренче укытучы Алтынбаева Светлана Сагидулловна 20 Мар 2015
документ Укытучы – изге һөнәр иясе Зиганшина Лилия Суфияровна 20 Мар 2015
документ Кем ул укытучы? Гильфанова Райхана Раисовна 31 Мар 2015
документ Компетентлы укытучы-компетентлы укучы Махмутова Зайтуна Гаяновна 2 Мар 2016
документ Эссе.Мин-укытучы. Мусина Рамзия Рафиковна 18 Янв 2016
документ Манометр Формы, методы обучения Средства обучения Время фронтальная Слово учителя 2-3 мин Фронтальная форма,  метод словесный Слово учителя, 8 мин Фронтальная.  анимация, ПК, проектор 12 мин Коровина Наталья Вячеславовна 21 Мар 2015
документ Тема: Мин кем - мин нинди? Максат: Балаларга психологик уңай халәт тудыру.”Мин” образын формалаштыру. Күзаллауны, хәтерне яхшырту, игътибарлылыкны, иҗади уйлау, фикерләү сәләтен үстер Бурханова Гузелия Габделахатовна 26 Окт 2015
документ Мин - тәрбияче Галиуллина Айгуль Фаизовна 31 Мар 2015
разное "Мин белергә телим" Адгамова Кадрия Васимовна 31 Мар 2015
видео Видеоролик "Мин татарча сөйләшәм" Абдуллина Файруза Миннулловна 1 Апр 2015
разное Мин яратам сине татарстан Cафина Раиля Халитовна 18 Окт 2015
документ Мин-тэрбияче Камалова Александра Павловна 19 Окт 2015
документ Мин тәрбияче Камалова Александра Павловна 1 Фев 2016
документ Мин -укытучы.Эссе. Муллаярова Сумая Талгатовна 8 Фев 2016
документ Эссе. Мин - уктучы. Зугра Бадертдинова 30 Янв 2016
аудио Мин-башҡорт Багаутдинова Альмира Рафаиловна 20 Мар 2016