Главная / Дошкольное образование / Развитие речи

Тема: «Аулак өйдә кунакта»

Скачать
19.1 КБ, 706268.docx Автор: Валиева Раиля Марсовна, 31 Мар 2015

Тема: «Аулак өйдә кунакта».

Максатлар:1.Балаларда тапкырлык, сизгерлек, мөстәкыйльлек, игътибарлык, дуслык хисе тәрбияләү; логик фикерләү сәләтен, күреп хәтергә алуны үстерү.

2.Балаларда борынгы гореф-гадәт,уеннарга карата кызыксыну уяту,күңел ачуга актив катнашу теләге булдыру.

3.Балаларда сүзлек запасын баету. Туган илгә,телгә ихтирам һәм хөрмәт тәрбияләү.

Җиһазлау: татар халык киемнәре,китап,ашамлыклар,яулык,сөлге,гармун,сандык,уенчык.

Дәрес барышы:

Тәрбияче: Исәнмесез,балалар!( Исәнмесез)Балалар,безнең бүгенге дәресебез гади түгел,ә серле булачак. Сезнең дәү әни,дәү әтиләрегез бармы? (әйе бар). Беләсезме алар яшь чакта аулак өйләргә җыелырга яратканнар. Сезнең дә анда барасыгыз киләме? (Әйе килә). Алайса рольләрне бүлешик. Мин-әби,сез-кунаклар булырсыз. Хәзер күзләрне йомдык-ачтык. Мин кем булдым? (Әби) ә сез? (Кунаклар)

Балалар,ә кунаклар килер алдыннан өйдәгедәр нишлиләр? Әйдәгез без дә өйне җыештырыйк. (Кунаклар килә)

Әби: Исәнмесез,исән-сау гына килдегезме?

Балалар: Әби,безнең киләсен каян белден? Әллә мөндәрләрен төштеме?

Әби: Ник алай дисез?

Балалар: Чөнки,мөндәр төшсә кунак килә. Самовар җырласа кунак көт. Кашык,пычак төшсә кунак көт. Песи битен юса кунак килә.

Әби: менә ни кадәр әйтем беләсез икән. Мин дә берне әйтим әле. Саескан ишек алдына төшсә-кунак килә. Чыннан да минем песиембуген битен юып утыра иде сез киләсен белгән инде ул,шуна чистарынган,балалар.

Б: Әби,без сиңа күчтәнәч алып килдек.

Ә: Рәхмәт. Ә сез кунакка нинди күчтәнәчләр алып барасыз? (торт,чәк-чәк,пирог һ.б.)

Ә: Балалар,аулак өйдә яратып уйналган бер уен бар-ул «Утыр,утыр,Мәликә»-дип атала.Әйдәгез уйныйбыз. (Уйныйбыз).

Ә.: Мин яшь чакта бер матур җыр бар иде,ул- «Уйнат,уйнат гармуныңны» -дип атала. Сез ул җырны белмисездер инде.

Б: Беләбез,әби,беләбез. (Җырлыйлар)

Ә.: Рәхмәт,яшреп киткәндәй булдым. Балалар,аулак өйнең яме»Йөзек салыш»уеныннан башка булмый инде ул. Әйдәгез уйныйбыз .

Уен: «Йөзек салыш».

Б: Әби,әнә анда нинди сандык соң ул синең? Бик карыйсы килә.

Ә.: Бу сандык бик күптәнге,анда нәрсә генә юк. Әйдәгез,минем янга килегез,сандыкны карыйк (китап чыгарам)

Б.:Ай нинди зур китап.

Ә.: Әйе шул,әйдәгез аның беренче битен ачыйк.Бу биттә кемнәр бар? (егет һәм кыз)

Ә.: Алар нәрсә кигәннәр? (Милли киемнәр һәм түбәтәй белән калфак)

Б.: Әби,безнең Кәрим түбәтәй,Әдилә-калфак турында шигырь дә беләләр. Әйдәгез тыңлап үтик.

Ә.: Бик матур сөйләдегез,рәхмәт. Ә хәзер мин сезгә табышмак әйтеп карыйм әле: 1. Юк аягы,юк күзе

Сөйли,өйрәтә үзе. (Китап) (Китап турында сөйләнеп үтелә)

2.Сырлы-сырлы-сырлы ул,безнең белән җырлый ул. (гармун) (Гармун турында мәгълүмат)

3.Үзе түгәрәк,урыны түрдәрәк,

Бар нәрсәдән кадерлерәк.(Икмәк)

Ә.: Менә нинди уңганнар сез. Балалар,аулак өйдә дәү әниләр кул эшләре эшләгәннәр-кулъяулык,сөлге чиккәннәр.Әйтегез әле нинди рәсемнәр бар анда? Нинди төсләр кулланылган? (Балалар җавабы)

Ә.: Ә тагын аулак өйдә бер уен уйналган. Ул-«Кәрия-Зәкәрия» дип аталган. Уйныйбызмы (Әйе)

Балалар,татар халкында кунакны чәй эчермичә җибәрмиләр. Ә сез чәй өстәленә ниләр куяр идегез? (Милли ризыкларны атыйлар) Ә өчпочмакны пешерер өчен ниләр кирәк?

Ә.:Ә хәзер әйдәгез бергәләп чәй эчик,өстәлянына рәхим итегез.

Балалар,без бүген кая булдык? Кем янына бардык? Кунакта нишләдек? Сау булыгыз,балалар.


Автор: Валиева Раиля Марсовна
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован
документ Тема: «Аулак өйдә кунакта» Валиева Раиля Марсовна 31 Мар 2015
разное Занятие "Әни өйдә юк чакта". Ахмадуллина Фарида Фаритовна 31 Мар 2015
документ Аулак өйдә Гимадиева Гузалия Завдатовна 31 Мар 2015
документ Укучының өйдә дәрес хәзерләвен оештыру Шафигуллина Суфия Миннекамиловна 2 Апр 2016
документ "Мин өйдә булышчы" Валитова Альфия Нурулловна 1 Мая 2015
документ «АКБАЙДА КУНАКТА» (Уртанчылар торкемендэ интеграль дэрес) Ганиева Лейля Илдаровна 31 Мар 2015
документ «Әкияттә кунакта» Трофимова Айгуль Ринатовна 14 Янв 2016
документ Татар халык уеннары. Аулак өйдә уйналган уеннар. Галимуллина Зульфия Марсилевна 20 Мар 2015
документ План- конспект тема: "Мин өйдә булышчы" Насибуллина Айгуль Радиковна 20 Мар 2015
документ Татар теле һәм әдәбиятыннан эш программасы 8 сыйныф рус мәктәбе татар төркеме (өйдә укучы бала өчен) Маматкулова Гульназ Гамировна 31 Мар 2015
документ Рекомендации для родителей " Өйдә балалар белән ничек шөгыльләнергә?" Валиева Айгуль Надировна 20 Ноя 2015
документ Рекомендации для родителей " Өйдә балалар белән ничек шөгыльләнергә?" Валиева Айгуль Надировна 1 Дек 2015
документ Доклад для родительского собрания.Тема "Укучының өйдә дәрес әзерләвен оештыру" Лотфуллина Алсу Камалутдиновна 15 Окт 2015
документ Сүзле уен “Бу өйдә кем яши?” Игра “Кто живет в этом доме?” Мухаметзянова Гульнара Фаритовна 20 Окт 2015
презентация "Мин-өйдә булышчы" циклы буенча "Без булышабыз" презентациясе. Ахмадуллина Резеда Фанузовна 7 Дек 2015
документ Өйдә бала белән ничек шөгыльләнергә Мирзагитова Гульсия Рисуновна 8 Фев 2016
документ «Йомры икмәк бездә кунакта» Сабирова Алсу Ильдусовна 15 Ноя 2015
разное «Кар патшабикәсендә кунакта» (зурлар төркемендә иң гади математик күзаллаулар формалаштыру эшчәнлегенең конспекты). Зямилева Алсу Рафаэлевна 15 Окт 2015
документ Мияубикә бездә кунакта Вафина Файруза Габделхаевна 30 Мар 2015
документ Әбидә кунакта Вафина Файруза Габделхаевна 30 Мар 2015
документ Вини-Пухта кунакта . Габдрахманова Гульсария Фаилевна 31 Мар 2015
документ Юындырда кунакта. Сагдиева Наила Махмутовна 31 Мар 2015
документ Табигаттэ кунакта Габдрахимова Амина Хадиевна 31 Мар 2015
документ Светофор бездә кунакта! Степанова Светлана Михайловна 31 Мар 2015
документ Дуслар кунакта Сахбиева Гульшат 31 Мар 2015
документ Доктор Айболитта кунакта Муллагалиева Гульсария Харисовна 31 Мар 2015
разное Төлкебикәдә кунакта видео Зайнуллина Гузель Талгатовна 27 Ноя 2015
документ Әкияттә кунакта Шарафутдинова Резеда Рамазановна 23 Ноя 2015
документ Әкияттә кунакта. Махмутова Разиля Харисовна 24 Дек 2015
документ ӘКИЯТТӘ КУНАКТА Мухаметгалимова Назира Гаптерауфовна 19 Фев 2016
документ Әкияттә кунакта Закирова Разида Минсалиховна 11 Фев 2016
документ Әкияттә кунакта Вафина Файруза Габделхаевна 24 Янв 2016
документ Светофорда кунакта Нуриева Гульзифа Робертовна 6 Дек 2015
документ Әкияттә кунакта Байрамова Резида Габделбаровна 14 Янв 2016
документ Үткән заман хикәя фигыльдә кунакта Фатрахманова Фания Сулеймановна. 30 Мар 2015
документ Мияубикә- бездә кунакта. Гатиатуллина Эльвира Генадиевна 30 Мар 2015
документ Кызыл калфак кунакта. Абдуллина Алина Илгизаровна 30 Мар 2015
документ Светофорда кунакта! Кирамова Гульназ Марселевна 31 Мар 2015
документ Сөмбелә бездә кунакта Закирзянова Эндже Рахимзяновна 31 Мар 2015
документ Урманда кунакта(зурлар төркеме өчен). Мухаммадиева Гулуса Габидулловна 31 Мар 2015