Главная / Дошкольное образование / Развитие речи

“Йомры икмәкнең туган көне”

“Йомры икмәкнең туган көне”

Максат:

-Балаларның сүз байлыгын үстерү, сөйләмдә активлаштыру. “Нинди?”, “нәрсә?”, “ничек?” “кайда яши?” сорауларына җавап бирергә өйрәтү.

-Урман төшенчәсе белән таныштыру, аю, буре, куян, төлке сүзләрен кабатлау, сөйләмдә куллану.Кыргый хайваннар турында белемнәрен киңәйтү.Кыргый хайваннарга карата кызыксынучанлык тәрбияләү.Дус –тату итеп уйнау теләге уяту.Күтәренке кәеф булдыру.

-Балаларны катлаулы булмаган предметлар (йомры икмәк) әвәләргә өйрәтү.

-Камыр кисәкләрен әйләнүле хәрәкәтләр белән әвәләргә өйрәтүне дәвам итү.

-Әвәләүгә кызыксыну уяту, игьтибарлылык тәрбияләү, башланган эшне ахрына кадәр җиткерергә өйрәтү, камыр һәм буяулар белән чиста-пөхтә эшләргә күнектерү.

-Дидактик уен аркылы яшел, сары, зәңгәр, кызыл төсләрен ныгыту.

Җиһазлау:

Магнитофон, агач макетлары,уенчыклар:аю, куян, буре, төлке, йомры икмәк.Аудиоязмалар, урман дикорацияләре, әвәләү өчен салфеткалар, буяулар.

Балаларның яшьүзенчәлекләрен исәпкә алып эшчәнлектә берничә белеем бирү өлкәләрен берләштердем.

Алар:

-танып белү

-аралашу

-иҗади сәнгать

-музыка

-социальләштерү

-сәламәтлек

Эшчәнлек барышы:

Бар шундый яхшы гадәт

Сәламнәр бүләк итү.

Якты кояшка сәлам!

Чиста һавага сәлам!

Олылар һәм кечеләр

Барыгызга да сәлам.

Балалар карагыз әле безгә күпме кунак килгән.Алар безне карарга килгәннәр.Әйдәгез алар белән исәнләшәбез.

Балалар:Исәнмесез!

(йомры икмәк керә)

Йомры икмәк:Исәнмесез балалар!

Балалар:Исәнме йомры икмәк!

Йомры икмәк:Минем бүген туган көнем.Мин үземнең туган көнемә урманда яшәүче дусларымны чакырырмын дигән идем.Ләкин мин әбиемә булышам.Зинһар ярдәм итегез миңа. Урмандагы дусларымны чакырыгыз эле дускайларым минем.

Тәрбияче: Балалар әйдәгез йомры икмәккә булышабызмы?

Балалар:Әйе!

Тәрбияче:Әйдәгез алайса кулга-кул тотыныйк та кузгалыйк. (урманга баралар, урман тавышы ишетелә, кошлар сайраганы)

Менә балалар килеп тә җиттек.

Тәрбияче: Балалар игьтибар белән карагыз әле чыршы артына нәрсә качкан?

Балалар:Куян

Тәрбияче:Куян нинди?

Балалар:Куян йомшак, матур, бәләкәй.

Тәрбияче: Исәнме куянкай без сине йомры икмәкнең туган көненә чакырырга килдек.

Куян:Рәхмәт дусларым, мин барырмын.

Тәрбияче :Әйдәгез, балалар “Куянкай”уенын уйнап алабыз.

Уен “Куянкай”

Ак куянкай утырган,
Колакларын селкетә.

Менә шулай, менә шулай
Колакларын селкетә (баш өстенә куеп, кулларыгызны селкетегез).

Куян туңа башлагач,
Аякларын җылыта.

Менә шулай, менә шулай
Аякларын җылыта (әле бер, әле икенче кулыгыз белән кул аркаларын сыйпагыз).

Куян тагы да туңа,
Сикергәләп тә куя.

Менә шулай, менә шулай
Сикергәләп тә куя (куяннар кебек сикерегез).

Тәрбияче, балалар:Саубул куян.

Куян:Саубулыгыз балалар!

Тәрбияче: Юлыбызны дәвам итәбез.Кулга кул тотыныштык. Карагыз әле агач артына кем качкан?

Балалар:Бүре!
Тәрбияче:Бик дөрес балалар.

Тәрбияче, балалар: Исәнме бүре!

Бүре: Исәнмесез дусларым!

Тәрбияче: Бүре без сине йомры икмәкнең туган көненә чакырырга килдек.Аның бүген туган көне.

Бүре: Бик барыр идем дә, ләкин мин аңа чәчәкләр җыярмын дигән идем.Элгермәм шул инде.

Тәрбияче:Элгерерсең.Балалар әйдәгез бурегә булышабыз. (дидактик уен “Чәчәчкләрне төсе буенча вазаларга җыю)

Тәрбияче: Булдырдыгыз балалар! Әфәрин!

Бүре: Рәхмәт дусларым! Менә нинди матур чәчәкләр җыйдык. Куян шатланыр инде.

Тәрбияче, балалар:Саубул бүре!

Бүре: Саубулыгыз балалар!

Тәрбияче: Әйдәгез балалар юлыбызны дәвам итик.

Тәрбияче:Җәен урманга хуҗа,

Кышын кардан да аста.Кем ул балалар?

Балалар:Аю

Тәрбияче: Дөрес балалар аю.

(Уен “Җиләк кыям,как кыям”)

Җиләк җыям, как җыям

Дәү әнигә бүләккә

Монда җиләк күп икән

Аю, буре юк икән.

Тәрбияче:Әй, аю тагын тота алмадың!

Аю:Исәнмесез минем дусларым!

Т,Б: Исәнме аю!Без сине йомры икмәкнең туган көненә чакырырга килдек.

Аю:Рәхмәт дусларым, килермен.

Тәрбияче, балалар: ярый аю, саубул.
Аю: Саубулыгыз дусларым!

(Төлкенең өенә киләләр)

Балалар нечкә билле,

Келтә койрыклы кем инде ул?(төлке)

Балалар: Төлке

Тәрбияче: дорес балалар.

Т,б: Исәнме төлке!

Төлке; Исәнмесез балалар!

Т: Төлке, без бит сине йомры икмәкнең туган көненә чакырырга килдек.

Т: Рәхмәт дусларым.Мин әлбәттә киләм.

Т, б:Саубул төлке!

Т:Саубулыгыз дусларым!

Тәрбияче: Балалар без күпме кунаклар чакырдык,ардык.Әйдәгез ял итеп алабыз.(сулыш гимнастикасы)

Тәрбияче:Балалар салкын җил чыкты. Җил ничек исә. Агачтагы яфракларны ул ничек селкетә? (балалар күрсәтәләр, авызлар белән агачтагы яфракларны эрү.)

Тәрбияче: Менә ял да иттек.Хәзер әйдәгез бакчабызга кайтыйк инде.( кайталар)

Тәрбияче:Балалар әйдәгез без дә йомры икмәккә күчтәнәч ясыйбыз. Без аңа үзе кебек йомры икмәкләр ясыйк. (өстәл артына утыралар тозлы камырдан түгәрәк әвәлиләр.)

Тәрбияче: Әйдәге әвәләү алдыннан бармак уены уйнап алыйк.

Без кар урманга бардык.

Бик кызык куян күрдек

Үзе шундый кечкенә

Үзе туптай сикерә.

Тәрбияче:Сезнең алдыгызда камыр кисәкләре бар.Камырны алып ике уч арасына куябыз һәм түгәрәк ясыйбыз. Тәрбияче: Менә шулай әвәлибез,

Менә шулай әвәлибез.

Без түгәрәк ясыйбыз.

Аннары без анарга

Күз һәм авыз ясыйбыз.(Тәрбияче балаларга булыша)

Әзер түгәрәкләрне тәлинкәләргә куябыз.Һәм анарга күзләр һәм авыз ясыйбыз.Буяуларга бармакны манабыз.Аннары йомры икмәккә күзләр ясыйбыз.Һәм авызын ясап куябыз(тәрбияче ярдәме белән)

Тәрбияче:Булдырдыгыз балалар. Балалар без күпме йомры икмәк ясадык?

Балалар:Күп!

Т:Әйе дөрес.Алар нинди формада?

Б:Түгәрәк!

Т: Дөрес!

Т:Менә безнең йомры икмәкләребез әзер. Балалар нәрсә тавышы килә? (провоз тавышы, урман җәнлекләре торле төстәге вагонардан торган паровозга утырып килә)

Урман җәнлекләре:Исәнмесез балалар. Менә без килеп тә җиттек.(исәнләшәләр)

Тәрбияче:Балалар карагыз әле урман җәнлекләре нинди матур паровозга утырып килгәннәр. Куян нинди төстәге вагонга утырган балалар? (Сары)

Тәрбияче:Әйе.Ә бүре?

Б: Кызыл.

Т: Аю нинди төстәге вагонга утырган?
Б: зәңгәр.

Т:Төлке ниндиенә утырган?

Б:Яшел.

Дөрес балалар.

Урман җәнлекләре: Ай, яй нинди акыллы балалар икән.Без бит сезгә дә күчтәнәчләр алып килдек. (вагоннарда конфетларны күрсәтеп)

Тәрбияче: Рәхмәт сезгә урман җәнлекләре. Әйдәгез без хәзер йомры икмәкнең туган көненә барыйк.Анда шул кәнфитләр белән бергәләп чәй эчәрбез.

Тәрбияче:Балалар әйдәгез кунакларыбыз белән саубуллашабыз.

Балалар:Саубулыгыз!


Автор: Мурадымова Чулпан Нурисламовна
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован
разное “Йомры икмәкнең туган көне” Мурадымова Чулпан Нурисламовна 30 Мар 2015
документ Йомры икмәкнең туган көненә хәзерләнү. Вазиева Хания Минзяновна 16 Мар 2016
документ “Куянның туган көне” Кашапова Гузель Нургалеевна 31 Мар 2015
презентация “ Туган якны өйрәнү” музее. Яннаева Рима Хайдаровна 20 Мар 2015
документ Тема“Туган илкәем, газиз җиркәем” Шайдуллина Эльфира Ханифовна 30 Мар 2015
документ “Тукай һәм туган тел” Шарифуллина Энджекай Юнусовна 7 Дек 2015
документ “Җир көне” Идрисова Файруза Мунавировна 8 Ноя 2015
документ Уртанчылар төркеме өчен шөгыль конспекты. Йомры икмәккә ияреп – “Математик илгә сәяхәт!” Тлякова Зульфида Кафиловна 31 Мар 2015
документ “Туган җирем, мәктәбем, һөнәри эшчәнлегем” темасына эссе Асылова Лимуза Таеповна 20 Мар 2015
разное Н.Нәҗминең “Татар теле” шигырендә туган телнең бөеклеге чагылышы. Ибрагимова Фидания Ракиповна 20 Мар 2015
документ “Туган як- кадерле төбәк” ( Телдән журнал) Саттарова Альфия Миннегалиевна 20 Мар 2015
разное Гомәр Бәшировның “Туган ягым-яшел бишек” әсәрендә гореф-гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше. Касимова Лилия Амировна 20 Мар 2015
документ Г.Бәшировның “Туган ягым-яшел бишек” әсәрендә гореф- гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше. Галлямова Гульназ Мубараковна 20 Мар 2015
документ “Иң татлы тел – туган тел”. Сыйныфтан тыш чара. Гареева Ландыш Мухаметрахимовна 20 Мар 2015
документ Бөек Ватан сугыш ветераны белән очрашу чарасы -“Туган илем – тынычлык, дуслык иле!” Иблиева Резеда Идаиловна 31 Мар 2015
документ Открытый урок “Туган җирем- Татарстан.”( Моя Родина- Татарстан") Низамова Гузалия Гусмановна 21 Ноя 2015
документ Тема: “Балаларның туган якка мәхәббәтләрен сынлы сәнгать эшчәнлеге аша тәрбияләү”.(уртанчылар төркеме) Тлякова Зульфида Кафиловна 13 Апр 2015
документ “Ирекле ит,туган телем белән бәхетле ит, бүтән йөдәтмәм…” Гайфуллина Гильсина Махмутовна 26 Окт 2015
документ “ Баланың бер көне”. 1 сыйныфка укырга керүче балаларның әти-әниләр җыелышында чыгыш. Закирова Гульназ Идвартовна 30 Мар 2015
документ 1 апрель “Көлке көне” Самигуллина Альбина Харисовна 11 Мая 2015
разное “Нәүрүз бәйрәме!” Максат:Балаларны халкыбызның гореф – гадәтләре белән таныштыру. “Нәүрүз”-бәйрәме турында белемнәрен баету,фольклор запасларын арттыру, ихтиярларын барлыкка китерү,сәләтләрен ачу,үстерү туган телгә карата мәх Идрисова Ильвира Мухаметзакиевна 7 Апр 2015
документ “Балаларның туган якка мәхәббәтләрен сынлы сәнгать эшчәнлеге аша тәрбияләү буенча уртанчылар төркеме өчен перспектив план”. Тлякова Зульфида Кафиловна 31 Мар 2015
презентация, документ “Алсуның туган көненә без чакырдык кунаклар” темасына әйләнә тирә белән танышудан зурлар төркеме өчен уен-шөгыль эшкәртмәсе. Аухадшина Светлана Александровна 11 Дек 2015
презентация туган тел көне презентация Платонова Дамира Данияловна 20 Мар 2015
презентация Халыкара туган тел көне Багавиева Гульгенэ Мунировна 20 Мар 2015
документ Клоун Бимның туган көне Каримова Раушания Нисбатовна 4 Апр 2015
документ Эшчәнлек конспекты "Алиянең туган көне" Тазеева Гульнур Агзамовна 6 Ноя 2015
презентация 21 февраль - Халыкара туган тел көне Сафина Мадина Салиховна 15 Окт 2015
документ Тынычлыкның туган көне Миркасимова Гульшат Габдулловна 9 Ноя 2015
документ Конспект занятия "Озын колакның туган көне" Валеева Гузелия Асхатовна 4 Ноя 2015
документ Кәҗәнең туган көне Габдрахимова Амина Хадиевна 7 Дек 2015
документ 21 февраль- халыкара туган тел көне Сабирзянова Ландыш Марсовна 2 Мар 2016
документ Туган тел көне Ахметшина Айгуль Фаукатовна 2 Мар 2016
презентация "Акбайның туган көне" Сабирова Алсу Исмагиловна 3 Апр 2016
разное ТЕМА.”Ашамлыклар” (“Еда”) Валиахметова Сирена Зинетулловна 19 Мар 2016
документ “ТУГАН КӨНГӘ БҮЛӘК ӘЗЕРЛИБЕЗ" Мингалиева Нурзия Бадрутдиновна 26 Ноя 2015
документ "Туган җиребез – Татарстан”. Воробьёва Людмила Николаевна 17 Дек 2015
документ “Парниковый эффект” или “гринхауз-эффект” Капин Артем Витальевич 20 Мар 2015
презентация 21 нче февраль - Халыкара туган тел көне Фардиева Гузель Габдулахатовна 20 Мар 2015
презентация, документ Туган тел көне (День родных языков). Закирова Нурия Набиулловна 20 Мар 2015