Главная / Дошкольное образование / Аппликация, лепка

Хикмәтле алма.

Скачать
17 КБ, 767514.docx Автор: Салихзянова Фирдия Муллануровна, 31 Мар 2015

Тема: Хикмәтле алма.

Максат: Тәрбияче сөйләмен игътибар белән тыңлау, әвәләү алымнарын, формаларын күзаллауларын камилләштерү, бармак очлары бәлән пластилинны ябыштыру, өлкәннәрне хөрмәт итү, тыңлаучан булырга ирешү.

Җиһазлау: пластилин, катырдыдан киселгән зур алма, курчак, аю, алма.

Барышы:

Тәрбияче: Балалар мин сезгә бүген бер әкият сөйлим, ә сез игътибар белән тыңлагыз.

Исәнмесез балалар!

Ягез әле килегез, тирәли тезелегез,

Әкият сөйлим сезгә, тезеп сүзен сүзгә.

Сөендерә торганын, көендерә торганын, уйландыра торганын,

Сөйлим сезгә барында.

Борын заманда түгел, менә хәзерге көннәрдә урамда машина, күктә самолетлар гөрләп торган заманда бер бик кире беткән кыз булган ди. Әнисе: Кызым, карале нинди матур уенчык алып кайттым. Юк матур түгел,- дип киреләнә ди. Әнисе тәмле-тәмле ризыклар пешерә икән; ашамыйм, тәмле түгел дип, ашамый утыра ди. Кызның әнисе бик борчыла, кайгыра ди. Әллә авырый микән,табибларга күрсәтеп карыйм микән ди. Төрле табиблар карыйлар ләкин бер чирдә тапмыйлар. Нишлим кая барыйм дип, кайгырып йөргәндә, алма сатучы килә.

Алмаларым татлылар,

Тышы кызыл, эче бал.

Ниндиләрен телисең,

Теләгәнен сайлап ал.

Алмаларым хикмәтле, хикмәтен ашап карагач белерсез.

Сатучының алмасын алып бетерәләр. Кызның әнисе килеп җиткәндә бары бер генә алма калган ди.

Ана сөенеп, алмасын алып, тизрәк өйләренә, кызына, бирергә йөгергән. “Кызым, нинди матур, тәмле алма алып кайттым, мә тизрәк аша әле”, -дип биргән . Ә кызы, “Кирәк түгел миңа алма,ашамыйм,”-дип атып бәргән ди, тагында кычкырып елый башлаган. Хикмәтле алма бик рәнҗегән һәм бу өйдә каласы килмәгән, сукмактан тәгәрәп, зур юлга чыккан.

Хуш исләр таратып,

Кызарып пештем мин,

Җәй буе кояшның,

Ал нурын эчтем мин.

Үпкәлим һәм рәнҗим,

Мәрхәмәтсез кызга,

Китәм моннан еракка,

Чыгам тизрәк юлга.

Шулай тәгәри-тәгәри урманга җитә, каршысына аю очрый.

Аю: Әй, кызыл алма, кая болай ашыгасын?

Алма: Кая күз күрә шунда.

Аю: Нишләп әле үзен генә юлга чыктын?

Алма: Бик рәнҗеттеләр, тәмсез, дип идәнгә аттылар.

Аю: Әйе хәлен әйбәт түгел икән шул, тик кая барып чыгарсың икән син, юлда белмәгән килеш?

Алма: Кая барсам да килеп чыгармын, тик шул кире беткән кыз яныннан читтәрәк булыйм. Үземне кадерсезләгәгәннәрне яратмыйм, мине хуҗам бик кадерләп үстерде.

Алма көн барган, ай барган, битләре бераз сыдырылып китсә дә, элекеге матурлыгын югалтмаган, ә кире беткән кыз бик каты авырып киткән. Ул инде кирелеген оныткан. Әнисе: “ Кызым, тәмле ботканы ашап карале”,- дисә, “И, әнием, ашар идем дә, ашыйсым килми”,- ди икән. Әнисе: “Бу кызыма ни булды икән?”-дип ямансулап йөргән дә, алма сатучыны исенә төшергән. Сатучы янына барып кызыл алма сораган. Сатучы: “Алмагачым корыды, күрәсен аның җимешен кем дә булса кадерсезләгәндер. Хикмәтедә бит күңел җылысы бирә торган алма иде шул”. Әнисе: “ Миңа шул алманың берсен генә бирә алмассыңмы, кызым авырып китте, бәлки терелер иде”,-дигән. Сатучы: “ Тап син ул алманы һәм кызыңа бир”,- дип киңәш биргән. Әнисе алма эзләп бара торгач, урманга килеп җиткән һәм аюны очраткан.

Әнисе: Аю, син тәгәрәп барган алманы очратмадыңмы?- дигән.

Аю: Күрдем, таба алырсыңмы икән? Син менә шушы юл белән бар, тәгәрәп киткән эзе һәш хуш исе алмага алып барыр.

Ана ары барган, бире барган, карурманнар кичкән, тауларга менгән, арган, ачыккан һәм су буенда алманы күреп тотып алган. Әнинең шатлыктан күз яшьләре алмага тамган, алма элеккеге матур, кызыл, тәмлегә әверелгән. Бәхеле ана шатланып өйләренә кайтып җиткән. “Кызым, таптым алманы, хикмәтле алманы таптым”- дигән. Кыз да әнисенең исән-сау әйләнеп кайтуына бик сөенгән. “Әнием мин алманы ашыйм, ә төшләрен бакчага утыртырбыз, алмагач үскәч кызыл алмаларны барлык балаларга да өләшербез, алар да авырмасыннар”,- дигән. Кыз алманы ашаган, терелгән һәм кирелегедә беткән.

Тәрбияче: Баллар сезгә әкият ошадымы? Әкияттә кемнэр катнашты?

Балалар: Әйе әкият ошады, әкияттә әни, кыз, алма сатучы, кызыл алма, аю катнаша. Киребеткән кыз терелде, без аның өчен сөенәбез, шатланабыз. Кыз өчен куанып күмәк татар биюе башкарыла.

Тәрбияче: Әйдэгез балалар, бездә хикмәтле кызыл алмалар әвәлик әле. Балалар өстәл артында эшли. Балалрга булышу һәм эшләрен мактау. Безнең алма бакчаларыбызда да хикмәтле алмалар үссен дип теләп “Көзге табын” дигән җыр башкарыла:

Әткәм кебек тырыш көз,

Әнкәм кебек юмарт көз.

Көзләр юмарт булганга,

Бик бәхетле, бик шат без.

Алмалары ал төсле,

Балкып туган таң төсле.

Капсаң эри авызда,

Һәр кисәге бал төсле.

Тәрбияче: Балалар үзебезнең тырышып ясаган хикмәтле алмаларыбызны. Безгә кунакка килгән апаларга бүләк итик әле. Алар авырмасыннар гел көләч йөзле булсыннар.


Автор: Салихзянова Фирдия Муллануровна
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован
документ Хикмәтле алма. Салихзянова Фирдия Муллануровна 31 Мар 2015
презентация, документ Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел. Сибгатуллина Ильсеяр Илтузаровна 1 Апр 2015
презентация Җиде-гаҗәеп хикмәтле сан (Класстан-тыш чара) Галлямова Найля Газимовна 7 Апр 2015
презентация Солтүстік Америка Карашова Алма Жапаровна 21 Мар 2015
презентация Атажұрт Карашова Алма Жапаровна 21 Мар 2015
презентация Канада Диск Карашова Алма Жапаровна 21 Мар 2015
документ Атажұрт Карашова Алма Жапаровна 21 Мар 2015
документ Развлечение Умурзакова Алма Бахитовна 31 Мар 2015
документ консультации Умурзакова Алма Бахитовна 8 Апр 2015
документ конспект занятия Умурзакова Алма Бахитовна 8 Апр 2015
документ занятие по экологии Тукаева Алма Байзаковна 24 Янв 2016
документ «ТЯЖЕЛА ТЫ, ШАПКА МЕТОДИСТА» Байгазинова Алма Магауяновна 20 Мар 2015
документ Методические рекомендации "Школа молодого учителя" Байгазинова Алма Магауяновна 20 Мар 2015
документ Активизация познавательных и творческих способностей учащихся на уроках биологии. Калиева Алма Тлеубердиевна 21 Мар 2015
документ Алма агачыннан ерак төшми Галлямова Сария Махмутоана 21 Мар 2015
документ Тәрбие жұмысының жоспары Карашова Алма Жапаровна 21 Мар 2015
презентация Америка Құрама Штаттары Диск Карашова Алма Жапаровна 21 Мар 2015
документ Алма агачыннан ерак төшми Галипова Гадила Талгатовна 31 Мар 2015
документ Сценарий Нового Года 2013 Даушева Алма Николаевна 31 Мар 2015
документ День знаний Даушева Алма Николаевна 31 Мар 2015
документ Тест -классы для 9 класса Сабитова Алма Галихановна 1 Апр 2015
документ Тест-классы. Приложение к занятиям 1-2 Сабитова Алма Галихановна 7 Апр 2015
презентация Играем пальчиками и развиваем речь Умурзакова Алма Бахитовна 8 Апр 2015
документ Конспект занятия по развитию речи Умурзакова Алма Бахитовна 8 Апр 2015
документ Бакча утыртмый, алма булмый. Хузягалиева Газима Миннегалиевна 27 Окт 2015
документ Выступление на семинаре учителей истории "Деятельностный подход к .ЕНТ" Байгазинова Алма Магауяновна 20 Мар 2015
документ Деятельностный подход к освоению содержания образования при подготовке учащихся к ВОУД и ЕНТ Байгазинова Алма Магауяновна 20 Мар 2015
презентация Презентация«Қора өзенінің бастауында оқу-танымдық туризмді дамыту мүмкіндіктері» Карашова Алма Жапаровна 21 Мар 2015
документ Оңтүстік Америка материгінің жер бедері мен пайдалы қазбалары. Карашова Алма Жапаровна 21 Мар 2015
презентация Презентация к уроку истории по теме "Голод 1931 - 1933 годы" Байгазинова Алма Магауяновна 21 Мар 2015
документ Сценка на новый год "Хочу быть Снегурочкой" Даушева Алма Николаевна 31 Мар 2015
документ Сценарий праздника "День Матери" Даушева Алма Николаевна 31 Мар 2015
документ Тіл мерекесі «Тілге қолдау – өз тегіңнен басталады» Карашова Алма Жапаровна 1 Апр 2015
документ «Алғашқы қоңырау»- салтанатты жиын-2013 Карашова Алма Жапаровна 1 Апр 2015
разное 16-желтоқсан Қазақстан Республикасының Тәуелсіздік алған күніне орай салтанатты жиынның сценарийі Карашова Алма Жапаровна 1 Апр 2015
документ Сценарий новогоднего праздника "СЕРЛЕ АЛМА" для старшей группы (на татарском языке) Закирова Гульнара Шамиловна 8 Дек 2015
документ Казахстан на карте мира и Евразии географическое положение,границы. 5. В каком климате круглый год господствует сухой и холодный воздух, постоянные низкие температуры, а зимой сильные морозы? (арктическом) 6. Коренные жители Океании из этого растения ст Карашова Алма Жапаровна 21 Мар 2015
документ консультации для родителей Консультация для родителей «Научите ребенка красиво говорить» Особенности развития речи детей третьего года жизни (по программе «Кроха») Влияние мелкой моторики на речевое развитие дошкольников «Ло Умурзакова Алма Бахитовна 8 Апр 2015