Главная / Старшие классы / Родной язык и литература

Тартык [җ] авазы һәм Җ, җ хәрефе 1класс

Скачать
18.44 КБ, 320415.docx Автор: Ахметшина Гульнара Рамисовна, 20 Мар 2015

Тема: Тартык [җ] авазы һәм Җ, җ хәрефе

Максат: 1. Сүзләрдә җ авазын ишетергә күнектерү. Җ хәрефе кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу күнекмәләрен бирү;

2. Җөмлә төзү күнекмәләрен камилләштерү, бәйләнешле сөйләм телен үстерү;

3. табигатькә мәхәббәт тәрбияләү.

Дәрес тибы: яңа материалны үзләштерү.дәрес-презентация

Җиһазлау: җ хәрефе таблицасы, “Җәй” картинасы, курчак, уен моментлары,презентация, мультимедия.

1. Уңай психологик хәләт булдыру.

- Исәнмесез укучылар. Хәерле көн.

- Хәерле көн миңа!

- Хәерле көн сиңа!

- Хәерле көн сезгә!

- Хәерле көн безгә!

2 слайдСезне кояш сәламли.Ул сезгә яхшы,хәерле көн тели.

3 слайд-Балалар, менә безгә кунакка Җәмилә килгән.Ул бер кәрзин җиләк алып килгән. Каян алган соң ул җиләкне? Урамда елның кайсы вакыты? (Яз)

Әйе, яз көне җиләкләр юк. Җәмилә безгә әкияттән килгән . Әкияттә болар барысы да мөмкин. Бу җиләкләрне сезгә, яхшы җавап бирүчеләргә, алып килгән.

4-6 слайд.2.Үткәннәрне искә төшерү.

- Үткәннәрне искә төшереп китик.Бу модель нәрсәне белдерә?

2. Яңа белем күнекмәләре формалаштыру.

7 слайд.

-Балалар ,сезгә рәсемнәр тәкъдим ителә.Беренче рәсемдә нәрсә күрсәтелгән?(җир)

-Бу сүзләрдә нинди аваз еш кабатлана?

- -Дөрес.Җ авазы Димәк, без бүген [җ] авазын дөрес итеп әйтә белергә, ишетеп таный белергә, җ хәрефен укырга һәм язарга өйрәнәбез.

- -[җ] авазы кайсы телгә хас аваз?

- Бу хәреф – татар алфавитына гына хас хәреф.

8 слайд Җ хәрефе койрык тапкан,

Алган да аны таккан.

Татар алфавитында

Тагын бер хәреф арткан.

- Әйдәгез [җ] авазына характеристика биреп китик әле

9 слайд.

- Ул тартык авазмы, әллә сузыкмы?

- Ни өчен тартык, аны сузып буламы?

- Нинди тартык ул?

- Тактага схемасын төзү.

Тактада сүзләр бирелә. Җиләк , җомга

2. Җ авазының әйтелешен өйрәнү.

Болында чәчәкләр үсә. Чәчәкләрне бөҗәкләр ярата. Бөҗәкләр ничек җырлыйлар? Җ-җ-җ- дип. ( Берничә тапкыр әйттерү.)

- Бөҗәкләр җырлаганда тел алга килә, ә тешләр ябыла. Тел күренми, аны тешләр каплый. Телне тешләр арасында хәрәкәтләндерәбез.

- Әйдәгез, хәзер [җ] авазын дөрес әйтеп, иҗекләрне укыйк әле. (фонетик күнегүләр). Җа, җо, җы, җә, җө, җү, җи.10 сдайд

11 слайд Физминут.

Җә-җә-җә-җә! Җи-җи-җи-җи!

Бакчада йөри кәҗә! Кызарып пеште җиләк!

Җә-җә-җә-җә! Җы-җы-җы-җы!

Кәбестә ашый кәҗә! Җый, син аны бер чиләк!

Җы-җы-җы-җы!

Җәйге көн бигрәк җылы!

Җы-җы-җы-җы!

Бу сандугач җыры!

12 слайд1.“Җәй”картинасы буенча әңгәмә оештыру.

Рәсемдә елның кайсы вакыты сурәтләнгән? Табигатьтә нинди үзгәрешләр күрәсез? Сез нинди үсемлекләрне беләсез? Малайлар нишлиләр? Кызлар нишлиләр? Табигатьне саклау турында нәрсәләр беләсез? Сез нәрсәләр күрәсез? (Күбәләкләр, бөҗәкләр)

- Бирелгән модель буенча җөмлә төзү

5. “Кул чабу” уены.

- Хәзер мин сезгә сүзләр әйтәм. Сүздә [җ] авазы булса, кул чабыгыз.

Җавап,Җәмилә, чалбар, җиләк, чиләк, читек, җитен, җыр, чишмә, җитәкче, җиңүче, кояш, җыелыш, бакча, җимеш.

6. Язу .Җ хәрефен язарга өйрәнү.

- Рус телендә сез Ж хәрефен язарга өйрәндегез,аннан аермасы нәрсәдә?

-Дөрес,без аңа койрык өстибез.(язу дәфтәре белән эшләү)

7. Йомгаклау.Бәяләү.

- Балалар сезгә кояшчыклар таратылды,әгәр сезгә дәрес ошады икән ,сез аңа елмая торган авыз,ошамаса елмаймый торган авыз ясап куясыз.(нәтиҗә)

- Дәрес тәмам , сау булыгыз.


Автор: Ахметшина Гульнара Рамисовна
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован