Главная / По типу материала / Сценарии праздников: дошкольные, начальные, старшие классы

Сугыш ачысын курергэ язмасын!

Скачать
261.4 КБ, 1216441.jpg Автор: Зямилева Алсу Рафаэлевна, 15 Окт 2015

А.б. Быелгы яз безгэ Жинунен 70 еллыгын алып килде. Без 70 ел инде тыныч кук, якты кояш белэн конебезне башлыйбыз. Сугыш коннэре елдан ел артта кала. Лэкин гомер алга барган саен ул коннэрнен батырлыгы безне ныграк сокландыра, халыкнын батырлыгына тан калабыз. Ул кон узенен сокландыргыч жэйге яктылыгы хэм коточкыч кайгы карангылыгы белэн бергэ буталып еракта калды инде. Бу кон беркайчан да кире кайтмаячак. Лэкин ул хаман миллионнарнын хэтерендэ саклана.

А.Б. Туган илебезнен азатлыгын яклап,уз-узлэрен аямыйча дшманга каршы 1418 кон хэм тон сугышты безнен батыр солдатларыбыз. Берэулэре сугышкырларында явыз дошман белэн алышканда газиз башларын салдылар. Кадерле аналары янына, туып ускэн якларына кайта алмадылар. Берэулэре Идел ярларыннан Берлинга чаклы сугыш юлын уттелэр. Ойлэренэ кайттылар, туган илебезне торгыздылар, калдырып киткэн эшлэрен дэвам иттелэр.

1 нче бала: Ерак иде ул көн, озак көттек

Бер кайгы да урап узмады.

Мең ярым көн буе көрәш барды,

Мең ярым көн көттек без аны.

2 нче бала: Күтәрелде бөтен Ватан халкы

Туган-үскән илен сакларга.

Ул-кызлары солдат булды

Корал алып басты сафларга.

3 нче бала: Ул көннәрне ничек онытасың,

Ил язмышы кылыч өстендә.

Ир-егетләр китте яу кырына

Алып көче тоеп үзендә

4 нче бала: Берлинда якты бәйрәм көнендә

Гомерлеккә торыр өчен шушында.

Һәйкәл булып басты илем солдаты,

Коткарылган нәни кошчык кулында.

5 нче бала: Сугыш бетте… Илем солдатлары

Кабат кайтты таныш җиремә.

Яшьлегебез чәчәк аткан илнең Кырларында иген игәргә.

6 нче бала: Кайтты солдат, сугыш газапларын

Күпме кыен көннәр кичереп.

Саклар өчен илнең тынычлыгын

Мул игеннәр кырда үстереп.

7 нче бала: Җиңү килде җирне нурга күмеп,

Шатлык белән күзне чылатып.

Килде ул көн горур күкрәкләрдә

Орден-медальләрне чыңлатып.

Жыр «Хэйкэллэргэ чэчэк куябыз» (Ф.Мортазин кое, А. Хэмзинсузлэре)

8 нче бала: Кайтмый калганнар сафыдай

Йолдызлар капкаларда.

Билгесез түгел батырлар

Кайларда ятсалар да.

9 нчы бала: Һәйкәл булып баса җиңүчеләр,

Һәйкәл булып баса батырлар.

Ә батырлар ике тапкыр үлми,

Җирдә алар мәңге балкырлар.

10 нчы бала: 70 ел инде һәр ел саен

Кайтмый калганнарны көтәбез.

Авыл уртасында һәйкәлләргә

Башыбызны иеп китәбез.

11 нче бала: Таш һәйкәлләр балкый тыныч кына

Өйрәнгәннәр алар тынычлыкка.

Һәйкәлләргә килик, гөлләр куйик

Һәйкәлләрне тыңлыйк тын гына!

Жыр «Билгесез солдат» (ГолнараЯкупова кое, ВэсимэХэйруллина сузлэре).

А.Б. Кадерле балалар! Эгэр сез иртэ белэн ефэк яфраклы голлэрнен чэчэк атуын курэсез икэн, шул иртэдэ ой каршындагы тирэклэрдэ кошлар сайравын ишетэ сез икэн, белегез-бу иртэнге шатлыкта сугышта улеп калганнарнын ялкынлы олеше бар. Эгэр сезнен эбилэрегез йомшак куллары белэн башларыгыздан йомшак куллары белэн сыйпый икэн, узенен монлы кузлэре белэн сезнен кузлэрегезгэ тутырып карый икэн, белегез-ул кузлэрдэ сугыштан кайтмаган бабайларыгыз турында тирэн сагыш бар.

2 нче алып баручы: Эгэр сез рэхэт тормышта яшисез икэн, шушындый иркен хэм ямьле бакчаларда тэрбиялэнэсез икэн, белегез-бу жирдэ сезнен матур яшэвегез очен менлэгэн солдатларнын канны тугелгэн.Бу яшьлекнен, бу тормышнын кадерен белегез, балалар!

  • Картаймагыз эле, ветераннар,
  • Картаймагыз эй, сез тынмас жаннар.

    Сезгэ тиеш эле бик куп назлар.

    Сезгэ тиеш эле бик куп язлар.

  • Кирэкми безгэ кан кою,
  • Кирэкми безгэ сугыш!

    Безнентелэк якты,матур

    Тыныч хезмэт хэм тормыш.

  • Илебез зур, жиребез кин,
  • Хисапсыз байлык бездэ.

    Жир остендэ, жир астында

    Тауларда хэм дингездэ.

  • Без уз кулларыбыз белэн
  • Тозибез яктытормыш.

    Без тыныч ил тозучелэр

    Кирэкми безгэ сугыш!

  • Табигатьнен купме куэте бар-
  • Шулкэдарле жылы назы бар.

    Сугыш белми, михнэт курми генэ

    Яшэсеннэр идее халыклар!

  • Жирдэге барлык халыклар,
  • Жину конен олылагыз.

    Улгэннэрнен эжере ул

    Шуны бер дэ онытмагыз!

    Жыр «Хэрвакыт булсын кояш»


    Автор: Зямилева Алсу Рафаэлевна
    Похожие материалы
    Тип Название материала Автор Опубликован