Главная / По типу материала / Сценарии праздников: дошкольные, начальные, старшие классы

Котлы булсын Яна ел!

Скачать
261.36 КБ, 1255830.jpg Автор: Зямилева Алсу Рафаэлевна, 3 Ноя 2015

Кышкы урман. Кар кызы агачларнын, жир остенен мамык кар белэн ничек каплануын, жэнлеклэрнен ничек кышлауларын карап йори.

Кар кызы: И-и-и, ничек матур безнен урман! Хавасы ничек чиста

сулайлары ботенлэй рэхэт!

Жыр «Чыршыкай»

Залга балалар керэлэр.

К.к: -Исэнмесез,балалар! Исэнмесез, кадерле кунаклар!

Б-р: -Исэнме, Кар кызы!

К.к: Курегезче,балаларнын

Чыршылары нинди шэп.

Карлар яуган ослэренэ,

Урмандагы тосле нэкъ.

1 нче бала: Булмэдэ чыршы агачы,

Ул яшелдэн киенгэн.

Чыршы да урманнан безгэ

Бэйрэм итэргэ килгэн.

2 нче бала: Жыелдык без барыбызда

Кин, иркен булмэбезгэ.

Кунаклар да соенешеп,

Бэйрэмгэ килгэн безгэ.

3 нче бала: Исэнме,чыршы, исэнме!

Тагын да бер ел утте.

Кунелле чыршы бэйрэмен

Балалар куптэн коте.

4 нче бала: Без-балаларга куаныч,

Монда чыршы килгэн ич.

Зифа жэен,кышын да

Яшел тора хаман да.

5 нче бала: Нинди генэ уенчыклар,

Муенсалар юк анда.

Серле шарлар,алмалар,

Борелэр дэ бар анда.

6 нчы бала: Гажэп куркэм безнен чыршы,

Жем-жем килеп яна ул.

Башлыйбыз чыршы бэйрэмен,

Котлы булсын Яна ел!

Бергэ: Котлы булсын Яна ел!

К.к: Килегез,балалар,тизрэк,

Ясыйк матур тугэрэк.

Безгэ кунаклар килгэн

Жырлыйк эле бергэлэп!

Жыр «Яна ел»

А.б: Минемчэ. Чыршыбызга нэрсэдер житми. Сез ничек уйлый-

сыз?

Б-р: Утлары юк.

А.б: Дорес, утлары кабынмаган.Э Яна ел килеп тэ житэр.

Ничек кабызырбыз икэн?

К.к: Кайгырмагыз, мин тылсымлы сузлэр белэм.Минем арттан

кабатлагыз.

Эй,чыршы,чыршы,чыршы,

Безнен кунелне курче,

Утларынны кабызчы!

Чыршы утлары кабына.

К.к: Буген бездэ Яна ел. Э Яна ел кичендэ торле могжизалар була.

Минем тылсымлы таягым бар. Анын ярдэмендэ без экияткэ

элэгербез.(таякны селки. Балалар чыршы артына китэлэр)

Борын-борын заманнан

Экият чыккан колактан.

Мин- сойлим, сез-тынлагыз

Сузне башлыйм ерактан.

Борын-борын заманда яшэгэннэр эби белэн бабай. Эби бер конне

Кабартма пешергэн. Тик Кабартмага бик кунелсез булган хэм

ул качып киткэн.

Залга Кабартма керэ.

Кабартма: Мин-тугэрэк Кабартма,

Тэгэрэп йори алам.

Тик эби-бабай оендэ,

Озак утыра алмам.

Мин бик матур тугэрэк,

Китим эле тэгэрэп.

К.к: Кабартма скмак буйлап тэгэрэп ките. Анын каршысына бурелэр чыкты.

Буре:: -Исэнме, Кабартма! Син кая ашыгасын?

К-ма: -Исэнмесез, аюлар! Мин бакчага чыршы бэйрэменэ барам.

Буре баласы: -Эти, минем ашыйсым килэ!

Буре: Хэзер,улым, ашарсын.Кабартма, без сине ашыйбыз.

К-ма: Юк, бурелэр, сез мине ашамагыз. Мин сезне бэйрэмгэ чакырам.

Буре: Рэхмэт, Кабартма! Бэйрэмгэ улым белэн бергэ килербез. Э

хэзергэ сау булып тор.

К.к: Кабартма юлын дэвам итте. Анын каршысына аюлар чыкты.

Аю: -Исэнме,Кабартма! Син кая ашыгасын?

К-ма: -Исэнмесез, аюлар! Мин бакчага бэйрэмгэ барам.

Аю: Кабартма, без сине ашыйбыз!

К-ма: Юк, аюлар, ашамагыз. Мин сезне дэ бэйрэмгэ чакырам.

Аю: Рэхмэт,чакыруына. Улым белэн килербез. Э хэзергэ сау бул!

К.к: Кабартма тэгэрэп ките. Каршысына Куян чыкты.

Куян: Ай, куркыттын, кем дисэм,

Тэмле Кабартма икэн.

Упкэлэмэ син, Кабартма,

Бик тэ ашыйсым килэ.

Кабартма, мин сине ашыйм!

К-ма: Юк, Куян, ашама. Син дэ кил яме,Куян.

Куян: Ура! Мине дэ бэйрэмгэ чакырдылар. Эйдэ, кабартма, биибез!

Куян биюе.

Шул арада чыршы артыннан Толке чыга хэм Куянны кулыннан элэктерэ.

Толке: Ах, нинди тэмле Куян! Эй, кылый, мин сине хэзер ойгэ алып

кайтам, балаларымны куян ите белэн сыйлыйм.

Чыршы артыннан Бурелэр хэм Аюлар чыгалар.

Буре: Карале,бу юньсез Толкене. Жибэр, Куянны! Жибэр дим1

Толке: Жибэрэм,жибэрэм. Тимэгез генэ.

К-ма: Дуслар, эйдэ ашыгыйк,

Бэйрэмгэ бергэ барыйк!

Балалар чыршыны эйлэнеп чыгалар.

К.к: Килегез чыршы янына,

Тугэрэккэ басыгыз.

Яна елны уйнап-колеп,

Жырлап каршы алыгыз.

Жыр «Чыршы»

А.б: Балалар. Янга ел да житэ, э Кыш бабай куренми. Эйдэгез, аны чакырыйк.

Бергэ: Кыш бабай! Кыш бабай!

Залга Кыш бабай киеменнэн Убырлы карчык керэ.

У.к: -Исэнмесез, балаларым,оныкларым! Сезне Яна ел белэн кот-

лыйм. Яна елда телим сезгэ кайгылар, зурдан-зур начарлыклар.

Тьфу, яхшылыклар, шатлыклар.

К.к: Балалар,мин берни дэ анламыйм. Бу бит Кыш бабай тугел.

У.к: Ничек инде Кыш бабай тугел?Менэ туным да бар.

К.к: Э нигэ себерке белэн килден?

У.к: Сон юлларны кар кортлэре каплаган, себереп килдем.

К.к: Э нигэ синен сакалын юк?

У.к: Чыланмасын дип кесэгэ тыктым.

К.к: Юк, син Кыш бабай тугел. Мин анны бик эйбэт белэм. Бабакай

сакалын кесэдэ йортми. Син-Убырлыкарчык! Исэнлэшэ дэ белмисен.

У.к: Харап икэн. Исэнлэшэ белми, имеш. Сэлам! (Кыш бабай тунын

сала). Ойрэнеп беткэнсез, мине гел начар итеп курэсез. Мин

яхшы да була алам. Сезне балаларны да шатландыра алам.

А.б: Без мэрхэмэтле кунакларга бик шат. Бэйрэмебезгэ рэхим ит,

Убырлы!

У.к: Мин бэйрэмгэ шундый эзерлэнеп, бизэнеп, матур итеп киенеп

килдем. Сезнен белэн чыршы тирэсендэ йорисем, жырлыйсым,

уйныйсым килэ. Минем бик шэп итеклэрем бар. Эйдэгез шушы

итеклэрне киеп йогерэбез, кайсыбыз житезрэк икэн?

Уен «Итеклэр»

У.к: Шэп булды бу. Бэйрэмне матур каршыладык. Шунын белэн бэйрэм тэмам. Оегезгэ кайтып китегез.

А.б: Син нэрсэ, Убырлы? Без эле Кыш бабайны котэбез. Нинди

чыршы бэйрэме инде ул Кыш бабайсыз?

У.к: Килми сезнен кыш бабагыз, борынын ошеткэн.

А.б: Син безне алдыйсын. Кыш бабайнын эле бер елны да килмичэ

калганы юк. Яхшылык белэн жибэр, Кыш бабайны.

У.к: Сез нэрсэ мине куркытасызмы?менэ минем турында берэр жыр

жырласагыз, Кыш бабайны китертэм. Алайса гел Кыш бабай да

Кыш бабай…

Такмаклар.

1. Убырлы-Убырлы

Ботен бите пудрлы.

Эй, бизэнгэн, ясанган,

Караучысы булырмы?

2. Аяклары кэкре,

Аркалары бокере.

Узе шундый кылтая,

Мин чибэр, дип, масая.

3. Киткэн Убырлы биеп.

Жыртык кулмэген киеп.

Аннан куркып урманда

Калмаган берд э жанварда.

У.к: Нишлэп качсыннар, ди? Минем дусларым бик куп: Шурэле, Дию,

Жен-пэрилэр… Сез мине упкэлэтэсез. Менэ аларны чакырсаммы.

А.б: Тынычлан, Убырлы. Жырыбызны тынлап бетер.

  • Безнен Убырлы карчыкнын
  • Бэлешлэре бер дигэн.

    Кэбестэле, алмалысы,

    Барысы коеп беткэн.

    5. Бэлешлэр жанландылар,

    Бик тиз аякландылар.

    Йогерделэр качтык дип

    Убырлы ач калсын дип.

    У.к: Ничек ач? Сез мине упкэлэтэсезме? Ярар..

    А.б: Убырлы, без бит шаярдык кына.

    У.к: Ярар,ярар. Мин дэ шаярырга яратам. Сезгэ Кыш бабай кирэкме,

    Каршы алыгыз.

    Кыш бабай керэ.

    К.б: Килэм, килэм, балалар.

    Сезнен янга ашыгам.

    Бар халык качкан,курэсен,

    Ул суыктан курыккан.

    (чыршыны эйлэнэ)

    Суыкмы сезгэ, балалар?

    Суыкмы сезгэ, кунаклар?

    Б-р: Жылы.

    К.б: Э хэзер сукмы, балалар?

    Б-р: жылы.

    У.к: Жылы-суык, жылы-суык. Житэр инде сина чыршы тирэли йо-

    рергэ. Ойгэ кергэч исэнлэшергэ кирэк, э син йорисен дэ йорисен.

    К.б: Чынлап та нэрсэ булды сон минем белэн? У-У-ух!

    Исэнмесез, балалар,

    Исэнмесез, кунаклар!

    Сезне куреп шатландым,

    Бу хэерле сэгатьтэ

    Бэйрэм телэге сезгэ

    Шат яшэгез гомергэ!

    А.б: Рэхмэт сина, Кыш бабай,

    Чыршы китергэн очен.

    Яна елга хэммэбезне

    Матур бизэгэн очен.

    К.Б: Чыршы янына чакырам,

    Матур итеп басыгыз.

    Яна елда эйлэн-бэйлэн

    Жырлап-биеп алыгыз.

    Жыр «Кыш бабай»

    К.б: Эй, матур жырладыгыз.

    К.к: Кыш бабай, кадерлем,

    Озак коттек без сине.

    Сагындырдын килмичэ.

    Китмисен биемичэ.

    К.б: Биим,биим,шатланып,

    Шатланып, канатланып.

    Чыршы бэйрэменэ килеп

    Булмас биеми калып.

    Парлы татар халык биюе.

    К.б: Ай, арыдым, жылындым,

    Кайда минем суыгым?

    Яусыннар ап-ак карлар

    Минем дусларым алар.

    Кар бортеклэре биюе.

    К.б: Менэ хэзер ял итим,

    Шигырьлэр тынлап китим.

    Балалар шигырьлэр сойлилэр.

    К.б: Балалар, мина бит китэргэ вакыт. Мине башка балалар бакча

    ларында да котэлэрдер.

    А.б: Э булэклэр, Кыш бабай?

    К.б: Эй, онытып торам икэн.Кая эле чыршы тобендэ генэ иде бит

    капчыгым.(эзлэп китэ) Менэ икэн.( Капчык эчендэ Убырлы утыра). Син нэрсэ эшлисен монда?

    У.к: Йоклап киткэнмен бит.

    К.б: Э булэклэр кая сон?

    У.к: Нинди булэклэр?

    К.б: Булэклэремне алып ташлап, капчык эченэ син узен кереп яттын

    мени? Эйдэ ойдэн карап килик эле.

    Чыгып китэлэр. Капчыкны алып керэлэр.

    К.б: Менэ сезгэ булэклэр,

    Рэхим итеп алыгыз.

    Яна елнын кучтэнэчен

    Ойгэ алып кайтыгыз.

    Чэй эчегез тэмле итеп,

    Эти-энилэр белэн.

    Сезнен белэн саубуллашып

    Тагын бер елга китэм.

    Кыш бабай кучтэнэчлэр олэшэ.

    Исэн-имин булыгыз,

    Тагын да зур усегез.

    Килэсе елга бэйрэмгэ

    Барыгыз да килегез.

    Яна ел котлы булсын,

    Яна ел нурлы булсын!

    Сэламэтлек, шатлыклар,

    Телим бары унышлар!

    У.к: Бик кунелле сезнен белэн,

    Мине яратасыз, белэм.

    Онытмагыз чакырырга

    Килэсе елга да килэм.


    Автор: Зямилева Алсу Рафаэлевна
    Похожие материалы
    Тип Название материала Автор Опубликован