Проект эше: "Алар илгә Җиңү алып кайтты!"
Проектның максаты: Бөек Ватан сугышы елларында халкыбызның фронтта һәм тылда күрсәткән тиңдәшсез батырлыгы үрнәкләре белән яшь буынны таныштыру; буыннар арасындагы бәйләнешне ныгыту, намуслы хезмәт белән көн күргән сугыш һәм тыл ветераннарына, әби-бабайларга карата олы хөрмәт хисе тәрбияләү; гадел, тату, эшчән, игелекле булырга омтылыш уяту; эзләнү-тикшеренү эше аша балаларның Бөек Ватан сугышы турындагы белемнәрен тагын да тирәнәйтү.
Проектның бурычлары:
1. Сугыш ветераннарына, әби-бабаларыбызга карата ихтирам хисе, игътибарлылык, кайгыртучанлык тәрбияләү.
2. Укучыларның иҗади эшчәнлеген, мөстәкыйль фикерләвен үстерү.
3. Эшне оештыру һәм аны башкару сәләтен тәрбияләү.
4. Көндәлек матбугат, өйрәнелгән чыганаклар белән эшләү күнекмәләре булдыру.
Эш төркеме: башлангыч сыйныф укучылары.
Автор: Мингазова Гульназ Маратовна