Главная / Дошкольное образование / Окружающий мир

Тема: Светофорда кунакта!

Скачать
46.49 КБ, 1224907.docx Автор: Валиева Раиля Марсовна, 16 Окт 2015

Тема: Светофорда кунакта!

Максат:

- балаларның юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен тикшерү;

- Светофордан һәм юл билгеләреннән дөрес итеп файдалана белү күнекмәсен ныгыту;

- Активлык, игътибарлылык тәрбияләү; олыларга карата хөрмәт хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: плакатлар, кыстыргычлар, юл билгеләре, поезд рәсеме, йогынтылы таяк, Светофор булып киенгән бала, ДАИ хезмәткәре булып киенгән тәрбияче, магнитофон, сигнал карточкалары, Буратино.

Дәрес барышы

1.Оештыру. Исәнмесез,балалар..

2.Сюрпризлы момент. Ишекне шакыйлар. Класска ДАИ хезмәткәре белән Буратино килеп керәләр. Буратиноның аягы, кулы бәйләнгән.

Укытучы:

  • Әйе, керегез, рәхим итегез.
  • ДАИ хезмәткәре:

    Исәнмесез! Бу 6 төркем балаларымы?

    Тәрбияче:

    - Әйе. Нәрсә булды? Нишләп Буратино елый? Без аңа берәр ничек ярдәм итә алабызмы?

    ДАИ хезмәткәре:

  • Әйе. Сезнең балалар юл йөрү кагыйдәләрен яхшы беләләр дип ишеткән идем. Алар үзләрен юлда да дөрес итеп тоталар икән. Менә мин сезгә тагын бер бала алып килдем. Безнең Буратино юл йөрү кагыйдәләрен дөрес үтәмәгән, шуның өчен шушындый хәлгә төшкән.
  • Тәрбияче:

    - Ярар, без аңа ярдәм итәргә тырышырбыз. Безнең дәрес аңа файда китерер, ярдәм итәр.

    ДАИ хезмәткәре:

  • Ярар, мин ашыгам. Миңа китәргә кирәк. Гафу итегез,балалар. Саубулыгыз.
  • Тәрбияче:

    -Саубулыгыз.

    Тәрбияче:

    -Ярар, вакыт үтә, безнең Буратинога ярдәм итү өчен сәяхәткә китәсебез дә бар бит әле. Барыбыз да поездга утырыйк та, сәяхәтебезне башлыйк. Безне төрле – төрле кызыклы хәлләр көтә. Юлга, дуслар.

    2. 1 нче тукталыш.

    “Йогынтылы таяк”

    - светофор төзү.

    -балалар, 1 нче тукталышка җиттек. Аның исеме “Йогынтылы таяк” дип атала. Тактага рәсемнәр эленгән. Әйдәгез игътибар белән шуларга карыйк әле.

    Тәрбияче:

    -Бу кем?

    -Әйе, бу ДАИ хезмәткәре. Аның кулында юллы – юллы таяк.Әйдәгез әле бергәләп аның серле хәрәкәтләр белән нәрсә әйткәнен карап үтик. Шул хәрәкәтләр светофорның нинди төсләренә туры килгәнлеген әйтеп карыйк. Бергәләшеп светофорны төзик.

    -Шигырь сөйләтү.

    М.Пляцковский “Светофор”

    (Светофор булып киенгән укучы шигырь сөйли.)

    Тукта, сабыр, машина!

    Син дә, шофер, ашыкма!

    Кызыл күзле ут яна –

    Кем чыккан ул каршыма?

    Курыкма һич, светофор –

    Юлчыларның дусты ул.

    Сиңа туктап, бәладән.

    Сакланырга кушты ул.

    ...Күзен кысты светофор.

    Ә күзе яшел иде.

    “Әйдә, туган, юл ачык.

    Китәргә мөмкин”, - диде.

    -Менә, балалар, безгә светофор бик кирәк икән. Аның билгеләрен дә дөрес итеп үтәргә кирәк. Әйдәгез, барыбыз да утырышыйк та сәяхәтебезне дәвам итик.

    2нче тукталыш. “Зәңгәр күл”

    “Зәңгәр күл” тукталышы – уеннар тукталышы. Күл буена төшеп уйнап алыйк әле.

    А) “Кайсысы артык?” уены.

    (сигнал карточкалары белән эшләү)

    (һәр рәттән артык булган билгене әйтәсе. Ул билге ничәнче булып килә, шундый санлы карточканы күрсәтәсе)

    Б) “Кайсы төркемгә керә?” уены.

    (Тактада төркемнәр язылган карточкалар куелган. Укытучы билгеләрне күрсәтә, укучылар сигнал карточкаларының тиешлесен күрсәтәләр)


    В) “Әдәплелек кагыйдәләрен беләбезме?” уены.

    (Тәрбияче ситуацияләрне укый һәм балалар үзләренең җавапларын бирергә тиешләр)

    Тәрбияче:

  • Әби автобуска керде. Утырыр урын юк. Нишләргә?
  • Әби автобуска керде. Утырыр урын юк. Бер укучы бала аңа урын тәкъдим итте.
  • Автобуста кеше күп. Аның арткы өлешендә кычкырып көлгән тавышлар ишетелә.
  • Нәтиҗә: олыларны, әби – бабайларны хөрмәт итәргә кирәк. Аларга булышырга, ярдәм кулы сузарга кирәк.

    4 нче тукталыш. Табышмаклар иле.

    .1. Барам-барам очы юк.(Юл)

    2.Ягымлы да, усал да ул

    Аны белә бөтен җир

    Киң һәм матур урамда

    Ул кирәкле командир.(Светофор)

    3.Тәрәзәле һәр ягы

    Җиргә тими аягы

    Сыртында бар дугасы (Трамвай)

    4. Уф-уф сулар

    Уфтанса да алып китәр,

    Барыр җиреңә илтер.(Поезд)

    5.Аяклары түгәрәк

    Куышалар тәгәрәп,

    Үзем утырам, үзем чабам,

    Әй чабабыз, бергәләп.(Велосипед)

    5 нче тукталыш “Юл билгеләрен җый” (Командалар җыя, карап утырган балалар аңлата)

    Алинә: Олы юлда бик күп алар

    Мондый тамга билгеләр.

    Ерактан ук күренәләр,

    Гүя маяк өлгеләр.

    .Ринат.

    Бу билгене күргәчтә,

    Сөенә авырулар.

    Димәк якында гына,

    Ярдәм күрсәтүчеләр.

    Зөһрә.

    Бу билге кисәтә

    Шоферларны бу хакта

    Игътибарлы булыгыз ди

    Җәяүле үткән чакта.

    В . Зәлия.

    Бу билгене белү кирәк,

    Аны белү мөһим бигрәк.

    Утырып булмый аннан башка

    Трамвайга-автобуска.

    Тукталышларда бу билге

    Әверелә чып чын дуска.

    Г.Зәлия.

    Юлда йөрсән бул өлгер,

    Юл кагыйдәсен нык бел.

    Светофорның һәрбер төсен

    Юлның билгеләрен бел.

    Буратино. Ай, балалар,рәхмәт сезгә миңа ничек яхшы итеп аңлаттыгыз. Сез әйбәт җәяүлеләр.

    (Вакыт калса, юл билгеоләрен ясарга мөмкин)

    Йомгак ясау.

    Укытучы:

    -Менә, Буратино, безнең белән бергә кагыйдәләрне өйрәндең. Киләчәктә аны үтә. Юл билгеләрен исеңдә тот. “Светофорны хөрмәт ит!”

    -Шуның белән безнең дәресебез тәмам. Без сезнең белән “Светофорда кунакта” булдык. Бу дәрес истәлеге итеп, мин сезгә кечкенә генә бүләкләр әзерләдем. Шуларны кабул итеп алыгыз.

    (Светофор формасында ясалган китап кыстыргычлары таратыла)

    Гел – гел уңсын юлыгыз,

    Бәла – каза булмасын!

    Өйрәнегез ныгытып,

    Юл йөрү әлифбасын.


    Автор: Валиева Раиля Марсовна
    Похожие материалы
    Тип Название материала Автор Опубликован