"Кошлар -безнең дусларыбыз"
Балалар бакчасында белем бирүнең федераль дәүләт стандартына туры китереп без белем һәм тәрбия бирү эшчәнлеген комплекслы план нигезендә, айлык яисә ике атналык проектлар рәвешендә алып барабыз. Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен “Кошларны беләбезме?” дигән проблемалы сорауга нигезләнеп “Кошлар –безнең дусларыбыз” дигән бер айлык проект төзедек. Бу проект үз эченә әйләнә-тирә белән танышуны, экологик тәрбияне, матур әдәбият белән танышу, музыка, эстетик тәрбия (рәсем, кисеп ябыштыру, кул эше, әвәләү), күзәтү, иҗади эшчәнлекне, шулай ук ата-аналар белән эшне дә үз эченә алды.
Ай ахырында балалар белән “Кошлар –безнең дусларыбыз” дигән бәйрәм иртәсе уздырдык. Бу чара балаларның ай дәвамында туплаган белемнәрен искә төшерү, системалаштыру һәм ныгыту максатыннан уздырылды.
Автор: Вафина Камария Шамиловна