Ачык дәрес. Ел фасыллары белән куян кунакта!
Максат: Ел фасыллары турында белемнәрне ныгыту, табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү,матурлыкны күрә һәм тоя белергә өйрәтү,балаларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү, 10 һәм 5 эчендә санау, геометрик фигураларны танып белү, иҗади фикерләүләрен үстерү, санау шөгыленә карата кызыксыну уяту, балаларның дөньяга карата күзаллаула-рын киңәйтү, геометрик фигуралардан аппликация төзергә өйрәтү, чиста, пөхтә эшләргә күнектерү.
ДӘРЕС БАРЫШЫ:
Тәрбияче: Нинди рәхәт урман аланында! Карагыз, әле карагыз! Анда агач артында
Куян дускайның колагы күренә бугай.
Әй куянкай, матуркай.
Кил бирегә, йомшаккай!
Курыкма син, калтырама
Без балалар, оялма!
Куян: Куркам, куркам, балалардан.Кичә генә бер шук малай, борды минем колагымнан.
( КАЛТЫРЫЙ )
Тәрбияче: Кил куян дус, безнең балалар бик акыллы, алар сиңа тимәсләр.
Ягез, әле куян дуска шигырь сөйләп курсәтик.
“ Бакчабыз.”
Һәр көн безне каршы ала Бакчабызның каеннары
Күңелле бакчабыз Безне бик иркәли
Хәерле иртә-дип сайрый Без тыңлыйбыз ә апабыз
Кошлар агачта Әкият сөйли
Бакчабыз, бакчабыз! Аллы гөлле чәчәкләре
Сине бик яратабыз, Хуш ис тарата
Һәр көн килеп бакчабызда Күбәләкләр канат җилпеп
Күңел ачабыз. Безне озата.
Тәрбияче: Хәзер инде безнең балалар ягымлы сүзләр белән эндәшерләр.
Балалар: Хәеле иртә! Тыныч йокы! Зур рәхмәт!
Хәерле көн! Зинһар өчен! Исән бул!
Хәерле кич! Сәламәт бул! Ашыгыз тәмле булсын!
Хушыгыз, сау булыгыз!
Куян: Ай-яй нинди акыллы зур балалар,ничек итеп ягымлы сүзләр беләләр. (сөенә)
Тәрбияче: Балалар, кайсыгыз белә икән быел безнең нинди ел дип игълан ителде.?
Балалар: 2011ел- Куян елы, Тукай елы дип атала.
Куян : Минем ел икәнен дә беләләр, бигрәк акыллы зур үскән балалар!
Тәрбияче: Балалар., куян нинди була ул, ( кышка нишли, ничек итеп үзгәрә )
Балалар: Йомшак, куркак.
Ул соры тунын салып, ак тунын кия кышка.
Куян: Дөрес, дөрес. (куана, сикерә )
Ә мин бик күп табышмаклар беләм сезгә дә алып килдем, яле сынап карыйм үзегезне .
Берсе яшел келәм тукый, Берсе ак мамыгын түши,
Берсе сарыга мана. Ә берсе җыеп ала.
Балалар: Ел фасыллары.
Куян: Белдегез бит, менә мин сезне елфасыллары илендә сыныйм да инде.
Кырлар буш кала, Һәр көн диярлек
Яңгырлар ява, Елап яшь коела,
Җир дымлана- Килгән кошларны
Бу кайчак була. Көньякка куа, бу кайчак?
Балалар: Көз ае.
Тәрбияче: Безнең балалар көз фасылы турында сөйли беләләр.
Балалар: Яфраклар саргая, коела. Җиләк җимешләрне җыеп алалар.
Көннәр салкыная, яңгырлы. Кошлар җылы якка китә.
Куян: Кырга ак кардан Җир язга чаклы
Юрган ябынган Йокыга талган.
Балалар: Кыш ае.
Тәрбияче: Балалар, кайсыгыз әйтер икән кыш көне көннәр нинди була.?
Балалар: Җир өстенә ап-ак мамык белән каплана,
Агачлар яфраксыз калсалар да бәс белән капланалар,
Кошларга җимлекләр эләбез.
Куян: Боз һәм кар эреде, Көннәр озая,
Сулар йөгерде төннәр кыскара
Егълап елгалар, Бу кайсы вакыт
Яшьләр түгелде. Я, өйтеп кара.
Балалар: Яз ае.
Тәрбияче: Балалар, әйдәгез хәзер куянга язны тасвирлыйк.
Балалар: Көннәр озая, төннәр кыскара, кояш җылыта, кар эри,
Гөрләвекләр ага, кошлар җылы яктан кайта.
Табигать-җанлана.
Тәрбияче: Яз айларын саныйк әле бергәләп.
Балалар: Март, апрель, май.
Тәрбияче: Куян,безнең балалар яз ае турында мәкаль,сынамышлар беләләр,әйдә таныш әле.
Балалар: Март башында тамчы тамса, җәй яхшы килер.
Яз иртә килсә , ашлык уңар.
Кара карга килгәч, җиргә төшсә, яз кыска килер, ояга төшсә, яз озын килер.
Тәрбияче: Мәкаль искә төшерик. Язгы көн ел туйдыра.
Яз сөрсәң-көз урырсың.
Язгы хезмәт-көзге хөрмәт.
Куян: Мин дусларым сезгә кошлар турында табышмаклар да алып килдем;
1.Иртә яздан килә ул, 2. Агач башында йорты,
Барлык коштан кара ул, Эчендә яши җырчы. (СЫЕРЧЫК.)
Суалчан ярата, 3. Таң атканда бер җырчы,
Аның исеме: (КАРА КАРГА) аны ничек күримче. (САНДУГАЧ.)
4.Бер кошым бар: тынмый Өе-җирдә,
Агачка оя кормый, Җыры-күктә. (ТУРГАЙ)
Куян: Җитез балалар.
Тәрбияче: Табигатьтә яз аенда кайсы язучыбыз туган көнен билгеләп үтәбез.
Балалар: Күренекле шагыйребез Г.Тукай бабай.
Тәрбияче: Карагыз әле, балалар язучыларыбыз арасында Тукай бабай адашкан, әйдәгез,
эзләп табыйк үзен. Бу рәсемнәрдә кайсы әкиятләре сүрәтләнгән.
Балалар: эзлиләр, әкиятләрнең исемнәрен әйтәләр.
Куян: Кигән киеменең бизәге
Бөтен дөньяны ямьгә бизәде.
Балалар: җәй фасылы.
Тәрбияче: Хәзер, әйдәгез, җәйне тасвирлыйк.
Балалар: Җәй көне урманда, кошлар сайрый, аллы-гөлле чәчәклә үсә, күбәләкләр оча.
Куян: Ямь яшел куе булгач, Кызарып җиләк пешә,
Һәркем ярата аны Чикләвекләр өлгерә.
Анда бик күп агачлар, Санап бетереп булмый,
Җыр суза сандугачлар Нәрсә соң, ул, кем белә.
Балалар: Урман.
Тәрбияче: Әйе, 2011 ел әле, Тукай елы гына түгел,урманнар елы да итеп игълан ителде. Шуның өчен урманнарны сакларга кирәк.Без сезнең белән “Урманда йөрү” кагыйдәләрен беләбез әйдәгез әле бергәләп искә төшерик.
Балалар: Агачларны сындырмаска Кош ояларын туздырмаска.
Чәчәкләрне өзмәскә. Кырмыска ояларын туздырмаска.
Үләннәрне таптамаска. Урманнарны чүпләмәсә, ут якмаска.
Тәрбияче: Әйдәгез ял итеп “ СОРЫ КУЯН ЮЫНА”
Хәрәкәтле уен уйнап алыйк.
Уенның кагыйдәсе: Куян хәрәкәтләрне текстка туры китереп башкарырга тиеш һәм ике аякта сикерә-сикерә генә йөрергә тиеш.
Бу уен ярдәмендә балаларның текстка ярашлы хәрәкәт башкара белүләре үстерә. Балалар ике аякта сикерергә күнегәләр.
Тәрбияче: Хәзергә туктап торыйк.
Куян: Карагыз әле, мин сезгә кызыклы тартма алып килдем , анда нәрсәләр ябыштырылган.
Балалар: геометрик фигуралар ( өчпочмак, овал, түгәрәк. )
Куян: Туктагыз әле, дусларым сабыр итегез, мин сезгә мисаллар мәсәләләр алып килдем.
Мисаллар мәсәләләр чишү.
Ак каенда 5 чыпчык Алсу бакчага керде,
Ояда 1 серчык, 5 кызыл алма күрде,
Кайсыгыз әйтер икән, 2сен өзеп алды,
Барысы ничә кошчык. ( 6 ) агачта ничә калды. ( 3 )
Җәеп куйсаң 5 була, Ике корсак
Җыеп алсаң 1 була.(йодрык) 4 почмак. ( мендәр )
Кошларның ничә канаты бар ( 2 ) Бер елда ничә ай ( 12 )
Карагыз әле монда ничә чыршы үсә. (10) кайсыгыз кирегә саный.
Ә бу карточкада ничә гөмбә үсә. (5) кирегә санагыз ....
Тәрбияче: Хәзер, без сезнең белән куян алып килгән геометрик фигуралардан КУЯННЫ ябыштырыйк. Ә син куян дускай безнең балалар эшләгәнне карап тор.
БАЛАЛАР БЕЛӘН КҮМӘК ЭШ.
Куян: карагыз әле нинди уңганнар мине дә геометрик фигуралардан ябыштырдылар.
( сөенә ) Искиткеч матур килеп чыкты.
Дәрескә йомгак.
Тәрбияче: Куян фигурасы ничә өлештән тора. Бүгенге дәрестә без нәрсәләр искә төшердек.
Балалар: Ел фасылларын, Табигатьне саклау кагыйдәләрен,
10 га кадәр санадык, кирегә,
5 эчендә , геометрик фигуралардан куян ябыштырдык.
Тәрбияче: Игътибар итегез әле, балалар, ел фасыллары бер дә буталмыйча, тәртип бозмыйча, берсе артыннан берсе килә.Ни өчен икән, сез белмисезме.?
Балалар: Алар табигать – анага буйсыналар, аны тыңлыйлар.Ә табигать үз чиратында безне җылы кояшында кызындыра, суларында йөздерә, урман болыннарында ял иттерә, җиләк-җимешләре белән безне сыйлый. Шуның өчен без дә аңа рәхмәтле булып, яхшылык эшләргә тиешбез: сулыкларны, әйләнә-тирәне чистарту, кошларга ярдәм итү, агач , чәчәк-ләр утырту.
РӘХМӘТ БАЛАЛАР. Шуның белән дәрес тәмам.
Кулланылган әдәбият.
Р.А.Борһанова , К.В.Закирова “ Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү ” программасы. – Казан Хәтер нәшрияты 2000.
К.В. Закирова, Р.А. Низамов “ Көч һәм рух тамырлары ”
Казан Мәгариф 1998.
Г.З. Гарәфиева “ Сөмбеләне кем белә ” Казан Мәгариф 2003.
К.В. Закирова “ Күңел ачыйк бергәләп ” Мәгариф нәшрияты 2003.
Ф. Җ. Ибраһимова “ Табигать бизәкләре ”
Казан мәгариф нәшрияты 2002
Х.Ш.Мәхмүтов “ Ел тәүлеге 12 ай ” халык календары битләреннән.
Казан тат. кит. Нәшрияты 1991.
Ачык дәрес 2009 ноябрь.
Автор: Нигматуллина Фарида Гусмановна
Тип | Название материала | Автор | Опубликован |
---|