Главная / Дошкольное образование / Физкультура

Әтәч Универсиадага бара!

Скачать
20.19 КБ, 774319.docx Автор: Низаметдинова Райля Анваровна, 31 Мар 2015

(Әтәч иртән йокысыннан уяна:”Кик-рикү-ү-ү-үк”дип бар җиһанга сөрән сала.Аннан соң “бер-ике,бер-ике”дип зарядка ясый,гер күтәрә.Шулвакыт радиодан тавыш ишетелә:”Тыңлагыз,тыңлагыз!Ишетми калмагыз!Куе урманыбыз уртасында түгәрәк аланда Универсиада үткәрелә.Спорт белән дус булган,сәламәт яшәү рәвеше алып баручыларны аланга чакырабыз!”) Әтәч . Тавыккаем ,чык әле,дим, Бигрәк озак йоклыйсыз. Балаларны карамыйсыз, Ә җимне шәп чүплисез. Әнә,ишеттеңме әле, Универсиада була,ди. Бар җәнлекләр,кош-кортлар Аланга җыела ,ди. Спорт дигәндә үлеп китәм, Калалмыйм бу ярыштан. Балаларга да бәйрәмне Катнаштырыйкчы берочтан. Тавык . Ярар ,әйдә,әтәчкәем Барсак барыйк булмаса. Әтәч. Эх,барам,барам,барам, Универсиадага барам. Кул көрәше ярышында Беренчелекне алам. (Әтәч бии,аңа чебиләре белән тавык та кушыла.”нәни чебиләр”биюе башкарыла.Әтәч белән тавык чебиләрен ияртеп баралар,алар каршысына куян балалары чыга)

Куян. Ни эш төште башыңа?

Ник килдең син урманга?

Ялгызың җырлап йөрмә,

Юлыгырсың бурларга.

Әтәч. Бар дөнья шаулый гөр килә:

Универсиада була,дип,

Мондый кызык ярышлардан

Бер мин генә калмам бит.

Куян. Әйдә барыйк,Әтәч дускай,

Бәйрәм башланыр тиздән.

Йөгерү буенча үзем

Беренчелекне бирмәм.

(Китәләр.)

Әтәч. Буген бездә олы бәйрәм-

Физкультура бәйрәме.

Дусларны ярыштырып

Көч сынашыйк әле.

Әйе дусларым,без бүген олы бәйрәм-Универсиада үткәрергә җыелдык.Ә хәзер әйдәгез ике командана куяннар һәм чебиләр командасын ярыштырабыз.Ярышларның беренче турын башлыйбыз!

Беренче тур.”Кем җитезрәк?”

Сикергеч белән ярыш үткәрелә.Бер бала сикереп залның бер башына бара да шунда сикергечне калдыра.Икенчесе йөгереп барып,сикереп килә. Икенче тур.”Иң төз атучы кем?” Старт сызыгы билгеләнә.Старт сызыгыннан 3.5 м ара калдырып,һәр команда каршысына идәнгә кыршау куела.Сигнал буенча командада беренче торучылар ком тутырылган кечкенә капчыкларны 3әр тапкыр ыргыталар.Чираттагы уенчылар да шуны кабатлыйлар.Кыршау эченә капчыкларны күбрәк төшерә алган команда җиңеп чыга. (“Яшь спортчы”җыры (Р.Вәлиева сүзләре)башкарыла) Әтәч.Ярышларыбызны дәвам итәбез.Алдагы бәйге “Җавабын тап” дип атала. (табышмаклар әйтелә) Әтәч.Матур да,күңелле дә, Шаян безнең тубыбыз. Бәйрәм күңелле узсын, Хәзер бергә уйныйбыз. Дүртенче тур.”Көнгерә кебек сикерү” Зур тупны ,ике тез арасына кыстырып,билгеләнгән урынга кадәр төшермичә сикереп барырга,килгәндә тупны кулга тотып йөгерергә кирәк. Бишенче тур.”Аума,аума,туп-туры тор.” Каршыга билгеле бер ара калдырып кеглялар тезелә.Һәр уенчы ,идәннән тупны тәгәрәтеп,кегляларны аударырга тырыша.Командалар тупны бер-бер артлы ыргыта,аннан күпме кегля ауганы санала.

Алтынчы тур.”Эзләр буйлап барабыз”

Һәр командага икешәр аяк эзе бирелә.Шул эзләргә генә басып ,бирелгән урынга барып җитәргә кирәк.Кире килгәндә бу ара йөгереп үтелә.Кем беренче килә шул команда җиңүче була.

Әтәч.Шулай итеп безнең Универсиадага йомгак ясарга вакыт.Жюри нәтиҗәне чыгара торсын ә без уенчыларның бүтән сәләтләрен ачыклый торыйк.

1 бала.Иң матур көн –бүгенге көн!

Иң яхшы җир- син яшәгән төбәк!

Иң яхшы ял- рухи канәгатьлек биргән ял!

Иң зур байлык-сәламәтлек!

2 бала.Хәрәкәттә-бәрәкәт!

Әнә керә көч һәм дәрт!

Тәнгә-сихәт,җанга – рәхәт,

Хәрәкәткә мең рәхмәт!

3 бала.Очраштык без бүген,күңел ачтык,

Аралаштык,көлдек,сөйләштек.

Тормыш мәшәкатен читкә куеп,

Сәламәтлек өчен көрәштек.

4 бала.Шуңа күрә барыбыз да

Сәламәт,йөзебез шат.

Сәламәт буласың килсә,

Спортны ярат!

(гимнастик бию башкарыла.Бию беткәч кулларына берәр хәреф тоталар)

У. Универсиада тиздән

Була безнең Казанда.

Н. Нык көчлеләр,сәламәтләр

Катнашачак , ди, алар

И. Илләр буйлап,дөнья буйлап

В. Ватаныма киләләр.

Е. Еракларда

Р. Россия студентларының

С. Спорт сөйгәнен беләләр.

И. Илебезнең данын яклап,

А. Анда чыгыш ясарбыз.

Д. Дус,тату,бердәм булсак,

А. Алдынгылыкны яуларбыз!

(Жюри ярышка нәтиҗә ясый,җиңүчеләрне билгели)


Автор: Низаметдинова Райля Анваровна
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован