Главная / Дошкольное образование / Аппликация, лепка

Дәрес-конспект: “Балаларны төрле халыкларның декоратив-гамәли сәнгате белән таныштыру.”!

МАКСАТ: ХАЛЫК ИҖАТЫНА КЫЗЫКСЫНУ, ТӘРБИЯЛӘҮ.

БАЛАЛАРДА ӨЛКӘННӘРГӘ, ИПТӘШЛӘРЕНӘ ЯГЫМЛЫ МӨ

НӘСӘБӘТ, ИГЪТИБАРЛЫЛЫК ТӘРБИЯЛӘҮ. ӘХЛАК ТӨШЕН

ЧӘСЕН АҢЛАТУ. СӨЙЛӘМДӘ ЯГЫМЛЫ СҮЗЛӘР КУЛЛАНУ.

ДЫМКОВА УЕНЧЫКЛАРЫНЫҢ МӨҺИМ ЧАГЫЛГАН БИЗӘК

ЛӘРЕН БИЛГЕЛӘРГӘ БУЛЫШУ.

ДӘРЕС БАРЫШЫ:

Балалар залга керәләр.Кунаклар белән кул биреп исәнләшәләр: “ӘССЕЛӘМЕГАЛӘЙКЕМ”

  • Балалар хәзер мин сезгә мәкаль әйтәм, бу мәкальләрне сез ничек аңлыйсыз(мәгънәсен)
  • НИ ЧӘЧСӘҢ ШУНЫ УРЫРСЫҢ.(мәсәлән, арыш утыртсаң,арыш урасың,

    бодай утыртсаң бодай урасың.)

    КЕМ ЭШЛӘМИ ШУЛ АШАМЫЙ.

    (эштә эшләмәсәң акчаң булмый, акча булмагач, ашарга да булмый.)

    АЧТАН ҮЛСӘҢДӘ АТА АНАҢНЫ ТАШЛАМА.

    Т: Рәхмәт балалар бик дөрес фикер йөртегез. Хәзер әйдәгез балалар, без сезнең белән аш өстәлен тәртипкә китерик.

    Б: Карале Ләйсән, бу безнең яратып чәй эчә торган самаварыбыз.

    Мин беләм бу татар бизәге түгел, монда хохлама бизәкләре.

    Карагыз әле балалар, хохлама кашыклары.

    Т: Балалар тәмле әйбер ашагач авызга ничек була.

    Б: Тәмле рәхәт була.

    Т: Әйе, тәмле сүз ишеткәч күңелгә рәхәт була.

    Мин рәхмәт әйткәч сезгә ничек булды соң?

    Б: Әйе, рәхәт булды.

    Шул вакыт ишектән елап Белмәмеш керә.

    Т: Ни булды, ник елыйсың Белмәмеш.

    Белмәмеш: Төймәм өзелде, тагып бир.

    Т: Һәй белмәмеш ,шулай сорыйлармы.

    Белмәмеш: Ничек сорарга кирәк соң?

    Б: Нәрсә булса да эшләгәндә матур сүз әйтергә кирәк.

    Т: Әйдәгез әле белмәмешкш шул матур сүзләрне өйрәтик.

    Б: Зинһар өчен тагып бир әле тәрбияче апа.

    Белмәмеш балалар артыннан кабатлый.

    Т: Менә белмәмеш сиңа безнең Ләйсән булыша.

    (Ләйсән төймә тагарга утыра)

    Балалар, сез тагын нинди матур сүзләр беләсез,

    өйрәтегез әле белмәмешне.

    Б: Без йокыдан торгач әти-әниләребезгә хәерле иртә телибез.

    Йокларга ятканда тыныч йокы әйтәбез.

    Ашаганнан соң рәхмәт әйтәбез.

    Т: Белмәмеш сиңа безнең егетләр шигырь сөйләрләр,

    Тыңлап тор да сорау бирерсең.

    БЕРЕНЧЕ РӘХМӘТ.

    Алсу хәзер зур кыз инде

    Аңа өч тулган.

    Алсу бүген абыйсының

    Яулыгын юган.

    Шатлыгыннан нәни Алсуның

    Күзләре яна.Рәхмәт әйткән моның өчен абыйсы аңа.

    Мөмкин түгел шатланмаска

    Бит шундый рәхәт

    Чын күңелдән эшләп алган

    Беренче рәхмәт.

    Алсу абыйсының нәрсәсен юган?

    (яулыгын юган)

    Абыйсы аңа нәрсә әйткән?

    (рәхмәт әйткән)

    Алсу шатланганмы?

    (әйе,аңа бик рәхәт булган)

    Т: Белмәмеш менә Ләйсән тегеп тә бетерде.

    Белмәмеш: РӘХМӘТ БАЛАЛАР.

    Т: Балалар ягымлы сүзләрне ишетүе әйтүе дә рәхәт була.

    РӘХМӘТ сүзен, ягымлы итеп кешенең күзенә карап,

    Исемен әйтеп ашыкмыйча, ачык итеп әйтергә кирәк.

    Белмәмеш тиз-тиз атлап чыгып китә, һәм яңадан әйләнеп керә.

    Т: Белмәмеш ни булды,нигә яңадан борылып кердең инде.

    Нигә үз юлың белән китмәдең.

    БЕЛМӘМЕШ: тәрбияче апа, балалар мин сезнең янга килгәндә

    юлда ниндидер курчаклар күрдем.

    Әйдәгез әле шунда алып барам үзегезне.

    Т: Әйдәгез, әле белмәмеш артыннан барыйк.

    Балалар, карагыз безне белмәмеш кайда алып килде.

    Б: УРМАНГА.

    Урман хуҗасы: Сез кемнәр нишләп йөрисез, минем урманымда.

    Б : Без 10 нчы матрешканы эзлибез.

    У-х: Ул миндә,ә сез аның турында нинди һөнәрләр беләсез?

    Б: ҖЫРЛЫЙБЫЗ.

    У-х: Рәхмәт, балалар .Килгән килгән мин сезне табышмаклар

    белән тикшереп карыйм әле. Молодцы.Бер уен да уйнап алыйк.

    Ә сез минем кулымда нәрсәләр күрәсез?.

    Б: ШАРЛАР.

    У-х: Бу шарлар эчендә төрле халык бизәкләре,сез аларны белерсез микән.

    Аласызмы бу шарларны.

    Б: Мин сарысын алам. Мин кызылын алам.

    Бу Жостово бизәге. Бу ХОХЛАМА бизәге.

    Мин яшелен алам. Мин зәңгәрен алам.

    Бу ГЖЕЛЬ бизәге.. Бу татар бизәге.

    У-х: Минем кулымда ничә шар калды. ( 1 ).

    Ә монысын мин алам.

    Т: Ә бу шарны мин шартлатам, карагыз.

    Без бу курчакны үткән дәрестә әвәләгән идек , ничек атала?

    Б: ДЫМКОВА КУРЧАГЫ.

    Т: Белмәмеш син бу курчакларны танымыйсыңмы?

    БЕЛМӘМЕШ: юк., юк танымыйм шул.

    Т: Балалар ничек атала әле безнең бу курчаклар.

    Б: МАТРЕШКАЛАР. Т: Әйе, исегезгә төшерегез кайсы халык курчаклары?.

    Б: рус халкының агач матрешкасы.

    Т: карагыз әле, балалар, ничек бизәлгән бу курчаклар.

    Ә монда ничә матрешка әйтегез әле. ( 2 матрешка )

    Балалар,нигә икәү генә икән соң алар?

    Б: Мин беләм, аның серен, алар берсе эченә берсе яшеренгәннәр.

    Т: Әйдәгез әле бергәләп чыгарыйк.

    Балалар уңда ничә матрешка. ( 4 )

    Сулда ничәү икән ( 6 )

    Барысы бергә ничә ( 9 )

    Уңда нинди матрешкалар ( зурлар матреш )

    Сулда ( кечкенә )

    Ә соңгы 10 нчы матрешка кайда икән соң?

    Белмәмеш: мин беләм, әйдәгез алып барам үзегезне.

    Т: Эзлибезме 10 матрешканы.

    Б: Эзлибез.

    Белмәмеш артыннан җиңелчә генә аяк очларына басып йөгереп барабыз.

    Урманга килеп җитәбез.

    Т: Әйе,Дымкова курчагы Филимонова авылыннан килеп чыккан, аны кызыл

    балчыктан әвәләгәннәр, аннан соң агартканнар.Бу уенчыкларны киптергәннәр,

    матур ачык төсләргә бизәгәннәр.Карагыз әле, балалар ничек бизәлгәннәр бу уенчыклар .

    У-х: Минем янымда да бит урманда бизәлмәгән бу уенчыклар йөриләр адашып.

    Т: ә хәзер ул уенчыкларны бизәрбез. әйдәгез әле бизик бу уенчыкларны.

    Нинди төсләр белән бизибез

    Б: ачык төсләр белән.

    Бизәп бетергәч БЕЛМӘМЕШ белән УРМАН ХУҖАСЫ уенчыкларны алып чыгып

    китәләр.

    Т: Балалар без бүген дәрестә кайсы уенчык белән таныштык? ДЫМКОВА.

    Ул МАТРЕШКАДАН нәрсә белән аерыла?

    Б: Дымкова уенчыгын кызыл балчыктан әвәләп ясыйлар.

    Матрешка агачтан.

    Т: бик дөрес рәхмәт балалар.

    Дәрес тәмам.


    Автор: Нигматуллина Фарида Гусмановна
    Похожие материалы
    Тип Название материала Автор Опубликован