Главная / Старшие классы / Родной язык и литература

7 класс Календарь-тематик план    

Килешенде: Килешенде: Расланды:

Методик берләшмә җитәкчесе Директор урынбасары Мәктәп директоры

_________/Ф.Т.Хәйретдинова _______/Э.М.Камалова _ ____ /Р.Д.Мухамадияров

Протокол № 1 “25” август 2012 ел Приказ № 114

“25” август 2012 ел 31 август 2012 ел

I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Сәгыйтова Гөлсинә Гаязовнаның

татар әдәбиятыннан эш программасы

ГБМУ “Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган В.Ф.Ежков исемендәге Арча 1 нче урта гомуми белем мәктәбе”

7 класс

Педагогик совет

утырышында каралды

Протокол № 1

“27” август 2012 ел

2012 – 2013 нче уку елы

Класс 7

Укытучы Сәгыйтова Гөлсинә Гаяз кызы

Сәгать саны 35: атнага 1 сәгатьтән

Класстан тыш уку 4

Бәйләнешле сөйләм үстерү 4

Дәреслек. Хатипов Ф.М., Галимуллин Ф.Г. Әдәбият: татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныфы өчен дәреслек-хрестоматия. - Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2006.

Аңлатма язуы

Әдәбият дәресләренең төп максаты һәм бурычлары:

1.Укучының татар әдәби телен үзләштерүенә, текстны аңлап, йөгерек һәм сәнгатьле укуына, дөрес яза белүенә, әдәби тел нормаларын саклап, төрле темаларга иркен сөйләшүенә ирешү.

2.Балаларны татар әдәбияты, халык авыз иҗаты, татар халкының җыр-музыкасы, театры, сынлы сәнгате белән таныштыру, күренекле язучылар һәм аларның әсәрләрен үзләштерүләренә ирешү.

3.Укучыларга татар халкының килеп чыгышы, тарихи язмышы, чит илләрдәге милләттәшләребез тормышы турында мәгълүматлар бирү.

4.Халык тарихын һәм мирасын өйрәнү аша, яшүсмерләрдә Ватанга, халыкка, туган телгә мәхәббәт, олыларга, кечеләргә һәм, гомумән, кешегә ихтирам, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек тәрбияләү. Хезмәт тәрбиясе һәм эстетик тәрбия бирү.

Эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:

1.Татарстан Республикасының “Мәгариф турында” Законы.

2.“Татарстан Республикасыдәүләттелләреһәм Татарстан Республикасында башка телләртурында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).

3.“2004-2013 нчеелларга Татарстан Республикасыдәүләттелләренһәм Татарстан Республикасында башка телләрнесаклау, өйрәнүһәмүстерүбуенча Татарстан РеспубликасыДәүләтпрограммасы” (2004 ел, 11 октябрь).

4. “Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы”(татар балалары өчен):1 – 11 нче сыйныфлар. – Казан: Мәгариф, 2010.

5.Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “ Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган В.Ф. Ежков исемендәге Арча 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең 2012-2013 нче уку елына укыту планы.

6.2012|2013 уку елында белем бирү процессында куллануга тәкъдим ителгән (рөхсәт ителгән) дәреслекләрнең региональ исемлеге.

7.Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе ” Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган В.Ф. Ежков исемендәге Арча 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең 2012-2013 нче уку елына укыту планы буенча 7 нче сыйныфта (татар төркеме) татар әдәбияты дәресләренә атнага 1 сәгать ( барысы 35 сәгать) вакыт бирелгән.

7 нче сыйныфта белем бирүнең эчтәлеге

Габдулла Тукай. Иҗаты турында белешмә. “Исемдә калганнар”әсәре. Шагыйрь бала чагының бирелеше. “Туган авыл”шигыре. “Шүрәле” поэмасы.әӘсәрләрдә туган якка мәхәббәтнең чагылышы. ”Кичке азан” шигырендә милләтне берләшергә чакыру. “Татар яшьләре” шигыре.Шагыйрьнең яшьләргә багланган өметләре,теләкләре.

Рәссам Байназар Әлменов.Иҗаты турында белешмә. Әсәрләре хакында фикер алышу.

Компазитор Заһидулла Яруллин.Иҗаты турында белешмә. “Тукай маршын” тыңлау, язылу тарихы турында сөйләшү, фикер алышу.

Фәрит Яруллин.Иҗаты турында белешмә. “Шүрәле” балетының эчтәлеге һәм музыкасы турында мәгълүмат. Балет турында төшенчә.

Фатих Әмирхан.Иҗаты турында белешмә. “Татар каһарманы” хикәясе. Революция тәэсирендә барлыкка килгән каһарман исеме астында яшеренгән кешеләрне тәнкыйтьләү.

Мәҗит Гафури.Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Сарыкны кем ашаган?”, “Ике чебен” мәсәлләре. Мәсәлләрнең жанр буларак үзенчәлеге.

Галимҗан Ибраһимов.Иҗаты турында белешмә. “Алмачуар” хикәясе. Хайваннарга карата миһербанлылык хисләре тәрбияләү.

Гадел Кутуй.Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Сагыну” нәсере. Сугыштагы кешенең кичерешләрендә Туган ил образы. “Рөстәм маҗаралары” повесте. Әсәрдәге фантастик вакыйгалар, чынлык дөньясы белән хыял дөньясының яраштырылып бирелүе.

Хәсән Туфан.Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Талантлы син, Кеше туганым”, “Киек казлар” шигырьләре. Шагыйрьнең үз хисләрен кошларга бәйләп аңлатуы, күчерелмә мәгънәдә бирүе. Күчерелмә мәгънә турында төшенчә.

Зифа Басыйрова.Җырчы турында белешмә. Аның татар җыр сәнгатенә керткән өлеше.

Роза Хафизова.Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Кашкарыйлар озын гомерле” әсәре. Әсәрдә яшь буынны тәрбияләү мәсьәләсе, хезмәт сөючән балалар образы сурәтләнүе.

Ибраһим Салахов.Язучы турында белешмә. “Ана тавышы” әсәре(өзек).Кешедәге миһербансызлыкның чыганаклары. Тоткыннарның ана хәсрәтен үз фаҗигаләре кебек кичерүләре.

Зыя Мансур.Иҗаты турында белешмә. “Таңсылу” әкияте. Таңсылуның язмышына иптәш кызларының карашы, әсәрнең идеясе. Идея турында төшенчә.

Әмирхан Еники.Язучы турында белешмә. “Кем җырлады?”, “Матурлык” хикәяләре. Образларның бирелеше, аларның эчке дөньясы, күркәм, матур сыйфатларның тасвирлануы. Әдәби әсәрләрдә психологизм.

РафаилТөхфәтуллин.Иҗаты турында белешмә. “Балам көлүе” хикәясе. Әсәрдә ата-ана һәм бала хисләренең чагылышы. Язучының әйтергә теләгән фикере.

Гөлшат Зәйнәшева.Иҗаты турында белешмә.”Туган җирем – Татарстан”шигыре. Туган якны ярату хисләренең бирелеше.

Тәүфикъ Әйди.Иҗаты турында белешмә.”Йөртә безне язмышлар” сәяхәтнамәсе. Чит илләрдә яшәгән милләттәшләребез язмышы.

Нәүрүз бәйрәме.

7 нче сыйныф укучысының әдәбияттан белем һәм күнекмәләренә төп таләпләр

Әдәбият теориясеннән:

1.Хикәя, фантастик хикәя, повестьны аера белү.

2. Шигырьнең үзенчәлекләрен белү.

3.Әдәби әсәрнең сюжетын тотып ала белү.

4.Уңай герой, лирик герой төшенчәләрен аера белү.

5.Әдәби әсәрдән сурәтләү чараларын таба белү.

Татар мәдәниятеннән:

1.Татар халкының гаилә-көнкүреш, гореф-гадәт һәм йолаларын аңлата белү.

2. Әдәбиятка бәйле рәвештә балет, опера, сынчы кебек терминнарны аңлатып бирә белү.

3.Милли орнаментларны аера белү.

Сөйләм эшчәнлеге:

1.Текстның исеме, андагы таныш сүзләр ярдәмендә укучыларның эчтәлекне аңлаулары.

2.Укылган текст турында әңгәмәдә катнаша алу, сөйләмдә гади һәм җәенке җөмләләрдән файдалана алу.

3.Өйрәнелгән язучылар турында сөйләп бирү.

4.Укылган текстның эчтәлеген сөйли һәм нәтиҗә ясый белү, аңа үз мөнәсәбәтеңне белдерә алу.

5.Тәкъдим ителгән ситуация, тема яки рәсем турында 12-14 җөмләдән торган текст белән сөйли белү.

6. Уку һәм сөйләм барышында орфоэпик нормаларны саклау.

7.Балалар өчен басылган вакытлы матбугат материалларын уку һәм файдалана белү.

Сәгатьләрнең темаларга бүленеше

Төп темалар

Барлык

Теоритик материал

Класстан тыш уку

Бәйләнешле сөйләм үстерү.

1

Габдулла Тукай.

3

2

1

2

Рәссам Байназар Әлменов.

1

1

3

Композитор Заһидулла Яруллин.

1

1

4

Фәрит Яруллин.

1

1

5

Фатих Әмирхан.

2

1

1

6

Мәҗит Гафури.

2

1

1

7

Галимҗан Ибраһимов.

3

3

8

Гадел Кутуй.

3

2

1

9

Хәсән Туфан.

2

2

10

Зифа Басыйрова.

1

1

11

Роза Хафизова

2

2

12

Ибраһим Салахов

2

1

1

13

Зыя Мансур

2

1

1

14

Әмирхан Еники

3

2

1

15

Рафаил Төхфәтуллин

1

1

16

Гөлшат Зәйнәшева

1

1

17

Тәүфикъ Әйди

2

1

1

18

Татар халкының миллибәйрәмнәре.Нәүрүз. Гомумиләштереп кабатлау, йомгаклау.

2

2

19

Административ контроль эш

1

1

Барысы

35 сәгать

27

4

4

Календарь - тематик план

тема

сәгать

саны

үткәрү вакыты

план буенча

факт.план буенча

1

Габдулла Тукай. Иҗаты турында белешмә. “Исемдә калганнар” әсәре.Шагыйрь бала чагының бирелеше.

1

2

Габдулла Тукайның “Туган авыл” шигыре,“Шүрәле” поэмасы.

1

3

Габдулла Тукай. Иҗаты турында белешмә. “Исемдә калганнар” әсәре.Шагыйрь бала чагының бирелеше.

1

4

Рәссам Байназар Әлменов.Иҗаты турында белешмә.

1

5

Композитор Заһидулла Яруллин.Иҗаты турында белешмә.”Тукай маршы”н тыңлау,язылу тарихы.

1

6

Композитор Фәрит Яруллин.Иҗаты турында белешмә.Балет турында төшенчә.”Шүрәле”балетының эчтәлеге һәм музыкасы турында мәгълүмат.

1

7

Фатих Әмирхан.Иҗаты турында белешмә. “Март каһарманы”хикәясе.

1

8

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Мулланур Вахитов – халык бәхете өчен көрәшүче.

1

9

Мәҗит Гафури.Тормыш юлы, иҗаты.”Сарыкны кем ашаган?” һәм “Ике чебен” мәсәлләре.Мәсәлләрнең жанр буларак үзенчәлеге.

1

10

Класстан тыш уку. Г.Тукай. Мәсәлләр.

1

11

Галимҗан Ибраһимов.Иҗаты турында белешмә .“Алмачуар” хикәясе.

1

12

“Алмачуар” хикәясенең эчтәлеге.Хайваннарга карата миһербанлылык хисләре тәрбияләү.

1

13

“Алмачуар” хикәясендә татар халкының гореф-гадәтләренең чагылышы.

1

14

Гадел Кутуй .Тормыш юлы иҗаты турында белешмә. “Сагыну” нәсере.Нәсер турында төшенчә.

15

I яртыеллыкка административ контроль эш.

1

16

Г.Кутуйның “Рөстәм маҗаралары” повесте.

1

17

Класстан тыш уку. Гадел Кутуй. Рәссам.

1

18

Хәсән Туфанның тормышы һәм иҗаты. “Талантлы син, Кеше туганым” шигыре.

1

19

Х.Туфанның “Киек казлар” шигыре.Күчерелмә мәгънә турында төшенчә.

1

20

Җырчы Зифа Басыйрова.Җырчы турында белешмә.Аның җыр сәнгатенә керткән роле.

1

21

Роза Хафизованың тормыш юлы, иҗаты турында белешмә.“Кашкарыйлар озын гомерле” әсәре.

1

22

Р.Хафизова. “Кашкарыйлар озын гомерле” әсәрендә яшь буынны тәрбияләү мәсьәләсе.

1

23

Ибраһим Салахов. Язучы турында белешмә. “Ана тавышы” әсәре.

1

24

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Ана – бөек исем.

1

25

Зыя Мансур.Иҗаты турында белешмә. “Таңсылу” әкияте.Идея турында төшенчә.

1

26

Кластан тыш уку. Ф.Шафигуллин. Бер малай, өч аргамак.

1

27

Ә.Еники.Язучы турында белешмә. “Кем җырлады?” хикәясе.

1

28

Ә.Еники.“Матурлык” хикәясе.Әдәби әсәрләрдә психологизм.

1

29

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Кешенең матурлыгы нәрсәдә?

1

30

Рафаил Төхфәтуллин.Иҗаты турында белешмә. “Балам көлүе” хикәясе.

1

31

Г.Зәйнәшева иҗаты. “ Туган җирем – Татарстан” шигыре.

1

32

Тәүфикъ Әйди.Иҗаты турында белешмә. “Йөртә безне язмышлар” сәяхәтнамәсе.

1

33

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Чит илләрдәге милләттәшләребез.

1

34

Класстан тыш уку.Г.Кашаповның “Киек каз юлы”әсәре.

1

35

Татар халкының милли бәйрәмнәре.Нәүрүз бәйрәме.

1

Өстәмә әдәбият

1. Гайфуллина Ф.А.Әдәбият дәресләрендә .-Казан, «Яңалиф», 2006

2.Абдрахимова Я.Х. Татар әдәбияты дәресләрендә бәйләнешле сөйләм үстерү. 5-7 сыйныфлар.- Казан, «Мәгариф» 2007 ел.

3.Көч һәм рух тамырлары: Әдәплелек дәресләре. - Казан: Мәгариф, 2000.

4.Р.К.Әхмәтҗанова. Матурлык иленә юл.- Казан: Мәгариф, 2001.

5.Татар халык иҗаты: Хрестоматия.- Казан: Мәгариф, 2004.

6.Балалар фольклоры. .- Казан: ТР”Хәтер нәшрияты, 2009.

7.Татар балалар әдәбияты.Шигырьләр һәм пьесалар.- Казан: ТР”Хәтер нәшрияты, 2003.

8.Хәзерге балалар шигърияте: Беренче җыентык .- Казан: ТР”Хәтер нәшрияты, 2004.

9.Хәзерге татар хикәяләре .- Казан: ТР”Хәтер нәшрияты, 2012.

10.Бөек Ватан сугышы чоры прозасы.- Казан: ТР”Хәтер нәшрияты, 2002.

11.Хәзерге татар прозасы: Икенче җыентык .- Казан: ТР”Хәтер нәшрияты, 2005.

12.Бөек Ватан сугышы чоры поэзиясе: Шигырьләр һәм поэмалар. .- Казан: ТР”Хәтер нәшрияты, 2005.

13.Татар классик драматургиясе. - Казан: ТР”Хәтер нәшрияты, 2004.

14.Сызылып, моңланып таң ата. ХХ йөз башы татар прозасы.- Казан: Мәгариф, 2002.

15.Әдәбият белеме сүзлеге (төз. ред. А.Г.Әхмадуллин).-Казан:Татар кит. нәшр.,1990.

16.«Фән һәм мәктәп», «Мәгариф» журналлары, “Мәгърифәт”, “Ачык дәрес” газеталары.

Электрон ресурслар исемлеге:

1.Татар теле укытучыларының сайтлары.

2.Электрон китапханә.

Килешенде: Килешенде: Расланды:

Методик берләшмә җитәкчесе Директор урынбасары Мәктәп директоры

_________/Ф.Т.Хәйретдинова _______/Э.М.Камалова _ ____ /Р.Д.Мухамадияров

Протокол № 1 “25” август 2012 ел Приказ № 114

“25” август 2012 ел 31 август 2012 ел

I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Сәгыйтова Гөлсинә Гаязовнаның

татар теленнән эш программасы

ГБМУ “Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган В.Ф.Ежков исемендәге

Арча 1 нче урта гомуми белем мәктәбе”

7 класс

Педагогик совет

утырышында каралды

Протокол № 1

“27” август 2012 ел

2012 – 2013 нче уку елы

Класс 7

Укытучы Сәгыйтова Гөлсинә Гаяз кызы

Сәгать саны 105: атнага 3 сәгатьтән

Бәйләнешле сөйләм үстерү-30 (сочинение – 5, изложение – 6, диктант – 9

административ контроль эш – 2)

Дәреслек. Асылгәрәева Р.Ә. Татар теле: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәкт. 7нче с-фы өчен д-лек(татар балалары өчен)/ Асылгәрәева Р.Ә, М.З.Зиннәтова. - Казан:Мәгариф, 2005.

Аңлатма язуы

Татар теленә өйрәтүнең төп максаты һәм бурычлары:

рус мәктәбендә татар теленә өйрәтүнең максаты: укучыларда лингвистик (тел), аралашу (коммуникатив), этнокультура өлкәсенә караган (культурологик) компетенцияләр булдыру .

Рус мәктәбендә ана теле буларак татар теле укытуның төп бурычлары:

1.Татар телен өйрәнүгә карата башлангыч сыйныфларда нигез салынган кызыксынуны көчәйтү, үз милләтеңә, телеңә хөрмәт белән карау, шулай ук татар теле аша башка милләт вәкилләренә, аларның рухи мирасына мәхәббәт хисе тәрбияләү.

2. Татар теленең барлык тармаклары буенча эзлекле рәвештә фәнни белем бирү.

3. Сөйләм эшчәнлеген белүгә ныклы күнекмәләр булдыру, туган телдә матур һәм дөрес аралашырга өйрәтү.

4. Телдән һәм язма сөйләм осталыгын камилләштерү. Көндәлек тормышта татар теле мөмкинлекләрен­нән тулысынча файдалана белергә өйрәтү.

5. Туган тел аша өзлексез белем һәм тәҗрибә туплау.

6. Татар телен башка фәннәрдә белем алу чарасы була­рак кулланырга өйрәтү күнекмәләрен булдыру.

7. Укучыларны даими рәвештә татар милли мәдәнияте ми­расына тарту.

8. Телебезнең тәрбияви мөмкинлек­ләрен ачуда укуга карата кызыксыну уяту.

9. Укучыларның логик фикерләү дәрәҗәсен үстерү . Балалар, ана телендә аралашканда, фикерләрен ачык аңлаешлы, эзлекле, стилистик яктан дөрес, төгәл итеп адресатка җиткерә белергә тиеш. Бу бер үк вакытта сөйләм теленә дә, язма телгә дә карый, ягъни укучыларда ана телендә дөрес, матур итеп сөйләү һәм язу күнекмәләре тәрбияләү максаты куела.

10. Дәреслек, өстәмә һәм белешмә әдәбият белән эш итү, уку, язу күнекмәләрен камилләштерү.

Эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:

1.Татарстан Республикасының “Мәгариф турында” Законы

2.“Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).

3.“2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2004 ел, 11 октябрь).

4. “Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы”(татар балалары өчен):1 – 11 нче сыйныфлар. – Казан: Мәгариф, 2010.

5.Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “ Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган В.Ф. Ежков исемендәге Арча 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең 2012-2013 нче уку елына укыту планы.

6.2012|2013 уку елында белем бирү процессында куллануга тәкъдим ителгән (рөхсәт ителгән) дәреслекләрнең региональ исемлеге.

7.Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе ” Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган В.Ф. Ежков исемендәге Арча 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең 2012-2013 нче уку елына укыту планы буенча 7 нче сыйныфта (татар төркеме) татар теле дәресләренә атнага 3 сәгать ( барысы 105сәгать) вакыт бирелгән.

7 нче класста белем бирүнең эчтәлеге

1.Морфология буенча 6 нчы сыйныфта үткәннәрне кабатлау.

2.Фигыль.

Татар телендә фигыльнең нигезе (башлангыч формасы )турында гомуми мәгълүмат.Фигыльнең барлык-юклык формалары.

Фигыль юнәлешләре.

Фигыль төркемчәләре.

Затланышлы фигыльләр. Боерык фигыль, аның мәгънәләре, зат-сан белән төрләнеше, дөрес интонация һәм басым белән кулланышы.

Хикәя фигыль, аның заман формалары.

Хәзерге заман хикәя фигыль, аның мәгънәләре, формалары, зат-сан белән төрләнеше.

Үткән заман хикәя фигыль, аның мәгънәләре, формалары, зат-сан белән төрләнеше.

Киләчәк заман хикәя фигыль, аның мәгънәләре, формалары, зат-сан белән төрләнеше.

Шарт фигыль, аның мәгънәләре, формалары, зат-сан белән төрләнеше.

Затланышсыз фигыльләр. Сыйфат фигыль, аның мәгънәсе, заман формалары, исемләшүе, исемгә күчүе.

Хәл фигыль, аның мәгънәләре,формалары,сөйләмдә кулланышы.

Исем фигыль,аның мәгънәсе, формасы,сөйләмдә кулланышы. Аларның исемгә күчү очраклары. Татар телендә фигыльнең төп формасы буларак сүзлекләрдә бирелеше.

Инфинитив, аның мәгънәсе, формасы, сөйләмдә кулланышы һәм дөрес язылышы.

Татар телендә ярдәмче фигыльләрнең кулланышы.

Кайбер мөстәкыйль мәгънәле фигыльләрнең ярдәмче фигыль буларак куллану очраклары.

Фигыльләрнең ясалышы.

Фигыльләргә морфологик анализ ясау.

Кабатлау.

Аваз ияртемнәре. Аларның ясалуы,морфологик-синтаксик үзенчәлекләре. Аваз ияртемнәреннән ясалган исемнәр һәм фигыльләр.

Аваз ияртемнәренә морфологик анализ ясау.

Кабатлау.

Хәбәрлек сүзләр.Татар телендә хәбәрлек сүзләрнең тоткан урыны, алар турында төшенчә. Хәбәрлек сүзләрнең җөмләдә кулланышы.

Хәбәрлек сүзләргә морфологик анализ ясау.

Кабатлау.

Бәйлекләр. Аларның сөйләмдә куллану үзенчәлеге.

Бәйлекләрне төркемнәү.

Бәйлек сүзләр,аларның формалары, җөмләдә кулланышы.

Бәйлекләргә морфологик харак теристика бирү.

Кабатлау.

Теркәгечләр турында гомуми мәгълүмат бирү.

Теркәгечләрне куллану үзенчәлеге, аларның интонациягә бәйле булуы.

Теркәгечләрне төркемләү.

Теркәгеч сүзләр. Аларның формалары, теркәгечләрдән аермасы.

Татар һәм рус телләрендә теркәгечләрнең уртак яклары, җөмләдә кулланышы.

Теркәгечләрне морфологик яктан тикшерү.

Кабатлау.

Кисәкчәләр.Аларны мәгънәләре буенча төркемләү. Татар телендә кисәкчәләрнең дөрес язылышы.

Кисәкчәләргә морфологик анализ ясау.

Кабатлау.

Ымлыклар. Аларның ясалу үзенчәлекләре, сөйләмдә кулланышы.Ымлыкларны төркемләү.

Морфология буенча үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау

3.Бәйләнешле сөйләм үстерү

1.Мәктәптә уздырылачак берәр дәрестән тыш чара турында белдерү язу.

2.Бәйрәм уңаеннан котлау тексты язу.

3.Грамматик биремле контроль диктантлар язу.

4.Рәсемгә карап, хикәя язу.

5.Грамматик биремле төрле типтагы диктантлар язу.

6.Программага кертелгән әдәби әсәрләрдән алынган өзекләрне файдаланып, изложение язу.

7.Мөстәкыйль һәм ярдәмче сүз төркемнәрен кертеп төзелгән җөмләләрне тәрҗемә итү.

8.Экскурсиядә һәм төрле спектакль-концертларда, мәктәптә уздырылган бәйрәм кичәләрендә алган тәэсирләрдән, сочинениеләр язу.

7 нче сыйныф укучысының татар теленнән белем дәрәҗәсенә таләпләр

Морфология.

1.Сүз төркемнәренең лексик-грамматик мәгънәсе, морфологик һәм синтаксик билгеләре буенча аера һәм таный белү.Морфологик анализ ясау.

2.Өйрәнелгән сүз төркемнәре белән җөмләләр һәм текстлар төзү.Сүз төркемнәренең төрле ысуллар белән ясалышын белү .

Сөйләм эшчәнлеге.

1.Укучыларның үз тәҗрибәләреннән чыгып, диалогик һәм монологик сөйләм оештыра белүе.

2.Укыган яки тыңлаган текстның эчтәлеген сөйләү, планын төзү.

3.Бирелгән план буенча сочинение язу.

4.Әдәби геройларны сурәтләп бирү.

5.Каралган спектакль буенча телдән яки язмача хикәя төзү.

6.Эш кәгазьләре язу,мәктәптә уздырылачак берәр дәрестән тыш чара турында белдерү язу.

7.Якын дустыңа яки туганыңа хат язу.

8.Укытучы биргән яки укучы үзе сайлаган китапка аннотация язу.

9.Сочинение элементлары булган изложениеләр язу.

10.Татарчадан русчага яки русчадан татарчага тәрҗемә итү.

11.Грамматик биремле контроль диктантлар язу.

Эчтәлекнең темаларга һәм сәгатьләргә бүленеше

Төп темалар

Барлыгы

Теор.

материал

Кабатлау

Б.с.ү

1

5-6 нчы сыйныфта

үткәннәрне кабатлау.

8

6

2

2

Фигыль

9

6

1

2

3

Затланышлы фигыльләр

30

22

-

8(1 ад.к.эш)

4

Затланышсыз фигыльләр

20

10

2

8

5

Аваз ияртемнәре

6

4

1

1

6

Хәбәрлек сүзләр

6

4

1

1

7

Бәйлекләр

7

5

2

8

Теркәгечләр

7

5

-

2

9

Кисәкчәләр

5

4

-

1

10

Ымлыклар

3

2

-

1адм.к.

эш

8

7 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау

5

-

4

1

Барлыгы

105

61

15

30

Календарь-тематик план


Автор: Сагитова Гульсина Гаязовна
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован
разное 7 класс Календарь-тематик план     Сагитова Гульсина Гаязовна 20 Мар 2015
документ Развивающий курс по математике, 7 класс                                                    Хрычкина Елена Федоровна 1 Апр 2015
документ рабочая программа по обществознанию 7 класс                                                             & Савостьянова Галина Александровна 20 Мар 2015
документ рабочая программа по обществознанию 7 класс                                                             & Савостьянова Галина Александровна 20 Мар 2015
документ Рабочая программа по литературе 7 класс Г. Норильск                                                           Лаури Наталья Михайловна 20 Мар 2015
документ План-конспект урока по теме "Проценты и десятичные дроби№ 7% =  7 :  100 =                                               &nb Татьяна Юрьевна Цветкова 7 Дек 2015
документ Программа по МХК Солодовников профильный уровень 7 класс РАССМОТРЕНО                           СОГЛАСОВАНО   & Ксения Леонидовна Смирнова 20 Мар 2015
документ Диктант по русскому языку №2 ,7 класс (по программе Разумовской)                                                       & Прудникова Валентина Тимофеевна 20 Мар 2015
документ Рабочая программа по алгебре 7 класс.                                             Немчинова Татьяна Анатольевна 7 Апр 2015
документ Рабочая программа по Обществознанию , 7 класс РАБОЧАЯ ПРОГРАММА по обществознанию                               Замковая Виктория Александровна 19 Янв 2016
документ Рабочая программа по технологии                            ТЕМАТИЧЕСКИЙ  ПЛАН     5 – 8 класс. ( 245 часов)                 Жильцова Ирина Александровна 1 Апр 2015
документ Рабочая программа по русскому языку (7 класс)                                          Раздел І. Пояснительная записка         &nb Шишкина Валентина Васильевна 20 Мар 2015
документ Рабочая программа по Истории России 7 класс                                                            РА Замковая Виктория Александровна 20 Янв 2016
документ Рабочая программа курса "В мире музыки" 7 класс ПОЯСНИТЕЛЬНАЯ ЗАПИСКА                                                   Пучков Евгений Андреевич 20 Мар 2015
документ Диктант по русскому языку №1 ,7 класс Стартовый мониторинг по русскому языку в 7 классе                                                 Прудникова Валентина Тимофеевна 20 Мар 2015
документ Урок 7 класс "Радиоволны"                Ход урока                                       Сохадзе Наталья Михайловна 21 Мар 2015
документ план-конспект урока 5 класс Деление натуральных чисел.                      5 класс  Тема: „Деление натуральных чисел”                   & Фирсова Ольга Михайловна 29 Мар 2016
документ Рабочая программа по истории 7 класс, 8 вид                                    & Разбойникова Светлана Николаевна 20 Мар 2015
документ Урок геометрии 7 класс "Смежные и вертикальные углы"                         Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение               &n Пестрикова Наталья Григорьевна 6 Апр 2015
документ Рабочая программа по Геометрии 7 класс                                           1. Пояснительная записка программы общеобразовательных учреждений по Абдулова Марина Владимировна 4 Апр 2015
документ план воспитательной работы 2 класс                       Характеристика класса Задачи: Платонова Татьяна Владимировна 1 Апр 2015
документ Рабочая программа по географии 7 класс УТВЕРЖДЕНО решением  педсовета протокол № ___ от «____»______20_г.                                       Горлова Елена Петровна 21 Мар 2015
документ План внутришкольного контроля                                                                 & Акишина Галина Александровна 21 Мар 2015
документ Рабочие программы по физике 7-9 класс к учебнику Перышкина А.В., 10-11 класс к учебнику Мякишева Г.Я.                                     Требования к уровню подгото Негатина Вера сергеевна 21 Мар 2015
документ итоговая контрольная работа 7 класс В а р и а н т  1.                             В а р и а н т  1.                     &nb Щукина Ольга Сергеевна 1 Апр 2015
документ Рабочая программа. Технология 6 класс (девочки)                                   &nb Михайлова Елена Александровна 1 Апр 2015
разное Контрольные работы                      Контрольная  работа за 1 класс              & Кривкова Ирина Вильевна 9 Апр 2015
документ план работы МО учителей математики         ЛИСТ  НАБЛЮДЕНИЯ УРОКА                        & Гончаренко Людмила Владимировна 31 Мар 2015
документ План по самообразованию                                                                   Гроссу Валентина Викторовна 31 Мар 2015
документ план работы с родителями План работы с родителями старшей группы                                 &nb Капусто Наталья Владимировна 30 Мар 2015
документ План работы ГПД.                                                                     Корытникова Ирина Валерьевна 4 Апр 2015
документ олимпиадные задания по математике 3 класс                                                             1 т Алексеева Ирина Юрьевна 31 Мар 2015
документ конспект урока литературы 7 класс Урок литературы в 7-м классе                 Тема: Волшебный мир стихов Вступление: добрый день, дорогие гости (друзья). Я приглашаю ва Валентина Николаевна Бакулкина 1 Фев 2016
документ Урок чтения 3 класс                                                         УРОК ЧТЕНИЯ  3 КЛАСС     Мальчикова Наталья Викторовна 13 Ноя 2015
документ Рабочая программа по математике 1 класс Согласовано                                                     & Кузнецова Людмила Николаевна 30 Мар 2015
документ Рабочая программа по математике 1 класс Согласовано                                                     & Кузнецова Людмила Николаевна 30 Мар 2015
документ Урок математики по учебнику Л.Г. Петерсон 4 КЛАСС                                                           &n Кривошеина Ольга Ивановна 18 Мая 2015
документ Рабочая программа "Математика" 4 класс                                                           &nb Матюшенко Надежда Альбертовна 14 Ноя 2015
документ Годовой план работы учреждения на 2011-2012 учебный год                                                         &nb Кирьянова Светлана Владимировна 30 Мар 2015
документ Cемья и семейные ценности. Семья и семейные ценности                                                           Дементеева Наталья Николаевна 7 Сен 2015