Главная / Дошкольное образование / Разное

Сөмбелә - көз бәйрәме.

Скачать
62.5 КБ, 1007745.doc Автор: Шайхулова Амина Галимардановна, 7 Апр 2015

Сөмбелә - көз бәйрәме.

(зурлар төркемендә күңел ачу өчен)

«Гомуми үсеш бирүче №7 нче Актаныш

балалар бакчасы»ның 1 категорияле

тәрбичесе Шәйхулова Әминә

Галимәрдән кызының

эш тәҗрибәсеннән.

Максат: Туган җиребезгә, туган телебезгә мәхәббәт, игенче хезмәтенә, икмәккә хөрмәт, халкыбызның милли йолаларына ихтирам тәрбияләү, белемнәрне шигырьләр, җырлар, табышмаклар, мәкальләр аша ныгыту. Балаларда күңел күтәренкелеге булдыру.

Җиһазлау: Зал бәйрәмчә бизәлгән, көзге уңыштан, табигый материаллардан күргәзмә, балалар (сөмбелә, уңыш бабай, кояш, яңгыр, күк йозе, кәбестә, суган, кабак, кишер, чөгендер, помидор, кыяр).

- Балалар, бүген без нинди бәйрәм хөрмәтенә җыелдык бу зур залга?

- Әйе. Сөмбелә бәйрәменә.

Җыр «Уңыш җыелды» Н.Гайсин сүз., М.Мозаффаров көе.

Сөмбелә керә.

- Исәнмесез, балалар! Мин - Сөмбелә. Мин көз көне, сентябрь аенда, уңыш җыелгач киләм. Элек Сөмбелә бәйрәмен көн белән төн тигезләшкән вакытта үткәргәннәр. Сөмбелә - башак дигән сүз. Ә көн белән төн 22 сентябрьдә тигезләшә.

Тәрбияче:

Ашлык булып җирдә үсә

Уңыш бит ул, Сөмбелә!

Бөтен җирне нурга күмә

Кояш кебек Сөмбелә.

1. Көз көннәре килеп җитте

Хушлашабыз җәй белән

Бөтен җиргә яфраклардан

Алтын келәм җәелгән.

2. Бәйрәм итеп көтеп алдык без

Җимеш ае, муллык ае ул

Келәтләргә тула саргылт төс

Безнең шатлык, безнең баю бу.

3. Күңелләргә якты нур өләшеп

Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә

Үз муллыгы белән көзләр килә

Йомгак ясап җәйге хезмәткә.

4. Бакча-кырларда

Зур эшләр барды

Хезмәтне сөйгән

Мул уңыш алды

Бию «Яфраклар».

А.Б.: Балалар, хезмәт куйсаң гына мул уңыш алып була. Хезмәт турындагы мәкльләрне искә төшерик.

Уен «мин башлыйм, сез дәвам итәсез».

1. Җәй эшләсәң – (кыш алырсың).

2. Эшләгәндә йөрәгең (җилкенсен)

Ашаганда колагың (селкенсен).

3. Тирләп эшләсәң (тәмләп ашарсың).

А.Б.: Мул уңышны үстерүдә кемнәр көч куйган соң?

5. Кояш:

Мин сиптем җылы нур

Яктылык булдырдым

Тырыштым, күрегез

Уңышны уңдырдым.

6. Күк йөзе:

Мин аяз һәм ачык

Зәңгәрсу төстә гел

Нәкъ шуңа күрә дә

Мул уңыш булды, бел.

7. Җил:

Мин истем кирәктә

Һаваны күчердем

Җилләттем мин сезне

Һәм яңгыр китердем.

8. Яңгыр:

Мин килеп яуганга

Алар зур үстеләр

Сибәли торгач гел

Җәйләрдә үстеләр.

9. Сөмбелә:

Рәхмәтлемен сезгә

Булыйк без гел бергә

Вакыт шул тиз үтте

Алтын көз дә җитте.

Җыр «Алтын көз» З.Нури сүз., А.Батыршин көе.

10. Көшел-көшел бодай, арыш җыеп

Саламнардан зур эскертләр куеп

Тракторлар белән гөрләп-шаулап

Кырлар буйлап уңган көз йөри.

11. Киң кырларда көрәш барды

Алтын бөртекләр өчен

Хезмәткә без дан җырлыйбыз

Игенче синең өчен.

12. Ипи:

Игенченең кулыннан

Гөлдәй тамып төшкәнгә

Мин тәмле, татлы булам

Табында балкып торам.

13. Ипи басуда үсә

Аннан амбарга күчә

Аннары мичтә пешә

Кызарып мичтән төшә.

А.Б.: Ипи өстәлгә килгәнче никадәр юл үтә, күпме хезмәт сорый. Ипи иң зур байлык. Ипидән башка яшәп булмас иде. Ипинең бөртеген дә югалтырга ярамый.

А.Б.: Ипи турындагы мәкальләрне искә төшерик.

Ипи-тоз – якты йөз.

Ипидән зур нәрсә юк.

Икмәк – игенченең җан җылысы.

Җырлы-биюле уен «Күрсәт әле үскәнем».

Тәрбияче: Күрсәт әле, үскәнем

Ничек урак уралар?

Балалар: Менә шулай, менә шулай,

Шулай урак уралар

(урак уру хәрәкәте ясыйлар).

Тәрбияче: Күрсәт әле, үскәнем

Ничек комбайн йөри?

Балалар: Менә шулай, менә шулай,

Шулай комбайн йөри

(куллары белән руль борган хәрәкәт ясыйлар)

Тәрбияче: Күрсәт әле, үскәнем

Ничек камыр басалар?

Балалар: Менә шулай, менә шулай,

Шулай камыр басалар

(камыр басу хәрәкәте ясыйлар)

А.Б.: Балалар, безнең икмәктән кала икенче икмәгебез - бәрәңге. Басуларда бәрәңге уңышы да күп булды.

Ә хәзер уеннар уйнап алырбыз.

Уен «Кем тизрәк бәрәңге җыя».

Уен «Кемдә күпме бәрәңге?» (балалар күзләрен бәйләп бәрәңгене саныйлар).

14. Уңыш бабай (керә):

Дуслар гафу итегез

Бәйрәмгә соңга калдым

Зирәк дустым янына

Табышмак эзләп бардым.

Түтәлләрдә үсте күп яшелчә

Кыяр, кабак, кишер, кәбестә

Алар ничек үсә, нинди төстә

Тыңлап кара, җавап әйт.

Табышмаклар:

1. Йөз кат кием, барысы да төймәсез.

2. Озын яшел түтәлдә,

Соры тозлы кисмәктә.

3. Өсте яшел, асты кызыл.

Җирдә үсә, ул ни булыр?

Уңыш бабай:

Рәхмәт сезгә дусларым. Сөмбелә, Сөмбелә, син кайларда йөрисең, Барчы, зинһар, бакчадан кәрзинеңә яшелчәләр салып кер.

15. Кәбестә:

Мин булам - кәбестә

Үзем гел яшькелт төстә.

Күлмәгем күп катлы,

Үзем мин бик татлы.

Ашларга да төшәм мин,

Бәлештә дә пешәм мин,

Чөнки мине балалар

Көн дә көтеп алалар.

16. Сөмбелә:

Мин сезне алырмын

Кәрзинемә салырмын.

17. Суган:

Минем исемем – суган

Мин Һиндстанда туган.

Мине бик тә мактыйлар

Шифалы дип атыйлар.

Салатка да турыйлар,

Тураганда елыйлар.

18. Кабак:

Мин булам – кабак

Әйтмим кабат-кабат.

Бик файдалы зат мин

Тик мин җәяү кайтмам.

Сөмбелә:

Борчылма, кабак, мин сине

Күтәреп алып кайтырмын.

19. Кишер:

Минем исемем - кишер

Теләсәң – болай пешер,

Теләсәң – ашка тура.

Мине яраткан бала

Озын гомерле була.

Сөмбелә:

Шулай мени, бик яхшы, алам сине дә.

20. Чөгендер:

Чөгендер булам мин менә

Мине бар халык белә

Төсем матур, үзем тәмле

Ашым була бик ямьле.

Сөмбелә:

Алам, алам дусларым.

21. Помидор:

Җәй буена яшел булам

Көз җиткәч тә кызарам.

Хәтта чибәрерәк булам

Иннек сөрткән кызлардан.

22.Кыяр:

Тәмле салат булсын өчен

Син безне генә тура

Бәлки безне дә алырсың

Кәрзинеңә салырсың.

Сөмбелә:

Кайгырмагыз, салырмын

Рәхәтләнеп алырмын.

Җыр «Уңыш җыры» М. Әндерҗанова сүз., А.Филлипенко көе.

А.Б. Әйе, балалар менә без мул уңышны җыеп алдык. Хәзер уен уйнап алырбыз.

Уен «Кисәкләрдән төзе».

Уен «Тәменнән бел» (алдан тәлинкәгә төрле яшелчә, җиләк-җимешләр кисәкләргә кисеп, әзерләп куела, балаларның күзләрен йомып, авызларына каптырыла).

23.Көннәр инде салкынайды,

Уңышлар бераз якынайды.

Тирә-юнь гел сары төстә

Әллә соң бу алтын аймы.

24.Көзге җил исә,

Кыраулар төшә.

Кар белән яңгыр

Бергә тартыша

25.Көннәр суынды,

Чишмәләр тынды.

Безне калдырып

Кошлар да китте.

26.Кырлар тиз көннән

Карга уралыр

Кыш бабай безгә

Сибәр буранын.

Җыр « Без биибез» Халык сүз., Р.Гатауллин көе.


Автор: Шайхулова Амина Галимардановна
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован
документ Сөмбелә - көз бәйрәме. Шайхулова Амина Галимардановна 7 Апр 2015
документ Сөмбелә бәйрәме "Көз бүләкләре" Габдрахманова Фадания Галинуровна 31 Мар 2015
документ Көз бәйрәме Гаффарова Ильхамия Фазыловна 6 Ноя 2015
разное Сөмбелә бәйрәме Миннегулова Милеуша Мусавировна 20 Мар 2015
документ СӨМБЕЛӘ БӘЙРӘМЕ . Газизова Гульназ Явдатовна 30 Мар 2015
документ Сөмбелә бәйрәме Буриева Айгуль Мубараковна 31 Мар 2015
документ Сөмбелә бәйрәме Гилмуллина Рамиля Шамиловна 31 Мар 2015
документ Сценарий внеклассного мероприятия Сөмбелә бәйрәме.. Мусина Ания Хасиповна 31 Мар 2015
документ "Сөмбелә" бәйрәме. Вәлиуллина Лилия Галимҗан кызы 31 Мар 2015
документ Сөмбелә бәйрәме Фатхутдинова Рузиля Ринатовна 31 Мар 2015
документ Сөмбелә бәйрәме сценариесе Степанова Светлана Михайловна 31 Мар 2015
документ Сөмбелә бәйрәме. Мифтахова Айгуль Хамбаловна 1 Апр 2015
документ "Сөмбелә"бәйрәме. Минигулова Светлана Шаехтимеровна 4 Апр 2015
документ Сөмбелә бәйрәме Исмагилова Раушания Нургаяновна 20 Окт 2015
документ Сөмбелә бәйрәме Хасимова Рузиля Рамилевна 18 Ноя 2015
презентация Презентация "Сөмбелә бәйрәме" Ахметшина Айгуль Фаукатовна 7 Дек 2015
документ Сөмбелә бәйрәме Ахметшина Айгуль Фаукатовна 2 Мар 2016
документ Сөмбелә бәйрәме. Султанова Гелюса Сунгатулловна 15 Фев 2016
документ Көз бәйрәме Басыйрова Чулпан Инсафовна 31 Мар 2015
документ Көз бәйрәме Галимова Рима Николаевна 6 Апр 2015
документ Көз бәйрәме Галимова Рима Николаевна 31 Мар 2015
документ “АЛТЫН КӨЗ” КАФЕСЫНДА УҢЫШ БӘЙРӘМЕ Давлетова Римма Марвановна 5 Апр 2015
документ Көз бәйрәме. Гараева Милеуша Мунавировна 20 Фев 2016
документ Көз бәйрәме. Закизанова Лилия Зямиловна 16 Фев 2016
документ Көз бәйрәменә сценарий «Алтын көз» бәйрәме. Муллина Лилия Ивановна 6 Ноя 2015
документ Көз бәйрәме-"Көз тылсымчы" Исмагилова Алсу Саетгалиевна 28 Окт 2015
презентация, документ "Сөмбелә бәйрәме"презентация,внеклассное мероприятие. Фазуллина Рамзия Рифатовна 31 Мар 2015
документ " Сөмбелә" бәйрәме Мухаметгалиева Нинель Зограб кызы 31 Мар 2015
документ "Сөмбелә бәйрәме" Камалова Илузя Сагитовна 31 Мар 2015
документ "Сөмбелә" бәйрәме сценариясе Ахметшина Лейля Сулеймановна 14 Ноя 2015
разное "Көзге уңыш"(Сөмбелә)бәйрәме(Башлангыч сыйныф укучыларының рус төркемнәре өчен) Габдрахманова Наиля Насимовна 16 Апр 2015
документ Сценарий Сөмбелә бәйрәме Абдуллина Ландыш Асхатовна 11 Мар 2016
документ Сөмбелә бәйрәме сценариясе Рахматуллина Гузель Рафисовна 3 Мар 2016
документ Сөмбелә бәйрәме сценариясе Низамиева Алина Тагировна 2 Мар 2016
документ Сөмбелә бәйрәме сценарие ҖЫР Камалтдинова Аниса Анасовна 12 Янв 2016
документ "Көз бәйрәме" Гатауллина Гульназ Рахимановна 31 Мар 2015
документ Сценарий утренника "Көз бәйрәме". Алиуллова Гелия Минибагизовна 6 Апр 2015
документ Зурлар төркеме өчен “Көз бәйрәме” Сабирзянова Халида Ахметзаваловна 19 Окт 2015
документ Көз бәйрәме икенче кечкенәләр төркеме өчен Салахиева Разина Мударисовна 28 Фев 2016
разное "Сөмбелә бәйрәме!" Максат: Туган җиребезгә,туган телебезгә мәхәббәт,игенче хезмәтенә,икмәккә хөрмәт,халкыбызның милли йолаларына ихтирам тәрбияләү,белемнәрне шигырьләр,җырлар,табышмаклар, мәкальләр аша ныгыту. Балаларда күңел күтәренкелеге булды Идрисова Ильвира Мухаметзакиевна 16 Апр 2015