Главная / Старшие классы / Родной язык и литература

Укытучыларның регионара фәнни – гамәли конференциясе: "“Милли мәгарифне үстерү өлкәсендәге эзләнүләр” темасына ( эш тәҗрибәсеннән чыгып) чыгыш"

Скачать
39.5 КБ, 1459740.doc Автор: Мустафина Ильгамия Мингалиевна, 2 Мар 2016

Татарстан Республикасы милли мәгарифенең, Россия Федерациясе мәгариф системасының безнең, татар теле укытучыларының, алдына куйган максатларын үтәүдәге уңыштагы баскычлар бик күп төрле. Үзебез өчен отышлы һәм уңышлы булган эш юнәлешләренә тукталып китәсем килә. Бүгенгесе көн татар теле укытучысы үз эшен РФ төбәкләрендәге татарлар, ТР Мәгариф Министрлыгы һәм Милли бүлеге, КФУ , Республика сәләтле балалар белән эшләү үзәге, “Электрон мәгариф” тәге төрле фән бергәлекләреннән башка эшне отышлы оештыра алмас иде. Иң беренче чиратта, исемнәре күренекле булган мәгърифәтчеләребез Каюм Насыйри, Ризаэддин Фәхреддин, Шиһабетдин Мәрҗәни, якташларыбыз Галиәсгар Гафуров – Чыгтай, Думавиларның иҗатларын, эшчәнлекләрен милли – региональ компонент эчендә карау. Һәр елны Мәгариф Министрлыгы тарафыннан оештырылган Каюм Насыйри, Габдулла Тукай, Гамил Афзал, Альберт Яхин , Мөхәммәм Мәһдиев укуларында катнашып, тәҗрибә туплау; укучыларны Абдулла Алиш, Габдулла Тукай, Муса Җәлил, якташларыбыз Хәсән Туфан, Нәҗип Думави һәм башка язучыларга багышланган фәнни – гамәли конференцияләрдә катнаштырулар укучыларда эзсез калмый, иҗадилыкны, эзләнү – тикшеренү мөмкинлекләрен үстерә. Ел саен үткәрелә торган “Туган тел” мастер класс бәйгесе укытучыларга эш тәҗрибәсен туплау, үз дәрәҗәсен аңлап, иҗади уңышларга илтүче зур бәйгеләрнең берсе булып тора.

Шулай ук яшь талантларны барлау, үстерү, пропагандалау максатыннан КФУ һәм ТР Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан үткәрелә торган “Шигъри Сабантуй”, “Илһамлы каләм”, “Илһам”конкурслары , “Идел” яшьләр үзәге үткәргән “Иделем акчарлыгы” , “Сәләт” оешмасы үткәргән “Сәләткә нур булып балкучы йолдызлар” бәйгеләре; төрле регионара, дөньякүләм фән бәйгеләре, “Зирәк Тиен” республикакүләм уенындагы уңышларыбыз да безнең, Яңа Ибрай урта мәктәбе сәләтле укучылары һәм укытучыларының, уртак тырышлык нәтиҗәләре дип саныйм мин. Шуңа да без бу конкурсларда һәрдаим дипломантлар, хәтта, Гран – при иясе булу бәхетенә дә ирештек.

Ә укытучы буларак , үз һөнәри осталыгыбызны үстерү өчен төрле районара, республикакүләм һәм федераль курсларда, мастер класс бәйгеләрендә, төрле электрон бергәлекләрдә катнашабыз; татар теле укытучыларының Өстәл китабы булган “Мәгариф”, “Көмеш кыңгырау”, “Ачык дәрес” , “Гаилә һәм мәктәп” газета –журналларында язмаларыбыз белән уртаклашабыз. Тик бу ирешелгән уңышларыбыз милли белем диңгезендә бер дулкын гына әле, минемчә. Әгәр дә эшебезне республика күләмендә генә түгл, ә нәкъ бүгенгечә, инде регионара дәрәҗәдә дә җәелдерсәк, тагын да отышлырак булыр дип саныйм.

Чыгышымны төгәлләп, күренекле язучыларыбыз, галимнәребезнең берничә фикеренә тукталасым килә.

“ Халыкның теле - ул рухи яшәешнең беркайчан да шиңми торган мәңгелек чәчәге. Телдә тулаем халык, аның рухи көче, туган якның күге, һавасы, басу – таулары, урманнары, елгалары, фикере гәүдәләнә. Тел аша үткән, хәзерге һәм киләчәк буыннар арасында иң җанлы һәм ныклы элемтә урнаша” , - дип язды күренекле педагог К.Д.Ушинский.

Туган телне өйрәнү һәр кешенең рухи үсешен, аның гомумкешелек һәм милли кыйммәтләрне үзләштерүен тәэмин итү чарасы итеп каралырга тиеш. Шуннан башка үткән, хәзерге һәм киләчәк буыннар, аларның традицияләре, гореф – гадәтләре, фәлсәфәсе, идеаллары арасында дәвамлылык эзелер иде.

Күренекле классик язучыбыз Гаяз Исхакыйның сүзләрен искә төшерик әле: “Әвәл әхлак бозыла, икенче дин, тел бетә, өченчедән, халык үзе бетә”. Бу сүзләр безгә кисәтү булып яңгырый. Шуңа күрә дә телебезне саклауда туктаусыз көч куйыйк, эзләник, табышларыбыз белән уртаклашыйк.


Автор: Мустафина Ильгамия Мингалиевна
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован
документ Укытучыларның регионара фәнни – гамәли конференциясе: "“Милли мәгарифне үстерү өлкәсендәге эзләнүләр” темасына ( эш тәҗрибәсеннән чыгып) чыгыш" Мустафина Ильгамия Мингалиевна 2 Мар 2016
документ Фәнни-гамәли конференция. "Кайсыгызның кулы җылы..." Фаттахова Ильсия Ильгамовна 2 Мар 2016
документ Фәнни-гамәли конференция. "Батырларны барлап..." Фаттахова Ильсия Ильгамовна 2 Мар 2016
разное "Туган ягым - яшел бишек" темасына фәнни-тикшеренү эше Саматова Зульфира Рифхатовна 20 Мар 2015
документ Фәнни-гамәли конференция чыгышлары Нурова Рүзилә Альберт кызы 20 Мар 2015
документ Уку дәресе "Н хәрефе булган сүзләрне уку.Әниләр темасына бәйләнешле сөйләм үстерү" Габутдинова Руфия Миншакировна 14 Сен 2015
документ Р.Фәйзуллинның фәлсәфи лирикасы (фәнни-гамәли конференция чыгышы) Шаймарданова (Абдуллина) Лейля Азгаровна 20 Мар 2015
документ Татар халкының ел фасыллары, табигать күренешләре белән бәйле йолалары. ( фәнни-гамәли конференция) Салимова Минзиля Шамсрахмановна 20 Мар 2015
документ "Проблемалы укыту" темасына чыгыш Сайфетдинова Динара Маратовна 5 Мая 2015
документ Эш тәҗрибәм. “Яңа мәктәп” шартларында укучының фикерләү сәләтен үстерү” Гаязова Энҗе Фаргатовна 2 Мар 2016
документ "Бердәм республика имтиханы һәм дәүләт йомгаклау аттестациясе тапшыру мөмкинлекләре һәм кыенлыклар"- укытучыларның август киңәшмәсендә чыгыш Мустафина Ильгамия Мингалиевна 2 Мар 2016
документ Мәктәпкә әзерлек төркемендә “Теле барның – иле бар” темасына үткәрелгән ачык-шөгыльнең план-конспекты Валеева Гузелия Асхатовна 31 Окт 2015
документ Уртанчылар төркемендә “Яз килә - кошлар кайта” темасына үткәрелгән шөгыльнең план – конспекты. Илалиева Фания Вагизовна 1 Ноя 2015
документ “Аяз Гыйләҗев – заман таләп иткән язучы” темасына проект эше Хуснутдинова Раиля Нуретдиновна 11 Дек 2015
документ А.Хәлимнең "Казыктагы тальян" хикәясендәге образлар сурәтләнеше (фәнни эш) Набиуллина Назлыгуль Фаляхутдиновна 20 Мар 2015
документ Чыгыш: "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм телен үстерү" Гильмутдинова Илсояр Тафкиловна 18 Фев 2016
документ Чыгыш "Балаларның фикерләү сәләтен үстерү" Гильмутдинова Илсояр Тафкиловна 18 Фев 2016
документ Чыгыш.Тема:"Балаларның логик фикерләү сәләтен үстерү" (Ата-аналар җыелышы өчен чыгыш) Зямилова Миляуша Галиевна 13 Фев 2016
документ Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән тирә – як белән танышу һәм сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты. Тема: “Кышкы урман гүзәллеге” Вафина Флюра Вагизовна 4 Ноя 2015
документ Зурлар төркеме балалары белән тирә – як белән танышу һәм сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты. Тема: “Башакның сәяхәте” Вафина Флюра Вагизовна 4 Ноя 2015
документ Чыгыш "Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә монологик һәм диалогик сөйләм телен үстерү Шакирова Алсу Хамитовна 2 Мар 2016
документ "Фигыль" темасына контроль эш. Габдрахманова Наиля Шайнуровна 20 Мар 2015
документ "Кече яшьтәге мәктәп укучыларының укудагы хезмәттәшлеге" темасына чыгыш. Латыпова Гульназ Аглюлловна 30 Мар 2015
документ "Гаиләдә милли тәрбия" темасына әти-әниләр алдыннан чыгыш Зайнуллина Гузель Талгатовна 5 Ноя 2015
документ “ФГОСны тормышка ашыру кысаларында кече яшьтәге мәктәп балалары белән группалы эшне оештыру” темасына мастер – класс. Шакирова Альфинур Халимовна 30 Окт 2015
разное “Нәүрүз бәйрәме!” Максат:Балаларны халкыбызның гореф – гадәтләре белән таныштыру. “Нәүрүз”-бәйрәме турында белемнәрен баету,фольклор запасларын арттыру, ихтиярларын барлыкка китерү,сәләтләрен ачу,үстерү туган телгә карата мәх Идрисова Ильвира Мухаметзакиевна 7 Апр 2015
документ Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә сыйфатлы белем бирүдә, сыйныфтан тыш чараларда информацион технологияләр куллануда укытучыларның роле (чыгыш) Закирова Сания Исмагиловна 20 Мар 2015
документ "И.Тукатарның “Ялкау өчен ботка суынган” хикәясе" темасына дәрес конспекты Гарафутдинова Алия Гумаровна 26 Янв 2016
документ "Р.Батулланың “Куян баласы Нуяк” әкияте" темасына дәрес конспекты Гарафутдинова Алия Гумаровна 26 Янв 2016
документ "Г.Мөхәммәтшинның “Әйдәгез, танышабыз: мин гап-гади Инсаф” хикәясе" темасына дәрес конспекты Гарафутдинова Алия Гумаровна 16 Янв 2016
документ "Р.Вәлиеваның “Дәү әни” хикәясе" темасына дәрес конспекты Гарафутдинова Алия Гумаровна 16 Янв 2016
документ "Борынгы соборлар. Болгар дәүләте – татар халкының борынгы архитектура үзәге." темасына дәрес эшкәртмәсе. Сахабиева Гульназ Равилевна 30 Янв 2016
документ II-нче кечкенәләр төркеме балалары белән тирә – як белән танышу һәм сөйләм телен үстерү буенча үткәрелгән шөгыль конспекты. Тема: “Әтәч һәм аның гаиләсе”. Вафина Флюра Вагизовна 4 Ноя 2015
документ Гамил Афзал фәнни эш Рашитова Илуся Салимзяновна 20 Мар 2015
документ Ак яулык (фәнни эш) Набиуллина Назлыгуль Фаляхутдиновна 20 Мар 2015
документ фәнни эш Гайнутдинова Зульфия Марсовна 20 Мар 2015
документ «Хезмәткә хөрмәт» темасына зурлар төркемендә сөйләм теле үстерү буенча белем бирү эшчәнлеге Аглиева Зульфира Назиповна 5 Апр 2015
разное "Театраль уеннар аша ата-аналар белән эш"(семинарда чыгыш) Мазитова Гузель Абулькарямовна 31 Мар 2015
документ Балалар бакчасында тәрбия эшчәнлеге темасына чыгыш Тимерова Венера Флусовна 24 Янв 2016
разное Дәрес-конспект: “Балаларны төрле халыкларның декоратив-гамәли сәнгате белән таныштыру.”! Нигматуллина Фарида Гусмановна 1 Мая 2015