Главная / Старшие классы / Родной язык и литература

Туган тел хакында

Туган тел әһәмияте

Кеше күңеле барысын да үзенә туплый. Яхшысын да , яманын да. Аларны без күреп тә , башкалардан ишетеп тә җыябыз. Күбрәге тел аша кабул ителә. “Аягың абынса – абынма табарсың, телең абынса - бәхетеңнән язарсың”, дигән борынгы ата-бабалар. Димәк, тел – борынгылар өчен зур бәхет булып исәпләнгән. Тел белән саксыз кылану бәхетсезлек сазлыгына өстери. Аерым кешеләрне генә түгел – бөтен милләтне , илне, хәтта җир йөзен дә.

Күңелендә иң кадерле хис – тойгы , саф акыл, зур фикер йөртеп, аларны башкаларга сүз сәнгате аша оста җиткерә алган кеше , чыннан да, ифрат бәхетледер. Бала күңелендә бөреләнгән иң тәүге әттә,әннә дигән сүзләрен кош теледәй бәләкәй телен тибрәндереп, алсу иреннәрен чәпелдәтеп, нәни бармакларын уйнатып әйтә алуы белән бәхетле.

Бала туган телен өйрәнгәндә шартлы авазлар гына укымый,бәлки, туган теле күкрәгеннән рухи тормыш байлыгы һәм көч ала. Туган тел балага табигатьне , хәтта табигать фәннәре галиме төшендерә алмаганны аңлатып бирә.Туган теле балага бернинди философ ачып салалмаган логик төшенчәләр, фәлсәфи фикерләр бирә. Туган телне үзләштерү өчен балага хәтер генә кирәк дип уйлаучылар җитди ялгыша. Халык тудырган тел балада сүз барлыкка китерә торган сәләтне үстерә.Бала туган теле белән бергә тормыш кисәкчәсен дә үзләштерә. Туган телен өйрәнгәндә бала сүзләрне, аларның кушылмаларын ,үзгәрешләрне генә түгел, ә шулар белән бергә искиткеч күп төшенчәләрне, предмет турында мәгълүмат, гаҗәеп күп фикер , тойгы,образ, тел логикасы һәм философиясен күңеленә сала.

Дөньяга беренчел караш бары тик ана теле ярдәмендә генә туа. Шуңа күрә баланы иң башта ана телендә тәрбияләү бүтән бернәрсә белән дә алмаштыра алмаслык әһәмияткә ия. Балаларыбыз тирән аңлы, якты зиһенле булып үссен ,фикерләү дәрәҗәсе югары булсын дисәк, телебезгә бик сак, үтә җаваплы һәм хөрмәт белән карарга , бөтен җитдилеген аңларга вакыттыр. Тел –халыкның рухи байлыгы . “ Ничә тел белсәм, мин шул санча кеше булам ” , ди халык мәкале.Ләкин үз туган телен үзләштермәгән , аның матурлыгын тоймаган кеше башка халыкларның тел хәзинәсендәге байлыктан ерак тора. Кеше туган теленең нечкәлекләрен никадәр тирәнрәк танып белсә, тел төсмерләрен шулкадәр яхшырак кабул итә. Аның акылы башка халыкларның телен үзләштерүгә шулкадәр ныграк әзерләнгән була, йөрәге –күңеле сүзнең матурлыгын шулкадәр тирәнрәк аңлый. Туган телнең матурлыгы, бөеклеге, көче , мәгънәлелеге балага йогынты ясауның ,аның хисләрен ,күңелен, фикерләрен, кичерешләрен яхшыртуның иң мөһим чарасы булып тора. Безнең туган телебез хакында йөзләгән шигырь , җыр язылган . Алар үрнәгендә укучылар дөрес, матур сөйләргә, фикерне төгәл белдерергә, җор теллелеккә өйрәнә. Телебезнең байлыгын, хикмәтен, язмышын аңларга да нәкъ менә әдәби әсәрләребез – телебез җәүһәрләре ярдәм итә. Сәхнәдән нәфис сүз белән чыгыш ясаган укучы үзе дә күпмедер дәрәҗәдә шагыйрь кичергән хис белән яна : ул сүзләр тезеп кенә бармый , халык акылын , аның сәнгатьчә фикерләвен тыңлаучыга да җиткерә. “ Ят телдә иң мөкатдәс нәрсәләрне өйрәнү мөмкин түгел ”, дигән күренекле дәүләт эшлеклесе сәясәтче, хокук һәм тел белгече Садри Максуди. Күңелдә бер өмет яши: үз туган телендә нәфис сүз сөйләгән,җыр җырлаган, шигъри җанлы бала , һичшиксез , күңеле – нечкә , тойгылыры – җылы, ә үзе табигать матурлыгын һәм кешеләрдәге гүзәл сыйфатларны күрә – аңлый белүче бай рухлы шәхес булып үсәр.

Ана һәм туган тел. Мәңге аерылгысыз,изге төшенчәләр.Безнең халыкта бит туган тел дип тә , ана теле дип тә атала ул. Кешегә нәселнең ,халыкның асыл гадәт, сыйфатларын иң башта тел ярдәмендә ана бирә. Ана сөте дигәнне дә мин ана теле дип ишетәм. Билгеле мәкаль дә минем аңда “ ана сөте белән кермәсә , башка тел белән кермәс ”, дип сеңеп калган. Кайсы ана баласына бәхет теләмәсен инде!? Бәхетнең иң олысы, иң кадерлесе үз илеңдә , үз нәсел- ыруың белән үз телеңдә аралашып , рәхәтләнеп гомер итү түгелмени?!Туган телгә мәхәббәте булганда гына бала гаиләсенең, үз иленең тарихын аңлый ала: халкыңның тарихын белүдән патриотизм хисе, әти –әнигә, олылырга,табигатькә, хезмәткә, башкалар теленә хөрмәт – ихтирам белән карау хисе тәрбияләнә, Ә туган телеңне белмәүдән , аңа ваемсыз караудан - нигилистлык, иҗтимагый пассивлык, миһербансызлык, әти –әни җилкәсендә яшәү, кеше хакына керү, хезмәттән җирәнү, оялмау һәм башка әхлакый зәгыйфьлекләр туа. Шуңа күрә дә туган телнең әһәмиятенә бөтендөнья күләмендә игътибар арта. 21 нче февральне БМО Халыкара туган тел көне дип игълан итте.Телләрнең барлыкка килеп, туып калмыйча . юкка чыгу ихтималын да искә алып , бу оешма туган телләрне якларга һәм шуның белән бөтен кешелек дөньясы өчен мөһим булган мәдәниятләр күптөрлелеген саклап калуны максат итеп куя.

Туган телне саклап калу,бер яктан караганда, дәүләт җаваплылыгында сәяси мәсьәлә булып тоелса да , бу - шул ук дәрәҗәдә һөнәренә , башкарган вазифасына бәйле рәвештә тел – әдәбият өлкәсенә якын торган хезмәткәрләрнең дә , үзенең рухи асылына битараф булмаган гади кешенең дә, халкы , милләте, иртәгәсе алдында торган шәхси бурычы. Туган телгә битарафлык - туган теленнән мәхрүм ителәчәк киләчәк буын кешесе алдында олы җинаять ул.

Осетин халкында “ туган телеңнән язсаң иде “ дигән сүзләр иң ачы каргыш булып санала. Туган телне югалту үз –үзеңне югалту икәнен вакытында төшенәсе , аңлыйсы иде.

Хәмидушина Җ . .

Әнәч мәктәбенең татар теле һәм

әдәбияты укытучысы.


Автор: Хамидушшина Ямиля Раисовна
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован
разное Туган тел хакында Хамидушшина Ямиля Раисовна 20 Мар 2015
разное туган тел Шайхулова Гульназ Фаязовна 1 Апр 2015
разное Туган тел...... Гарипова Зөлфирә Зөлфәт кызы 2 Мар 2016
видео Туган тел Нуртдинова Фанира Гатуфовна 2 Мар 2016
документ "Иң татлы тел - туган тел" Халыкара туган тел көненә багышланган бәйрәм сценариясе Хафизова Файруза Файзрахмановна 3 Ноя 2015
документ туган тел Загидуллина Индира Радиковна 31 Мар 2015
аудио Туган тел Фархутдинова Лейля Фависовна 31 Мар 2015
разное "Смуглянка", "Туган тел". Хисамова Резеда Мансуровна 7 Апр 2015
документ Туган тел Ильмира Зиннуровна Питирякова 7 Дек 2015
документ Туган тел Бикташева Альбина Фаритовна 15 Фев 2016
разное конкурс "Туган тел"(согласие) Гатауллина Ильмира Мирзагитовна 1 Мар 2016
Туган тел Латыпова Наиля Набиулловна 27 Сен 2018
разное И туган тел, и матур тел Фархутдинова Чачка Гимаевна 20 Мар 2015
документ И туган тел, и матур тел. Хабибуллина Резеда Аликовна 1 Апр 2015
документ «Иң татлы тел — туган тел» Фатихова Диляра Рахимовна 4 Апр 2015
документ И туган тел, и матур тел.... Галина Лилия Камиловна 22 Янв 2016
документ И, туган тел! Туган тел бәйрәме. Нуруллина Эльмира Фирдавесовна 20 Мар 2015
документ Туган тел көненә сценарий. "Дөньяда иң - иң матур тел - ул минем туган телем" Бикбова Венера Минсалиховна 20 Мар 2015
документ Класстан тыш чара "Иң татлы тел - туган тел" Тел бәйгесе Салимова Минзиля Шамсрахмановна 20 Мар 2015
документ Иң матур тел - туган тел, әнкәм сөйләп торган тел. Сагдиева Ляля Фоатовна 4 Апр 2015
разное Халыкара Туган тел көненә багышланган чара Авхадеева Дания Мунзиловна 20 Мар 2015
документ Статья. Туган тел кайдан башлана. Гайфуллина Миляуша Гумеровна 20 Мар 2015
документ Туган тел патшалыгында. Насибуллина Разиля Минзиевна 20 Мар 2015
презентация туган тел көне презентация Платонова Дамира Данияловна 20 Мар 2015
документ Туган тел коненэ эдэби музыкаль монтаж Шигабутдинова Гульнара Рифовна 20 Мар 2015
разное Ирешелгән уңышлар "Туган тел" конкурс Зиннатуллина Флера Авхадиевна 2 Мар 2016
документ Туган тел бәйрәме Алия Бурганетдинова 20 Мар 2015
документ Туган тел коне Шигабутдинова Гульнара Рифовна 20 Мар 2015
презентация Халыкара туган тел көне Багавиева Гульгенэ Мунировна 20 Мар 2015
документ Тукай теле-туган тел Мазитова Резида Ильгизаровна 30 Мар 2015
документ И туган тел... Закизанова Лилия Зямиловна 30 Мар 2015
документ "Туган тел" бәйрәме Мөбарәкшина Энҗе Мулланур кызы 1 Апр 2015
презентация, документ Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел. Сибгатуллина Ильсеяр Илтузаровна 1 Апр 2015
презентация, документ «Туган тел» мастер-класс бәйгесе - 2015 Афзалова Гөлназ Җәүдәтовна 4 Апр 2015
документ Туган тел - ана теле Сафина Глуза Фаузетдиновна 1 Апр 2015
документ Туган тел бәйрәме Алия Бурганетдинова 1 Апр 2015
документ Туган тел бәйрәме (День родного языка) Абзалова Алсу Альфатовна 1 Апр 2015
документ Литературно-музыкальная композиция "Туган тел" Мавлекиева Айслу Зульфаизовна 1 Апр 2015
разное Проект "Туган тел белән мәктәпкә" Гыйльфанова Алия Фаритовна 8 Апр 2015
документ "Туган тел" түгәрәге эш программасы. Мингазова Гульназ Маратовна 15 Окт 2015