Главная / Старшие классы / Родной язык и литература

Татарский язык в русской школе

Открытый урок Тема: Е хәрефе.

Максат: - Укучыларны [е] авазы үзенчәлекләре белән таныштыру;

- Укучыларда фикерләү, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау күнекмәләрен үстерү, телдән сөйләшә белү, диалогик сөйләм үсешенә игътибар итү.

- Хайваннар дөньясын өйрәнү, кызыксыну тудыру, аларны саклау, ярдәм итү хисләрен тәрбияләү.

I. Оештыру өлеше:

- Исәнмесез!

- Хәерле көн!

- Хәлләр ничек?

- Укучылар, бүген безнең дәресебезгә кунаклар килде. Карагыз, әле. Сез аларны беләсезме? Алар сезне беләләрме? Үзегезне яхшы яктан күрсәтәсегез киләме? Моның өчен нишләргә кирәк? Дәрестә бик игътибарлы һәм актив булырга.. Дәресне башлыйбыз.

II. Әзерлек этабы.

- Сузык аваз хәрефләрен санап чыгыгыз.

([а], [о], [у], [ы], [ә], [ө], [ү], [и])

- Алар ни өчен сузыклар дип атала? (сузып әйтелә)

- Сузыклар нинди була? (калын – нечкә)

III. Төп өлеш.

“Авазны ишет!” уены.

- Шигырьне тыңлагыз, [е] авазын ишетсәгез, кулларыгызны чабыгыз:

Әй су буе, су буе

Ярында таллар куе

Талларда кошлар туе.

Кайтып булмый көн буе.

Шулай итеп, дәреснең темасы нинди?

Мониторда “Е хәрефе” чыга. (1 нче слайд күрсәтелә).

- “Е” хәрефен әйләндереп карасак, нинди хәреф, нинди сан була? (“З” хәрефе, “3” ле саны).

- Язуда аларны һич бутарга ярамый!

2 нче слайд

ел – ела – елан – еланлы
ер – ера – ерым
ен – уен – уенлы
өй – өем

Елтыр – елтыр елтырыйм,

Челтер – челтер челтерим,

Ерганак мин – кар суы,

Елгага агам туры.

Эльмира Шәрифуллина

Зәңгәр елгага

йолдыз коела,

Алар төнбоек белән коена.

Наҗия Саттарова

- “е” хәрефе кайчан ике авазга билге була? (1. Сүз башында;

2. Иҗек башында).

Дәреслектән кагыйдә укыла. 103 нче бит.

- Ә хәзер табышмакларның җавапларын дәфтәрегезгә яза барыгыз, “е” хәрефенең астына сызыгыз.

Слайдлар күрсәтелә. Табышмаклар:

Тиендә бар, куянда юк,

Еланда бар, боланда юк.

Ул нәрсә? (Е хәрефе)

1. “Е”га башланып, бетә ул “а”га.

Ә үзе һаман ага да ага (Елга).

2. Урманнан чыгар,

Койрык асты чуар

Түше белән шуар,

Кеше күрсә – куар,

Алты аяклы,

Алтын сыртлы. (Елан)

Кош түгел, оча

Ябалактан курка,

Чикләвекне ярата,

Сызгырса, урманны яңгырата. (Тиен)

3. Сорыдыр төсе,

Үткендер теше,

Урманда йөри,

Сарыклар эзли.(Бүре)

4. Бер йомгакта мең энә,

Сиңа тими, син тимә. (Керпе)

5. Йомры йомшак, сары йомгак,

Йөгереп йөри чирәмдә.(Чеби).

Дәреслек белән эшләү. 103 нче бит, 161 нче күнегү.

Б.Рәхмәтнең “Уенчыклар” шигыре укыла. “Е” хәрефе кергән сүзләрне табыгыз, дәфтәрләрегезгә языгыз.

“Уенчыклар” кибетендә” уенын уйнау.

Сатучы – сатып алучы диалогы төзелә:

- Исәнмесез ... апа!

- Исәнме ...!

- Бу уенчыклар кибетеме?

- Әйе. Сиңа уенчык кирәкме?

- Кирәк.

- Нинди уенчык кирәк?

- Ул нинди төстә?

- Сары, кызыл ... .

- Ул ничә сум тора?

- 100, 200, 300... .

- Мә, ал.

- Рәхмәт.

- Сау бул.

Укучылар, сез нинди йорт хайваннарын, урман җәнлекләрен беләсез?

(Эт, песи, сыер ... .

Бүре, төлке, тиен ...)

“Хайваннар дөньясында” слайдлары күрсәтелә. Калын – нечкә сүзләрне әйтергә.

Соңгы слайд “Болан”. Ә хәзер болан турында кечкенә хикәя укыйбыз. 106 нчы бит, 165 нче күнегү. Сорауларга җавап бирегез:

1) Болан нинди хайван?

2) Ул нигә сазлыкларда батмый?

3) Боланны салкыннан нәрсә саклый?

4) Татарстан урманнарында боланнар яшиме?

IV. Йомгаклау.

Бүген дәрестә нинди хәрефне өйрәндегез?

“Е” хәрефе нинди авазларны белдерә?

Нинди йорт, кыргый хайваннарын беләсез?

Хайваннарны сакларга кирәкме?

Өй эше: 103 нче бит, кагыйдәне ятла, 163 нче күнегүне язмача эшләргә. Кызларга – кызлар өчен күнегү, малайларга – малайлар өчен күнегү бирелә.

Билгеләр куела.

МБОУ “№8”

ДӘРЕС ПЛАНЫ:

“Е ХӘРЕФЕ”

2 НЧЕ СЫЙНЫФ, ТАТАР ТӨРКЕМЕ

ТӨЗЕДЕ:

ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ

УКЫТУЧЫСЫ ХӨСӘЕНОВА Г.Х.

ЯР ЧАЛЛЫ - 2012


Автор: Хусаенова Гузель Хубайтулловна
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован
разное Татарский язык в русской школе Хусаенова Гузель Хубайтулловна 20 Мар 2015
разное Татарский язык в русской школе Хусаенова Гузель Хубайтулловна 20 Мар 2015
разное Конспект НОД "Коммуникация" (татарский язык) в подготовительной к школе группе Латыфская Зульфия Зуфаровна 30 Мар 2015
разное Татарский язык в 9 классе. Гиниятуллина Люция Сингатовна 20 Мар 2015
документ Татарский язык в таблицах и схемах. Сибгатуллина Халиса Райхановна 20 Мар 2015
документ Концепция преподавания русского языка в Русской классической школе Беликова Татьяна Евгеньевна 7 Дек 2015
документ Татарский язык в таблицах исхемах(сканированный материал). Сибгатуллина Халиса Райхановна 20 Мар 2015
документ мониторинг по УМК татарский язык в ДОУ Билалова Энже Хафизовна 31 Мар 2015
документ Методы преподавания татарского языка и литературы в школе  Юлдашев А. Зачем нам татарский язык // Республика Татарстан: общественно-политическая газета. - Выпуск: № 36-37 (25112) - [Электронный ресурс]. URL: http://www.rt-online.r Хайрутдинова Эльвира Рифкатовна 8 Дек 2015
разное татарский язык Тимергалиева Фарида Ахметовна 1 Апр 2015
разное Авторская методическая разработка для 6 класса татарский язык в русских группах "Моя семья" Джураева Гузель Фердинантовна 20 Мар 2015
презентация Татарский язык в 5ом классе "Закрепление Урын-вакыт падежа" Исламова Зимфира Насиховна 20 Мар 2015
презентация, документ «Употребление модальных глаголов в речи с использованием лексики по теме “Одежда» Интегрированный урок (татарский язык, английский язык) Хисамеева Зульфия Анваровна 21 Мар 2015
документ Педагогический проект «Воспитание толерантности детей в совместной деятельности музыкального руководителя и воспитателя (татарский язык) в условиях дошкольного образования» Мингалиева Нурзия Бадрутдиновна 19 Окт 2015
документ Статья "Словесность как предмет изучения в русской школе" Капитула Людмила Анатольевна 20 Мар 2015
документ доклад на РМО "Методы обучения казахскому языку в русской школе" Оканова Рауза Мутаевна 20 Мар 2015
документ проектная работа ОСЕННИЕ ТРАДИЦИИ В НЕМЕЦКОЙ И РУССКОЙ ШКОЛЕ Малкова Ольга Александровна 30 Мар 2015
документ Программа по предмету "Татарский язык и литература в 3 классе" Нуртдинова Лилиана Рамисовна 4 Апр 2015
документ Разработка урока в 3 классе татарский язык на тему "Хәзерге замандагы фигыль"(на татарском языке.) Заббарова Ильсеяр Анваровна 15 Окт 2015
документ Консультация для родителей «Татарский язык в дошкольном возрасте» Шайдуллина Илиза Илгизовна 27 Окт 2015
разное Әкиятлэр илендэ (татарский язык) Сабирова Гульнара Мизхатовна 14 Янв 2016
разное Татарский орнамент в декоративно-прикладном искусстве. Идаева Рамзия Рашитовна 21 Мар 2015
документ Конспект непосредственной образовательной деятельности по художественному творчеству: рисование / татарский язык на тему: « Кыргый хайваннар» - «Дикие животные». ( в татарской подгруппе 1 подготовительной группы) Каримова Резеда Азатовна 14 Янв 2016
документ ДИАЛОГ КУЛЬТУР НА УРОКАХ РУССКОЙ ЛИТЕРАТУРЫ В НАЦИОНАЛЬНОЙ ШКОЛЕ Рания Файзрахмановна 20 Мар 2015
документ Преподавание черчения в дореволюционной русской школе Сорокина Агнесса Ивановна 8 Апр 2015
разное Мастер класс по актёрскому мастерству в русской школе Дипломат г.Паттайя королевство Тайланд. Кутовой Эдуард Павлович 18 Фев 2016
документ Татарский национальный орнамент Гиниятуллина Люция Сингатовна 20 Мар 2015
документ Проект "Изучаем татарский язык вместе" Ахметзянова Екатерина Викторовна 30 Мар 2015
документ Родной (татарский) язык через новые технологии. Психологическое сопровождение Эммануйлова Ольга Николаевна 30 Мар 2015
разное КИМ татарский язык 4 класс Тарасенко Лилия Ситдиковна 31 Мар 2015
документ Демо татарский язык 4 класс Фатихова Фарида Харисовна 31 Мар 2015
презентация ПРЕЗЕНТАЦИЯ К УРОКУ ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК Гинаятуллина Тагзима Шайхелисламовна 14 Сен 2015
разное Консультация для родителей "Играя, учим татарский язык". Мустафина Инзиля 15 Окт 2015
презентация ПРЕЗЕНТАЦИЯ К УРОКУ ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК Диск Гинаятуллина Тагзима Шайхелисламовна 18 Сен 2015
документ Памятка для педагогов "Изучаем татарский язык" Гумерова Резеда Вадутовна 27 Окт 2015
документ Памятка изучающему татарский язык Ахметшина Айгуль Фаукатовна 7 Дек 2015
документ Татарский песенный фольклор в этномузыкальном воспитании детей Байбикова Лилия Ряшитовна 21 Мар 2015
документ татарский орнамент в декоративно-прикладном искусстве Трофименко Людмила Ивановна 31 Мар 2015
презентация Проект "Татарский фольклор в дошкольном возрасте" Рахманова Гульнара Зофаровна 16 Окт 2015
документ обобщающий урок на тему: “Английский язык-международный язык, татарский- родной язык”. Презентация проектов”. Ахметзанова кадрия габдрафиковна 20 Мар 2015