Главная / Старшие классы / Родной язык и литература

ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ 5 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ

Скачать
374 КБ, 300918.doc Автор: Прокопьева Татьяна Ильинична, 20 Мар 2015

Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:

1.“Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).

2.“2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2004 ел, 11 октябрь).

3.Россия Федерациясенең 309-Ф3 номерлы Законы (2007 ел, 1 декабрь).

4.Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан, 2008.

5.Татар теленнән гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләре өчен ана теленнән программа, (5-9 нчы сыйныфлар), Г.Р. Галиуллина, М.М. Шәкүрова, Казан, 2013.

6.Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программа (5-11 нче сыйныфлар). – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.

7.ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының “Федераль дәүләт белем стандартлары нигезендә мәктәпләрдә татар телен һәм әдәбиятын укыту турында” 12138/13 номерлы (7.09.2013) хаты.

8.Районның татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмә утырышының 1 нче номерлы беркетмәсе 19.08.2014

Китерелгән эш прграммалары Татар телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләре өчен ана теленнән программа га (Төзүче-авторлары: Г.Р. Галиуллина, М.М. Шәкүрова– Казан:, 2013.) нигезләнеп төзелде , әмма сәгатьләр бүленеше булмаганлыктан Районның татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмә утырышы беркетмәсе ( 23.08.2013 № 1) карары нигезендә дәресләр 2010 елгы программага нигезләнеп калдырды.

Эш программасын төзүдә кулланылган дәреслек:

Татар теле: татар телендә төп гомуми белем бирү мәкт. 5 нче с-фы өчен д-лек/ Ч.М. Харисова, Н.В. Максимов, Р.Р. Сәйфетдинов. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2012.

Эш программасы структурасы.

Татар теленнән эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.

Эш программасының эчтәлеге.

Яңа стандарттагы иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш”. Бу – яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем – стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. 5 нче сыйныф өчен әзерләнгән эш программасының эчтәлеген мәктәптә үзләштерелергә, камилләштерелергә тиешле гомумкүнекмәләр, татар әдәбияты курсы буенча махсус белем

5 нче сыйныфта татар теленнән белем бирү максатлары:

1.Укучыларның башлангыч мәктәптә фонетик, орфоэпик, орфографик, лексик, грамматик нигезләреннән алган белемнәрен системалаштыру, катлаулырак формаларда өйрәтүне дәвам итү.

2.Укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү, үз фикерләрен дәлилләргә күнектерү.

3.Телнең төп грамматик чараларын сөйләм процессында куллануга ирешү.

4.Татар әдәби тел нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллауга, аларны тиешенчә куллана белергә өйрәтү, сөйләм эшчәнлегенең үзара аралашу чарасы икәнен аңлату.

5.Баланың үзен тәрбияләү, үзе белән идарә итү, үз фикерен яклый алу сәләтен үстерү.

6.Укучының үзаңын үстерү, милләтне, ватанны яратырга өйрәтү, горурлык һәм гражданлык хисләре тәрбияләү.

7.Җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләренә, әхлак нормаларына төшендерү.

Белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы.

Коммуникатив компетенция. Сөйләм эшчәнлегенең төрләре (тыңлап аңлау, сөйләү, уку, язу һәм язма сөйләм) үзләштерелә.Укылган яки тыңланган текстның темасы, төзелешен һәм төп фикерен , жанрын ачыклый, текст буенча әңгәмә үткәрә, үз фикерен дәлилли, телнең орфографик һәм орфоэпик, лексик, морфологик, синтаксик нормаларын саклап, телдән яки язмача эчтәлеген кыскача, тулы, сайлап алып җиткерә. Телнең әдәби тел нормаларын саклап, төрле темаларга диалогик һәм монологик сөйләм оештыра, төрле стиль һәм жанрларда текстлар төзи. Төрле типтагы язма эшләр, шул исәптән компьютер кулланып башкара. Татар сөйләм этикеты нормаларын дөрес һәм урынлы куллана.

Лингвистик компетенция. Татар теленең иҗтимагый – мәдәни роле. Татар милли әдәби теле һәм аның төп орфографик һәм орфоэпик нормалары. Әйтелү максаты ягыннан җөмлә төрләре. Җөмләләрне төркемләү приниплары. Җөмләнеӊ баш һәм иярчен кисәкләре. Сөйләм культурасы. Сүзлекләр, аларныӊ төзелеше. Сүз төркемнәре, сүзгә морфологик анализ ясау.

Программаның эчтәлеге.

Сәгатьләр саны:

Укыту планында - 102 сәг.

Эш планында – 102 сәг.

Атнага – 3 сәг.

Диктантлар – 8 (4 контроль).

Изложениеләр – 4 (2 контроль).

Сочинениеләр – 4 (2 контроль).

Үзләштерелергә тиешле төп бүлекләр:

I. Башлангычта үткәннәрне тирәнәйтеп кабатлау.

II.Морфология.

Исем.

Алмашлык.

Сан.

Сыйфат.

Фигыль.

Рәвеш.

III. Синтаксис һәм пнктуация.

Әйтелү максаты ягыннан җөмлә төрләре.

Гади, җыйнак, җәенке җөмләләр.

Җөмлә кисәкләре.

Җөмләнеӊ тиӊдәш кисәкләре.

IV. Фонетика, орфоэпия, орфография.

V. Лексикология һәм сөйләм культурасы.

Эш программасында шулай ук гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәбенең 5-9 нчы сыйныфларында укучыларның ана теленнән белем, осталык һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары күрсәтелде.

Укучылар уку елы башында һәм уку елы ахырында үзләштерергә тиешле осталык һәм күнекмәләре күрсәтелде.


Автор: Прокопьева Татьяна Ильинична
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован
документ ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ 5 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ Прокопьева Татьяна Ильинична 20 Мар 2015
документ ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ 8 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ Прокопьева Татьяна Ильинична 20 Мар 2015
документ ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ 5 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН 2015 - 2016 нче уку елына ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ Хасанова Нурлися Фирдусовна 2 Мар 2016
документ ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ 5 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН ӘДӘБИЯТТАН ЭШ ПРОГРАММАСЫ Прокопьева Татьяна Ильинична 4 Апр 2015
документ ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ 5 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН 2015 - 2016 нче уку елына ТАТАР ӘДӘБИЯТЫННАН ЭШ ПРОГРАММАСЫ Хасанова Нурлися Фирдусовна 2 Мар 2016
документ ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ 8 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН ӘДӘБИЯТТАН ЭШ ПРОГРАММАСЫ Прокопьева Татьяна Ильинична 4 Апр 2015
документ Рус мәктәбенең 5 нче сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан эш программасы Габидуллина Ландыш Умитовна 2 Мар 2016
документ Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 8 нче сыйныфы (рус балалары өчен) эш программасы Ахметова Гузалия Исламовна 20 Мар 2015
документ татар мәктәбенең 9 сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы Шәйхетдинова Фәния Фәрәгать кызы 20 Мар 2015
документ татар мәктәбенең 9 сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы Шәйхетдинова Фәния Фәрәгать кызы 20 Мар 2015
документ Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 7нче сыйныфы өчен әдәбияттан эш программасы Ширеева Алсу Сагитовна 8 Апр 2015
документ Рус мәктәпләренең 5 нче сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан эш программасы Ширеева Алсу Сагитовна 1 Мая 2015
документ татар мәктәбенең 9 сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан эш программасы Шәйхетдинова Фәния Фәрәгать кызы 20 Мар 2015
документ Татар теленнән 3 нче сыйныф өчен эш программасы Заляева Алсу Гумеровна 31 Мар 2015
документ 2 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы Валиуллина Фардия Рафисовна 31 Мар 2015
документ 2 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы Иблиева Резеда Идаиловна 20 Апр 2015
документ 2 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы Иблиева Резеда Идаиловна 20 Апр 2015
документ 3 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы Гарипова Айгуль Котдусовна 11 Фев 2016
документ 1 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы Шафигуллина Лилия Асхадулловна 7 Апр 2016
документ Татар теленнән 8нче сыйныф өчен (рус мәктәбенең татар төркеме) эш программасы. Файзрахманова Ризида Саттаровна 20 Мар 2015
документ Татар теленнән 7нче сыйныф өчен (рус мәктәбенең татар төркеме) эш программасы. Файзрахманова Ризида Саттаровна 20 Мар 2015
документ Татар теленнән 6нчы сыйныф өчен (рус мәктәбенең татар төркеме) эш программасы. Файзрахманова Ризида Саттаровна 20 Мар 2015
документ Татар теленнән 5нче сыйныф өчен (рус мәктәбенең татар төркеме) эш программасы. Файзрахманова Ризида Саттаровна 20 Мар 2015
документ Татар теленнән 9нчы сыйныф өчен (рус мәктәбенең татар төркеме) эш программасы. Файзрахманова Ризида Саттаровна 20 Мар 2015
документ 5 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы Гарипова Рузиля Салихзяновна 20 Мар 2015
документ Рус мәктәбенең 9 нчы сыйныфы өчен татар әдәбитыннан эш программасы Хайруллина Гульчачак Равкатовна 20 Мар 2015
разное Ф.С.Сафиуллина, К.С.Фәтхуллова. . Татар теле. Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 10 нчы сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). Рахматуллова Гульгена Иршатовна 20 Мар 2015
документ 3 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы (рус мәктәбендә татар төркеме) Заляева Алсу Мансуровна 20 Мар 2015
документ 4 нче сыйныфының татар төркеме өчен татар теленнән эш программасы Насибуллина Разиля Минзиевна 20 Мар 2015
документ 2 нче (татар группалары) сыйныфлар өчен татар теленнән һәм әдәби укудан эш программасы. Хайбуллина Гульназ Марказовна 19 Дек 2015
документ 5 нче сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы Сираева Резеда Хайдаровна 20 Мар 2015
документ Татар мәктәпләренең 4 нче сыйныфы өчен әдәби укудан эш программасы Лилия Фанавилевна Гизатуллина 18 Янв 2016
документ Әтнә районы Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2014-2015 нче уку елына тәрбия планы Садриева Алия Габдулловна 1 Апр 2015
документ 7 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы Ахтямова Гульнара Ильгизовна 20 Мар 2015
документ 7 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы Габбасова Гамиля Магсумовна 20 Мар 2015
документ 11 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы Сосновских Светлана Георгиевна 20 Мар 2015
документ 2 нче сыйныф рус төркемнәре өчен татар теленнән эш программасы Урманчеева Розалина Эльбрусовна 15 Окт 2015
документ 1 нче сыйныфның рус төркемнәре өчен татар теленнән эш программасы Урманчеева Розалина Эльбрусовна 15 Окт 2015
документ 1 нче (рус группалары) сыйныфлар өчен татар теленнән эш программасы Хайбуллина Гульназ Марказовна 19 Дек 2015
разное Татар теле һәм әдәбияты буенча эш программалары Карадуган урта гомуми белем мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучылары сайты 24 Янв 2016