Главная / Старшие классы / Родной язык и литература

татар теленнән ГИАга әзерлек өчен материал

Скачать
24.63 КБ, 308943.docx Автор: Заляева Аниса Мухаметовна, 20 Мар 2015

Прочитайте текст.Определите, какие из приведённых утверждений А1-А8 соответствуют содержанию текста(1-туры килә), какие не соответствуют (2-туры килми), и о чём в тексте не сказано (3-текста әйтелми).

Зилә Сөнгатуллина — татар халкының бөек талантлы шәхе­се. Ул — опера җырчысы, ул — эстрада җырчысы, ул — җыр профессоры. Ул татар сәхнәсендә генә түгел, башка илләрдә дә тамашачы ихтирамын казанды.

Зилә Сөнгатуллина Европа илләрендә, Америка Кушма Штат­ларында классик опера арияләрен башкара. Гастрольләрдә Зилә Сөнгатуллина татар операсын, татар халык җырларын онытмый. Швейцариядә ул алты телдә җырлый. Төп җырлар, әлбәттә, та­тарныкы.

А1. Ул татар сәхнәсендә генә җырлый.

1)туры килә 2)туры килми 3)текстта әйтелми

А2. Зилә Сөнгатуллина халык җырларын башкара.

1)туры килә 2)туры килми 3)текстта әйтелми

А3. Ул концерваториядә эшли.

1)туры килә 2)туры килми 3)текстта әйтелми

А4. Җырчы - талантлы шәхес.

1)туры килә 2)туры килми 3)текстта әйтелми

А5. Аның җырларын тыңламыйлар.

1)туры килә 2)туры килми 3)текстта әйтелми

А6. Минем әнием дә аның җырларын тыңлый.

1)туры килә 2)туры килми 3)текстта әйтелми

А7. Ул опера җырчысы.

1)туры килә 2)туры килми 3)текстта әйтелми

А8. Зилә Сөнгатуллина Казанда яши.

1)туры килә 2)туры килми 3)текстта әйтелми

Прочитайте текст.Определите, какие из приведённых утверждений А1-А8 соответствуют содержанию текста(1-туры килә), какие не соответствуют (2-туры килми), и о чём в тексте не сказано (3-текста әйтелми).

Безнең сыйныфта 23 укучы укый. "Нинди һөнәр сайларга?" дигән кичә үткәрдек. Кичәгә әтиләр һәм әниләр килде, һәм алар үзләренең һөнәрләре турында сөйләделәр.

Ленаның әтисе — инженер, әнисе — укытучы, ул инглиз теле укыта.

Валяның әнисе ашханәдә официант булып эшли. Бу ашханәдә татар халкының милли ашларын бик тәмле пешерәләр икән. Әтисе — елга портында эшли, ул — капитан.

Костяның әнисе балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Әтисе — спортчы.

Раяның әнисе генә бар. Ул институтта химия фәнен укыта.

Безгә әтиләр, әниләр үз һөнәрләре турында сөйләделәр, һөнәрне дөрес сайлау бик җаваплы, бик әһәмиятле икән.

А1.Кичәгә ата-аналар килде.

1)туры килә 2)туры килми 3)текстта әйтелми

А2. Ленаның әтисе укытучы булып эшли.

1)туры килә 2)туры килми 3)текстта әйтелми

А3.Валяның әнисе үз хезмәтен яратып башкара.

1)туры килә 2)туры килми 3)текстта әйтелми

А4. Бу ашханәдә рус халык ашларын пешерәләр.

1)туры килә 2)туры килми 3)текстта әйтелми

А5.Раяның әтисе институтта химия фәнен укыта.

1)туры килә 2)туры килми 3)текстта әйтелми

А6.Һөнәрне дөрес саклау җаваплы түгел.

1)туры килә 2)туры килми 3)текстта әйтелми

А7. Мин мәктәпне бетергәч, табиб булам.

1)туры килә 2)туры килми 3)текстта әйтелми

А8. Ленаның сатучы буласы килә.

1)туры килә 2)туры килми 3)текстта әйтелми

Прочитайте текст.Определите, какие из приведённых утверждений А1-А8 соответствуют содержанию текста(1-туры килә), какие не соответствуют (2-туры килми), и о чём в тексте не сказано (3-текста әйтелми).

Шәһәрләрнең зурлары, кечкенәләре, яңалары, борынгылары бар.

Башкалабыз Казан — бай тарихлы зур шәһәр. Күптән түгел Казан шәһәренең меңъеллыгын бәйрәм иттек.

Казан Кремле — иң истәлекле урын. Ул Казансу елгасы буена салынган. Кремльнең төп биналарының берсе — Спас башнясы. Аның биеклеге — 46 метр.

Сөембикә манарасы — борынгы архитектура истәлеге. Ул кы­зыл кирпечтән җиде катлы итеп төзелгән. Аның биеклеге — 58 метр. Манара очында алтын ай балкый.

Кол Шәриф мәчете — башкалабыз горурлыгы. Аңа сокланма­ган кеше юк. Кайсы яктан карасаң да, 4 манарасы балкып тора.

Мәчетнең исеме атаклы шәхес Кол Шәриф белән бәйле. Ул күренекле дин башлыгы, шагыйрь, илче булган.

А1. Быел Казанның меңъеллыгын бәйрәм иттек.

1)туры килә 2)туры килми 3)текстта әйтелми.

А2. Казан шәһәрендә истәлекле урыннар күп.

1)туры килә 2)туры килми 3)текстта әйтелми

А3.Казан Кремле Идел буена салынган.

1)туры килә 2)туры килми 3)текстта әйтелми

А4. Сөембикә манарасы архитектура истәлеге булып саналмый.

1)туры килә 2)туры килми 3)текстта әйтелми

А5. Казанга баргач, Кол Шәриф мәчетенә кердек.

1)туры килә 2)туры килми 3)текстта әйтелми

А6. Кол Шәриф шәкертләре белән бергә һәлак була.

1)туры килә 2)туры килми 3)текстта әйтелми

А7. Мәчет өстендә алтын ай балкый.

1)туры килә 2)туры килми 3)текстта әйтелми

А8. Казан шәһәре елдан-ел үсә, ныгый.

1)туры килә 2)туры килми 3)текстта әйтелми

Прочитайте текст.Определите, какие из приведённых утверждений А1-А11 соответствуют содержанию текста(1-туры килә), какие не соответствуют (2-туры килми), и о чём в тексте не сказано (3-текста әйтелми).

Яхшылык үзеңә кайта

Рөстәмне әнисе кибеткә җибәрде. Ул ипи, колбаса, сөт, катык алды һәм кибеттән чыкты. Биш-алты адым гына киткән иде, каршысына бер зур эт килеп чыкты. Эт койрыгын болгап, борынын суза-суза иркәләнә башлады. Яхшылыкка җавап бирмәү — начарлык. Малай моны яхшы белә. Шуңа күрә ул этне аркасыннан сыйпады. Эт нәрсәдер көтә иде. Ул бик ачыккан, аның ашыйсы килә икән. Эт борыны белән Рөстәмнең пакетын иснәде.

Малай эткә ипи сындырып бирде. Эт аны бик тиз ашап бетергәч, тагын, тагын бирде. Ипидән соң аны колбаса белән сыйлады. Эт колбасаны бигрәк тә яратты. Колбасаны өйдә дә яраталар шул. Малай очраклы кунагын тагын бер тапкыр сыйпады-яратты да юлын дәвам итте.

Өйгә кайткач, әнисеннән эләкте, әлбәттә. Ләкин малай бу ачулануга түзәргә әзер иде. Әнисе дә хаклы, Рөстәм дә гаепле түгел.

Беркөнне Рөстәм мәктәптән кайтып килә иде. Көтмәгәндә аның өстенә һау-һаулап эт көтүе ташланды. Малай, аркасыннан сумкасын алып, селтәнеп тә карады. Ләкин этләр аз гына чигенәләр дә, усал өреп, тешләрен ыржайтып, тагын Рөстәмнең өстенә сикерергә телиләр.

Шулвакыт көтелмәгән хәл булды. Этләрнең берсе алгарак чыкты да, шулай ук һау-һаулап, эт көтүенә ташланды. Ниһаять, этләр чигенделәр. Алар, малайны онытып, үз юллары белән киттеләр. Малай янында аны яклаган эт кенә калды. Ул, малайга койрыгын болгый болгый, күзләрен елтыратып карап тора иде.

Бу — Рөстәмнең яңа дусты, ипи белән колбаса яратучы эт иде.

Әхсән Баяннан

А1. Рөстәмне әнисе даруханәгә җибәрде.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми 3) текстта әйтелми

А2. Эт аклы-каралы, маңгаенда кара тап бар.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми 3) текстта әйтелми

А3.Малай этнең аркасыннан сыйпады, ләкин этнең ашыйсы килә иде.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми 3) текстта әйтелми

А4. Рөстәм этне конфет белән сыйлады.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми 3) текстта әйтелми

А5. Малай эт баласын өенә алып кайтып китте.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми 3) текстта әйтелми

А6.Әнисе улын ачуланырга уйламады да.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми 3) текстта әйтелми

А7.Рөстәм мәктәптән кайтканда, эт көтүенә юлыкты.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми 3) текстта әйтелми

А8.Этләр бик усал иде.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми 3) текстта әйтелми

А9.Этләрнең берсе малайны-хуҗасын саклаган икән.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми 3) текстта әйтелми

А10.Малайны яклаган эт шунда ук иптәшләре артыннан чапты.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми 3) текстта әйтелми

А11.Этләр кешенең чын дусты була беләләр.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми 3) текстта әйтелми

Прочитайте текст.Определите, какие из приведённых утверждений А1-А11 соответствуют содержанию текста(1-туры килә), какие не соответствуют (2-туры килми), и о чём в тексте не сказано (3-текста әйтелми).

Кызарган алмалар

Эшкә Киткәнче, Резедага әнисе акча бирде.

— Кибеттә бик тәмле алма саталар икән, барып алып кайт әле, кызым, — диде.

Резеда алма бик ярата, шуңа күрә кибеткә йөгерә-йөгерә китте. Сатучы берсеннән-берсе эре алсу-кызыл алмаларны, үлчәп, кызның сумкасына салды. Резеданың бик тә бер алманы алып ашыйсы килде. Ләкин ул: «Юмыйча ашарга ярамас», — дип уйлады һәм өйгә ашыкты.

Урамнан кайтканда, аңа берәү эндәште:

— Резеда сеңлем, кайтканда Кәбир абыйларыңа кереп чык әле. Бухгалтериягә чакыралар, дип әйт. Тиз килсен.

Резеда — сүз тыңлаучан кыз. Ул ашыга-ашыга Кәбир абыйларга китте. Бик тиз барып җитте ул аларга. Ишегалдында беркем дә юк иде. Исәнләшеп, өйгә керде һәм ишек янында туктап калды. Түрдәге анда кемдер ята иде. Әллә Кәбир абый авырыймы икән?

— Резеда, бу синме? Килерсез дип ышанган идем, көткән идем, рәхмәт, дустым,— диде кемдер. Бу аның классташы Гөлназның тавы- иде.

Гөлназ уку тәмамланган көнне, егылып, аягын сындырган иде. Шул көннән гипсланган хәлдә урын өстендә ята. Уку вакыты булса, классташлары аны онытмаслар, килерләр, хәлен белерләр иде. Ә менә каникулга чыккач, һәркемнең үз эше бар шул. Балалар дуслары турында бөтенләй онытканнар. Гөлназның хәлен белергә беркем дә килмәгән. Үзе өчен дә, барлык классташлары өчен дә бик оят булды Резедага.

Резеда түргә узды һәм классташы янына килеп утырды.

— Ачуланма инде, озак килә алмадым, — диде ул. Аннан соң кулындагы алмаларны дустына сузды:

— Мә, ал, бу сиңа бездән, классташларыңнан...

— Алмалар кызарган да икән инде, — дип куйды Гөлназ, — урын өстендә күптән ятам шул... Ә Резеданың ике бите дә кызыл алмалар кебек яна иде...

А1. Резеда кибеттән кызыл алмалар сатып алды.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми 3) текстта әйтелми

А2. Резеда әкрен генә Кәбир абыйларга китте.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми 3) текстта әйтелми

А3. Урамдагы кешеләрнең барысы да каядыр ашыга иде.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми 3) текстта әйтелми

А4. Ишегалдында Резеданы Кәбир абый каршы алды

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми 3) текстта әйтелми

А5.Гөлназ уку тәмамланган көнне кулын сындырган.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми 3) текстта әйтелми

А6. Балалар Гөлназ янына көн саен барып йөрделәр.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми 3) текстта әйтелми

А7. Җәйге каникулда балалар мәктәп бакчасына эшкә йөрделәр.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми 3) текстта әйтелми

А8. Балалар дуслары турында онытмаганнар иде.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми 3) текстта әйтелми

А9.Резедага үзе өчен дә, иптәшләре өчен дә оят иде.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми 3) текстта әйтелми

А10.Гөлназга саф һавада йөрү бик файдалы.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми 3) текстта әйтелми

А11.Резеда алмаларны дустына бөтен сыйныф исеменнән бирде.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми 3) текстта әйтелми

Прочитайте текст.Определите, какие из приведённых утверждений А1-А11 соответствуют содержанию текста(1-туры килә), какие не соответствуют (2-туры килми), и о чём в тексте не сказано (3-текста әйтелми).

Быел мин классташым Галине җәйге каникулда авылга кайтырга чакырдым. Галинең беркайчан да авылда булганы юк икән. Ул берсүзсез риза булды.

Менә без авылда. Аңа монда бөтен нәрсә дә кызык, бөтен нәрсә дә яңа иде. Авылда бер тапкыр да булмаган шәһәр малаеның бөтен нәрсәне күрәсе, бөтен җиргә барасы килә. Шуңа күрә без аның белән кая гына бармадык, ниләр генә күрмәдек! Авылда мин Гали турында тагын менә нәрсә белдем: дустым әйбәт балыкчы икән. Балык тотарга йөрмәгәч, ул каникулны ял тә санамый. Ә минем, авылга һәр җәй кайтсам да, бер тапкыр да балыкка барганым булмады.

Безнең авылдан тугыз-ун километрда бер күл бар. Мин Галине балык тотарга шул күлгә алып барырга уйладым.

Һәр эшнең үз вакыты була. Балык кояш чыкканда иң шәп чиертә икән. Шуңа күрә Гали мине авылдан кичен үк алып чыгып китте. Җәйге төн җылы һәм матур иде. Кояш батты. Тулы ай чыкты.Акрын гына таң ата башлады.

Шулвакыт, тынлыкны бозып, салкын җил исеп куйды. Урман

ягыннан кызгылт-кара болыт килеп чыкты. Кинәт яшен яшьнәде, күк күкрәде.

Без кая качарга белмәдек, якындагы куаклыкка йөгердек. Куаклар астына яшеренергә дә өлгермәдек, салкынча көчле җил исте. Яфраклар өстенә беренче эре тамчылар төште. Берничә минуттан чиләкләп яңгыр коя башлады. Тиздән безнең киемнәребездә бер коры урын да калма­ды

Җәйге яңгыр ничек тиз башланды, шулай тиз генә бетте дә. Га­ли — походларда күп йөргән малай, шуңа күрә киемнәрне киптерергә учак ягып җибәрде. Яңгырдан соң балык яхшы капты. Без учак өстендә тәмле балык шулпасы пешердек. Безнең балыкка баруыбыз хәтердә озакка калды. (Мәхмүт Хәсәновтан)

А1. Сыйныфташым Гали белән җәйге каникулда авылга кайттык.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми 3) текстта әйтелми

А2. Галинең авылда беркая да барасы килми.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми 3) текстта әйтелми

А3. Авылда аның берничә тапкыр булганы бар.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми 3) текстта әйтелми

А4. Мин үзем дә балык тотарга еш барам.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми 3) текстта әйтелми

А5.Мин Галине авылдан кич белән алып чыгып киттем.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми 3) текстта әйтелми

А6. Күл тирәсендә камышлар үсә.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми 3) текстта әйтелми

А7. Җәйге төн салкынча иде.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми 3) текстта әйтелми

А8. Гали оста балыкчы гына түгел, оста шахматчы да икән.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми 3) текстта әйтелми

А9. Куаклыкка качу сәбәпле,безнең киемнәребез юешләнмәде.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми 3) текстта әйтелми

А10. Җәйге яңгыр озак яуды.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми 3) текстта әйтелми

А11. Галигә урманда учак ягарга ярамаганын аңлаттым.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми 3) текстта әйтелми


Автор: Заляева Аниса Мухаметовна
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован
документ татар теленнән ГИАга әзерлек өчен материал Заляева Аниса Мухаметовна 20 Мар 2015
документ 9класс өчен татар теленнән эш планы Тинбакова Римма Варисовна 20 Мар 2015
разное 3нче сыйныфы өчен татар теленнән тест. Галимова Лейсан Рашитовна 20 Мар 2015
разное 3нче сыйныфы өчен татар теленнән тест. 1нче чирек. Галимова Лейсан Рашитовна 20 Мар 2015
разное 3нче сыйныфы өчен татар теленнән тест. Галимова Лейсан Рашитовна 20 Мар 2015
документ Башлангыч сыйныфлар өчен татар теленнән дидиатик материаллар. halima_gardanova 20 Мар 2015
документ 7сыйныф өчен татар теленнән эш программасы Газимова Айсылу Хамитовна 20 Мар 2015
документ Татар теленнән 3 нче сыйныф өчен эш программасы Заляева Алсу Гумеровна 31 Мар 2015
документ 2 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы Валиуллина Фардия Рафисовна 31 Мар 2015
документ 1 класс өчен татар теленнән эш программасы Гильфанова Райхана Раисовна 4 Апр 2015
документ Башлангыч сыйныфлар өчен татар теленнән тестлар Мистякова Рамзия Замиловна 21 Ноя 2015
документ 1 сыйныф өчен татар теленнән календарь - тематик план. Зайнуллина Лилия Фаридовна 12 Апр 2015
документ 2 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы Иблиева Резеда Идаиловна 20 Апр 2015
документ 2 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы Иблиева Резеда Идаиловна 20 Апр 2015
документ Башлангыч сыйныфлар өчен татар теленнән күнегүләр җыентыгы. Вахитова Айгуль Фаритовна 15 Окт 2015
презентация 2нче сыйныф өчен татар теленнән кулланма Хадиуллина Аниса Рашитовна 5 Окт 2015
документ 4 нче сыйныф өчен татар теленнән тест ПНШ Насруллина Гульсия Рашидовна 23 Сен 2015
разное Татар теленнән з сыйныф өчен дәрес конспекты. Гарифуллина Зухра Зуфаровна 15 Сен 2015
документ 1-3 класс өчен Татар теленнән ачык дәрес Шаяхметова Нурфия Рафаиловна 21 Дек 2015
документ Татар теленнән диктантлар җыентыгы. 1-4 нче сыйныфлар өчен Мусина Рамзия Рафиковна 19 Янв 2016
документ 3 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы Гарипова Айгуль Котдусовна 11 Фев 2016
документ 2 нче сыйныф өчен татар теленнән тест биремнәре.ПНШ. Мусина Рамзия Рафиковна 16 Янв 2016
документ 5 сыйныф өчен татар теленнән тест. Фасхутдинова Гульшат Асхатовна 6 Дек 2015
документ 1 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы Шафигуллина Лилия Асхадулловна 7 Апр 2016
документ “Татар теленнән практикум. Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек” түгәрәгенең эш планы Галимова Эндже Фагимовна 20 Мар 2015
разное Татар теленнән бердәм республика имтиханына әзерлек. Заляева Алсу Мансуровна 8 Дек 2015
документ Сәламәт буласың килсә – спортны ярат! 3 нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес планы (рус төркемендә укучы балалар өчен) Исмагилова Гузалия Ильтзаровна 12 Июл 2015
документ Рус төркемнәрендә укучы балалар өчен татар теленнән контроль эшләр. (5-8нче сыйныфлар өчен) Яруллина Гульшат Минасхатовна 2 Мар 2016
документ Рус мәктәпләренең 1 сыйныф татар төркеме өчен татар теленнән һәм укудан эш программасы. Гимадиева Диляра Ширияздановна 20 Мар 2015
документ 3 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы (рус мәктәбендә татар төркеме) Заляева Алсу Мансуровна 20 Мар 2015
документ Татар теленнән 8нче сыйныф өчен (рус мәктәбенең татар төркеме) эш программасы. Файзрахманова Ризида Саттаровна 20 Мар 2015
документ Татар теленнән 7нче сыйныф өчен (рус мәктәбенең татар төркеме) эш программасы. Файзрахманова Ризида Саттаровна 20 Мар 2015
документ ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ 8 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ Прокопьева Татьяна Ильинична 20 Мар 2015
документ ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ 5 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ Прокопьева Татьяна Ильинична 20 Мар 2015
документ Татар теленнән 6нчы сыйныф өчен (рус мәктәбенең татар төркеме) эш программасы. Файзрахманова Ризида Саттаровна 20 Мар 2015
документ Татар теленнән 5нче сыйныф өчен (рус мәктәбенең татар төркеме) эш программасы. Файзрахманова Ризида Саттаровна 20 Мар 2015
документ Татар теленнән 9нчы сыйныф өчен (рус мәктәбенең татар төркеме) эш программасы. Файзрахманова Ризида Саттаровна 20 Мар 2015
документ татар мәктәбенең 9 сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы Шәйхетдинова Фәния Фәрәгать кызы 20 Мар 2015
документ татар мәктәбенең 9 сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы Шәйхетдинова Фәния Фәрәгать кызы 20 Мар 2015
документ 4 нче сыйныфының татар төркеме өчен татар теленнән эш программасы Насибуллина Разиля Минзиевна 20 Мар 2015