Главная / Старшие классы / Родной язык и литература

Ш. Хусаинов - вечер

Скачать
42.5 КБ, 320659.doc Автор: Юнусова Масгуда Масхутовна, 20 Мар 2015

Ке ш е б у л ы й к

(Якташ драматургыбыз Шәриф Хөсәеновның

80 еллык юбилеена багышланган әдәби кичә)

Бу кичәне уздыру алдыннан кайбер әзерлек эшләре күрелә. Якташ драматургыбыз Ш. Хөсәеновның тормыш юлы һәм иҗатына багышлап стенгазета чыгарыла, Т. Миңнуллинның “Кешенең иң зур бәхете – иң камил җан иясе булып дөньяга килүе һәм яшәве” дигән сүзләре эпиграф итеп языла, газета материаллары, китапларыннан күргәзмә оештырыла, әсәрләреннән өзекләр сәхнәләштерелә.

Драматургның тормышы һәм иҗаты турында мәгълүмат бирү, замандашларының истәлекләрен укучыларга җиткерү, әсәрләреннән өзекләр белән таныштыру, укучыларда якташ драматургыбыз иҗаты белән горурлану хисләре тәрбияләү әдәби кичәгә максат итеп куела.

Кичә “Мәхәббәт сагышы” повестеннан өзек сөйләү белән башлана.

1 нче укучы. “Пәрдә төште. Дирижер югары күтәргән кулларын кискен генә селтәүгә, оркестр тынып калды. Спектакль бетте. Ләкин тамашачылар урыннарыннан кузгалмадылар, әле генә сәхнәдә булган, әле генә күз алларыннан үткән фаҗигале тамашадан тетрәнгән хәлдә, бер мизгел хәрәкәтсез утырдылар. Аннары кинәт хәрәкәткә килеп, дәррәү кул чаба башладылар. Авыр бәрхет пәрдә яңадан ачылды. Артистлар баш иделәр.

Алкышлар көчәйгәннән - көчәйде. Пәрдә бер күтәрелде, бер төште. Театр бинасын тутырган алкышлар гөрелтесе эченнән: “Автор!” “Авторны сәхнәгә!” - дигән тавыш яңгырады.”

1 нче алып баручы. Әйе, мондый алкышларны үз гомерендә Шәриф Хөсәенов күпме ишетте икән?! Бер спектакльнең бер театр сәхнәсендә 400 гә якын уйналуын исәпкә алсаң, җавап табуы авыр булмас.

Менә без дә бүген якташ драматургыбыз Шәриф Хөсәеновны алкышларга җыелдык. Әгәр исән булса, аңа 80 яшь тулган булыр иде.

2 нче алып баручы. Шәриф Нургали улы Хөсәенов 1929 нчы елның 29 нчы ноябрендә Буа районының Өчмунча авылында крестьян гаиләсендә туа. Башлангыч белемне туган авылында, җиде сыйныфны Килдуразда, урта белемне безнең М. Вахитов исемендәге мәктәптә ала. 1947 нче елда аны тәмамлап, Казан медицина институтына укырга керә. Аннан Казан больницаларында врач булып эшли. 1960 – 62 нче елларда Мәскәүдә М. Горький исемендәге әдәбият институты каршындагы әдәби курсларда укый. Бу елларны искә алып, танылган драматург Туфан Миңнуллин менә ниләр яза.

2 нче укучы. “1960 нчы елда Шәриф Хөсәенов Мәскәүдә М. Горький исемендәге әдәбият институты каршындагы Югары курсларда укый иде. Без – Щепкин исемендәге Мәскәү театр училищесы студентлары академия театры сәхнәсен шаулаткан “Профессор кияве”нең авторын күрү теләге белән ул яши торган тулай торакка барган идек. Шунда драматург заман яшьләре турында өр-яңа пьеса язып бетергәнлеген әйткән иде.”

1 нче алып баручы. Язучы – драматург буларак, Ш. Хөсәенов 1952 нче елда “Профессор кияве” комедиясе белән таныла. Беренче әсәр авторга беренче уңышлар да китерә: ул Г. Камал һәм башка театр сәхнәсеннән төшмичә уйнала, республика конкурсында икенче премиягә лаек була. Ә заман яшьләре турындагы өр-яңа пьеса – “Зөбәйдә - адәм баласы” трагикомедиясе 1961 нче елда тәмамлана.

2 нче алып баручы. Зөбәйдә әле генә 10 нчы сыйныфны тәмамлаган. Ул зур тормыш юлына беренче адымнарын атлый. Автор аның бу олы юлда югалып калмавын тели. “Кешеләр! Сез Зөбәйдәгә дөрес юлны сайларга булышыгыз, аны сукмактан читкә этәрмәгез! – дип әйтә кебек.

Хәзер әсәрдән өзек карап үтегез.

1 нче алып баручы. Ш. Хөсәеновны күп әсәрләр язган автор дип әйтеп булмый. Аның мирасы өч зур пьесаны, күп булмаган бер актлы пьесаларны, берничә хикәя – повестьны гына берләштерә. 45 ел иҗат дәверендә язылган әсәрләрнең аз булу сәбәбен аңлату кыен. Авторның төп профессиясе табиб булу да, бәлки, моңа сәбәпчедер. Ул гомере буе үзе яраткан һөнәрен ташламыйча иҗат итә. Драматург хәтта “Әни килде” пьесасы белән генә дә татар театры тарихында үзенең лаеклы урынын тапкан булыр иде.

2 нче алып баручы. 1968 нче елда язылган “Әни килде” драмасы Ш. Хөсәеновны талантлы драматург итеп таныта. Әсәр, төрле телләрдә тәрҗемә ителеп, төрле сәхнәләрдә уңышлы уйнала.

Авылдан балаларына янына ана килә һәм очраклы рәвештә кече улының туй мәҗлесенә юлыга. Аны бик җылы каршы алалар, төрлечә хөрмәт күрсәтәләр, үзләре янына күчеп килергә чакыралар. Тиздән әниләренең начар авыру белән авырганлыгы беленә. Бу хәбәр ананың балаларына төрлечә тәэсир итә һәм аларның чын йөзләре ачылуга сәбәп була.

Әсәрдән өзек күрсәтелә.

1 нче алып баручы. Телевидение аша күрсәтелгән спектакльләрне, сценарийларны барыбыз да карарга яратабыз. Аларның күпчелеген тамашачы соравы буенча кабатлап та күрсәтәләр. Шулар рәтенә Ш. Хөсәеновның “Генеральная уборка” сценарийсы да керә. Автор гаилә башлыгы Фуат Каримовичның, өйдәге чүп – чардан арынырга теләп, генеральная уборка ясавы турында яза. Безне көлкеле вакыйгалар белән таныштыра, рәхәтләндереп көлдерә, ял иттерә. Хәзер әсәрдән өзекләр карыйк.

2 нче алып баручы. Ш. Хөсәеновны талантлы прозаик итеп таныткан әсәр – “Мәхәббәт сагышы” повесте. Автор Хәбир һәм Мәдинәнең бер – берсенә булган мөнәсәбәте белән таныштыра. Дуслык, мәхәббәт төшенчәләрен аңларга ярдәм итә. Повестьтан өзек сөйләнә.

1 нче алып баручы. Кичәбезгә эпиграф итеп, Туфан Миңнуллинның “Кешенең иң зур бәхете – иң камил җан иясе булып дөньяга килүе һәм яшәве” дигән сүзләрне юкка гына алмадык. Алар тулысы белән Татарстанның атказанган врачы һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, 45 ел гомерен иҗатка багышлаган якташыбыз Шәриф Нургали улы Хөсәеновка туры килә. Без, бүгенге гимназия укучылары, аның белән горурланып яшибез.

2 нче алып баручы. Әдәби кичәбез шуның белән тәмам. Якташыбыз иҗаты сезнең күңелләрдә җылы хисләр уяткан булса, без бик шат. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт.

Кулланылган әдәбият

  • Ш. Хөсәенов. Пьесалар. – Казан: Татар.кит.нәшер., 1979.
  • Ш. Хөсәенов. Мәхәббәт сагышы. Повесть һәм пьесалар. – Казан: Татар.кит.нәшер., 1989.
  • Шәриф Хөсәенов: Повесть, очерклар, хатирә-истәлекләр, әңгәмәләр, хатлар. - – Казан: Татар.кит.нәшер., 2006.
  • Буа ягым – тау ягым. – Казан:Татар.кит.нәшер., 2000, 341 нче бит.
  • И. Илялова. Иске пьесаның яңа тормышы. “Ватаным Татарстан” газ., 1999, 30 июль.

  • Автор: Юнусова Масгуда Масхутовна
    Похожие материалы
    Тип Название материала Автор Опубликован
    документ Ш. Хусаинов - вечер Юнусова Масгуда Масхутовна 20 Мар 2015
    презентация Ш. Хусаинов Юнусова Масгуда Масхутовна 20 Мар 2015
    документ рабочая программа по физике 10 класс Хусаинов Иосиф Хосьянович 21 Мар 2015
    презентация Качественные реакции на ионы 9 класс Хусаинов Фарит Фарилович 21 Мар 2015
    документ Конспект урока для 11 класса "Строение электронных оболочек атомов". Хусаинов Фарит Фарилович 23 Сен 2015
    документ Профессионально - трудовое обучение воспитанников и достижение оптимального уровня самостоятельности для адаптации к новым социальным условиям. Хусаинов Рамиль Галимзянович 7 Дек 2015
    документ Буквы « Ш, ш» обозначающие согласный звук [ш].Чтение слов, предложений, текстов с буквами Ш,ш. Комкова Ирина Николаевна 1 Апр 2015
    разное Согласный звук [ш]. буква Ш, ш.. Нахождение буквы среди других букв. Чтение слогов с буквой Ш,ш. Пуговкина Ольга Валерьевна 7 Июн 2015
    презентация Звук [ш]. Буквы Ш, ш Травкина Юлия Александровна 23 Ноя 2015
    документ Урок обучения грамоте. Тема Звук [ш], буквы Ш, ш Комлева Татьяна Викторовна 8 Апр 2015
    документ Звук [ ш ], буквы Ш, ш. Кошкина Любовь Александровна 21 Апр 2015
    разное Буквы Ш,ш, звук [ш] Латышева Любовь Васильевна 5 Июл 2015
    документ Твёрдый согласный звук (ш). Согласные буквы Ш,ш. Вольская Светлана Викторовна 15 Окт 2015
    документ Звук[ш] буквы Ш ш Наумова Светлана Альбертовна 17 Дек 2015
    документ Согласный звук [ш] буква Ш,ш Закирова Лилия Мелсовна 5 Апр 2015
    разное буква Ш Толстоусова Елена Анатольевна 30 Мар 2015
    разное Тема: "Звуки С, З, Ш, Ж . Буквы С, З, Ш, Ж" Бекк Ольга Петровна 30 Мар 2015
    документ «Звук [ш], буква Ш» Чижевская Наталья Петровна 30 Мар 2015
    документ "Звук ш. Буква ш" Дунаева Альбина Алексеевна 30 Мар 2015
    документ Интегрированное обучение грамоте. Технологическая карта. Звук [ш] буква ш. Аралбаева Зинаида Аркадьевна 30 Мар 2015
    презентация Урок обучения грамоте. Согласный звук [ш] и строчная буква ш. denisyonkova.larisa 30 Мар 2015
    разное Урок обучения грамоте. Согласный звук [ш] и строчная буква ш. denisyonkova.larisa 30 Мар 2015
    документ Буква ш и звук ш Кузнецова Елена Сергеевна 30 Мар 2015
    документ Звук (ш), буквы Ш, ш__Тип урока - открытие нового знания Балакирева Татьяна Евгеньевна 30 Мар 2015
    презентация, документ Урок обучения грамоте.Согласный звук [ш], буква ш. Коротаева Анастасия Леонидовна 30 Мар 2015
    презентация, документ Урок обучения грамоте. Звук ш. Согласная строчная буква ш. Феднова Татьяна Анатольевна 30 Мар 2015
    документ Буквы Ж ж – Ш ш Райгуль Дустанова 30 Мар 2015
    разное Звук Ш. Дифференциация звуков С-Ш. конспект логопедического занятия Никонюк Светлана Анатольевна 31 Мар 2015
    разное Звук Ш. Дифференциация звуков С-Ш. конспект логопедического занятия Никонюк Светлана Анатольевна 31 Мар 2015
    документ Открытый урок. "Знакомство с буквой Ш (ш)." Бигаева Лариса Васильевна 6 Апр 2015
    документ Звук Ш и буква Ш Локтюшова Любовь Александровна 4 Апр 2015
    документ Звук [ш], буква ш Чернышова Елена Борисовна 4 Апр 2015
    презентация Буквы Ш, ш Боголепова Татьяна Борисовна 1 Апр 2015
    документ Знакомство с буквой Ш(ш) Иванова Елена Александровна 26 Июн 2015
    разное Авторский медиапродукт Презентация Дифференциация звуков Ш-С. Презентация «Дифференциация звуков С-Ш» Лошакова Надежда Александровна 14 Сен 2015
    презентация Презентация по литературному чтению "Буква Ш-ш" Волотова Елена Викторовна 24 Дек 2015
    презентация Звук [Ш] и буква Ш Прокопенко Светлана Геннадьевна 15 Дек 2015
    документ "Строчная и заглавная буквы Ш ш" Стефановская Галина Петровна 11 Дек 2015
    документ Урок обучение грамоте 1 класс Тема: «Знакомство с буквой Ш, ш. Письмо заглавной и строчной буквы Ш, ш». 21 век Гуженко Татьяна Васильевна 31 Мар 2015
    презентация, документ Интегрированный урок обучения грамоте и письму в 1 классе на тему «Знакомство с буквой Ш (ш). Письмо заглавной и строчной буквы Ш (ш), слов и предложений» Березина Светлана Николаевна 5 Апр 2015