Главная / Старшие классы / Родной язык и литература

Открытый урок -проект по творчеству Ф. Карима в 7 классе

Скачать
612.5 КБ, 999685.ppt Автор: Юнусова Масгуда Масхутовна, 6 Апр 2015
Скачать
1010.5 КБ, 999686.ppt Автор: Юнусова Масгуда Масхутовна, 6 Апр 2015
Скачать
2.65 МБ, 999688.ppt Автор: Юнусова Масгуда Масхутовна, 6 Апр 2015

“Татарстан Республикасы Буа шәһәре

М.М. Вахитов исемендәге гимназия”

гомуми белем муниципаль учреждениесе

Фатих Кәрим –

шагыйрь һәм солдат.

( Фатих Кәримнең тормышы һәм иҗаты буенча

7 нче сыйныфта проектлар яклау дәресе)

Укытучы: М.М. Юнысова

16 нчы декабрь, 2010 нчы ел

Фатих Кәрим – шагыйрь һәм солдат

(7 нче сыйныфта әдәбияттан проектлар яклау дәресе)

Максат: 1) Ф. Кәримнең тормыш һәм иҗат юлына күзәтү ясау; укучыларда проект төзү һәм яклау күнекмәләре булдыру;

2)укучыларның логик фикерләү, бәйләнешле сөйләм телен үстерү;

3) үз-үзләренә һәм иптәшләренә бәя бирү күнекмәсе булдыру;

4) шагыйрь иҗатына кызыксыну уяту.

Җиһазлау: шагыйрьнең портреты; шигырь җыентыклары; Ф. Кәримнең “Соңгы дәфтәр” китабы; “Байрак” газетасы материаллары, компьютер.

Дәрес барышы.

1 нче слайд Фатих Кәрим – шагыйрь һәм солдат

Укытучы.

- Хәерле көн укучылар, исәнмесез! 2010 нчы ел һәркайсыбыз өчен истәлекле булды. Халкыбыз Бөек Җиңүнең 65 еллыгын билгеләп үтте. Җиңү безгә җиңел бирелмәде. Бөтен ил халкы дошманга каршы сугышка күтәрелде. Алар арасында татар язучылары да бар иде. Сугышка киткән йөзләп язучының утызга якыны туган илләренә әйләнеп кайта алмады. Шуларның берсе – Фатих Кәрим. (Слайдка язылган сүзләр укыла.)

2 нче слайд

”Фатих Кәрим – һәр шигырь юлы белән Ватанга фидакарь хезмәт иткән җырчы һәм солдат. Аның Казан музеенда саклана торган шинеле генә түгел, кулъязмаларының соңгы битләренә кадәр пулялар белән тишкәләнеп беткән,”- дип язды француз язучысы Луи Арагон.

  • Укучылар, бүгенге дәресебез татар шигъриятенең горурлыгы булган җырчы һәм солдат Фатих Кәрим иҗатына багышлана. Хәзер әдәбият дәфтәренә бүгенге числоны, теманы һәм, дәресебезгә эпиграф итеп, шагыйрьнең бер шигыреннән алынган үзекне язып куйыйк .
  • Үлем турында уйлама,

    Илең турында уйла,

    Илең турында уйласаң,

    Гомерең озын була.

    Фатих Кәрим

    Укучылар, шагыйрьнең иҗаты һәрберегезгә азмы-күпме таныш, шуңа күрә сезгә мөстәкыйль рәвештә эшләү мөмкинлеге бирелде. Ул шагыйрьнең тормышы һәм иҗатына багышланган проектлар яклау дәресе буларак үтәр. Без өч төркемгә бүленеп эшләдек. Хәзер үз проектын яклау өчен сүзне беренче төркемгә бирәм. Рәхим итегез!

    Ф. Кәримнең тормыш юлы буенча төзелгән проект

    Беренче проект җитәкчесе. (Йосыпова Зилә)

    Безнең 1 нче төркем Фатих Кәримнең тормыш юлы буенча проект әзерләде. Ул биш сәхифәдән тора. Аның беренчесе “Гамьсез гомер өчен тумадым мин, ялкынланып яшәү теләгем” дип атала. Сүзне Камалетдинова Сөмбеләгә бирәм.

    1нче слайд Беренче сәхифә (Камалетдинова Сөмбелә)

    Гамьсез гомер өчен тумадым мин, ялкынланып яшәү теләгем.

    Фатих Әхмәтвәли улы Кәримов 1909 нчы елның 9 гыйнварында Башкортстанның Бишбүләк районы Ает авылында туа.

    2нче слайд Ф. Кәрим туган йорт

    Тугыз яшендә вакытта аның әтисе үлеп китә. Әтисе сукыр булса да, үзе өчен генә шигырьләр чыгара, аларны балаларына сөйли торган була. Апасы Мәрьям дә лирик шигырьләр яза.

    3 нче слайд Авыл күренеше

    Аларның Ает авылы яныннан гына гүзәл Дим елгасы ага. Шигырьләрдә апасы күбрәк әнә шул матурлыкны җырлый. Абыйсы Ярлы Кәрим әсәрләре еш кына газета-журналларда басылып килә. Кәрим (чын исеме Габдулла) ул елларда шагыйрь булып таныла.

    4 нче слайд Казан күренеше

    Боларның һәммәсе Фатихны да иҗатка дәртләндерә. Татар әдәбиятына якынрак булырга омтылуы аны Казанга тарта. Ул абыйсы тәкъдиме буенча җир төзү техникумына укырга керә. Һәм менә шул елларда (1925-1929) яза башлый. Күренекле шагыйрь Һади Такташ белән дуслаша.

    5 нче слайд Һади Такташ һәм Фатих Кәрим

    Ф. Кәрим әдәбиятта таныла. М. Җәлил белән дә иҗатташ дуслар булып китә.

    6 нчы слайд Фатих Кәрим язучылар арасында

    7 нче слайд Ф. Кәрим һәм М. Җәлил

    Беренче проект җитәкчесе. (Йосыпова Зилә) Проектыбызның 2 нче бүлеген ачабыз. Ф. Кәрим тормышының авыр чакларында да шигырь язудан туктамый. “Әйтерсең лә, “күңеле өзелергә җитеп сыкрый”. Сүз Хәмидуллина Зиләгә бирелә.

    8 нче слайд Икенче сәхифә (Хәмидуллина Зилә)

    Өзелергә җитеп сыкрый күңелем

    Сигез ел эчендә (1929-1937 нче елларда) яшь шагыйрь ун китап чыгара. Ул иҗатта туктаусыз эзләнә.

    9 нчы слайд Беренче шигырь җыентыгының тышлыгы

    Шул елларда Ф. Кәрим Буа ягы кызы Кадрия Ишукова белән таныша. Озакламый, алар күпләргә үрнәк булырлык гаилә корып яши башлыйлар.

    10 нчы слайд Хатыны Кадрия Ишукова белән (1935 нче ел)

    Бу бәхетле гаиләгә 8 ел гына бергә яшәргә насыйп була. Күп тә үтми, Ф. Кәримне мулла малае буларак гаеплиләр, “халык дошманы” дип кулга алалар. 1938 елның 3 гыйнварыннан алып 1941 елның 3 декабренә кадәр Ф. Кәрим Сталин төрмәләрендә интегә. Салкын төньякта, карга бата – бата, урман кисә. Авыр шартларда да шигырь язудан туктамый.

    11 нче слайд “Родина – мать зовет” плакаты

    Беренче проект җитәкчесе. (Йосыпова Зилә) Илең турында уйла” дип аталган 3 нче бүлеккә керәбез. Ф. Кәрим сугышның бер генә минутында да илен, гаиләсен, дусларын исеннән чыгармый. Бу сәхифәне сезгә Гайфетдинов Әмир тәкъдим итә.

    12 нче слайд Өченче сәхифә (Гайфетдинов Әмир)

    “Илең турында уйла”

    Дуслары тырышлыгы белән Фатих Кәрим 1941 елның 3 декабрендә төрмәдән азат ителә, 30 декабрендә сугышка китә.

    13 нче слайд Фронтка китәр алдыннан төшкән рәсеме

    Ул сугышта сапер, разведчик, взвод командиры була. Меңнәрчә чакрым юл уза. Солдатлар ял иткәндә дә. ул ял итми: куен дәфтәрен ала да шигырь яза. “Ант” шигыре Ф. Кәрим сугышка килгән беренче көннәрдә языла. ( “Ант” шигыре яттан сөйләнә.)

    14 нче слайд Художник Куделькинның “Землянкада” рәсеме

    Илебезгә фашистлар басып керә. Шундый вакытта ир кеше нишләргә тиеш? Әлбәттә, илен саклап көрәшергә бурычлы дип уйлыйм мин.. “Ант” шигыренең лирик герое да, гаиләсе белән саубуллашып, сугышка китә. Ул дошманны туган җирдән куып чыгарырга тиеш. Мондый вакытта иң кадерле нәрсә бәлән ант итәләр. Сугышчы баласын тотып ант итә. Без аның җиңеп кайтасына ышанабыз.

    15 нче слайд Дүртенче сәхифә “Мин җыр язам сиңа фронттан”

    16 нчы слайд Хатыны, кызлары рәсеме. (1944)

    Беренче проект җитәкчесе. Йосыпова Зилә сөйли.

    Фатих Кәримнең каләме сугыш елларында аеруча ныгый. Шагыйрьнең госпитальдән җибәргән хатында мондый юллар бар: “Язам. Окопта да яздым, сугышта да яздым, монда да язам. Тик менә кәгазь юк.” Ә хатынына, кызларына язган хатларның һәрберсе “кадерлем, күз нурларым “ дип башлана. Алар җылы эчтәлекле, көйгә салган кебек җырлап тора. Шуңа күрә без бу сәхифәне “Мин җыр язам сиңа фронттан” дип атадык.

    Беренче проект җитәкчесе. (Йосыпова Зилә) Шагыйрь Җиңү шатлыгын күрә алмый. Аның туган якка фронттан язган “җырлары” гына кайтты. Сүзне Махмутова Алсуга бирәбез.

    17 нче слайд Бишенче сәхифә (Махмутова Алсу)

    “ Бик биектә, зәңгәр күктә күтәрербез җырларда”

    Ф. Кәрим, Мәскәү яныннан алып, Көнчыгыш Пруссиягә кадәр барып җитә. Украина, Белоруссия, Карпатны азат итүдә катнаша, ике тапкыр яралана. Сугыштагы батырлыклары өчен Кызыл йолдыз ордены, I дәрәҗә Дан ордены, медальләр белән бүләкләнә.

    18 нче слайд Ф. Кәрим кабере янында

    Тик шагыйрьгә Җиңү көнен күрергә, яраткан гаиләсе белән очрашырга язмаган шул. Сугыш бетергә ике ай ярым калганда, 1945 елның 19 февралендә Ф. Кәрим чит җирләрдә батырларча һәлак була. Аның сугыш кырында язылган моңлы җырлары гына җиңү шатлыгы булып туган якка кайта.19 нчы слайд “Моңлы җырың җиңү шатлыгының

    Канаты булып барсын.”

    Беренче проект җитәкчесе. (Йосыпова Зилә)

    Ф. Кәримнең тормыш юлы буенча әзерләнгән проектыбыз шуның белән тәмамлана.

    Укытучы.

    - Укучылар, шагыйрьнең тормыш юлы буенча бик тулы проект әзерләгәнсез. Нинди материаллардан файдалануыгыз турында да әйтеп китегез инде. (Җаваплар тыңлана.)

    - Рәхмәт. Укучылар, Ф. Кәрим сугыш кырында ятып кала. Туган илгә аның батырларча һәлак булуы турында хәбәр генә килә. Ә гаиләсе, туганнары, иҗатташ дуслары аны көтә. Күренекле композитор С. Садыйкованың Ә. Ерикәй сүзләренә язылган “Көтәм сине” җыры Фатих Кәрим кебек сугыш кырында ятып калганнарга багышлан языла. Хәзер шул җырны тыңлыйк.

    “Көтәм сине” җыры яңгырый. (Ә. Ерикәй сүзләре, С. Садыйкова музыкасы)

    Укытучы.

    - Ф. Кәрим нинди шигырьләр язган, тирә-якта сугыш барганда, аны нинди мәсьәләләр борчыган – бу сорауларга җавапны икенче төркем проектыннан табарбыз. Сүз икенче төркемгә бирелә. Рәхим итегез!

    Фатих Кәрим иҗаты буенча төзелгән проект

    1 нче слайд Фатих Кәрим иҗаты

    Икенче проект җитәкчесе Җаббарова Эльвира сөйли.

    Безнең 2 нче төркем Фатих Кәримнең иҗаты буенча проект әзерләде. Эшебезне шагыйрьнең шигырьләре белән танышудан башладык. Аларны сәнгатьле сөйләргә өйрәндек.

    Безнең поэзия фронтовик шагыйрьләргә бай. Иң популяр шагыйрь кем дип сорасалар, Фатих Кәрим дияр идем. Бөек Ватан сугышы башлангач, ул, кулына корал алып,туган җирен якларга китә.

    Сөйләр сүзләр бик күп алар, иренмичә сөйләсәң;

    Озын сүзнең кыскасы шул: күп яшәргә теләсәң,

    Үлем турында уйлама, илең турында уйла,

    Илең турында уйласаң, гомерең озын була.

    Талантлы шагыйрь һәм батыр сугышчы Фатих Кәрим бу сүзләрен үзенең тормышы һәм иҗаты белән раслый. Фронтта ул сапер, разведчик, взвод командиры була. Иделдән алып, Балтик ярларына кадәр ут эченнән уза. Авыр сугыш барганда, ул иле турында уйлый. Окопларда, блиндажларда оптимистик рухлы шигырьләр, поэмалар яза.Хәзер “Кереш җыр” шигырен Борһанов Рафаэль сөйләр.

    2 нче слайд Кереш җыр

    (“Кереш җыр” шигыре сөйләнә.)

    Фатих Кәрим гитлерчы фашистларның ерткычлыкларын, вәхшилекләрен үз күзләре белән күрә, фашизмны фаш итә. Шундый әсәрләрнең берсе – “Партизан хатыны” поэмасы. Поэмадан өзекне безгә Халитова Динара укый.

    3 нче слайд Партизан хатыны

    (“Партизан хатыны ” поэмасыннан өзек сөйләнә.)

    Проект яклауны Сабирова Гөлназ дәвам итә.

    Сугыш елларында Ф. Кәрим 150 гә якын шигырь, 8 поэма, 2 повесть һәм 1 драма яза. Шигырьләрендә үз язмышыннан аз гына булса да зарланмый, кемгәдер үпкә сакламый. Саф, оптимистик, яшәргә, көрәшергә чакыра торган әсәрләр алар. Хәзер “Ватаным өчен” шигырен тыңлагыз. Сүзне Азизова Ландышка бирәбез.

    4 нче слайд Ватаным өчен

    (“Ватаным өчен” шигыре сөйләнә.)

    “Сибәли дә сибәли” шигырендә өстән сибәләп яңгыр явып торган бер төндә һәлак булган бер яшь сугышчыны күмәләр. Әле сугыш булып торганда, күпме сугышчылар салкын җиргә күмелер.”Сибәли дә сибәли” шигырен безгә Заһидуллин Илфат сөйли.

    5 нче слайд Сибәли дә сибәли

    (“Сибәли дә сибәли” шигыре сөйләнә.)

    Икенче проект җитәкчесе Җаббарова Эльвира сүзне дәвам итә.

    Фатих Кәрим үзе дә 1945 елның 19 февралендә, Кенисберг янында батырларча һәлак була. Дәһшәтле сугыш елларында окопта язылган бер шигырендә ул:

    6 нчы слайд Батырлыкта Җыр булып калсам иде!

    Дошманга ялкын сибүче

    Җил булып барсам иде,

    Тәвәкәллек, батырлыкта

    Җыр булып калсам иде!

    - дигән теләк белдергән. Бүген без Фатих Кәримнең теләге үтәлде дип әйтә алабыз. Ул - батыр солдат, ялкынлы шагыйрь. Аның иҗаты үлемсез.

    Укытучы.

    -Рәхмәт, укучылар! Чыннан да, Ф. Кәрим шигырьләрен тыныч күңел белән тыңлап та булмый. Аларда күпме хис, кичереш, дошманга нәфрәт,туган илне ярату! Безгә Динара “Партизан хатыны” поэмасыннан өзек сөйләде. Динара, син аны укыганда, нинди хисләр кичердең? Үз фикерләрең белән уртаклаш әле! (Җавап тыңлана.)

    -Укучылар, 2009 елның менә шундый матур кыш аенда Фатих Кәримнең 100 еллык юбилее билгеләп үтелде. Шул уңайдан шагыйрьне искә алу кичәләре узды. Хәзер сүзне шул кичәләрнең берсендә катнашкан өченче төркемгә бирергә телим. Рәхим итегез!

    Фатих Кәримне искә алу буенча проект

    1 нче слайд Фатих Кәримнең сугыштан кайткан шинеле

    3 нче төркем җитәкчесе Гыйматдинова Алинә сөйли.

    Безнең 3 нче төркем Ф. Кәримнең тууына – 100 ел, ә һәлак булуына 65 ел тулу уңаеннан үткәрелгән чаралар турында проект әзерләде. Үзебез дә бу чараларның берсендә катнаштык, шуңа күрә ул безгә кызыклы тоелды. Хәзер сүзне Каринага бирәм.

    (Шәяхмәтова Карина сөйли.)

    2010 нчы елның 19 нчы февралендә Фатих Кәримнең һәлак булуына 65 ел тулды. Бу көнне Казанның Милли музеенда шагыйрьне искә алу кичәсе оештырыла. Ул Ф. Кәримнең сугыштан кайткан шинеле, итекләре һәм башка шәхси әйберләре куелган экспозиция янында үткәрелә.

    Искә алу кичәсенә шагыйрьнең кызы Ләйлә Кәримова һәм Ф. Кәрим бүләгенең беренче лауреаты, безнең якташыбыз Ренат Харис та килә.

    2 нче слайд Фатих Кәримнең исемендәге беренче премия лауреаты, якташыбыз Ренат Харис

    “Ф. Кәрим 1945 елның 19 февралендә Көнчыгыш Пруссиянең Багратионовски шәһәре янында өченче тапкыр яраланып һәлак була. Иптәшләре взвод командиры, кече лейтенант Кәримовның гади солдат кына түгеллеген аңлап, аның әйберләрен гаиләсенә җибәрәләр”, - дип сөйли Р. Харис.

    3 нче слайд Фатих Кәримнең кызы Ләйлә Кәримова

    Бу хакта Ф. Кәримнең кызы Ләйлә Кәримова.болай дип искә ала: “Бүген безнең гаилә өчен авыр көн. Әти, 1941 елның 3 декабрендә Сталин лагерьлареннән котылып, өйгә кайта. 31 декабрьдә инде авыру, арыган-йончыккан килеш хәрби комиссариатка китә. Берничә көннән аларны фронтка җибәрәләр. Ул бик озын фронт юлы үтә. Һәлак булгач, аңа Беренче дәрәҗә Ватан сугышы ордены бирелә. Безгә башта аның шинеле, итекләре, хатлары, фронт дәфтәре һәм фотосурәтләр килде. Үлем хәбәре апрель ахырында гына килде”.
    Ул әнисе Кадрия Ишукованың ун ел дәвамында Фатих Кәримнең каберен эзләвен әйтә. Аны Багратионовски шәһәре янындагы Каверне авылы тирәсеннән ике литвалы таба. Каберлектә ун кеше җирләнгән. Шуларның берсе – шинельсезе - Фатих Кәрим була.

    4 нче слайд Фатих Кәримнең “Соңгы дәфтәр” китабы

    2009 нчы елда шагыйрьнең 100 еллык юбилее күп җирләрдә зурлап билгеләп үтелә. Бу юбилейга Фатих Кәримнең “Соңгы дәфтәр” исемле китабы басылып чыга. (“Соңгы дәфтәр” китабы күргәзмәдән алып күрсәтелә). Кереш сүзне шагыйрьнең кызы Ләйлә Кәримова язган. Ул бу китапка моңа кадәр беркайда да басылмаган әсәрләре керүе турында әйтә. Тышлыкта Фатих Кәримнең солдат киеменнән төшкән рәсеме, аның ике ордены һәм фронттан язган хаты да төшерелгән.

    5 нче слайд Фатих Кәримнең туган җире Аетта

    Юбилей уңаеннан Л. Кәримова Р. Харис белән Ф. Кәримнең каберенә чәчәк салырга Калининград өлкәсенә баралар. Шагыйрьнең туган авылы Аетта да искә алу кичәсе үткәрелә.

    6 нчы слайд Ләйлә Кәримова белән Буада очрашу

    Буа шәһәрендә дә Фатих Кәримнең 100 еллык юбилее билгеләп үтелде. Анда Р. Харис, Л. Кәримова һәм шагыйрьнең хатыны Кадрия Ишукованың туганы Гөлназ апа да килгән иде. Бу бик матур очрашу булды. Безнең гимназия укучылары шагыйрьнең “Кыңгыраулы яшел гармун” поэмасын укыдылар. Ләйлә апага 9 нчы сыйныф укучысы Шәйхетдинов Робертның чыгышы бик ошады. “Мондый Фазыллар булганда, Ф. Кәрим иҗаты яшәр”, - диде ул саубуллашканда. Сез бу слайдда шул вакытны күрәсез.

    Укытучы.

    -Рәхмәт, укучылар! Әйе, Буа Мәдәният йортында якташыбыз Ренат Харис һәм шагыйрьнең кызы Ләйлә Кәримова белән бик җылы очрашу үткәрелде. Укучылар, әйтегез әле, саубуллашканда, Л. Кәримованың:” Мондый Фазыллар булганда, Ф. Кәрим иҗаты яшәр”, - дигән сүзләрен сез ничек аңладыгыз? (Җаваплар тыңлана.)

    - Рәхмәт, укучылар! Чыннан да, Ф. Кәрим халкыбызның сугышта җиңеп чыгасына ышана һәм аның ышанычы аклана. Менә 65 ел тыныч тормышта яшибез. Моның өчен без сугыш кырында ятып калган Фатих Кәримнәргә бурычлы.

    Укучылар, һәр партага бүгенге дәрес буенча әзерләнгән викторина сораулары таратылды. Хәзер шуларга җаваплар биреп, дәрестә алган белемнәребезне ныгытып алыйк.

    Викторина.

  • Ф. Кәрим кайда туа?
  • Кайсы шагыйрьләр белән дуслаша?
  • Кайчан сугышка китә?
  • Сугыш чорында ничә шигырь яза?
  • Кызларының исемнәре ничек?
  • Ф. Кәрим кайда һәлак була?
  • Ул кайда күмелгән?
  • Солдат шинеле кайда саклана? (Татарстан Милли музеенда)
  • Ф. Кәрим исемендәге премия лауреаты.
  • Түбәндәге шигырь юллары кайсы шигырьдән алынган?
  • Юлбасарлар таптый җиребезне,

    Ватан сугышына мин китәм. (“Ант”)

  • Үләм икән, үкенечле түгел
  • Бу үлемнең миңа килүе. (“Ватаным өчен”)

  • Япь – яшь иптәшне күмәбез,
  • Беркем берни сөйләми. (“Сибәли дә сибәли”)

  • “Күрәсеңме, дөнья бу дәһшәтне?”
  • Дигән сыман башын күтәреп,

    Күл өстендә, дулкын арасында,

    Әй кычкырды аккош үртәлеп. (“Партизан хатыны”)

    - Җавапларыгыз өчен рәхмәт. Укучылар, Ф. Кәримнең тормышы һәм иҗаты буенча бүгенге дәрестән нинди яңалык алып китәсез?

    - Сезгә кемнәрнең чыгышлары ошады?

    (Җаваплар тыңлана.)

    7 нче слайд Фатих Кәрим – шагыйрь һәм солдат

    Укытучы. Укучылар, патриот шагыйребез чит җирләрдә ятып калса да, ул һаман да безнең йөрәкләрдә үзенең шигырьләре белән яши.Якташыбыз Р. Харис сүзләре белән әйтсәк:”Ф. Кәрим шәхесендә берьюлы ике батырлык – иҗади һәм солдат батырлыгы кушыла. Бөек Ватан сугышы тарихы башка андый үрнәкләрне белми”.

    Ф. Кәрим авырлыклар алдында куркып калмавы, сугышта гади солдаттан взвод командиры дәрәҗәсенә күтәрелүе, үзенең патриотлыгын солдат буларак та, шагыйрь буларак та раславы белән үрнәк. Әйе, Бөек Ватан сугышы башка андый үрнәкләрне белми.

    Укучылар, безнең шагыйрь иҗаты буенча үткәрелгән проектлар яклау дәресе тәмам. Бүген дәрестә актив катнаштыгыз, рәхмәт. Өйдә Ф. Кәримнең “Кыңгыраулы яшел гармун” поэмасын укып килегез.

    (Дәрестә актив катнашкан укучыларга билгеләр куела.)“Татарстан Республикасы Буа шәһәре
    М.М. Вахитов исемендәге гимназия”
    гомуми белем муниципаль учреждениесе

    Фатих Кәрим –
    шагыйрь һәм солдат.
    ( Фатих Кәримнең тормышы һәм иҗаты буенча
    7 нче сыйныфта проектлар яклау дәресе)

    Укытучы: М.М. Юнысова

    16 нчы декабрь, 2010 нчы ел

    Фатих Кәрим – шагыйрь һәм солдат
    (7 нче сыйныфта әдәбияттан проектлар яклау дәресе)
    Максат: 1) Ф. Кәримнең тормыш һәм иҗат юлына күзәтү ясау; укучыларда проект төзү һәм яклау күнекмәләре булдыру;
    2)укучыларның логик фикерләү, бәйләнешле сөйләм телен үстерү;
    3) үз-үзләренә һәм иптәшләренә бәя бирү күнекмәсе булдыру;
    4) шагыйрь иҗатына кызыксыну уяту.
    Җиһазлау: шагыйрьнең портреты; шигырь җыентыклары; Ф. Кәримнең “Соңгы дәфтәр” китабы; “Байрак” газетасы материаллары, компьютер.
    Дәрес барышы.
    1 нче слайд Фатих Кәрим – шагыйрь һәм солдат
    Укытучы.
    - Хәерле көн укучылар, исәнмесез! 2010 нчы ел һәркайсыбыз өчен истәлекле булды. Халкыбыз Бөек Җиңүнең 65 еллыгын билгеләп үтте. Җиңү безгә җиңел бирелмәде. Бөтен ил халкы дошманга каршы сугышка күтәрелде. Алар арасында татар язучылары да бар иде. Сугышка киткән йөзләп язучының утызга якыны туган илләренә әйләнеп кайта алмады. Шуларның берсе – Фатих Кәрим. (Слайдка язылган сүзләр укыла.)
    2 нче слайд
    ”Фатих Кәрим – һәр шигырь юлы белән Ватанга фидакарь хезмәт иткән җырчы һәм солдат. Аның Казан музеенда саклана торган шинеле генә түгел, кулъязмаларының соңгы битләренә кадәр пулялар белән тишкәләнеп беткән,”- дип язды француз язучысы Луи Арагон.
    - Укучылар, бүгенге дәресебез татар шигъриятенең горурлыгы булган җырчы һәм солдат Фатих Кәрим иҗатына багышлана. Хәзер әдәбият дәфтәренә бүгенге числоны, теманы һәм, дәресебезгә эпиграф итеп, шагыйрьнең бер шигыреннән алынган үзекне язып куйыйк .
    Үлем турында уйлама,
    Илең турында уйла,
    Илең турында уйласаң,
    Гомерең озын була.
    Фатих Кәрим
    Укучылар, шагыйрьнең иҗаты һәрберегезгә азмы-күпме таныш, шуңа күрә сезгә мөстәкыйль рәвештә эшләү мөмкинлеге бирелде. Ул шагыйрьнең тормышы һәм иҗатына багышланган проектлар яклау дәресе буларак үтәр. Без өч төркемгә бүленеп эшләдек. Хәзер үз проектын яклау өчен сүзне беренче төркемгә бирәм. Рәхим итегез!

    Ф. Кәримнең тормыш юлы буенча төзелгән проект
    Беренче проект җитәкчесе. (Йосыпова Зилә)
    Безнең 1 нче төркем Фатих Кәримнең тормыш юлы буенча проект әзерләде. Ул биш сәхифәдән тора. Аның беренчесе “Гамьсез гомер өчен тумадым мин, ялкынланып яшәү теләгем” дип атала. Сүзне Камалетдинова Сөмбеләгә бирәм.

    1нче слайд Беренче сәхифә (Камалетдинова Сөмбелә)
    Гамьсез гомер өчен тумадым мин, ялкынланып яшәү теләгем.
    Фатих Әхмәтвәли улы Кәримов 1909 нчы елның 9 гыйнварында Башкортстанның Бишбүләк районы Ает авылында туа.
    2нче слайд Ф. Кәрим туган йорт
    Тугыз яшендә вакытта аның әтисе үлеп китә. Әтисе сукыр булса да, үзе өчен генә шигырьләр чыгара, аларны балаларына сөйли торган була. Апасы Мәрьям дә лирик шигырьләр яза.
    3 нче слайд Авыл күренеше
    Аларның Ает авылы яныннан гына гүзәл Дим елгасы ага. Шигырьләрдә апасы күбрәк әнә шул матурлыкны җырлый. Абыйсы Ярлы Кәрим әсәрләре еш кына газета-журналларда басылып килә. Кәрим (чын исеме Габдулла) ул елларда шагыйрь булып таныла.
    4 нче слайд Казан күренеше
    Боларның һәммәсе Фатихны да иҗатка дәртләндерә. Татар әдәбиятына якынрак булырга омтылуы аны Казанга тарта. Ул абыйсы тәкъдиме буенча җир төзү техникумына укырга керә. Һәм менә шул елларда (1925-1929) яза башлый. Күренекле шагыйрь Һади Такташ белән дуслаша.
    5 нче слайд Һади Такташ һәм Фатих Кәрим
    Ф. Кәрим әдәбиятта таныла. М. Җәлил белән дә иҗатташ дуслар булып китә.
    6 нчы слайд Фатих Кәрим язучылар арасында
    7 нче слайд Ф. Кәрим һәм М. Җәлил

    Беренче проект җитәкчесе. (Йосыпова Зилә) Проектыбызның 2 нче бүлеген ачабыз. Ф. Кәрим тормышының авыр чакларында да шигырь язудан туктамый. “Әйтерсең лә, “күңеле өзелергә җитеп сыкрый”. Сүз Хәмидуллина Зиләгә бирелә.
    8 нче слайд Икенче сәхифә (Хәмидуллина Зилә)
    Өзелергә җитеп сыкрый күңелем
    Сигез ел эчендә (1929-1937 нче елларда) яшь шагыйрь ун китап чыгара. Ул иҗатта туктаусыз эзләнә.
    9 нчы слайд Беренче шигырь җыентыгының тышлыгы
    Шул елларда Ф. Кәрим Буа ягы кызы Кадрия Ишукова белән таныша. Озакламый, алар күпләргә үрнәк булырлык гаилә корып яши башлыйлар.
    10 нчы слайд Хатыны Кадрия Ишукова белән (1935 нче ел)
    Бу бәхетле гаиләгә 8 ел гына бергә яшәргә насыйп була. Күп тә үтми, Ф. Кәримне мулла малае буларак гаеплиләр, “халык дошманы” дип кулга алалар. 1938 елның 3 гыйнварыннан алып 1941 елның 3 декабренә кадәр Ф. Кәрим Сталин төрмәләрендә интегә. Салкын төньякта, карга бата – бата, урман кисә. Авыр шартларда да шигырь язудан туктамый.
    11 нче слайд “Родина – мать зовет” плакаты

    Беренче проект җитәкчесе. (Йосыпова Зилә) “ Илең турында уйла” дип аталган 3 нче бүлеккә керәбез. Ф. Кәрим сугышның бер генә минутында да илен, гаиләсен, дусларын исеннән чыгармый. Бу сәхифәне сезгә Гайфетдинов Әмир тәкъдим итә.
    12 нче слайд Өченче сәхифә (Гайфетдинов Әмир)
    “Илең турында уйла”

    Дуслары тырышлыгы белән Фатих Кәрим 1941 елның 3 декабрендә төрмәдән азат ителә, 30 декабрендә сугышка китә.
    13 нче слайд Фронтка китәр алдыннан төшкән рәсеме
    Ул сугышта сапер, разведчик, взвод командиры була. Меңнәрчә чакрым юл уза. Солдатлар ял иткәндә дә. ул ял итми: куен дәфтәрен ала да шигырь яза. “Ант” шигыре Ф. Кәрим сугышка килгән беренче көннәрдә языла. ( “Ант” шигыре яттан сөйләнә.)
    14 нче слайд Художник Куделькинның “Землянкада” рәсеме
    Илебезгә фашистлар басып керә. Шундый вакытта ир кеше нишләргә тиеш? Әлбәттә, илен саклап көрәшергә бурычлы дип уйлыйм мин.. “Ант” шигыренең лирик герое да, гаиләсе белән саубуллашып, сугышка китә. Ул дошманны туган җирдән куып чыгарырга тиеш. Мондый вакытта иң кадерле нәрсә бәлән ант итәләр. Сугышчы баласын тотып ант итә. Без аның җиңеп кайтасына ышанабыз.
    15 нче слайд Дүртенче сәхифә “Мин җыр язам сиңа фронттан”
    16 нчы слайд Хатыны, кызлары рәсеме. (1944)
    Беренче проект җитәкчесе. Йосыпова Зилә сөйли.
    Фатих Кәримнең каләме сугыш елларында аеруча ныгый. Шагыйрьнең госпитальдән җибәргән хатында мондый юллар бар: “Язам. Окопта да яздым, сугышта да яздым, монда да язам. Тик менә кәгазь юк.” Ә хатынына, кызларына язган хатларның һәрберсе “кадерлем, күз нурларым “ дип башлана. Алар җылы эчтәлекле, көйгә салган кебек җырлап тора. Шуңа күрә без бу сәхифәне “Мин җыр язам сиңа фронттан” дип атадык.
    Беренче проект җитәкчесе. (Йосыпова Зилә) Шагыйрь Җиңү шатлыгын күрә алмый. Аның туган якка фронттан язган “җырлары” гына кайтты. Сүзне Махмутова Алсуга бирәбез.

    17 нче слайд Бишенче сәхифә (Махмутова Алсу)
    “ Бик биектә, зәңгәр күктә күтәрербез җырларда”
    Ф. Кәрим, Мәскәү яныннан алып, Көнчыгыш Пруссиягә кадәр барып җитә. Украина, Белоруссия, Карпатны азат итүдә катнаша, ике тапкыр яралана. Сугыштагы батырлыклары өчен Кызыл йолдыз ордены, I дәрәҗә Дан ордены, медальләр белән бүләкләнә.
    18 нче слайд Ф. Кәрим кабере янында
    Тик шагыйрьгә Җиңү көнен күрергә, яраткан гаиләсе белән очрашырга язмаган шул. Сугыш бетергә ике ай ярым калганда, 1945 елның 19 февралендә Ф. Кәрим чит җирләрдә батырларча һәлак була. Аның сугыш кырында язылган моңлы җырлары гына җиңү шатлыгы булып туган якка кайта. 19 нчы слайд “Моңлы җырың җиңү шатлыгының
    Канаты булып барсын.”

    Беренче проект җитәкчесе. (Йосыпова Зилә)
    Ф. Кәримнең тормыш юлы буенча әзерләнгән проектыбыз шуның белән тәмамлана.
    Укытучы.
    - Укучылар, шагыйрьнең тормыш юлы буенча бик тулы проект әзерләгәнсез. Нинди материаллардан файдалануыгыз турында да әйтеп китегез инде. (Җаваплар тыңлана.)
    - Рәхмәт. Укучылар, Ф. Кәрим сугыш кырында ятып кала. Туган илгә аның батырларча һәлак булуы турында хәбәр генә килә. Ә гаиләсе, туганнары, иҗатташ дуслары аны көтә. Күренекле композитор С. Садыйкованың Ә. Ерикәй сүзләренә язылган “Көтәм сине” җыры Фатих Кәрим кебек сугыш кырында ятып калганнарга багышлан языла. Хәзер шул җырны тыңлыйк.
    “Көтәм сине” җыры яңгырый. (Ә. Ерикәй сүзләре, С. Садыйкова музыкасы)
    Укытучы.
    - Ф. Кәрим нинди шигырьләр язган, тирә-якта сугыш барганда, аны нинди мәсьәләләр борчыган – бу сорауларга җавапны икенче төркем проектыннан табарбыз. Сүз икенче төркемгә бирелә. Рәхим итегез!

    Фатих Кәрим иҗаты буенча төзелгән проект
    1 нче слайд Фатих Кәрим иҗаты
    Икенче проект җитәкчесе Җаббарова Эльвира сөйли.
    Безнең 2 нче төркем Фатих Кәримнең иҗаты буенча проект әзерләде. Эшебезне шагыйрьнең шигырьләре белән танышудан башладык. Аларны сәнгатьле сөйләргә өйрәндек.
    Безнең поэзия фронтовик шагыйрьләргә бай. Иң популяр шагыйрь кем дип сорасалар, Фатих Кәрим дияр идем. Бөек Ватан сугышы башлангач, ул, кулына корал алып,туган җирен якларга китә.
    Сөйләр сүзләр бик күп алар, иренмичә сөйләсәң;
    Озын сүзнең кыскасы шул: күп яшәргә теләсәң,
    Үлем турында уйлама, илең турында уйла,
    Илең турында уйласаң, гомерең озын була.
    Талантлы шагыйрь һәм батыр сугышчы Фатих Кәрим бу сүзләрен үзенең тормышы һәм иҗаты белән раслый. Фронтта ул сапер, разведчик, взвод командиры була. Иделдән алып, Балтик ярларына кадәр ут эченнән уза. Авыр сугыш барганда, ул иле турында уйлый. Окопларда, блиндажларда оптимистик рухлы шигырьләр, поэмалар яза. Хәзер “Кереш җыр” шигырен Борһанов Рафаэль сөйләр.
    2 нче слайд Кереш җыр
    (“Кереш җыр” шигыре сөйләнә.)
    Фатих Кәрим гитлерчы фашистларның ерткычлыкларын, вәхшилекләрен үз күзләре белән күрә, фашизмны фаш итә. Шундый әсәрләрнең берсе – “Партизан хатыны” поэмасы. Поэмадан өзекне безгә Халитова Динара укый.
    3 нче слайд Партизан хатыны
    (“Партизан хатыны ” поэмасыннан өзек сөйләнә.)
    Проект яклауны Сабирова Гөлназ дәвам итә.
    Сугыш елларында Ф. Кәрим 150 гә якын шигырь, 8 поэма, 2 повесть һәм 1 драма яза. Шигырьләрендә үз язмышыннан аз гына булса да зарланмый, кемгәдер үпкә сакламый. Саф, оптимистик, яшәргә, көрәшергә чакыра торган әсәрләр алар. Хәзер “Ватаным өчен” шигырен тыңлагыз. Сүзне Азизова Ландышка бирәбез.
    4 нче слайд Ватаным өчен
    (“Ватаным өчен” шигыре сөйләнә.)
    “Сибәли дә сибәли” шигырендә өстән сибәләп яңгыр явып торган бер төндә һәлак булган бер яшь сугышчыны күмәләр. Әле сугыш булып торганда, күпме сугышчылар салкын җиргә күмелер.”Сибәли дә сибәли” шигырен безгә Заһидуллин Илфат сөйли.
    5 нче слайд Сибәли дә сибәли
    (“Сибәли дә сибәли” шигыре сөйләнә.)
    Икенче проект җитәкчесе Җаббарова Эльвира сүзне дәвам итә.
    Фатих Кәрим үзе дә 1945 елның 19 февралендә, Кенисберг янында батырларча һәлак була. Дәһшәтле сугыш елларында окопта язылган бер шигырендә ул:
    6 нчы слайд Батырлыкта Җыр булып калсам иде!

    Дошманга ялкын сибүче
    Җил булып барсам иде,
    Тәвәкәллек, батырлыкта
    Җыр булып калсам иде!
    - дигән теләк белдергән. Бүген без Фатих Кәримнең теләге үтәлде дип әйтә алабыз. Ул - батыр солдат, ялкынлы шагыйрь. Аның иҗаты үлемсез.

    Укытучы.
    -Рәхмәт, укучылар! Чыннан да, Ф. Кәрим шигырьләрен тыныч күңел белән тыңлап та булмый. Аларда күпме хис, кичереш, дошманга нәфрәт,туган илне ярату! Безгә Динара “Партизан хатыны” поэмасыннан өзек сөйләде. Динара, син аны укыганда, нинди хисләр кичердең? Үз фикерләрең белән уртаклаш әле! (Җавап тыңлана.)
    -Укучылар, 2009 елның менә шундый матур кыш аенда Фатих Кәримнең 100 еллык юбилее билгеләп үтелде. Шул уңайдан шагыйрьне искә алу кичәләре узды. Хәзер сүзне шул кичәләрнең берсендә катнашкан өченче төркемгә бирергә телим. Рәхим итегез!
    Фатих Кәримне искә алу буенча проект
    1 нче слайд Фатих Кәримнең сугыштан кайткан шинеле
    3 нче төркем җитәкчесе Гыйматдинова Алинә сөйли.
    Безнең 3 нче төркем Ф. Кәримнең тууына – 100 ел, ә һәлак булуына 65 ел тулу уңаеннан үткәрелгән чаралар турында проект әзерләде. Үзебез дә бу чараларның берсендә катнаштык, шуңа күрә ул безгә кызыклы тоелды. Хәзер сүзне Каринага бирәм.
    (Шәяхмәтова Карина сөйли.)
    2010 нчы елның 19 нчы февралендә Фатих Кәримнең һәлак булуына 65 ел тулды. Бу көнне Казанның Милли музеенда шагыйрьне искә алу кичәсе оештырыла. Ул Ф. Кәримнең сугыштан кайткан шинеле, итекләре һәм башка шәхси әйберләре куелган экспозиция янында үткәрелә.
    Искә алу кичәсенә шагыйрьнең кызы Ләйлә Кәримова һәм Ф. Кәрим бүләгенең беренче лауреаты, безнең якташыбыз Ренат Харис та килә.
    2 нче слайд Фатих Кәримнең исемендәге беренче премия лауреаты, якташыбыз Ренат Харис
    “Ф. Кәрим 1945 елның 19 февралендә Көнчыгыш Пруссиянең Багратионовски шәһәре янында өченче тапкыр яраланып һәлак була. Иптәшләре взвод командиры, кече лейтенант Кәримовның гади солдат кына түгеллеген аңлап, аның әйберләрен гаиләсенә җибәрәләр”, - дип сөйли Р. Харис.
    3 нче слайд Фатих Кәримнең кызы Ләйлә Кәримова

    Бу хакта Ф. Кәримнең кызы Ләйлә Кәримова.болай дип искә ала: “Бүген безнең гаилә өчен авыр көн. Әти, 1941 елның 3 декабрендә Сталин лагерьлареннән котылып, өйгә кайта. 31 декабрьдә инде авыру, арыган-йончыккан килеш хәрби комиссариатка китә. Берничә көннән аларны фронтка җибәрәләр. Ул бик озын фронт юлы үтә. Һәлак булгач, аңа Беренче дәрәҗә Ватан сугышы ордены бирелә. Безгә башта аның шинеле, итекләре, хатлары, фронт дәфтәре һәм фотосурәтләр килде. Үлем хәбәре апрель ахырында гына килде”.
    Ул әнисе Кадрия Ишукованың ун ел дәвамында Фатих Кәримнең каберен эзләвен әйтә. Аны Багратионовски шәһәре янындагы Каверне авылы тирәсеннән ике литвалы таба. Каберлектә ун кеше җирләнгән. Шуларның берсе – шинельсезе - Фатих Кәрим була.
    3 нче төркем җитәкчесе Гыйматдинова Алинә сөйли.
    4 нче слайд Фатих Кәримнең “Соңгы дәфтәр” китабы
    2009 нчы елда шагыйрьнең 100 еллык юбилее күп җирләрдә зурлап билгеләп үтелә. Бу юбилейга Фатих Кәримнең “Соңгы дәфтәр” исемле китабы басылып чыга. (“Соңгы дәфтәр” китабы күргәзмәдән алып күрсәтелә). Кереш сүзне шагыйрьнең кызы Ләйлә Кәримова язган. Ул бу китапка моңа кадәр беркайда да басылмаган әсәрләре керүе турында әйтә. Тышлыкта Фатих Кәримнең солдат киеменнән төшкән рәсеме, аның ике ордены һәм фронттан язган хаты да төшерелгән.
    5 нче слайд Фатих Кәримнең туган җире Аетта

    Юбилей уңаеннан Л. Кәримова Р. Харис белән Ф. Кәримнең каберенә чәчәк салырга Калининград өлкәсенә баралар. Шагыйрьнең туган авылы Аетта да искә алу кичәсе үткәрелә.
    6 нчы слайд Ләйлә Кәримова белән Буада очрашу
    Буа шәһәрендә дә Фатих Кәримнең 100 еллык юбилее билгеләп үтелде. Анда Р. Харис, Л. Кәримова һәм шагыйрьнең хатыны Кадрия Ишукованың туганы Гөлназ апа да килгән иде. Бу бик матур очрашу булды. Безнең гимназия укучылары шагыйрьнең “Кыңгыраулы яшел гармун” поэмасын укыдылар. Ләйлә апага 9 нчы сыйныф укучысы Шәйхетдинов Робертның чыгышы бик ошады. “Мондый Фазыллар булганда, Ф. Кәрим иҗаты яшәр”, - диде ул саубуллашканда. Сез бу слайдда шул вакытны күрәсез.
    Укытучы.
    -Рәхмәт, укучылар! Әйе, Буа Мәдәният йортында якташыбыз Ренат Харис һәм шагыйрьнең кызы Ләйлә Кәримова белән бик җылы очрашу үткәрелде. Укучылар, әйтегез әле, саубуллашканда, Л. Кәримованың:” Мондый Фазыллар булганда, Ф. Кәрим иҗаты яшәр”, - дигән сүзләрен сез ничек аңладыгыз? (Җаваплар тыңлана.)
    - Рәхмәт, укучылар! Чыннан да, Ф. Кәрим халкыбызның сугышта җиңеп чыгасына ышана һәм аның ышанычы аклана. Менә 65 ел тыныч тормышта яшибез. Моның өчен без сугыш кыры
    Автор: Юнусова Масгуда Масхутовна

    Похожие материалы
    Тип Название материала Автор Опубликован
    документ Открытый урок в 7 классе по творчеству Платонова. Морщакова Татьяна Николаевна 20 Ноя 2015
    документ Открытый урок по письму в 1 классе "Звуки[ф ] ,[ф* ].Письмо строчной ф. Светлана Николаевна Артамонова 31 Мар 2015
    документ Урок обучения грамоте в 1 классе по теме: Согласные звуки [ ф],[ ф’], буква Ф,ф.(с использованием сингапурских обучающих структур) Трифонова Анна Григорьевна 30 Мар 2015
    разное Урок литературного чтения (обучение грамоте) в 1 классе по теме: "Звуки [ф'], [ф]. Буквы Ф, ф". Николаева Любовь Викторовна 11 Мар 2016
    документ Урок литературного чтения в 1 классе по теме: «Согласные звуки [ф], [ф’]. Буквы Ф ф» Алиева Гюльселем Курбановна 29 Янв 2016
    документ Урок по творчеству А. А. Фета в 5 классе Уринова Наталья Николаевна 7 Дек 2015
    документ Открытый урок по обучению грамоте по ФГОС "Школа России" по теме: "Буква Ф,ф звуки [Ф] и [Ф`] Сторонкина Елена Ивановна 30 Мар 2015
    документ Урок развития речи в 7 классе. Подготовка к сочинению по картине К. Ф. Юона "Конец зимы. Полдень". Карпушова Татьяна Игоревна 20 Мар 2015
    документ Ф. Абрамов "№О чём плачут лошади" Урок в 7 классе по литературе. Приложение - презентация Глазина Елена Александровна 8 Апр 2015
    документ Урок по теме "Электрический ток в металлах" Рахимова Карима Ахмадеевна 21 Мар 2015
    презентация, документ открытый урок - исследование по литературе в 5 классе по творчеству К.Паустовского "Теплый хлеб" Диск Михайличенко Любовь Николаевна 20 Мар 2015
    документ Урок по теме « Поэтическое творчество Ф. М. Достоевского» в 10 классе Потапова Елена Евгеньевна 7 Фев 2016
    документ Открытый урок по творчеству В.М. Шукшина Макарова Нина Васильевна 7 Апр 2015
    документ Открытый урок по русскому языку в 7 классе Содномпилова Татьяна Санжиевна 20 Мар 2015
    документ Открытый урок по музыке в 7 классе Путренкова Наталия Николаевна 20 Мар 2015
    документ Открытый урок по русскому языку в 7 классе Рагулина Ольга Федоровна 20 Мар 2015
    документ Открытый урок по гимнастике в 7 классе Попов Владимир Викторович 21 Мар 2015
    разное Открытый урок по физике в 7 классе. Сиротинская Елена Анатольевна 21 Мар 2015
    документ Открытый урок по литературе в 7 классе Гущина Наталия Геннадьевна 21 Мар 2015
    разное Открытый урок по геометрии и информатике в 7 классе. Шурчкова Людмила Васильевна 21 Мар 2015
    презентация Открытый урок в 7 классе по теме : Плотность Темирбекова Ирина Геннадиевна 21 Мар 2015
    документ Открытый урок по математике в 7 классе Тихонова Галина Арсентьевна 31 Мар 2015
    презентация, документ открытый урок по технологии в 7 классе Севрюгин Владислав Владимирович 1 Апр 2015
    документ Открытый урок по чтению в 7 классе Огородова Елена Александровна 4 Апр 2015
    документ Открытый урок по алгебре в 7 классе Солдатова Ольга Михайловна 1 Апр 2015
    документ Открытый урок по литературе в 7 классе Шелепова Наталья Валерьевна 11 Апр 2015
    документ открытый урок по литературе в 7 классе Козлова Татьяна Алексеевна 25 Апр 2015
    документ Открытый урок в 7 классе по теме Инерция Кот Зинаида Александровна 30 Апр 2015
    документ Открытый урок по обществознанию в 7 классе Куфтырева Елена Александровна 19 Сен 2015
    документ открытый урок по алгебре в 7 классе Чечнева Марина Александровна 28 Янв 2016
    документ Урок литературного чтения в 1 классе (ФГОС) Согласные звуки [ф],[ф’]. Буквы Ф ф. Сырыско Лилия Мударисовна 26 Апр 2015
    документ Урок обучения грамоте в 1 классе. Тема: "Звуки [ф], [ф’]. Буква Ф, ф". Учитель Ильченко Т.И. Ильченко Татьяна Ивановна 30 Апр 2015
    документ Открытый урок по теме "Согласные звуки [ф, ф'], буква Ф". Нечаева Инна Львовна 26 Окт 2015
    разное Урок-эссе по творчеству Ф. И. Тютчева и А. А. Фета Елена Владимировна Слепова 12 Апр 2015
    презентация, документ Урок литературы в 7 классе с элементами творческой мастерской «О чем плачут лошади?»(По рассказу Ф. Абрамова «О чем плачут лошади») Шаульская Евгения Леонидовна 20 Мар 2015
    документ открытый урок по окружающему миру в 4 классе Шубина Нина Анатольевна 7 Апр 2015
    документ Открытый урок по русскому языку в 6 классе Дубинина Нина Ивановна 7 Дек 2015
    презентация Открытый урок по технологии в 1 классе Шафеева Эльмира Тяфиковна 7 Апр 2016
    разное Открытый урок по математике в 1 классе V вида. Горбачева Ирина Николаевна 7 Апр 2016
    документ Открытый урок литературного чтения в 4 классе по теме "Павел Петрович Бажов-уральский сказитель. Сказ "Серебряное копытце". УМК "Школа России. По учебнику Л. Ф. Климановой, В.Г. Горецкого. Проведен в январе 2014 года. Спиридонова Ольга Михайловна 15 Дек 2015