Главная / Старшие классы / Родной язык и литература

Мәрхәмәтле булыйк

Скачать
21.77 КБ, 318258.docx Автор: Гайнуллина Лайсан Фаридовна, 20 Мар 2015

Шәфкатьлелек бизи кешене !

(тәрбия сәгате) . . .

Максат: Укучыларда мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, кешелеклелек, миһербанлылык, ярдәм итә белү сыйфатлары тәрбияләү. Мохтаҗларга ярдәм итү теләге уяту . Иҗади фикерләү сәләтен үстерү.

Җиһазлау:мульти медиа, фотокүргәзмә, мәкальләр язылган плакатлар, рәсемнәр, газета-журналлар, картон, дәфтәр бите, магнитофон, кассета.

Барышы.

(Тактага кәгазьдән киселгән зур хәрефләр белән “Мәрхәмәтле булыйк !” дип язылган. Бу сүз төсле кәгазьләрдән ясалган матур чәчәкләр белән белән бизәлгән. Бүлмәгә яхшылык эшләү турындагы мәкальләр язылган плакатлар эленгән, фотокүргәзмә урнаштырылган.)

Укытучы: Хәерле көн, укучылар! Бүгенге тәрбия сәгатебезнең темасы:Шәфкатьлелек бизи кешене дипатала.

Теткәләнә, туза бик тиз

Мишень бит безнең йөрәк.

Тузмас иде, бер-беребезгә

Булсак мәрхәмәтлерәк.

Елмайсак, куллар кысышсак

Йөрешсәк әгәр күбрәк

Булыр иде бу дөньялар

Тагын да мәхәббәтлерәк.

Җирдә күпме кешеләргә

Кирәк таяныч, терәк.

Мәрхәмәтебез белән без

Булыйк мәһабәтлерәк.

Ярдәм итү элек-электән татар халкына хас асыл сыйфатларның берсе булган , татар байлары талантлы яшьләрне укыту өчен үз акчаларына хәйрия оешмалары төзегәннәр. “Җәмгыяте хәйрия” дип аталган мондый оешмаларның беренчесе унтугызынчы гасырда Петербургта төзелә. Аны татар генераллары оештыра. Соңга таба Казанда, Уфада һәм тагын бик күп шәһәрләрдә шундый оешмалар барлыкка килә.

Әлеге оешмалар белемгә омтылучы яшьләргә булышканнар дидек, болардан тыш тагын кемнәр ярдәмгә мохтаҗ соң?

- Өлкәннәр, авыру кешеләр, балалар, хайваннар ... .

Укытучы: Әйе, сез бик дөрес уйлыйсыз, хәйриянең бик күп юлы бар икән. Шуңа күрә без дә бүген берничә төрле хәйрия турында аерым-аерым сөйләшербез, дөресрәге әңгәмәне дүрт өлешкә бүләрбез, шуңа күрә мин сезгә дә дүрт төркемгә бүленеп утырырга һәм һәр төркемгә аерым темаларга сөйләшүгә әзерләнергә кушкан идем. (Экранда түбәндәге язма чыга:

- Өлкәннәрне онытмыйк!

- Ятимнәргә шәфкатьле булыйк!

- Табигать безнең ярдәмгә мохтаҗ.

- Ислам дине һәм хәйрия. )

(Әлеге бүлекләр буенча әңгәмә оештыру)

- 1. Өлкәннәргә игътибарлы булыйк!

- (Экранда әлеге темага караган рәсем чыга)

Сөйләшүне татар халык мәкале белән башлыйсым килә: “Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне”. Әлеге сүзләрнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз? Үзегезнең өлкәннәргә ничек булышканыгыз бар? (Фикерләр тыңлана).Өлкәннәр көне кайчан уздырыла?

--(Укучылар сөйли..)

Өлкәннәргә булышу бик игелекле эш. Бүгенгесе көндә күп кенә районнарда картлар йортлары ачыла, аларга ярдәм итү өчен хәйрия оешмалары төзелә. Бу чыннан да зур эш. Мондый эшләр һәркемнең дә кулыннан килми. Ләкин, кайчакта безнең өлкәннәребезгә һәр кеше дә эшли ала торган гап-гади игътибар да җитеп бетми. “Тәмле сүз- җан азыгы” диләр. Җылы караш, тәмле сүзләребезне кызганмыйк аларга. Үзебезне дә алда картлык көткәнен онытмыйк.

Беркемне дә картлык урап узмый,

Гомерләрнең була мизгеле

Картаерга бер дә теләмәсәк тә

Яшьлек кире кайтмый билгеле

2. Ятимнәрне онытмыйк! ( Экранда балалар йортларыннан күренешләр күрсәтелә)

Ятим калган баланы алып үстерү мөселман кешесе өчен тормыш кагыйдәсенә әйләнә. Шуңа да татарларлар арасында балалар йортлары ачылу элек сирәк күренеш булган. Беренче балалар приюты казанда 1834нче елда ачыла. Бүгенге көндә аларның саны бик күп. Балалар йортлары Казанда да, районнарда, авылларда да бар. Авырту балалар өчен аерым тернәкләндерү үзәкләре ачыла. Мондый үзәкләр илдә 80нче елларда барлыкка килә башлый. Бүгенге әңгәмәгә әзерләнгәндә сез бу турыдагы мәгълүматлар белән тагын да очрашкансыз?

(Ә.Галимҗанов турында)Аның хакында заманында бөтен Советлар Союзы шаулады. Әсгать абыйны да хөкүмәт изге гамәлләре өчен Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләде, аны Совет балалар фондының мактаулы әгъзасы итеп сайладылар, Л.Толстой исемендәге халыкара алтын медаль белән бүләкләделәр. Ул аны 1990 елда Мария Тереза анакай белән бергә алды

Безнең районда ятимнәргә нинди ярдәм күрсәтелә соң? Ятимнәр йорты турында ниләр әйтә аласыз?

(Укучылар сүзе..)

Ятимнәр үзләренең ятимлекләрен сизми яшәсен өчен бик күп көч куйган, Җан җылысын кызганмаган кешеләргә сокланмый мөмкин түгел. Мондый кешеләр күбрәк булсын, ятимнәр бернинди дә мохтаҗлык кичермәсен , ятимлек ачысын сизмәсен иде.

Табигать безнең ярдәмгә мохтаҗ.

Табигатьтә иң көчле җан иясе-кеше. Шуңа күрә дә ул табигатьне сакларга, төрле җан ияләренә үсемлекләргә, елга-күлләргә, чишмәләргә сакчыл карашта булырга тиеш. Кызганычка каршы, кайчакта без үзебезнең вазифаларыбызны онытып җибәрәбез. Соңгы берничә дистә елда кешенең тирә-юньгә тәэсире нык көчәйде.Шул сәбәпле үсемлекләр һәм хайваннар тиз кими. Борынгы заманнарда хайваннарның 100елга бер төре юкка чыгып барган булса, хәзер ел саен бер төре юкка чыга. Шуңа күрә флора һәм фауна генофондын саклап калу өчен “Кызыл китап “ булдырыла. Бу китап сезгә таныш, анда кергән нинди үсемлекләрне, хайваннарны беләсез?

(Укучылар ...)

-Үзегез табигатькә нинди ярдәм күрсәткәнегез бар?

(Укучылар ...)

-Яхшы, рәхмәт , алга таба да таб-не ярдәмебездән ташламыйк. Табигать безнең ярдәмгә мохтаҗ икәнлеген исебездән чыгармыйк.

Ислам дине һәм хәйрия.

(Экранда Кол Шәриф мәчете рәсеме)

Ислам дине-шәфкатьһәм мәрхәмәт дине ул. Мөхәммәт пәйгамбәр үзенең бер хәдисендә болай ди: “Җир йөзендәгеләргә шәфкать һәм мәрхәмәт күрсәтегез, күктәгеләр дә сезгә мәрхәмәт күрсәтерләр”

Вәгазьләр китабыннан: “Динебездә зәгыйфьләргә һәм гаҗизләргә карата һәрвакыт шәфкатьле һәм мәрхәмәтле булу иң бөек фазыйләт дип бәяләнә. Һәр җан иясенә карата мәрхәмәтле булыгыз. Һичбер җан иясен газапламагыз. Каты бәгырьле булмагыз, кулыгыздан килгәнчә ярдәм итегез. Ачларны туендырырга, ялангачларны киендерергә тырышыгыз...”

-Килешәсезме, чынлап та ислам дине белән хәйрия арасында нинди бәйләнеш бар? Бу турыда үзегездә нинди фикерләр туа?

( сәдака..)

Ислам һәм хәйрия турында сөйләшкәндә мәчетләр турында әйтеп үтмичә булмый. Безнең якларда да бик күп мәчетләр бар. Алар нинди акчаларга төзелә соң? (Шул турыда фикер алышу, экранда Шыңар авылы мәчетенең рәсеме күрсәтелә) Бу нинди мәчет?

(Укучылар)

Укытучы: Хәзер изгелек символына күз салыйк (экранда символ күрсәтелә), бу символда нәрсәләр күрәсез? (Укучыларның фикерләре тыңлана)

- Ни өчен күгәрчен ясалды икән? (Укучыларның фикерләре тыңлана)

Укытучы: Күгәрчен-тынычлык символы, ул изгеләштерелгән кош.

Мин дә сезне әңгәмәбез ахырында шушы тынычлык кошын ясарга чакырам, ул энеләрегезгә-сеңелләрегезгә сездән бүләк булсын. Аларны изге эшләргә генә өндәп торсын.(Укучыларга картон һәм дәфтәр битләре таратыла, күгәрченне ничек ясарга икәнлеге аңлатыла. Укучылар күгәрченнәр ясыйлар, ә магнитофонда С.Фәтхетдинов башкаруында “Күгәрчен” җыры яңгырый”)

Укытучы: Күкләребез гел аяз, күңелләребез тыныч булсын. Изгелек җирдән китмәсен. Бүгенге сөйләшүләр эзсез калмасын, күңелегез һәрвакыт изгелектә булсын. Бүгенгесе көндә сез эшли алган иң зур изгелек- тырышып уку, тәртипле, тәүфиклы булу икәнлекне онытмагыз. Әти-әниләрегез дә , без дә сездән иң беренче чиратта шуны көтәбез. Әңгәмәбезне Ф.Яруллинның тагын бер матур шигыре белән тәмамлыйм:


Актыккы сулышны алганда

Уфтанмас өчен җан ачынып-

Кулларда егәрлек булганда,

Яхшылык эшләргә ашыгыйк.

Күтәрик егылган гөлләрне,

Матурлык калмасын басылып.

Холкыбыз бик сабыр булса . да,

Яхшылык эшләргә ашыгыйк.

Булмасын нәфесебез безгә . баш

Без аңа үзебез баш булыйк.

Яманлык җиңелсен дисәк без,

Яхшылык эшләргә ашыгыйк.

Ходаның һәр бирмеш көнендә

Бер матур як белән ачылыйк:

Һәркемнең гомере бер генә,

Яхшылык эшләргә ашыгыйк.


. .

. . .



Автор: Гайнуллина Лайсан Фаридовна
Похожие материалы